Главная / Классному руководителю / Конспект внеклассного мероприятия «Ул кабызган утлар»

Конспект внеклассного мероприятия «Ул кабызган утлар»

Республика Татарстан

Сабинский муниципальный район

МБОУ «Гимназия п.г.т. Б.Сабы Сабинского муниципального района РТ»











Конспект внеклассного мероприятия

«Ул кабызган утлар»

(Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция)














Составитель: учитель татарского языка

и литературы высшей квалификационной

категории Халилова Л.Х.







п.г.т. Б.Сабы

2014


Ул кабызган утлар

(Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция)


Максат: К. Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның иҗатына кызыксыну уяту, әсәрләре аша әхлак, милли үзаң тәрбиясе бирү.Укучыларны сәхнә теленә, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү.

Җиһазлау: Драматургның китапларыннан күргәзмә, мультимедия,экран,ноутбук.


Кичә К.Тинчуринның туган көне күренеше белән башлана.

Сәхнәнең ике ягыннан Фатыйма белән Мәрьям чыга.Фатыйма бәрәңге алырга, Мәрьям урак урырга бара. Кулларында көрәк, урак. Исәнләшәләр , хәлләрен сорашалар.

Мәрьям. Фатыйма, көрәк тотып кая киттең?

Фатыйма. Бүген бәрәңге алырбыз дип уйлаган идек. Кичә бодайның эшен бетергән идек.

Мәрьям.И-и-и әйбәт булган.Безнеке бераз бар әле.Бүген кибәнгә куеп бетерербез дип торабыз.

Фатыйма. Мәрьям, кара әле, кара түбән очтан кем килә?

Мәрьям. Закир хәзрәт углы Исмәгыйль түгелме соң?

Фатыйма. Аны Казанга мулла булу өчен укырга киткән дигәннәр иде.

(Исмәгыйль килеп җиткәч, кул биреп исәнләшә).

Фатыйма. Исмәгыйль, кала тормышлары ничек соң? Бик бай яшиләрме?

Мәрьям. Икмәк бәяләре кыйммәтме?

Исмәгыйль.Икмәк бәяләре дә әйбәт. Сатасы икмәкләрегезне ару бәягә сата аласыз. Ә менә анда би-и-к зур яңалык ишеттем әле. Г. Ильяси исемле кеше беренче сәхнә әсәре язган, ди. Моңарчы татарның үз театры юк иде.

Мәрьям. Нәрсә соң ул төйятер? Ул нинди җир соң? (Исмәгыйль аңлата, үз юлы белән китә).

Фатыйма. Мәрьям. Син ишеттеңме соң әле? Галинең малае туган икән бит.

Мәрьям. Әйе,әйе ишеттем. Атын Мөхәммәткәрим дип кушканнар.

Фатыйма. Беренче татар театры язылган елны тугач, бу баладан берәр зур кеше чыгар.

Сәхнәгә 2 алып баручы чыга.

1а.б. 1887 елның 15 сентябрендә Пенза өлкәсе Аккүл авылында Гали ага гаиләсендә бер малай дөньяга килә.Әтисе урта хәлле крестьян,әнисе Мәхмүдә- мулла кызы.Алар гаилә шатлыгы булган балага Кәрим дип исем кушалар.Аңлавыгызча,әлеге малай татар драматургиясе өлкәсендә бик зур хезмәтләр калдырачак К.Тинчурин була.

2.а.б. 1887елда беренче татар пьесасы - Г.Ильясиның “Бичара кыз ”драмасы язылып, Казанда нәшер ителә. К.Тинчурин туган ел белән беренче татар пьесасы язылу бер елга туры килү –бу очраклы тәңгәллек. Әмма ул елларда туганнарның татар мәдәни тормышын тергезеп җибәреп, аны өр-яңа биеклеккә күтәргәннәрен искә алсак,монда очраклылык юк.

Г.Тукай ”Театр” шигыре.

1а.б. Татар театр сәнгатенең зур тарихы бар.Бу тарихка бик күп талант иясенең исеме язылган.Татар халкының горурлыгы булган Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Камал кебек затлы исемнәр арасында театрның нурлы байрагын югары күтәргән шәхес-К.Тинчурин да бар.

Л.Шагыйрьҗан ”К.Тинчурин истәлегенә” шигыре.

2а.б. К.Тинчуринның иҗат эшчәнлеге ”Сәйяр” труппасыннан башлана.1910 елда Г.Кариев аны театрга чакыра. Кыска гына вакыт эчендә үзен сәләтле артист итеп таныта,күп кенә спектакльләрдә төп каһарман булып уйный.

К.Тинчуринның әнисе Казанда күренеше.(З. Бурнашева истәлекләреннән.)

1а.б. Шулай итеп, К.Тинчурин Казанның күренекле кешесенә әверелә.Аны һәркем белә һәм таный.

2а.б. 1918-1919 елларда ул күбрәк режиссёр-оештыручы, режиссёр, җәмәгать эшлек-лесе, режиссёр-педагог буларак билгеле була. Бу чорда К.Тинчурин“Сәйяр”труппасына фидакарь хезмәт итә һәм аны җитәкли.

Л.Лерон “Шигыремә керде Тинчурин”шигыре.

1а.б. К.Тинчурин 20 еллар татар драматургиясенең иң күренекле вәкиле булып кереп калды. Революциядән соң “Йосыф белән Зөлайха”,”Тутый кош”,”Сакла шартламасын”, ”Назлы кияү”, комедияләрен, ”Казан сөлгесе”, ”Американ”, “Сүнгән йолдызлар”, ”Җилкәнсезләр”,

Зәңгәр шәл”,”Хикмәтле доклад”,”Ил”, 30 еллар башында “Кандыр буе”,”Алар өчәү иде” пьесаларын яза.

2а.б. “Сүнгән йолдызлар” драмасы - К.Тинчурин иҗатында гына түгел,ә татар драма-тургиясе тарихында да уңышлы әсәрләрнең берсе. Бу драма Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 600 тапкырдан артык уйналды.

Сүнгән йолдызлар”драмасыннан өзек.

1а.б. К.Тинчурин -татар драматургиясен жанр ягыннан үзгәртеп коручы драматург.”Назлы кияү”,”Йосыф белән Зөләйха”,”Сакла шартламасын”,”Тутый кош”,”Американ”,”Җилкәнсез-ләр”әсәрләре аны комедия остасы итеп таныта,сатирик комедия юнәлешен яңа баскычка кү-тәрә.

Назлы кияү”өзек.

2а.б. Әсәрләрендә ул олы мәхәббәт,кешелеклелек төшенчәләрен аңлату белән бергә ямьсез күренешләрне юмор белән фаш итә. Шуларның берсе - “Американ” комедиясе.

“Американ” комедиясннән өзек.

1а.б. 1929 елда К.Тинчурин Татар дәүләт академия театрына чакырыла.Сәнгать җитәкчесе булып бер ел эшләгәннән соң, режиссёрлар көллигиясе әгъзасы итеп күчерелә. Берничә елдан режиссёр буларак хезмәт итүдән туктый.

2а.б. Ф.Сәйфи-Казанлының “Дошманнар”драмасы буенча эшләнгән спектакль К.Тинчу-ринның 20 еллык режиссёрлык хезмәтенә йомгак ясый. (Моңлы көй яңгырый.)

Бу хәл 1937 елның 16 сентябреннән 17сенә каршы төндә була.

К.Тинчуринны кулга алу күренеше. (З. Бурнашева истәлекләреннән.)

Хуш инде”җыры.

1а.б. Аны, 50 яшь тулган көннәрендә, нахакка гаепләп кулга алалар,бернинди нигезсез “халык дошманы”исеме тагалар.Өеннән алып киткәндә, Г.Кариев биргән хризолит кашлы йөзеген тормыш иптәше - Заһидә ханымга бирә,хәзерге көндә бу йөзек Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия теарының баш режиссёры - Ф.Бикчәнтәевтә саклана.

Олы талантның гомер юлы 1938 елның 14 ноябрендә өзелә, ул судсыз-нисез атыла. Аның хәтта кабере дә билгесез.”Кәримнең үз гүре юк,шуңа күрә минем каберем ташыма аның исемен дә яздырырсыз.Минем гүрем аның гүре булыр.Чәчәкләрегезне шунда китерерсез”- дип Рабит Батуллага васыять әйтеп калдыра тормыш иптәше Заһидә апа Тинчурина.(З.Тинчуринаның кабере төшерелгән рәсем күрсәтелә.)

2а.б. Сталин палачлары аның язганнарын да билгесез итәргә,халык хәтереннән исемен җуярга тырыштылар. Әмма тарихта хаклык барыбер өстен чыга. 1955 нче елны әдип тулысынча акланды. К.Тинчурин иҗаты халыкка яңадан кайтарылды,китаплары басыла,әсәрләре кат-кат сәхнәләрдә уйнала башлады.Татар дәүләт һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелә. Г.Камал исемен йөртә торган Татар дәүләт академия театры һәр елны театр сезонын К.Тинчуринның “ Зәңгәр шәл”мелодрамасы белән ачып җибәрә.

Зәңгәр шәл”драмасыннан өзек.

1а.б. Аңа ходай 50 генә яшь гомер биргән,иҗат чоры 27 елга гына җыела.Әмма шул кыска чорда да 20 дән артык драма әсәре,күпсанлы хикәя,”Мәрҗәннәр”романын иҗат итте.

2а.б. К.Тинчуринның драма, комедияләре исә, берничә дистә ел элек иҗат ителүләренә карамастан, һаман да сәхнәләребез түрендә. Аның иҗат мирасы әле бүген дә безнең белән.Ул яши, халкыбызны тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт итә, кайгыда юата, шатлыкта-уйната.

1а.б. Театрларыбызда К.Тинчурин тәрбияләгән артистларның шәкертләре эшли.Сәхнә йолдызлары аның әсәрләре аша зур чыныгу ала. К.Тинчурин кабызган якты утлар буыннан-буынга күчерелә бара.

Без кабызган утлар”җыры.

2а.б. Калдырган мирасы белән К.Тинчурин татар культурасы тарихында иң мактаулы булырга лаек.Татар әдәбиятында, татар театрында Тинчурин кабызган утлар беркайчан да сүнмәс.


hello_html_15598dee.jpghello_html_m6988268b.jpg



Сүнгән йолдызлар” драмасыннан күренешләр














Кулланылган әдәбият:


1. Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык /төз. И.Һадиев, Р.Батулла. – Казан: Җыен, 2011. – 688 б. – («Шәхесләребез» сериясе).
2. Кәрим Тинчурин: истәлекләр, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 159 б.
3. Кәрим Тинчурин һәм татар сәнгате: Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе материаллары. – Казан, 2007. – 336 б.
4. Арсланов Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар /Г.Арсланов. – Казан: Мәгариф, 2008. – 287 б. – Драматург һәм режиссер. – Б. 58-63.
5. Даутов Р. Татар драматургиясе классигы /Р.Даутов //Мирас. – 2007. – № 9. – Б. 51-57.
6. Галиуллина М. Сүнмәс йолдыз балкышы /М.Галиуллина //Мәдәни җомга. 2008. – 11 гыйнв. – Б.5.
7. Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина /сост. Х.К.Махмутов; АН СССР. Казан. науч. центр. – Казань, 1990. – 150 с.





Конспект внеклассного мероприятия «Ул кабызган утлар»
  • Классному руководителю
Описание:

 

Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗатына  багышланган әдәби-музыкаль композиция  9-10 нчы  сыйныфлар өчен  үткәрелде. К. Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның иҗатына кызыксыну уяту, әсәрләре аша әхлак, милли үзаң тәрбиясе бирү; укучыларны сәхнә теленә, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү максатлары куелган. З.Бурнашева истәлекләре  буенча, К.Тинчуринның “Туган көне”, “Әнисенең Казанга килүе”, “К.Тинчуринны кулга алу” күренешләре сәхнәләштерелеп күрсәтелде.Укучылар Г.Тукайның ”Театр”, Л.Шагыйрьҗанның ”К.Тинчурин истәлегенә”, Л.Леронның “Шигыремә керде Тинчурин” шигырьләрен  сәнгатьле итеп сөйләделәр. “Сүнгән йолдызлар”, “Назлы кияү” “Американ” , “Зәңгәр шәл” драмаларыннан өзекләрне укучылар зур осталык белән башкардылар. Драматургның тормыш юлы һәм  иҗаты буенча төзелгән презентация дә  укучыларга күп мәгълумат бирә алды. Чара ”Хуш инде”җыры белән тәмамланды.

Автор Халилова Ляйсан Хорматулловна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 382
Номер материала 25310
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓