Главная / Другое / конспект урока по татарской литературе "Творчество Хасана Туфана"

конспект урока по татарской литературе "Творчество Хасана Туфана"

5


Дәрес тибы. Эзләнү-тикшеренү дәресе.

Максатлар. 1) Лирик әсәргә анализ үзенчәлекләрен үзләштерү, әсәр

эчтәлеген табу өчен җирлек булдыру;

2) Чагыштыру, гомумиләштерү, таркату кебек фикер йөртү

ысулларын дөрес файдаланырга, үрнәк нигезендә иҗат

итәргә юнәлеш бирү;

3) Укучыларга тарихның ялгыш битләрен аңларга, кеше

хисләрен хөрмәт итәргә, мәхәббәт тойгысының бөеклеген

белергә булышу;

Файдаланылган материал : “Мәйдан” журналы , 2006ел, февраль; Р.Батулла “Туфан”, 2000ел, Казан; “Х. Туфан поэзиясе” Тарих-2002; “Х. Туфан. Лирика”, 1984, Казан; СД- Х.Туфан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы; укытучы әзерләгән слайдлар;


Дәрес планы : 1)Оештыру моменты.

2)Актуальләштерү:

- даталар белән эш;

- әдәби төр үзенчәлекләрен барлау;

3)Яңа материалны кабул итү.

- “Кайсыгызның кулы җылы” әсәренә анализ;

Файдалы ял.

  • үзәккә куу көче принцибы көчен аңлашу;

  • шигырьнең төзелешен ачыклау;

  • лирик чигенеш;

  • индивидуаль эшләр буенча нәтиҗә ясау;

4)Иҗат эше.

5) Шигъриятта дәвамчанлык.

6) Дәрескә йомгак ясау.


Дәрес барышы

1) Оештыру моменты. Хәерле көн, кызлар, егетләр! Бу дәрестә сезнең ярдәм белән Х. Туфан иҗаты, “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре мисалында лирик әсәргә карата тикшеренү эше уздырачакбыз.

(I слайд – дәрес темасы һәм Х.Туфан портреты төшерелгән слайд)


2) Актуальләштерү. Шагыйрь тормышы һәм иҗатыннан кайбер фактларны хәтердә барлап алырга кирәк:

(II төркем слайдлар-даталы рәсемнәр) укучылар тулы җаваплар белән биографик даталарны аңлаталар

-әдәби төр үзенчәлекләрен искә төшерик:

(плакат күрсәтелә:

Драма әсәрләре – конфликт

Проза әсәрләре – вакыйга

Шигъри әсәрләр – хис )

Укучылар, быелгы программадан мисаллар китереп,

плакатны аңлаталар (Ш.Камал “Буранда”, Г. Исхакый

Җан Баевич” комедиясе)

3) Яңа материалны кабул итү. Лирик әсәрләрнең төп үзенчәлекләрен табу буенча эшне башлыйбыз. Х. Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре белән танышабыз.

(шигырь А.Арсланов башкаруында дисктан тыңланыла,кайбер укучыларга сүзлек тәкъдим ителә)

Җиң - рукав

Кабер –могила

Сау – здоров

Дала – степь

- Шигырьне эчтән генә укыйбыз;

- Охшаш строфаларны табыгыз

Беренче һәм соңгы строфада бер үк сүзләр кабатлана

(укып күрсәтәләр)

- Әлеге строфалар нәрсә белән аерыла?

I строфада- күлмәк җиңен бәйлисеме

Соңгы строфада- кайсыгызның кулы җылы

- Шигырь охшаш куплетлар белән башлана һәм тәмамлана. Бу алым әдәбиятта рамка дип атала. Димәк, уртадагы өлештә нидер булган. II строфаны укыйбыз.

- Нинди сугыш турында сүз бара? Туфан сугышта булмаган бит. Дала нәрсә ул?

Бәлки, сугыш Сталин сәясәтедер, сугыштагы кебек

ирексезлек һәм фаҗигачагыла бит. Дала Себер киңлекләредер.


- III строфаны укыйбыз. Сез бу юлларны ничек аңлыйсыз?

Димәк, лирик герой сөргеннән кайтуга хатыны үлгән.

- IV строфаны укыйбыз.


Сөйгәнем исән булса, вулканнарга керер идем, ди.


- Шушы урында дәфтәрләрне ачабыз һәм эшлибез. Нәтиҗәләр:

Хис – хәсрәт, дәрәҗәсе – вулканнарга керү;

Сәбәбе – яраткан кешесе юк;

Юаныч - ?

- Юанычны табу өчен, I һәм соңгы строфаларны чагыштырабыз.” Күлмәк белән ямаштырып ята идем”- ни дигән сүз?

Гаиләдән аерылып, чит җирдә гаепсез йөрәге яралы аның

- Ә ни дип юана?

Тиздән кайтам дип.

- Соңгы строфада үзенә- үзе ярдәм итә алу ихтималы бармы?

Юк, ул башкаларга мөрәҗәгать итә. Булышыгыз әле, ди.

- Булышырлармы?

Юктыр.

(язуны тәмамлыйбыз)

Юаныч – беркем дә юата алмый,чөнки фаҗигасе көчле.

- Шигырьнең темасын табыйк.

Мәхәббәт, ярату

- Нәтиҗә чыгарыйк, мондый шигырьләр- лирик шигырьләр.

(III слайд- хатынының фоторәсеме күрсәтелә)


Файдалы ял.

- Х. Туфан хатыны Луиза Салиәскәровага багышлап “Әйткән идең” шигырен язган. Әнвәр Бакиров көй иҗат иткән. Хәзер ул җырны Х.Бигичев башкаруында тыңлыйк һәм пейзаж күренешләре карыйк.

(IVслайд- пейзаж)

- Җыр һәркемгә төрлечә тәэсир иткәндер. Пейзажга капма-каршы рәсемнәр карыйк, контрастлык нәрсәдә?

(Vслайд- төрмә күренешләре)

Табигать- матурлык, ирек, ә төрмә- ирексезлек ул.

- Әйе, кеше матурлык өчен яралган, аның тормышында тоткынлык кебек ямьсез күренешләргә урын булырга тиеш түгел.


- Үзәккә куу көче принцибы. Төрле образлар бер хисне аңлатыр өчен үзәккә омтылалар. Шигырьләр әлеге принципка нигезләнәләр.

(VIслайд- принципны аңлатучы схема)

- шушы схема нигезендә аңлатыйк, шигырьдә нинди образлар нинди хисне ачар өчен үзәккә омтылалар?

Дала, яра, җылы кул, хат, алка, кабер ярату хисен аңлатырга булышалар

- Төзелеше. Шигырь төзек бер бөтенне тәшкил итәр өчен үз кануннарына буйсынырга тиеш. Ул нәрсәләр?

Рифма, ритм, строфа.

- Рифмаларны атыйбыз.

1)үзгәртте, өйрәтте;

2)замана, арада, далада;

3)килделәр, иделәр, диделәр;

4)килсәләр, бирсәләр;

5)кирәкне, өйрәтте;

- Сурәтләү чараларын табыйк.

Күлмәк җиңе – үзе- үзе юату;

Җылы кул - ярдәмче;

Яра - хәсрәт;

Сугыш - болганчык еллар;

- Лексик чараларны табыйк.

Стилистик антонимнар: кабер – алка;


- Лирик чигенеш. Х.Туфан, билгеле инде, шигырен язганда, Гегельнең үзәккә куу көче принципларын уйлап тормаган. Кайгысы зур булганга, шундый матур шигырь туган. Ул – искиткеч тыйнак кеше. Минем гаебем юк дип, реабилитациягә дә бармаган. Ә хатыны - нинди гүзәл зат. Халык дошманы хатыны исемен дә күтәргән, үз канын сатып, иренә посылкалар җибәргән, сөйгәненең гомерен озынайткан. (Ридикюль турында сөйлим) Мондыйрак шигырь туа.

(“Тамчылар ни сөйли” шигырен сөйлим -III слайд күрсәтелә)


- Индивидуаль эшләрне тикшереп алыйк. Ике укучы шагыйрьнең мәхәббәт турындагы шигырьләрен тикшерергә тиеш иделәр. Аларга сүз бирик.

Якынча 25-30 шигырен укыдык. Шигырьләр күбесе

56-58елларда язылган, хатынына багышланганнар

(Луизага, Лулу...), җил, ак каен, ромашка образлары еш очрый.

- Сез кайбер шигырьләрне иптәшләрегезгә ятлар өчен бүлеп бирергә тиеш идегез.

(укучылар шигырь сөйли)

- Бик зур рәхмәт, шигырьләрне яраткан кешеләрегезгә укып күрсәтерсез.


4) Иҗат эше (практик шөгыль). Дәреснең иң кульминацион моменты җитте. Зур тикшеренү эшләреннән соң, үзебез дә иҗат итеп карыйк. Сезгә сүзләр - образлар тәкъдим ителә. Шуларны бер хискә юнәлтеп, шигырь куплеты язып карыйбыз. Кем шигырь яза алмыйм, ди, рифмалашкан сүзләр эзли.

(Iв.- төн, шәһәр, йолдызлар, утлар, ай- ярату хисе)

(IIв.- кояш, күбәләк, ромашка, көнбагыш, тузан) укучылар язып карый, кайбер эшләр кычкырып укыла.

1)Әй, алтын ай, ураклы ай,

Ник иш иттең үзеңә.

Нурларыңны җибәргәнсең

Минем тәрәз төбенә.


2)Сары буяуга манылган

Бакчада бер көнбагыш.

Кояшка син бик сузылма,

Утка пешәрсең ялгыш.


5) Шигъриятта дәвамчанлык. Х. Туфан - чын классик. Ә классик нигез, искерми, үрнәк дигән сүз. Аның дәвамы бар. Кайбер шагыйрьләрнең фотосурәтләрен карап узыйк. Бу исемлектә, бәлки, сез дә булырсыз.

(VII слайд- шагыйрьләр)


6) Йомгаклау. Өйдә теләсә нинди темага шигырь иҗат итеп карагыз. Иң яхшыларын кабинеттагы әдәби стена журналына санына урнаштырырбыз.






конспект урока по татарской литературе "Творчество Хасана Туфана"
  • Другое
Описание:

Конспект урока по татарской литературе "Творчество Хасана Туфана" составлен для 9 класса татарской группы русской общеобразовательной школы. Урок предлагается для учителей татарского языка и литературы.

Алгоритм урока составлен по типу урока обобщения и систематизации знаний. На примере одного стихотворения обобщается жизнь и творчество автора. Обобщению материала помогают слайды, раскрывающие содержания этапов урока.

Проводится анализ образов, лексических средств, тропов, то есть учащиеся в обобщенном виде повторяют информацию о строении стихов и сами практикуются в создании куплетов.

Автор Минсадыкова Рузиля Флюровна
Дата добавления 07.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 692
Номер материала 42850
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓