Инфоурок Начальные классы ПрезентацииМатематика 1 класс "Число 7, цифра 7".

Математика 1 класс "Число 7, цифра 7".

Скачать материал

Әтнә районы Бәрәскә урта  мәктәбенең

 башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Сафина Резеда Халиловна

Математика дәресенә технологик карта

 

1нче сыйныф, УМК “Перспектива”

 

Тема

7 саны һәм 7 цифры.

Максат

7 саны барлыкка килүне күрсәтү; 7 элементтан торган күплеккә туры килгән 7 цифры белән таныштыру.  7 цифрын язарга өйрәтү.

 Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү, математика фәненә уңай караш тәрбияләү.

Бердәм педагогик таләпләрне төгәл үтәргә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

7 санының натураль рәттәге урынын, 7 санының килеп чыгышын белү, 7 цифрын дөрес язу.

Төп төшенчәләр

7 саны һәм цифры, алу, кушу, тигез була

Предметара бәйләнеш

Сынлы сәнгать , әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

 

- өстәмә

1.  Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова. Математика. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010, 1 нче кисәк,78-79б.

1. Презентация Power Point - “7 саны һәм 7 цифры ”

2. Дидактик карточкалар

 


 

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

 

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Күктән кояш, шаярып,

Безгә күзләрен кыса.Җылы нурлары белән

Безнең битләрнеүбә.

Әйдә, барыбыз  бергә,

Елмайыйк, елмайыйк.

Елмаеп, тирә-якны

Җылытыйк, җылытыйк.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

 

Шигырьне хор белән әйтү

 

 

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Алдагы дәрестә өйрәнгән 6 санының сан составын искә төшертү.

Укучылар өчен максат: Бирелгән карточкаларны төсләргә аерырга, беренче каррточканың җавабын икенче мисалны чишкәндә файдалана белергә тиешләр.

1.”Тиен һәм гөмбә” уены.

Тактада агач рәсемнәре төшкән плакатлар.

-Тиен һәр көнне кыш өчен  6 шар гөмбә киптергән.Аларны агач ботакларына элеп барган.Ул гөмбәләрне ничек итеп урнаштырыр? Кайсыгыз Тиен була?

1 нче көнне ничек урнаштырыр?

2 нче көне ничек урнаштырыр? 3? 4?

2.Уен.”Бер төс- бер җавап”. Парларда эш.Укучыларга ике төстәге мисаллар язылган  2 яфрак бирелә(яшел һәм сары).

-Яшел яфраклар көзен нинди төскә керә? Табигатьтәге чылбырны файдаланып, яшел яфрактагы мисалның җавабын сары яфрактагы  мисалга куясыз.

3.Укытучы 6 балага бабай, әби, кыз, эт, песи,тычкан маскалары бирә һәм тактага чакыра.-“Шалкан” әкиятен искә төшерик.  Бабай   1 адым алга чыгып: “1 һәм 1 - 2 була”,-ди . Икенче укучы(әби) :“2 һәм бер була 3”,-ди Өченче укучы(кыз):3кә 1не кушкач,4 була .һ.б.

 

Укучылар чираттан такта янына  чыгып 5 гөмбәне урнаштыралар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1)1+1=

2)6-      =4

1)2+1=

2)6-      =3

1)2+2=

2)2+     =6

1)3+1=

2)6-      =4

1)4+1=

2) 1+   =6

 

ТБУУГ: 6 санының сан составын искә төшерү.

РУУГ:күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, үз фикереңне дәлилли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

 

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

 

 

Укучыларга 1,2,3,4,5,6,7,8,9,10 саннары язылган карточкалар өләшенә. Саныйбыз һәм иң зур санны  түгәрәк эченә алабыз.

Иң кечкенә санны күппочмак эченә алабыз.

Өчпочмакта ничә як булса, шул санны өчпочмакка алабыз.

3нең  уң  ягындагы санның астына сызыгыз.

3нең сул ягындагы санның астына 2 сызык сызыгыз.

9 ны  квадратка алыгыз.

4 белән 6 арасындагы санның астына нокта куегыз.

9ның сул ягындагы санны ромб эченә алыгыз.

Кичә өйрәнгән  санның астына 3 сызык сызыгыз.

Ә нинди сан калды?

 

 

 

 -Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укытучы әйткән биремне укучылар карточкаларда үтиләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балаларның җаваплары.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: геометрик фигураларны  искә төшерү һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, санлы рәт белән эшләү күнекмәсе булдыру

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат: 7 цифры белән таныштыру. 7 санының тормыштагы кулланышы,яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; 

 

Укучылар өчен максат: үзләре өчен яңалык ачу.

 

7 саны безгә нәрсә  өчен кирәк?

 

 

 Презентация карау.

Слайд 1. 7 санының килеп чыгуы.Мәсьәлә чишү.Җимлектә  6 кош җим чүпли, тагын 1 кош килде.Ничә кош булды? 7 саны, 7 цифры белән таныштыру.

Слайд 2. 7 цифры нәрсәгә охшаган?

Слайд 3. 7 саны белән бәйле әкиятләр.

Слайд 4.Дөньяның 7 могҗизасы.

Слайд 5. Салават күперендәге 7 төсне санау.

Слайд 6. 1 атнадагы  7 көнне  санау.

 

Мисаллар чишү,йорт номерын табу,кабинет номерын табу һ.б.

 

Укучылар мәсьәлә төзиләр һәм чишәләр.

 

 

 

 

Укучыларның җаваплары.

 

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

Укытучы өчен максат: балаларны өчен алдагы биремнәрне үтәү ял иттерү

1,2— без бастык,

Чап-чап итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык,кабат бастык.

1 утырдык, 1 бастык,

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа белемнәрне ныгыту

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы өчен максат:

 белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Дидактик уен.

7 санының сан составы. Мәсьәлә. 7кош агачның 2 ботагына ничек килеп куна ала?(укучыларга   7шәр кош һәм 1 агач рәсеме бирелә).

 

Дәреслекнең 78-79 битендәге биремнәрне эшләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эш дәфтәрләрендәге биремнәрне коллектив эшләү.

Балаларның җаваплары

табылган мисаллар тактага языла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

 КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү алымы.

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: өйрәнгән типтагы мисалларны чишү буенча булган белемнәрне практик куллана белү

 

 

                               

Парларда эш.Һәр парга кәрзин һәм аның эченә алма рәсемнәренә мисаллар язылган карточкалар  бирелә.

1)6+1= (җ)

2)3+1=(и)

3)4+1=(д)

4)5+1=(е)

5)7-1=(к)

6)6-1=(и)

7)5-1=(р)

8)4-1=(ә)

9)3-1=(к)

 

Укучылар фикерләшеп,мисалларны чишәләр.

 

Парларда эшләү.

Укучылар фикерләшеп чишкән мисалларда “җиде кирәк”сүзе чыга.

 

 

 

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

 

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балаларның җаваплары

 

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Математика 1 класс "Число 7, цифра 7"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Разработка для 1 класса по математике. УМК "Перспектива".  Обучение ведётся по учебнику "Математика 1класс", автором которой является Г.В. Дорофеев и Т.М. Миракова.Тип урока: "Получение новых знаний".Форма урока - урок-презентация. Лексическая тема урока :"Осень".уроке учащиеся знакомятся с цифрой 7 и написать множество из семи элементов  цифрой 7. Дети на уроке работают и в группах, и в парах. На уроке испльзовано ИКТ. Метапредметные связи с историей и окружающим миром. На уроке применялись игровые, коммуникативные методы.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 614 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2014 347
    • DOCX 31.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафина Резеда Халиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сафина  Резеда Халиловна
    Сафина Резеда Халиловна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2313
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности преподавания литературного чтения в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 195 человек

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 334 человека

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2675 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 456 человек

Мини-курс

Современные тенденции в управлении и бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие физических качеств в художественной гимнастике: теория и практика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек