Главная / Другое / Конспект урока по татарской литературе на тему "Казан" тексты белән танышу (4класс, русская группа)

Конспект урока по татарской литературе на тему "Казан" тексты белән танышу (4класс, русская группа)

4а сыйныфында укудан дәрес эшкәртмәсе

(рус төркеме)


Тема: «Казан» тексты белән танышу.

Максат: 1. «Казан» текстындагы яңа лексика белән таныштыру; текстның эчтәлеген

аңлау өчен шартлар тудыру.

2. Ишетеп аңлау, сәнгатьле уку күнекмәләрен, уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларда башкалабыз Казанның бүгенгесе һәм киләчәгенә (2013 нче елда Казанда үтәчәк Универсиадага карата) кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, флаг, герб рәсемнәре, презентация, аудиоязма.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

- Яхшы.

- Утырыгыз, бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Укучылар бүген безнең дәрескә кунаклар килде, алар сезнең ничек укуыгыз, ничек дәрестә җавап бирүегезне күрергә дип килгәннәр. Шулай булгач, әйдәгез, аларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтик.

- Хәзер безнең нинди дәрес?

- Уку дәресе.

- Бүген ничәнче число?

-…

- Атнаның кайсы көне?

-…

- Хәзер нинди ел фасылы?

- …

- Көз айларын санагыз.

- …

- Ребята, а теперь представьте, что я корреспондент газеты “Сабантуй”. Я слышала очень много хороших слов про 8 школу, поэтому и пришла к вам в гости. А теперь давайте познакомимся. Мин Эльвира Илшат кызы.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем ...

- ..., син укучымы?

- Әйе, мин укучы.

- Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

- Мин 8нче мәктәптә укыйм.

- Рәхмәт.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем ....

- ..., сезнең мәктәп кайда урнашкан?

- Безнең мәктәп Шашин урамында урнашкан.

- Мәктәп директорыгыз кем?

- Мәктәп директорыбыз Хәйбрахманова Флера Рәхим кызы.

- Класс җитәкчегез кем?

- Класс җитәкчебез ...

- Рәхмәт.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем ...

- …, сез мәктәптә нинди фәннәр өйрәнәсез?

- Мәктәптә без күп фәннәр өйрәнәбез: математика, рус теле, татар теле, чит тел, тарих һәм башкалар.

- Татар теле дәресендә сез нишлисез?

- Дәрестә без язабыз, укыйбыз, татарча сөйләшергә өйрәнәбез, игътибар белән тыңлыйбыз.

- Рәхмәт.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем ...

- .., син үзегезнең мәктәбегез турында нәрсә әйтә аласың?

-…

-Рәхмәт, балалар.

- Алдагы дәресләрдә без Татарстан Республикасы турында сөйләшә башлаган идек, бүген дәвам итәрбез.


II. Өй эшен тикшерү.

Дәүләт символларын кабатлап килергә.

а) -Укучылар, без өй эшен кроссворд та бирелгән сорауларга җавап биреп тикшерербез.















































Сораулар:


1. ТР флагында нинди төс тынычлык символын аңлата?(ак)

2. ТР гербында нинди хайван ясалган? (барс)

3. Рөстәм Яхин кем ул? (композитор)

4. 1991 нче елның 29 нчы ноябрендә нәрсә кабул ителә? (флаг)

5. Дәүләр гербының авторы кем? (Фәхретдинов)

- Димәк, нинди сүз чыкты? (Казан)

- (Максат җиткерү) Без бүген Татарстан Республикасы турында сөйләшүебезне дәвам итеп, аның башкаласы Казан турында текст укырбыз, текст эчендә булган яңа сүзләр белән танышырбыз.


III. Яңа текст өстендә эш.

-Текстны укыган вакытта сезгә аңлашылмаган сүзләр очрарга мөмкин.


а) Сүзлек эше.

борынгы [бороңгъо] – древний, старинный.

истәлекле [истәлэклэ] – памятный, знаменательный.

байтак [байтакъ] – значительно, немало.

горурлыгы [гъорурлыгъы] – гордость.

сәнгать [сәнгъәт] - искусство

мәдәният [мәдәнийәт] – культура.

халыкара [халыкъара] – международный

уздырыла [уздырыла] – проводится.

- Укучылар, әйдәгез әле әлеге сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзеп карыйк. (сүзләрне сүзлекләргә язып кую)


б) Аудиоязмадан текстны тыңлату.


Казан - борынгы һәм тарихи шәһәр. Аның мең еллык тарихы бар. Казанда истәлекле урыннар байтак. Кремль, Сөембикә манарасы, университет – башкалабызның горурлыгы. Казанның мең еллыгы уңаеннан метро төзелә башлады. Башкалабызда төрле милләт халыклары үзара дус һәм тату яши.

Казан - Россиянең өченче башкаласы. Казан шәһәре - сәнгать-мәдәният үзәге. Монда халыкара төрле сәнгать фестивальләре уздырыла. Башкалабызга гастрольләргә Россиядән һәм чит илләрдән төрле театр коллективлары, ансамбльләр килә.

2013 елда бөтендөнья студентларының Универсиадасы булачак.


Ссылка. //edu.tatar.ru/ Цифровые образовательные ресурсы / Казань /


в) укучылар эчтән укыйлар.

г) чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү.

-Укучылар, текстның соңгы җөмләсен укып, нәрсә турында сүз баруын әйтегез әле? (2013нче елда Универсиада булачак.)

- Мин сезгә хәзер татар телендә чыккан «Казанда-Универсиада» дигән җыр тыңлатам һәм бергәләп шушы көйгә ял да итеп алырбыз. ( Шушы көйгә күнегүләр ясау).

д) текст буенча соруларга җавап:

  1. Казан нинди шәһәр?

  2. Казанда нәрсәләр бар?

  3. Анда нәрсә төзелә башлаган?

  4. Казан –Россиянең ничәнче башкаласы?

  5. 2013 елда нәрсә булачак?


Универсиада турында презентация күрсәтү.

Ссылка. //mon.tatar.ru/ Универсиада – 2013/


IV. Йомгаклау.

- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Тест эшләү.

Казан тарихи шәһәрме?

hello_html_m243c57dd.gifДөрес

hello_html_m391bf301.gifЯлгыш

Ул яшь шәһәр.

hello_html_m391bf301.gifДөрес

hello_html_m243c57dd.gifЯлгыш

Казанда истәлекле урыннар бар.

hello_html_m243c57dd.gifДөрес

hello_html_m391bf301.gifЯлгыш

Метро төзелә.

hello_html_m243c57dd.gifДөрес

hello_html_m391bf301.gifЯлгыш

Халыклар дус яшәми.

hello_html_m391bf301.gifДөрес

hello_html_m243c57dd.gifЯлгыш

Сәнгать-мәдәният үзәге.

hello_html_m243c57dd.gifДөрес

hello_html_m391bf301.gifЯлгыш

Ул өченче башкала.

hello_html_m243c57dd.gifДөрес

hello_html_m391bf301.gifЯлгыш

Анда фестивальләр уздырылмый.

hello_html_m391bf301.gifДөрес

hello_html_m243c57dd.gifЯлгыш

Универсиада булачак.

hello_html_m243c57dd.gifДөрес

hello_html_m391bf301.gifЯлгыш

Нәтиҗәләрне тикшерү.

Ссылка. //edu.tatar.ru/ Цифровые образовательные ресурсы / Казань /


V Өй эше.

1) Казан-Татарстан башкаласы;

2)Универсиада турында мәгълүмат эзләп килергә.


Конспект урока по татарской литературе на тему "Казан" тексты белән танышу (4класс, русская группа)
  • Другое
Описание:

 

Тема: «Казан» тексты белән танышу.

Максат: 1. «Казан» текстындагы яңа лексика белән таныштыру; текстның эчтәлеген  аңлау өчен шартлар тудыру.

                 2. Ишетеп аңлау, сәнгатьле уку күнекмәләрен, уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү.

                 3. Укучыларда башкалабыз Казанның бүгенгесе һәм киләчәгенә (2013 нче елда Казанда үтәчәк Универсиадага карата) кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, флаг, герб рәсемнәре, презентация, аудиоязма.

 

Автор Ахметзянова Эльвира Ильшатовна
Дата добавления 18.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 880
Номер материала 2306
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓