Главная / Русский язык и литература / Конспект урока по татарской литературе

Конспект урока по татарской литературе

8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

Тема: “Муса җәлил – көрәшче һәм шагыйрь”

Максат:

  1. М. Җәлил иҗаты һәм тормыш юлы турында белемнәрне камилләштерү

  2. Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, логик фикер йөртү сәләтен үстерү

  3. Укучыларга патриотик тәрбия бирү.



Дәрес тибы: Белемнәрне камилләштерү

Алымнар:

  • Күрсәтмәлелек

  • Эвристик әңгәмә

  • Проектлау

  • Тестлаштыру

  • Төркемдә эш

  • Сингапур методикасының “Куиз-куиз-трейд” структурасы

  • Сингапур методикасының “Тик-тэк-тоу” структурасы



Җиһазлау: проектор, М. Җәлил статуэткасы, “Моабит дәфтәре” җыентыгы, “Җәлилчеләр” китабы, карточкалар, тестлар, М. Җәлил шигырьләре язылган папкалар

Дәрес барышы

Актуальләштерү

1-10 нчы слайдлар буенча М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматны искә төшерү. Дәреснең максатларын һәм бурычларын билгеләү. Стимул тудыру (һәр дөрес җавап өчен М. Җәлил шигыреннән өзекләр язылган карточкалар бирелә. Дәрес ахырында укучылар әлеге өзекне укый алырга тиеш.

Әңгәмә өчен сораулар:

  • М. Җәлил кайчан туган?

  • Кая туган?

  • Кая укыган?

  • Беренче шигыре ничек аталган?

  • Гаиләсендә кемнәр булган?

  • М. Җәлил гаиләсен яратканмы?

Яңа материал үзләштерү

  1. Карта өстендә эш. Сугыш башлануны күрсәтү.

  2. 11 чне слайдтагы “Ил!” шигыреннән өзек уку (Бу шигырь нинди шартларда һәм нинди максат белән язылган? М. Җәлил СССР ның Германияне тар-мар итәчәгенә ышанганмы?)

  3. 12 слайд. Бу картина ничек атала? Аның авторы кем? 1942 нче елда М. Җәлил әсирлеккә алынган. Ул үзен Муса Гомәров дип атаган. Ни өчен фамилиясен дөрес әйтмәгән?

  4. 13 слайд. “Моабит дәфтәре”.(видеофильм карау) (Әсирләрнең киемендәге SU тамгасы нәрсәне аңлата? Ничек итеп М. Җәлил шигырьләре кулдан-кулга таралган?)

  5. 14 нче слайд. Бу слайдта М. Җәлилнең нинди шигыре? Нигә кайбер шигырьләр гарәп шрифты белән, кайберләре латин графикасы белән язылган? Нигә туган илендә Муса Җәлилне “сатлыкҗан” дип атаганнар?

  6. 15 нче слайд. “Ышанма!” шигырен М. Җәлил нинди шартларда язган? Бу шигырь кемгә багышланган? Автор бу шигырҗ адресатына барып җитәр дип ышанганмы? Сез ничек уйлыйсыз, Муса Җәлил сатлыкҗанмы?

  7. 16 слайд. “Вәхшәт” поэмасы нәрсә турында? Слайдта күрсәтелгән өзектә бала әнисеннән ярдәм сорый. Әнисе ни эшли? Ни өчен бу шигырь “Вәхшәт” дип аталган?

  8. 17 слайд. Бүреләр поэмасында автор бүреләрне кемнәр белән чагыштыра?

  9. 18 слайд. “Яшь ана” поэмасын Альбина сезнең игътибарыгызга тәкъдим итә. (3 строфа саен тукталыш ясала.) Сез бу өлештә нәрсә аңладыгыз? (слайдта пункт ачыла).

  10. 19 слайд. Ни өчен Казанда Муса Җәлилгә һәйкәл куелган? Нәрсә өчен аңа Советлар Союзы герое дигән мактаулы исем бирелгән? Һәйкәл ни өчен шулай ясалган? Тагын Казанда Муса Җәлил исеме ничек мәңгеләштерелгән? (Бер урам М. Җәлил исеме белән аталган. Аңа багышлап фильм төшерелгән. Аның турында Рафаэль мостафинның “Өзелгән җыр эзеннән” дигән китап басылган, Туфан Миңнуллин “Моңлы бер җыр” дигән драма иҗат иткән. Опера һәм балет театры аның исемен йөртә)

  11. 20 слайд. Ни өчен опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә?

Ныгыту

  • Тик-тэк тоу (карточкалардан шигырь җыю)

  • Куиз-куиз-трейд (сорауларга җавап табу)

  • Тест эшләү

Өй эше

Модель фрейер ясарга

Конспект урока по татарской литературе
  • Русский язык и литература
Описание:

Эту разработку можно использовать для обобщающего урока, для воспитательного мероприятия в день рождения М. Джалиля, или просто для патриотического воспитания. Есть презентация и видеофильм "Моабитская тетрадь". Они тоже нужны для полной картины.

Этот урок я провела на открытом методическом кустовом мероприятии. Многие хорошо высказывались. До этого мы изучали сингапурскую методику, поэтому здесь есть некоторые структуры. Но возможно нужно было применить "Зум ин", так как все равно существует работа по фильму.

Загружаю отдельно, потому что вместе не получается.

Автор Галиуллина Зульфия Фоатовна
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Русский язык и литература
Подраздел
Просмотров 575
Номер материала 36700
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓