Главная / Иностранные языки / Конспект урока по татарскому языку на тему"Теләк белдерү формалары:инфинитив+ телим төзелмәсе."

Конспект урока по татарскому языку на тему"Теләк белдерү формалары:инфинитив+ телим төзелмәсе."

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бакирова Раилә Габделбәр кызы



Ачык дәрес конспекты

(6 нчы сыйныф, рус төркеме.)

ТЕМА:Теләк белдерү формалары:инфинитив+ телим төзелмәсе.

МАКСАТЛАР:

  1. Белем бирү максаты – Инфинитив + телим төзелмәсенең мәгънәсен, кулланылыш максатын, сөйләмдә дөрес куллануны гамәли үзләштерү.

  2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

  3. Тәрбияви максат - Укуда тырышлык һәм теләк күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

Җиһазлау: проектор, ноутбук,презентация,таратма карточкалар,татар халык биюләре язылган музыка, таймер, татарча-русча сүзлекләр,магнит такта.

Дәрес тибы:яңа белемнәрне формалаштыру.

I. Оештыру өлеше.

  1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;

-Исәнмесез ,укучылар.

-Исәнмесез –саумысыз!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт ,яхшы.

Әйдәгез әле килгән кунаклар белән дә исәнләшик.

-Исәнмесез-саумысыз!

-Исәнмесез!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт,яхшы.

Укытучы:

-Иптәшләрегез белән дә исәнләшегез әле.

  • Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

  • Сәлам, дустым! (кулларны болгау)

  • Хәлләр ничек?(җиңелчә җилкә кырыена кагу)

  • Рәхмәт ,яхшы!(баш бармакны өскә куеп күрсәтү)

Укытучы:

-Утырыгыз,укучылар.

II.Өй эшен тикшерү.

Әйдәгез,укучылар өй эшен тикшереп алабыз.Сез ике сорауга өчәр җөмлә белән җавап язырга тиеш идегез.Җавапларны игътибар белән тыңлыйбыз.

1 нче сорау:Мин өйдә нишли алам?

2 нче сорау:Мин мәктәптә нишли алам?





III.Актуальләштерү.



1.Фонетик күнегү. Балалар укытучы артыннан сүзләрне кабатлап баралар һәм карточкалар күтәрәләр (нечкә әйтелешле сүз-яшел төс, калын әйтелешле сүз –кызыл төс).

Сүзләр: ялкау, әдәпле, тырыш,хезмәт,ярдәм,ягымлы.

2.Аудирование. Шигырь юлларын кабатлату.

Укырга теләк кирәк,

Теләксез янмый йөрәк.

Сорау бирү: шигырьдә кайсы сүзләр рифмалаша?(кирәк-йөрәк).Шигырне тәрҗемә итегез әле.(Чтобы учиться, нужно желание. Без желания и сердце не горит,т.е не живет).Шигырьдә төп сүз нинди дип уйлыйсыз? Теләк-желание.

IV. Яңа материалны аңлату.

Укытучы: Дөрес ,укучылар теләк(желание)кешегә бик кирәк. Бүген дәрестә без сезнең белән үз теләгегез турында ничек дөрес әйтү турында сөйләшәбез.Ләкин сез миңа булышырга тиеш.

Иң башта инфинитив турында искә төшереп үтәбез. Мин сезгә альбом битләрен бирәм,анда уртада инфинитив сүзе язылган,сез аның турында нәрсә беләсез ,шуны язасыз.(Токин Мэт)Укучылар үзенең җавапларын әйтеп чыга.

Ә хәзер инфинитивка мисаллар язабыз(Джот Тотс).Аннары һәрбер команда икешәр инфинитив тактага чыгып яза.Инфинитивларга сорау куела.Нишләргә? Исебезгә төшерик әле ,без сезнең белән бүген үз теләгебез турында әйтергә өйрәнергә тиеш.Шуның өчен безгә бер сүз кирәк –ТЕЛИМ.Телим(Хочу) сүзе нишләргә сүзе янына язылып куела һәм тәрҗемә ителә-Что хочу делать?Укучылар тактадагы инфинитивларны телим сүзе белән кушып укыйлар һәм тәрҗемә ясыйлар. Аннары китаптан 52 нче биттәге кагыйдә укыла. Тактадан мисалларны дәфтәргә язалар.

V.Ныгыту.

52 нче бит,2 нче күнегүне телдән эшләү.

1.Я хочу учиться.2.Ты хочешь стать летчиком?3.Он хочет петь на концерте.4.Мы хотим идти в лес.5.Вы хотите играть в хоккей.6.Они хотят ехать в Москву.

Физкультминутка.(МИКС ФРИЗ ГРУП). Пауза уен формасында үтә.Алып баручы билгеләнә (иң озын буйлы укучы).Ул күзләрен йома һәм түгәрәк уртасына баса.Балалар аның тирәсендә әйләнәләр.Музыка туктагач,алып баручы укучыга күрсәтә. Аңа сорау бирә һәм аның уйларын “укый” торган эшләпәне башына кидерә. Слайдта укучы нәрсә әйтергә тиеш икәне күрсәтелә.Мәсәлән, сорау-син бүген өйдә нишләргә телисең? Слайдта-“Чиләк һәм швабра” .Укучының җавабы:Мин бүген өйдә идән юарга телим.

Сораулар:

-Син Яңа елда кем булырга телисең?-слайд “Шүрәле”

-Син концертта нишләргә телисең?-слайд “Биюче”

-Син туган көнгә нәрсә пешерергә телисең?-слайд “Чәкчәк”

-Син каникулда кая барырга телисең?-слайд “Казан”

Кем слайд буенча җавап бирә,шул уенның алып баручысы булып билгеләнә.

Хәзер без сезнең белән “Кар өеме” уенын уйнап алабыз.Сез барыгыз да мәктәпкә уку теләге белән киләсез,шуңа күрә сезгә җавапны тулылындыру өчен УКЫРГА ТЕЛИМ төзелмәсен бирәм.(укучылар магнит тактага берәр сүз өстиләр һәм шул төзелмә нигезендә җөмлә төзиләр).

V. Йомгаклау.

Безнең теманы йомгаклау өчен сезгә рецеп язырга тәкъдим итәм.

Теләк белдерү рецепты.

Балалар командада төрле рецептлар язалар,аннары рецептлар укыла,ошаган рецеп кагыйдәләр дәфтәренә языла.

  • Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам-5(яшел төс)

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-4(кызыл төс)

  • Әйбәт эшлим, ләкин миңа тагын ярдәм кирәк.-3(сары төс)



VI. Өй эше.

Супермалай”хикәясен инфинитив + телим төзелмәсен кулланып үзгәртергә.

  • Теләк булса, уңышлар да булыр!Сау булыгыз, укучылар!







Конспект урока по татарскому языку на тему"Теләк белдерү формалары:инфинитив+ телим төзелмәсе."
  • Иностранные языки
Описание:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бакирова Раилә Габделбәр кызы

 

                                                    Ачык дәрес конспекты

(6 нчы сыйныф, рус төркеме.)

ТЕМА:Теләк белдерү формалары:инфинитив+ телим төзелмәсе.

МАКСАТЛАР:

1.        Белем бирү максаты – Инфинитив + телим төзелмәсенең мәгънәсен,  кулланылыш максатын, сөйләмдә дөрес куллануны гамәли үзләштерү.

2.        Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

3.        Тәрбияви максат - Укуда тырышлык һәм теләк  күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

Җиһазлау: проектор, ноутбук,презентация,таратма карточкалар,татар халык биюләре язылган музыка, таймер, татарча-русча сүзлекләр,магнит такта.

Дәрес тибы:яңа белемнәрне формалаштыру.

I. Оештыру өлеше.

1.        Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;

-Исәнмесез ,укучылар.

-Исәнмесез –саумысыз!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт ,яхшы.

Әйдәгез әле килгән кунаклар белән дә исәнләшик.

-Исәнмесез-саумысыз!

 -Исәнмесез!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт,яхшы.

Укытучы:

-Иптәшләрегез белән дә исәнләшегез әле.

-          Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

-          Сәлам, дустым! (кулларны болгау)

-          Хәлләр ничек?(җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-          Рәхмәт ,яхшы!(баш бармакны өскә куеп күрсәтү)

Укытучы:

-Утырыгыз,укучылар.

II.Өй эшен тикшерү.

Әйдәгез,укучылар өй эшен тикшереп алабыз.Сез ике сорауга  өчәр җөмлә белән җавап язырга тиеш идегез.Җавапларны игътибар белән тыңлыйбыз.

1 нче сорау:Мин өйдә  нишли алам?

2 нче сорау:Мин мәктәптә  нишли алам?

 

 

III.Актуальләштерү.

 

1.Фонетик күнегү. Балалар укытучы артыннан сүзләрне кабатлап баралар һәм карточкалар күтәрәләр (нечкә әйтелешле  сүз-яшел төс, калын  әйтелешле сүз –кызыл төс).

Сүзләр: ялкау, әдәпле, тырыш,хезмәт,ярдәм,ягымлы.

2.Аудирование.  Шигырь юлларын кабатлату.

Укырга теләк кирәк,

Теләксез янмый йөрәк.

Сорау бирү: шигырьдә кайсы  сүзләр рифмалаша?(кирәк-йөрәк).Шигырне тәрҗемә итегез әле.(Чтобы учиться, нужно желание. Без желания и сердце не горит,т.е не живет).Шигырьдә төп сүз нинди дип уйлыйсыз? Теләк-желание.

IV. Яңа материалны аңлату.

Укытучы: Дөрес ,укучылар теләк(желание)кешегә бик кирәк. Бүген дәрестә без сезнең белән үз теләгегез турында ничек дөрес әйтү турында сөйләшәбез.Ләкин сез миңа булышырга тиеш.

Иң башта инфинитив турында искә төшереп үтәбез. Мин сезгә альбом битләрен бирәм,анда уртада инфинитив сүзе язылган,сез аның турында нәрсә беләсез ,шуны язасыз.(Токин Мэт)Укучылар үзенең җавапларын әйтеп чыга.

Ә хәзер инфинитивка мисаллар язабыз(Джот Тотс).Аннары һәрбер команда икешәр инфинитив  тактага чыгып яза.Инфинитивларга сорау куела.Нишләргә? Исебезгә төшерик әле ,без сезнең белән бүген үз теләгебез турында әйтергә өйрәнергә тиеш.Шуның өчен безгә бер сүз кирәк –ТЕЛИМ.Телим(Хочу) сүзе нишләргә сүзе янына язылып куела һәм тәрҗемә ителә-Что хочу делать?Укучылар тактадагы инфинитивларны телим сүзе белән кушып укыйлар һәм тәрҗемә ясыйлар. Аннары  китаптан 52 нче биттәге кагыйдә укыла. Тактадан мисалларны дәфтәргә язалар.

V.Ныгыту.

52 нче бит,2 нче күнегүне телдән эшләү.

1.Я хочу учиться.2.Ты хочешь стать летчиком?3.Он хочет петь на концерте.4.Мы хотим идти в лес.5.Вы хотите играть в хоккей.6.Они хотят ехать в Москву.

 Физкультминутка.(МИКС ФРИЗ  ГРУП). Пауза уен формасында үтә.Алып баручы билгеләнә (иң озын буйлы укучы).Ул күзләрен йома һәм түгәрәк уртасына баса.Балалар аның тирәсендә әйләнәләр.Музыка туктагач,алып баручы укучыга күрсәтә. Аңа сорау бирә һәм аның уйларын “укый” торган эшләпәне башына  кидерә. Слайдта укучы нәрсә әйтергә тиеш икәне күрсәтелә.Мәсәлән, сорау-син бүген өйдә нишләргә  телисең? Слайдта-“Чиләк  һәм швабра” .Укучының җавабы:Мин бүген өйдә идән юарга телим.

Сораулар:

-Син Яңа елда кем булырга телисең?-слайд “Шүрәле”

-Син концертта нишләргә телисең?-слайд “Биюче”

-Син туган көнгә нәрсә пешерергә телисең?-слайд “Чәкчәк”

-Син каникулда кая барырга телисең?-слайд  “Казан”

Кем слайд буенча җавап бирә,шул уенның алып баручысы булып билгеләнә.

Хәзер без сезнең белән “Кар өеме” уенын уйнап алабыз.Сез барыгыз да мәктәпкә уку теләге белән киләсез,шуңа күрә сезгә җавапны тулылындыру өчен УКЫРГА ТЕЛИМ төзелмәсен бирәм.(укучылар магнит тактага берәр сүз өстиләр һәм шул төзелмә нигезендә җөмлә төзиләр).

V. Йомгаклау.

Безнең теманы йомгаклау өчен сезгә рецеп язырга тәкъдим итәм.

Теләк белдерү рецепты.

Балалар командада төрле рецептлар язалар,аннары рецептлар укыла,ошаган рецеп кагыйдәләр дәфтәренә языла.

·           Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

·           Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә        булыша алам-5(яшел төс)

·           Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-4(кызыл төс)

·           Әйбәт эшлим, ләкин миңа тагын ярдәм кирәк.-3(сары төс)

 

VI. Өй эше.

“Супермалай”хикәясен инфинитив + телим төзелмәсен кулланып үзгәртергә.

-          Теләк  булса, уңышлар да булыр!Сау булыгыз, укучылар!

 

 

 

 m

Автор Бакирова Раиля Габдельбаровна
Дата добавления 17.04.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров 1298
Номер материала 59773
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓




Похожие материалы