Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока по татарской литературе на тему Р..Валиева "Колокольчик" (3 класс)

Конспект урока по татарской литературе на тему Р..Валиева "Колокольчик" (3 класс)

Скачать материал

                                 Кукмара 3 нче урта мәктәбенең татар теле

       һәм әдәбияты укытучысы  Самигуллина Ф.Ш.

 

              Тема:  Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”әкияте.

 

    Максат:Укучыларны Р.Вәлиеваның тормыш юлы,иҗат таныштыру.

                   Уку күнекмәләрен ,иҗади фикеләүсәләтләрен үстерү сөйләм телен                   

                  баету.

                   Дуслыкның иң мөһим сыйфатларның бересе булуына ышаныч                          

                    тәрбияләү.

Материал: Р. Х. Ягъфарова “Уку китабы”-2 нче сыйныф,В. Казыйханов           

                   “Әхлак  дәресләре”һ.б.

 

Җиһазлау:  китаплар күргәзмәсе, мәкальләр, Р. Вәлиева портреты.

                      Дәрес барышы.

 

 

I.      Алган белем һәм күнекмәләрне искә төшерү.

Хәерле көн балалар!

            -Исәнмесез!

            Кәефләрегез ничек соң?

              Кояшлы иртә кебек,

             Анам телен ,Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек. 

 Безгә  бүген кунаклар килгән .Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюыгыз аларга бүләк булсын.

Борын- борын заманда яшәгән ди бер күңелле тел.Бер көнне ул тургай тавышын ишеткән һәм отып алган. Сезне дә бүген үзенең җыры белән таныштырырга тели.

 - Тел күнегүләре ясап алу.

 ча-ча-ча- чалбар

 чә-чә-чә-чәчәк

                 чи-чи-чи-чиләк

   чү-чү-чү-чүлмәк

 Тургай җыры безне аввзларны дөрес әйтергә, яхшы укырга, дус -тату булырга өнди.

Без дә тургай җырын башта салмак кына , соңыннан кызурак кабатлап карыйк әле.

    Тизәйткечне әйтү( ч авазына)

             Бер, ике ,өч

             Бездә дуслык, бездә көч

             Дуслык булса көч була

              Яхшы укып та була.

Узган дәрестә бехз нәрсәләр турында сөйләшкән идек?

Без узган дәрестә әдәплелек турында сөйләштек, Г. Тукайның “ Ташбака илә куян“ мәсәлен укыган идек.

Әйдәгез, өйгә бирелгән  биремнәрне карап китик әле.

I  нче төркемгә тырышлык турында мәкальләр ,ә II нче төркемгә мактанмау турында мәкальләр алып килергә тиеш идегез.(  укыту)

 Беренче төркем язып алып килгән мәкальләр мәсәлнең кайсы героена туры килә.?

 - Ташбакага.

  Әйе ,бик дөрес.

  Икенче төркем язып алып килгән мәкальләр мәсәлнең кайсы героена туры килә?

-Куянга.

-Куян бу әсәрдә нинди укучыны хәтерләтә?

-Ялкау.

-Ә безнең арабызда куянга охшаган укучы юкмы?

-Юк.

Әйе , безнең балалар тырыш, тәртипле, дус, тату яшиләр.

Бүгенге дәресебезне дә без дуслык темасына багышларбыз. Әйдәгез дәресебезне әкият белән башлап җибәрик әле.

Борын-борын заманда бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы көндә өч кеше аның ишеген шакыган.Минем өем бик бәләкәй берегез генә керегез дигән көтүче. Сез кемнәр соң дип сораган көтүче? Без дуслык, бәхет

байлык дигәннәр. Иң башта кайсыбыз керүен үзең хәл ит. Ни өчен дисезме?

Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет, байлык килә.

Димәк бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булачак?

-Дуслык турында.

Әйе укучылар без бүгенге дәрестә Р. Вәлиеваның “Кыңгырау чәчәк” әкиятен укырбыз.Кыскача гына Р. Вәлиеваның тормыш юлы иҗаты белән танышырбыз. Дуслык нәрсә ул ? -дигән сорауга җавап табарбыз.

Укытучы  сүзе: Р.Вәлиеваның тормыш юлы , иҗаты турында сөйләү.

(презентация, китаплар күргәзмәсе).Резеда Тәфкалүн кызы ВӘЛИЕВА 1930 ел­ның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул, Казанга килеп, КДУның татар филология­се бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлый һәм утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли.

Резеда Вәлиеваның нәниләргә язган бе­ренче шигырь җыентыгы «Минем дусларым» дип аталган. Бүгенге көндә ул - дистәләгән китап авторы, республикабыз балаларының яраткан шагыйрә апасы.

Сүзлек эше.

 нәфис- матур, гүзәл

талгын-салмак, йомшак

-Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз .Дуслык нәрсә ул?- дигән сорауга җавап әзерләп утырыгыз.

Укытучы текстны укый.

 

Эчтәлеге буенча фикер алышу.

-Димәк бу әкиятне кем язган? 

-Әкиятнең исеме ничек? Әкият сезгә ошадымы?

-эчтән уку;

-чылбырлап укыту;

-сорауларга җавап бирүләре

1.Кыңгырау чәчәк нинди ?

2.Куян Баласы аңа ничек дип дәшкән?

3.Кыңгырау чәчәк нәрсәне белмәгән?

4.Малай чәчәкне ни өчен өзә алмаган?

5.Куян Баласы малайга нәрсә дип әйткән?

6.Кыңгырау чәчәк нинди сүзне аңлаган?

Укучылар нәрсә ул дуслык?

Дуслык ул – бер-береңә ихтирамлы булу.

Дуслык ул –бер – береңә авырлыклар килгәндә ярдәм итү,шатлык килгәндә сөенү, чын күңелдән дустың өчен шатлану.

 -Ә дус сүзен ничек аңлыйсыз?

   Дус ул –иң якын ышанычлы иптәш.

 -Сезнең дустыгыз бармы?

  -Бар.

Әйдәгез дустыбыз куянга шигырь сөйләп күрсәтик әле.

      Ял итү.  ”Ак куянкай”.

-Ә хәзер дуслык турында мәкальләр укып китик.

Яхшы дус- ярты бәхет.

Йөз сум акчаң булганчы ,йөз дустың булсын.

Дустың булса эзлә, тапсаң югалтма.

      Әйе, укучылар дуслыкны яулап алу гына түгел аны әле саклый  да белергә кирәк.Дуслык - бөек нәрсә.Чын дуслыкны тоя белү, югалтмау-зур талант.Аның өчен бик сабыр,киң күңелле ,тугры булырга кирәк.

Компьютерда эшләү .

Ә хәзер “Син үзеңне беләсеңме?” дигән тест үткәреп алырбыз.Сез үз- үзегезне бәяләрсез , чын дуслык сыйфатларына ияме юкмы , шуны белерсез.

Без узган дәрестә Г. Тукайның “Ташбака илә Куян” мәсәлен укыган идек ,ә бүгенге дәрестә Р.Вәлиеваның “ Кыңгырау чәчәк“ әкиятен укыдык.

-Бу әсәрләрдә уртак герой бармы?

- Бар.Ул - куян.

-Әсәрдәге геройлар бер-берсенә охшаганнармы?

 -Юк.

 -Ни өчен ?

 - Кыңгырау чәчәктәге куян – ярдәмчел, кайгыртучан, чын иптәш,   дуслыкның нәрсә икәнен аңлый белә.

    - Ә мәсәлдәге куян – ялкау, мактанчык, дуслыкның нәрсә икәнлеген белми, үзе өчен генә яши.

        Педагогик ситуация.

Безгә Айсылудан  бер сәер хат килеп төште. Ул сезнең белән фикер алышырга тели.

 

Ике якын дус - Наилә һәм Айсылу теле­фоннан сәгать өчтә  бергә китапханәгә бару һәм  кибет  янында очрашулары турында сөйләшәләр. Шул вакыт Наиләләргә сыйныфташы Алсу  килеп керә дә, Наиләне Миләүшәнең туган көненә чакыра  һәм алар җыенып чыгып китәләр. Ә Айсылу Наиләне кибет янында бик озак көтеп торганнан соң, өенә кайтып китә.

а)   Ситуация буенча фикер алышу.

- Укучылар,Наилә дөрес эшләдеме? Наиләне чын дус дип әйтеп буламы ?                

(фикерләр тыңланыла)

Өй эше.

1.”Минем якын дустым” темасына инша язарга.

2.Әкиятне укы , эчтәлек сөйләргә.

3. Дуслык турында әйтемнәр алып килергә.

 Укучылар без бүгенге дәрестә нинди сорауга җавап эзләдек?

- Нәрсә ул- дуслык? соравына.

-Әйе , борынгы заманнардан килгән дуслык төшенчәсенең әһәмияте бик зур.Республикабызда барлык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәргә тиеш. Татарстанның көче дә халыклар дуслыгында.Шагыйрь Р. Миңнуллин шигырендә дә шундый юллар бар:

          Җирне саклап кала алмабыз

          Дуслашмаган килеш без.

          Шуңа күрә барыбызда

           Дус булырга тиешбез.

III.Йомгаклау.  а) нәтиҗә ясау;

                          б) билге кую.

 

 

 

 


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарской литературе на тему Р..Валиева "Колокольчик" (3 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Микробиолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”әкияте. Максат:Укучыларны Р.Вәлиеваның тормыш юлы,иҗат таныштыру. Уку күнекмәләрен ,иҗади фикеләүсәләтләрен үстерү сөйләм телен баету. Дуслыкның иң мөһим сыйфатларның бересе булуына ышаныч тәрбияләү. Материал: Р. Х. Ягъфарова “Уку китабы”-2 нче сыйныф,В. Казыйханов “Әхлак дәресләре”һ.б. Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, мәкальләр, Р. Вәлиева портреты. Дәрес барышы. I. Алган белем һәм күнекмәләрне искә төшерү. Хәерле көн балалар! -Исәнмесез! Кәефләрегез ничек соң? Кояшлы иртә кебек, Анам телен ,Тукай телен Өйрәнергә дип килдек. Безгә бүген кунаклар килгән .Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюыгыз аларга бүләк булсын. Борын- борын заманда яшәгән ди бер күңелле тел.Бер көнне ул тургай тавышын ишеткән һәм отып алган. Сезне дә бүген үзенең җыры белән таныштырырга тели. - Тел күнегүләре ясап алу. ча-ча-ча- чалбар чә-чә-чә-чәчәк чи-чи-чи-чиләк чү-чү-чү-чүлмәк Тургай җыры безне аввзларны дөрес әйтергә, яхшы укырга, дус -тату булырга өнди. Без дә тургай җырын башта салмак кына , соңыннан кызурак кабатлап карыйк әле. Тизәйткечне әйтү( ч авазына) Бер, ике ,өч Бездә дуслык, бездә көч Дуслык булса көч була Яхшы укып та була. Узган дәрестә бехз нәрсәләр турында сөйләшкән идек? Без узган дәрестә әдәплелек турында сөйләштек, Г. Тукайның “ Ташбака илә куян“ мәсәлен укыган идек. Әйдәгез, өйгә бирелгән биремнәрне карап китик әле. I нче төркемгә тырышлык турында мәкальләр ,ә II нче төркемгә мактанмау турында мәкальләр алып килергә тиеш идегез.( укыту) Беренче төркем язып алып килгән мәкальләр мәсәлнең кайсы героена туры килә.? - Ташбакага. Әйе ,бик дөрес. Икенче төркем язып алып килгән мәкальләр мәсәлнең кайсы героена туры килә? -Куянга. -Куян бу әсәрдә нинди укучыны хәтерләтә? -Ялкау. -Ә безнең арабызда куянга охшаган укучы юкмы? -Юк. Әйе , безнең балалар тырыш, тәртипле, дус, тату яшиләр. Бүгенге дәресебезне дә без дуслык темасына багышларбыз. Әйдәгез дәресебезне әкият белән башлап җибәрик әле. Борын-борын заманда бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы көндә өч кеше аның ишеген шакыган.Минем өем бик бәләкәй берегез генә керегез дигән көтүче. Сез кемнәр соң дип сораган көтүче? Без дуслык, бәхет байлык дигәннәр. Иң башта кайсыбыз керүен үзең хәл ит. Ни өчен дисезме? Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет, байлык килә. Димәк бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булачак? -Дуслык турында. Әйе укучылар без бүгенге дәрестә Р. Вәлиеваның “Кыңгырау чәчәк” әкиятен укырбыз.Кыскача гына Р. Вәлиеваның тормыш юлы иҗаты белән танышырбыз. Дуслык нәрсә ул ? -дигән сорауга җавап табарбыз. Укытучы сүзе: Р.Вәлиеваның тормыш юлы , иҗаты турында сөйләү. (презентация, китаплар күргәзмәсе).Резеда Тәфкалүн кызы ВӘЛИЕВА 1930 ел ның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул, Казанга килеп, КДУның татар филология се бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлый һәм утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли. Резеда Вәлиеваның нәниләргә язган бе ренче шигырь җыентыгы «Минем дусларым» дип аталган. Бүгенге көндә ул - дистәләгән китап авторы, республикабыз балаларының яраткан шагыйрә апасы. Сүзлек эше. нәфис- матур, гүзәл талгын-салмак, йомшак -Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз .Дуслык нәрсә ул?- дигән сорауга җавап әзерләп утырыгыз. Укытучы текстны укый. Эчтәлеге буенча фикер алышу. -Димәк бу әкиятне кем язган? -Әкиятнең исеме ничек? Әкият сезгә ошадымы? -эчтән уку; -чылбырлап укыту; -сорауларга җавап бирүләре 1.Кыңгырау чәчәк нинди ? 2.Куян Баласы аңа ничек дип дәшкән? 3.Кыңгырау чәчәк нәрсәне белмәгән? 4.Малай чәчәкне ни өчен өзә алмаган? 5.Куян Баласы малайга нәрсә дип әйткән? 6.Кыңгырау чәчәк нинди сүзне аңлаган? Укучылар нәрсә ул дуслык? Дуслык ул – бер-береңә ихтирамлы булу. Дуслык ул –бер – береңә авырлыклар килгәндә ярдәм итү,шатлык килгәндә сөенү, чын күңелдән дустың өчен шатлану. -Ә дус сүзен ничек аңлыйсыз? Дус ул –иң якын ышанычлы иптәш. -Сезнең дустыгыз бармы? -Бар. Әйдәгез дустыбыз куянга шигырь сөйләп күрсәтик әле. Ял итү. ”Ак куянкай”. -Ә хәзер дуслык турында мәкальләр укып китик. Яхшы дус- ярты бәхет. Йөз сум акчаң булганчы ,йөз дустың булсын. Дустың булса эзлә, тапсаң югалтма. Әйе, укучылар дуслыкны яулап алу гына түгел аны әле саклый да белергә кирәк.Дуслык - бөек нәрсә.Чын дуслыкны тоя белү, югалтмау-зур талант.Аның өчен бик сабыр,киң күңелле ,тугры булырга кирәк. Компьютерда эшләү . Ә хәзер “Син үзеңне беләсеңме?” дигән тест үткәреп алырбыз.Сез үз- үзегезне бәяләрсез , чын дуслык сыйфатларына ияме юкмы , шуны белерсез. Без узган дәрестә Г. Тукайның “Ташбака илә Куян” мәсәлен укыган идек ,ә бүгенге дәрестә Р.Вәлиеваның “ Кыңгырау чәчәк“ әкиятен укыдык. -Бу әсәрләрдә уртак герой бармы? - Бар.Ул - куян. -Әсәрдәге геройлар бер-берсенә охшаганнармы? -Юк. -Ни өчен ? - Кыңгырау чәчәктәге куян – ярдәмчел, кайгыртучан, чын иптәш, дуслыкның нәрсә икәнен аңлый белә. - Ә мәсәлдәге куян – ялкау, мактанчык, дуслыкның нәрсә икәнлеген белми, үзе өчен генә яши. Педагогик ситуация. Безгә Айсылудан бер сәер хат килеп төште. Ул сезнең белән фикер алышырга тели. Ике якын дус - Наилә һәм Айсылу теле фоннан сәгать өчтә бергә китапханәгә бару һәм кибет янында очрашулары турында сөйләшәләр. Шул вакыт Наиләләргә сыйныфташы Алсу килеп керә дә, Наиләне Миләүшәнең туган көненә чакыра һәм алар җыенып чыгып китәләр. Ә Айсылу Наиләне кибет янында бик озак көтеп торганнан соң, өенә кайтып китә. а) Ситуация буенча фикер алышу. - Укучылар,Наилә дөрес эшләдеме? Наиләне чын дус дип әйтеп буламы ? (фикерләр тыңланыла) Өй эше. 1.”Минем якын дустым” темасына инша язарга. 2.Әкиятне укы , эчтәлек сөйләргә. 3. Дуслык турында әйтемнәр алып килергә. Укучылар без бүгенге дәрестә нинди сорауга җавап эзләдек? - Нәрсә ул- дуслык? соравына. -Әйе , борынгы заманнардан килгән дуслык төшенчәсенең әһәмияте бик зур.Республикабызда барлык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәргә тиеш. Татарстанның көче дә халыклар дуслыгында.Шагыйрь Р. Миңнуллин шигырендә дә шундый юллар бар: Җирне саклап кала алмабыз Дуслашмаган килеш без. Шуңа күрә барыбызда Дус булырга тиешбез. III.Йомгаклау. а) нәтиҗә ясау; б) билге кую.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.01.2020 344
    • DOCX 50.5 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамиева Фериде Ханум Эрвиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 3 года и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 72287
    • Всего материалов: 212

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 66 регионов

Мини-курс

Психология учебной среды и развития детей: от диагностики к коррекции

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 14 регионов

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 17 регионов

Мини-курс

Дизайн-проектирование: практические и методологические аспекты

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе