Инфоурок Другое Другие методич. материалыКонспект урока по татарской литературе "Анализ лиро-эпического произведения"

конспект урока по татарской литературе "Анализ лиро-эпического произведения"

Скачать материал

Тема       Лиро-эпик әсәргә анализ. Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсере.

 

7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

 

Төзүче    Минсадыйкова Рузилә Флүр кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат   1. Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсере эчтәлеген табу өчен җирлек тудыру.

                    2. Логик алымнардан чагыштыру, каршылык табу, нәтиҗә ясау, гомумиләштерә алу; текстны сәнгатьле уку, сайлап алып уку; төрле чыганаклардан мөстәкыйль эш итә белү күнекмәләрен үстерергә, камилләштерергә юнәлеш бирү.

                    3. Сугыш вакытында кешеләрнең кичерешләрен, үз заманында патриотизмның югарылыгын һәм, гомумән, кеше хисләрен аңларга, хөрмәт итәргә этәргеч ясау.

 

Җиһазлау: 1. Г. Кутуйның “Сагыну” нәсере.

                    2. Г. Кутуй турында истәлекләр. – Казан, 1984, төзүче Р. Нуруллина.

                   3. Г. Кутуй портреты, рәссам Эрот Зарипов

                  4. Слайдлар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                

 

 

 

 


Дәрес планы һәм барышы

 

1. Оештыру моменты. (1 слайд – фото, эпиграф)

- Хәерле көн һәр барчагызга! Без Гадел Кутуй иҗаты буенча икенче дәресне башлыйбыз. Дәрестә без авторның “Сагыну” нәсеренә анализ ясап, аның төп эчтәлеген табарбыз, авторга бәя бирербез һәм үзебезне дә иҗадилыкта сынап карарбыз. 

 

2. Актуальләштерү, өй эшен тикшерү. (2-4 слайд)

  1) Лексик-грамматик күнегүләрне үтәү:

 - өйгә билгеләп җибәргән сүзләрне, төшенчәләрне аңлашу (энҗе чәчәк, әрем, мәһабәт, илаһи,  рухым канатлана, бугазыма төер тыгыла).

 - тексттагы кайбер сүзләрнең ясалышы ягыннан төрен ачыклау:

барыбер – саф кушма сүз,

энҗе чәчәк, Аккош күле – тезмә сүз,

бәйләм- бәйләм, көч-дәрт – парлы сүз,

шигъри, сихри – ясалма сүз.

 - тексттагы ялгызлык исемнәрен атау (Идел, Дон, Арагва, Дим, Карпат, Финляндия, Эльбрус, Казбек, Аккош күле, Берлин).

  2) Нәсер сюжетын мөмкин хәтле кыскарак итеп сөйләү:

 - Әсәр герое чит илдә йөри һәм андагы гөлләр, тау, елгалар, кешеләр турында сөйли. Үз илендәге чәчәкләрне, чишмәләрне сагына һәм үз иленә кайтуына ышана.

 

3. Яңа тема. (дәфтәрдә теманы язабыз)

- Нәсер жанры тамырлары белән көнчыгыш әдәбиятка карый. Аның үзенчәлекләрен без анализ барышында ачыклыйбыз.

  1) Беренчедән, нәсер тышкы формасы белән проза әсәрләренә охшаган. Проза әсәрләренә мисаллар китерегез.

 - әкият, хикәя, повесть, роман.

- Кайсы ягы белән нәсерне аларга охшатабыз?

 - Җөмләләр белән, сөйләм теле белән язылган;

 2) Анализ ясау алымнарыннан нәсердә кабатлауларны эзлибез.

 - “Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил”. (Әлеге җөмлә текстта биш тапкыр кабатлана, сагындым сүзе җөмләдә ике тапкыр кабатлана, бүтән урыннарда сагыну сүзе төрле формада кабатлана.)(5 слайд) дәфтәрдә язу

- Уйлагызчы, автор ник кабатлый икән?

- Сагынуының көчен белгертер өчен, ник сагынганын әйтер өчен, эчендәге хисләрен тыеп тора алмаганга.

3) Әсәрдә чагыштыруларны эзлибез.

- Туган ил һәм чит ил чагыштырыла. (6 слайд) дәфтәрдә язу

- Дәлилләп, өзекләр укып күрсәтегез. (Укучылар ике илнең елга, тау, күлләре, авыл, шәһәрләре, кызлары чагыштырылган урыннарны укып күрсәтәләр)

-Чагыштыру нәтиҗәсен әйтегез.

- Ике ил дә бик матур. Әмма туган ил якынрак, чөнки әлеге яратуга автор күңелендәге хатирә, истәлекләр, ярата белү матурлыгы  өстәлә.

 

4. Ял вакыты.

- Әсәрдән читкәрәк китик. Хис турында сөйләшик. Сез нинди хисләр беләсез?

- Ярату, нәфрәтләнү, үпкәләү, үкенү, көнләшү, һ.б.

- Аларның уртак ягын табыгыз.

- Хисләрнең материалы юк. Аларны тоеп, сизеп була.

- Хисне шулай ук жест, мимикалар белән сиздереп була. Дәфтәрләрдә гади карандашлар белән кеше башы, йөзе ясагыз һәм анда берәр хисне белгертеп карагыз, ул хискә исем бирегез. (Укучылар эшләрне бер-берсенә күрсәтәләр, бәялиләр.)

- (укытучы күрсәткән рәсемдә мимиканың нинди хис чагылдыруын әйтеп карау)

 

5. Лирик герой хисенә анализ.

- Нәсергә анализның икенче өлешенә күчәбез. Әсәрдә авторның нинди хисе чагыла?

Хис – сагыну;

Хиснең сәбәбе – туган илдән аерылу, аны нык ярату;

Юану – “кайтуым да ышанычлы” (7 слайд) дәфтәрдә язу

(укытучы-яттан)

- Әмма Г.Кутуйның язмышы ничек тәмамлана?

- Ул чит илдә хастаханәдә 1945 нче елның июнендә үлә.

- Нәсернең төп эчтәлеген табабыз.

Эчтәлек – матур итеп сагына һәм ярата белгән кеше фаҗигасе

 

 

6. Нәтиҗә. Нәсер ниди жанр үзенчәлекләрен үзенә алган икән?

-Нәсер = сөйләм + хис, ягъни шигъри проза (8 слайд) дәфтәрдә язу

- Мондый әсәрләрне икенче төрле лиро-эпик жанрдагы әсәрләр дип атыйлар. Әдәбияттан мисаллар эзләгез.

- Муса Җәлилнең “Кызыл чәчәкләре”,баллада, позмалар;

 

7. Хәзер индивидуаль эш алган укучыларны тыңлыйк.  Тиздән Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлаша. Аны безнең гаилә кешеләре дә якынайткан. Бу Җиңүдә бабайларның өлешен тыңлап узыйк.

 

6. Иҗади эш. Нәсергә анализның тагын бер адымы калды. Текстта тел-сурәтләү чараларын барлап алыйк.

- чиктән тыш арттыру (гипербола), әрем, ширбәт;

- сүзләрнең кире тәртибе (инверсия), сагындым, ...

- риторик эндәшү- туган ил

Дәрес ахырында үзебез дә иҗадилыкка омтылып карыйк. ( 9 слайд) Мин сезгә исемнәр тәкъдим итәм, ә сез нәсер язып карагыз. 4-5 җөмлә белән нинди дә булса хисне чагылдырабыз.

- “Әни”, “Куллар”, “Мәктәп”, “Чишмә”, “Авыл” һ.б.    

  (эшләрне укып бәялибез)

 

8. Дәрескә йомгак. Нәрсә өйрәндек?  Иҗади эшләрдә тәҗрибә, яшь, белем җитеп җитми. Гадел Кутуй булганчы үсәргә дә үсәргә. (1 слайд) әдипне шундый чибәр, яшь итеп истә калдырыйк,.

 

9. Өйгә эш бирү. Нәсердән өзек ятларга. Теләгән укучыларга иҗади эшләрне дәвам итәргә.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарской литературе "Анализ лиро-эпического произведения""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий филиалом музея

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Предлагаю конспект урока по татарской литературе в 7 классе «Анализ лиро-эпического произведения» по произведению Гадел Кутуй "Сагыну". Данный урок включен в программу обучения учащихся татарской группы русских общеобразовательных школ. Материал предназначен для учителей татарского языка и литературы.

По типу этот урок является уроком изучения нового материала. Конспект включает в себя этапы комбинированного анализа текстов прозаического и лирического жанров. Итогом урока является творческая работа "Проба пера" по образцу предложенного на уроке произведения, "Сагыну" Г. Кутуя.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 542 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.01.2015 864
    • DOCX 50.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Минсадыкова Рузиля Флюровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Минсадыкова Рузиля Флюровна
    Минсадыкова Рузиля Флюровна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14928
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Основы программирования и мультимедиа: от структуры ПО до создания проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Психологические концепции и практики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов

Мини-курс

Основы управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе