Главная / Другое / Мастер-класс “Татар теле дәресләрендә синквейн технологиясен куллану”

Мастер-класс “Татар теле дәресләрендә синквейн технологиясен куллану”

Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы. Халык мәкале Мастер класс “Татар теле...
Нәрсә соң ул синквейн? Синквейн - француз сүзе, «биш илһам», «биш уңыш» дигән...
Синквейн язу тәртибе Синквейн 5 юлдан тора 1 сүз 2 сүз 3 сүз 4 сүз 1 сүз
Синквейн язу тәртибе 1 юл 2 юл 3 юл 4 юл 5 юл 1 сүз. Теманы ачыклаучы сүз, ис...
Нәрсә турында синквейн язарга була? Темасы төрле булырга мөмкин: табигать; әд...
Укучылар иҗаты Көз Сары, яңгырлы. Коела, ява, салкыная. Агачлардан алтын яфра...
Укучылар иҗаты Кыш Салкын, карлы. Туңдыра, шатландыра, бүләк итә. Кыш бабай б...
Укучылар иҗаты Яр Чаллы Матур, чиста, Үсә, яхшыра, яши. Мин туган шәһәремне я...
Укучылар иҗаты Каюм Насыйри Белемле, күпкырлы Укыткан, белгән, өйрәнгән Мин К...
Татар теле
Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта; Эчтәлекне кыска...
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1 из 16

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы. Халык мәкале Мастер класс “Татар теле дә
Описание слайда:

Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы. Халык мәкале Мастер класс “Татар теле дәресләрендә синквейн технологиясен куллану” Укытучы: Абишева Алена Петровна 2014 ел

№ слайда 2 Нәрсә соң ул синквейн? Синквейн - француз сүзе, «биш илһам», «биш уңыш» дигәнне
Описание слайда:

Нәрсә соң ул синквейн? Синквейн - француз сүзе, «биш илһам», «биш уңыш» дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

№ слайда 3 Синквейн язу тәртибе Синквейн 5 юлдан тора 1 сүз 2 сүз 3 сүз 4 сүз 1 сүз
Описание слайда:

Синквейн язу тәртибе Синквейн 5 юлдан тора 1 сүз 2 сүз 3 сүз 4 сүз 1 сүз

№ слайда 4 Синквейн язу тәртибе 1 юл 2 юл 3 юл 4 юл 5 юл 1 сүз. Теманы ачыклаучы сүз, исем.
Описание слайда:

Синквейн язу тәртибе 1 юл 2 юл 3 юл 4 юл 5 юл 1 сүз. Теманы ачыклаучы сүз, исем. (Кем? Нәрсә?) 2 сүз. Теманы сурәтли торган 2 сыйфат (Нинди?) 3 сүз. Темага хас булган 3 фигыль. (Нишли?) 4 сүз. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белде-рүче фраза, җөмлә (афоризм, мәкаль, цитата) 1 сүз. Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә, ассоциация).

№ слайда 5 Нәрсә турында синквейн язарга була? Темасы төрле булырга мөмкин: табигать; әдәби
Описание слайда:

Нәрсә турында синквейн язарга була? Темасы төрле булырга мөмкин: табигать; әдәби герой, персонаж; әни, әти һәм башка гаилә әгъзалары; күңел халәте; дәрестә өйрәнгән тема; …

№ слайда 6 Укучылар иҗаты Көз Сары, яңгырлы. Коела, ява, салкыная. Агачлардан алтын яфракла
Описание слайда:

Укучылар иҗаты Көз Сары, яңгырлы. Коела, ява, салкыная. Агачлардан алтын яфраклар коела. Матурлык. Антонов Алексей, 2 б сыйныф.

№ слайда 7 Укучылар иҗаты Кыш Салкын, карлы. Туңдыра, шатландыра, бүләк итә. Кыш бабай бүлә
Описание слайда:

Укучылар иҗаты Кыш Салкын, карлы. Туңдыра, шатландыра, бүләк итә. Кыш бабай бүләкләр алып килә. Яңа ел. Терехов Арсений, 2 б сыйныф. Кыш Салкын, карлы. Туңдыра, шатландыра, бүләк итә. Кыш бабай бүләкләр алып килә. Яңа ел. Терехов Арсений, 2 б сыйныф.

№ слайда 8 Укучылар иҗаты Яр Чаллы Матур, чиста, Үсә, яхшыра, яши. Мин туган шәһәремне ярат
Описание слайда:

Укучылар иҗаты Яр Чаллы Матур, чиста, Үсә, яхшыра, яши. Мин туган шәһәремне яратам Ватан. Колесникова Настя, 6 а сыйныф. 

№ слайда 9 Укучылар иҗаты Каюм Насыйри Белемле, күпкырлы Укыткан, белгән, өйрәнгән Мин К. Н
Описание слайда:

Укучылар иҗаты Каюм Насыйри Белемле, күпкырлы Укыткан, белгән, өйрәнгән Мин К. Насыйридан үрнәк алам Галим. Ждамирова Кристина, 8 а сыйныфы

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14 Татар теле
Описание слайда:

Татар теле

№ слайда 15 Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта; Эчтәлекне кыскача
Описание слайда:

Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта; Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли; Тәнкыйди һәм креатив фикерләүне камил- ләштерә; Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла; Катлаулы информация гомумиләштерелә; Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә; Бөтен укучы да яза ала. Синквейнның нәтиҗәлелеге

№ слайда 16 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Мастер-класс “Татар теле дәресләрендә синквейн технологиясен куллану”
  • Другое
Описание:

Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, дөрес бәяләргә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә. 

Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Яки Нәрсә? Соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул баланың темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Баланың темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).

Автор Абишева Алена Петровна
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 2015
Номер материала 36229
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓