Главная / Иностранные языки / Конспект урока по татарской литературе в 7 классе

Конспект урока по татарской литературе в 7 классе

Конспект урока по татарскому языку в 7 классе

Дата проведения:


Учитель: Тазетдинова Гульфия Мардгалиевна


Тема. Г. Ибраһимов. “Алмачуар”.

Максат: 1) укылган әсәргә анализ ясарга өйрәтү;

2) туган якка, тирә-юньгә, кешеләргә игътибарлылык,

мәхәббәт хисе тәрбияләү;

3) бәхәстә үз фикереңне исбатлый белергә өйрәтү.

Җиһаз: 1) портреты, әсәрләр җыентыгы;

2) әсәргә иллюстрацияләр.


Дәрес барышы.


1. Укытучының кереш сүзе. Балалар, сез инде Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе белән таныш. Бүгенге дәрестә без хикәядәге мәхәббәтнең бирелеше турында сөйләшү алып барачакбыз.

2. Хикәянең эчтәлегенә карата укучыларның мөнәсәбәтен ачыклау өчен сораулар бирелә:

1) Хикәядә нинди геройлар катнаша?

2) Ни өчен атны (Алмачуарны) да төп образлар рәтенә керттегез?

3) Әсәрнең башыннан ахырына кадәр нинди тойгы сурәтләнә? Нинди хис ул?

-- Әйе, мәхәббәт. Ул кемгә, нәрсәгә, кемнәр арасында мәхәббәт соң?

4) 7 нче бүлектә сүз ни турында бара?

( Биредә сүз туган якның матурлыгына соклану, ягъни туган якны ярату турында бара. Ярату – мәхәббәт хисе.)

-- Кем туган якның матурлыгына соклана?

Шул урыннарны табып күрсәтегез әле.

5) Закир әти-әнисен ярата, туган як урманнарын, елгаларын яратуы турында үзе сөйли. Дәреслектә ни өчендер хикәянең бик кирәкле урыны төшереп калдырылган. Ул -- әсәрнең ахыргы өлеше:

Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә -- бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән алып китте

-- Закир нигә шулай әйтә икән?

(Закирның соңгы сүзләренә караганда, аның атка булган мәхәббәте әти-әнисенә, туган як матурлыгына булган мәхәббәт кебек үк көчле булган. Закир Алмачуарны тумас борын ук ярата башлый һәм Алмачуарның үлеме аны тетрәндерә.)

6) Әсәрдә Алмачуарның матурлыгын турыдан-туры сурәтләгән урыннар бар. Шундый урыннарны кайсыгыз табып укып күрсәтә ала?

(10 нчы бүлекнең 2 нче өлеше)

Закир Алмачуарны ни өчен ярата?

7) Хикәядәге тагын кайсы эпизодлар сезнең хәтерегездә калды? Рәсемнәрегездә кайсы эпизодларны тасвирладыгыз?

8) Сезнең игътибарыгызны бигрәк тә хикәядәге сурәтләнгән ике вакыйгага юнәлтәсем килә. Аларның беренчесе – башкорт Әлемголның Закирның әтисенә ат бүләк итәргә килүе турындагы эпизод.

-- Ни өчен ул бүләкне алып килә?

( сәбәбе: ул Сабан туенда көрәшкән вакытта Хафизны алдаган булган, ягъни башкаларга сиздермичә генә аяк чалган, шулай хәйлә белән җиңгән була. Шуннан кайткач, әлеге башкорт бик нык чирләгән, һәм: “Терелсәм, Хафизга бурлы биямне илтеп бирер идем,”- ди. Шул вәгъдәсен үтәгән ул.)

-- Сез ничек уйлыйсыз, ат зур бүләкме, кечкенәме?

(Бик зур бүләк, өстәвенә бурлы бия ике чабышкы колын да биргән, озакламый тагын колынларга тиеш була).

-- Ә нигә соң башкорт Әлемгол Хафизга үзенең шулкадәр кадерле әйберен – бурлы биясен китерә, аны белгән кешеләрнең әйтүенә караганда, ул бик юмарт кеше булмаган бит? Ә нигә ул, мәсәлән, берәр сарык кына китермәгән?

(Әлемгол саран дип саналса да, намуссыз кеше булмаган, ул үзенең хәйләвенә соңыннан бик нык үкенгән һәм, үзенең гаебен танып, Хафиздан гафу үтенергә теләгән).

-- Димәк, ат кадәр ат бүләк итүе -- аның гафу үтенүе була инде?

(Әйе, ул Хафиз алдында үзенең гаебен танып, Хафиздан гафу үтенеп, үзенең кадерле биясен бирә).

-- Ә ничек уйлыйсыз, гафу үтенергә килү аңа җиңел булды микән?

(Билгеле, җиңел булмаган, ул бик озак уйлый. Ике тапкыр омтылыш ясап карый. Намусы тынгылык бирмәгәнлектән, чирли дә инде ул. Атны китереп биреп, дога кылдыргач, аңа җиңел булып калгандыр, һәм ул инде бүтән авырмагандыр).

А) Сезнең берәр кешегә начарлык эшләгәнегез бармы? Бүләк бирә беләсезме?

Б) Начарлык эшләгәннән соң сезне үкенү тойгысы борчыймы?

В) Үзегезнең начарлык эшләгәнегезне танып, гафу үтенергә бара аласызмы?

Г) Үзегез рәнҗеткән кешегә берәр яхшылык эшләп, гаебегезне йоларга тырышасызмы?

9) Икенче эпизод. Закир Сабан туенда Алмачуар белән беренче килгәч, староста, ялгышып, аңа икенче килүчегә дигән бүләкне бирә. Закир, ачудан, аңа камчы белән суга. Нәтиҗәдә старостаның бите җәрәхәтләнә.

-- Бу очракта Закир дөрес эшләгәнме соң?

( Юк, ул олы кешегә кул күтәргән. Староста да дөрес эшләмәгән, тик Закирга да ачуын тыярга кирәк иде)

-- Олы кешегә камчы белән селтәнергә ярыймы соң?

( Юк, ярамый, авыр сүз әйтергә дә, тавышыңны күтәрергә дә ярамый)

-- Ә Закирны бу эше өчен үкенү хисе борчыймы?

( Әйе, ул үкенә һәм курка)

-- Ә староста моңа ничек карый?

( Староста үзе килеп гафу үтенә, хәтта Закирга акча да бирә)

-- Димәк, староста нинди кеше булган?

( Әйбәт кеше булган, ул малайның хәлен аңлый, ул балаларны яраткан. Әйбәт кенә түгел, ул олы йөрәкле кеше булган).

3. Физкульттәнәфес.

4. Йомгаклау.

Балалар, автор бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? Ягъни әсәрнең идеясе нинди?

А) Туган якны, хайваннарны яратырга.

Б) Кешеләрне яратырга. Беркайчан да тупас, дорфа, кырыс күңелле булырга, кешегә карата начарлык уйларга ярамый.

Гомумән, кешедә үч алу, ачу саклау дигән хисләр булырга тиеш түгел. Болар – кешеләр тормышын ямьсезли торган, күңелләрне таш кебек авыр итә торган хисләр. Андый хисләрне үзегездә булдырмаска тырышыгыз. Кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булыгыз. Бөтен кеше дә башкаларга яхшы мөнәсәбәттә булса, тормышта күңелсезлекләр дә әзрәк булыр иде.

Укучыларга билге кую.

4. Өй эше. Хәсән Туфанның тормыш юлы турында сөйләргә әзерләнеп килегез.

Конспект урока по татарской литературе в 7 классе
  • Иностранные языки
Описание:

Бу хикәядә язучы халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, сабан туен, атка һәм җиргә мөнәсәбәтен, тырыш хезмәтен сурәтли.

Авыл кешесенең рухи байлыгы, үзенең гореф-гадәтләрен сакларга тырышуы - әсәрнең темасы. Ләкин хикәядә башка темалар да бар: дөреслек, гаделлек өчен көрәш, балалар арасындагы дуслык, иптәшлек, табигатьне ярату, атка мөнәсәбәт, сабантуйларның гүзәллеге, аларның тәрбияви әһәмияте, авыл кешесенең хезмәте – болар аерым бүлекләрдә ачыклана.

Язучы кешеләрне, бигрәк тә балаларны намуслы, гадел булырга, хезмәт яратырга, кешеләргә һәм хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен яшәтергә чакыра – бу әсәрнең фикере, идеясе.

Әсәрнең эчтәлеге бай, сюжеты мавыктыргыч. Хикәя әсәрнең төп герое Закир исемле малай авызыннан сөйләнә.

Автор Тазетдинова Гульфия Мардгалиевна
Дата добавления 09.01.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел
Просмотров 453
Номер материала 50164
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓




Похожие материалы