Главная / Начальные классы / Математикадан "Берничә санга күбрәк" темасына ачык дәрес "(1 класс, ПНШ программасы)

Математикадан "Берничә санга күбрәк" темасына ачык дәрес "(1 класс, ПНШ программасы)

Тема:Берничә санга күбрәк.

Максат:“Берничәгә күбрәк” төшенчәсе, аның мәгънәсе белән таныштыру һәм аның арифметик гамәл арасында бәйләнешен ачыклау;исәпләү һәм мәсьәлә чишү күнекмәләрен камилләштерү; уйлау, фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү;саннарны аермалы чагыштыруга әзерлек эше алып бару;мөстәкыйль, парларда эшләү күнекмәләрен үстерү; толерантлык, бер-береңә ярдәмләшү, хөрмәт тәрбияләү.

Материал: Математика 1кл,2 кисәк(А.Л.Чекин)-52 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре-100-101 бит; И.Г.Сәгъдиев”Хикмәтле математика”;

Җиһазлау: компьютер, санау таякчыклары, уен өчен карточкалар, слайдлар

Дәрес барышы

I.Оештыру.


-Исәнмесез, балалар! Бүген безнең дәрескә күп кенә кунаклар килгән. Без аларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтербез.

- Бүгенге дәрестә сез алдыгызга нинди максат куясыз?

-Безгә дәрес уңышлы килеп чыксын өчен нәрсә ярдәм итәр?

-Әйдәгез, кулга кул тотыныйк та дәресебезнең девизын кабатлыйк.” Без- дуслар!”

-Әйе, бер-беребез белән ярдәмләшеп эшләсәк кенә без максатыбызга ирешербез.


II.Актуальләштерү.

1)зирәклеккә мәсьәлә:

-Койма артында 6 тавык тәпие һәм 8 песи тәпие күренә.Койма артында ничә тавык һәм ничә песи бар? (3 тавык, 2 песи)


2)игътибарлылыкка бирем(слайд)

-бирелгән фигураларны 5с эчендә карагыз һәм исегездә калдырыгыз.

-Ничә фигура?

-Зәңгәр төстә нәрсә?

-Ә кызыл?

-Иң зур фигура?

-Нәрсә турында әйтмәдек? Ул ничәнче урнашкан ? Ә нинди төстә?

-Молодцы, сез бик игътибарлы икәнсез.


3)телдән исәпләү” Әйе”, “ Юк” уены

(1укучы компьютерда телдән исәпләү буенча бирем эшли-“Буратинога ярдәм” уены.)

-Мин мисаллар әйтәм ,ә сез җаваплар белән килешсәгез басасыз, килешмәсәгез тик утырасыз һәм кул күтәрәсез, аннан җавапны дөреслибез.Сез әзерме? Башлыйбыз:

6+3=9 10+5=15

8-4=5 10 ул 2 дистә

1куш.8, 2нче куш. 3, сумманың кыйммәте 10.

4не 2гә арттырсак 6 була.

14< 18 17>19

6+6=12 7+9=17


III. Дәрес темасын ачыклау.(слайд)

-Рәсемдә ничә өчпочмак?( 5)

-Дәфтәргә 1 гә күбрәк өчпочмак ясагыз.

-Ә квадратлар ничә? (4). Сез 2 гә күбрәк итеп ясагыз.

Сез монда нинди сүз ишеттегез?( күбрәк).Димәк, бүген безнең дәреснең темасы:

Берничә санга күбрәк.” Теманың исемен тагын бер кабатлыйк һәм дәреслекнең кирәкле битен ачыгыз.( Эчтәлек буенча эзләп табып ачалар.)


IV.Яңа теманы өйрәнү.

1.Дәреслек белән эш(52 нче бит).№ 1.

-Балалар. Без бүген Әмир белән Әминәгә ярдәм итәрбез. Чөнки без дуслар. Ә дуслар һәрвакыт ярдәмгә әзер, шулай бит?

1нче биремне парларда эшлибез. Укып чыгабыз да, таякчыклар белән күрсәтәбез.Әкарточкалар белән нәрсә эшләгәнне язабыз. Молодцы.

-Хәзер курчаклар белән уйнап алабыз. Рәсемдә ничә курчак бар, шулкадәр үк һәмтагын ике фишка куябыз.Ничә булды? Фишкалар курчакларга караганда ничәгә күбрәк ?Шулкадәр фишканы аерып куябыз.Ничәне аердыгыз? Дәфтәргә язабыз.

Фишкалар саны курчаклар саныннан ....гә күбрәк “ дигән җөмләне тәмамлагыз һәм дәфтәргә языгыз.


.-Балалар, Әминә әнисеннән урамга уйнарга чыгарга рөсәт сорады. Әнисе уенчыкларын җыеп куярга кушты . Без дә ,әйдәгез, аңа булышыйк, әйберләрне җыеп куйыйк. Һәм хәзер бераз ял итеп алыйк.

Динамик пауза.

-Рәсемдәге курчаклар санынча чүгәлибез.

-Алардан 3кә күбрәк итеп сикерәбез.

- Сез ничә булсагыз, шулкадәр уңга бөгеләбез һәм шулай ук сулга.Һәм тыныч кына утырабыз.


2)№2.

-Балалар, уйнарга чыкканчы миңа тагын булышып алыгыз, әле,-диде әниләре.-Менә бу савыт-сабаларны санарга , урнаштырырга кирәк .

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Кашыкларга караганда 3 предметка күбрәк ясалган рәсемне табыгыз һәм фишка куегыз. Ул нәрсә?(вилкалар)

-Ничә кашык булса, шулкадәр үк түгәрәк яса.

- сайлап алган рәсемдә ничә предмет булса, шулкадәр квадрат яса.Квадратлар түгәрәкләргә караганда ничәгә күбрәк? Шулкадәр квадратны рамка эченә ал.


3)Балалар әниләренә булышкач урамга уйнарга, велосипедта йөрергә чыгып киттеләр.Зур юлда йөрергә ярамаганлыгын алар беләләр һәм шуның өчен стадионга киттеләр. Моны сез дә исегездән чыгармасагыз иде. Алар күпме әйләнеш ясадылар икән, моны 3 нче биремнән белербез.

-Әйдәгез, мәсьәләне укыйк әле.

-Шартын әйтегез. Таләбе ничек?Чишелеше ничек булыр? Чишелешен дәфтәргә язып куйыйк.

-Иптәшегез дөрес эшләгәнме, карап алыгыз әле.


Динамик пауза.

-Гәүдәнең төрле өлешләре белән 10 га кадәр цифрларны һавада язу күнегүләре. Мәсәлән, 1 ле һәм 2лене баш хәрәкәте белән, 3 һәм 4 не кул белән., һ.б.


V.Үткәннәрне ныгыту.

1)Мөстәкыйльэш дәфтәрләрендә эшләү.-100 бит, №1

2)№ 2

3)Рәхмәт, балалар, дөрес эшләдегез.Әйдәгез, хәзер без дә уйнап алыйк әле.

-“Лото” уены.(парларда эшләү)-Сезнең лото уены уйныйсыгыз киләме? Моның өчен сезгә карточкаларга язылган мисалларны чишеп җаваплары турысына беркетергә кирәк.



5+3


10-8


9-5

9-6

9-3

8-7

7+2

3+4

7-2


8

2

4

3

6

1

9

7

5

-Булдырдыгыз.


4)Зирәклеккә мәсьәлә.” Кем кайда торыр?”

Өч дус алар класста: Гали озын Вәлидән,

Гали , Вәли, Нургали. Нургалидән кыскарак,

Бер булса да уйлары, Әмма җырга-биюгә

Төрле-төрле буйлары. Дусларыннан остарак.

Сафта кайсы- иң алда,

Кайсы торыр артта?

Яле, тизрәк уйлап тап.( Х.Халиков)


Нургали

Гали

Вәли

-Һәр партада төрле озынлыктагы өчәр тасма(каты кәгазьдән).Сез шул тасмаларга туры китереп Гали , Вәли, Нургали исемнәрен языгыз.





4) Рәсем буенча мәсьәлә төзеп чишү.

hello_html_m52b0d672.png




VI.Йомгаклау.

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек?

-“ Берничәгә күбрәк” ул ничек була?

-Аны нинди гамәл белән табалар?

-Укучылар, карагыз әле, сезнең дәрестә бик актив булганыгыгызга һәм матур җавапларыгызга сөенеп болытлар арасыннан бик матур итеп кояш та чыкты.(слайд)

Ул бик шат.Ә сезнең кәефләрегез ничек соң?Сез үзегезнең кәефегезне ничек бәяләр идегез, дәрестәге җавапларыгыздан үзегез канәгатьме?Хәзер әйдәгез, үзегезне бәяләгез һәм тиешле рәсемне алыгыз. Молодцы, булдырдыгыз!

Математикадан "Берничә санга күбрәк" темасына ачык дәрес "(1 класс, ПНШ программасы)
  • Начальные классы
Описание:

Максат:“Берничәгә күбрәк” төшенчәсе, аның мәгънәсе белән таныштыру һәм аның арифметик гамәл арасында бәйләнешен ачыклау;исәпләү һәм мәсьәлә чишү күнекмәләрен камилләштерү; уйлау, фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү;саннарны аермалы чагыштыруга әзерлек эше алып бару;мөстәкыйль, парларда эшләү күнекмәләрен үстерү; толерантлык, бер-береңә ярдәмләшү, хөрмәт тәрбияләү.

Автор Саигуллина Ильхамия Раифовна
Дата добавления 31.08.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров 665
Номер материала MA-060542
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓