Министерство
образования и науки РТ
МБОУ
«Савгачевская средняя общеобразовательная школа»
Открытый
урок
по
татарскому языку
в
8 Б классе
на
тему:
«Сүз
төркемнәре. КВН.»
Учитель
татарского языка и литературы:
Исаева
Гульсина Мансуровна
2014
год
Максат:
1.Укучыларны үзара ярыштыру, сүз төркемнәре
турында белемнәрне тикшерү.
2. Уйлау,фикерләү
сәләтләрен,тизлекне,логик фикерләүне үстерү.
3. Мөстәкыйльлек,бер-береңне хөрмәтләү хисе,коллективизм тойгысы
тәрбияләү.
Җиһазлау:карточкалар,плакатлар,саннар
язылган квадратлар.
Дәрес
барышы
1.
Оештыру өлеше.
-Исәнмесез,укучылар!Ничек
хәлләрегез?Дәрескә әзерме сез?(...)Игътибарны дәрескә тупладык.Без сезнең белән
“Исем”,”Сыйфат”,Фигыль” темалары буенча күпне белдек һәм бүген бик кызык уен
үткәрергә булдык.Ул КВН дип атала.Сез андый уенны уйнаганыгыз бардыр инде.Бездә
бүген 2 команда ярыша.”Ай” һәм “Кояш”командалары.Ә жюрида килгән кунакларыбыз
булыр,алар сезнең җавапларыгызны санарлар.Хәзер сүзне үзләре белән таныштыру
өчен “Ай” командасына бирәбез. Аннан соң “Кояш” командасы үзе белән таныштырыр.
(Командалар үзләре б/н таныштыралар,үзләре әзерләгән җырларны җырлыйлар “Туган
тел”, “Кояшлы ил”).
-Бүген монда
ишетелер
Төрле тапкыр
җаваплар,
КВН ны башлыйбыз,
Әйдә,түрдән кунаклар!
КВН! КВН! Бик
кызыклы бу уен.
2.Төп
өлеш.
1нче
биремне үтәү. – Кем тапкыр,кем зирәк?
Әйтеп
бирсен тизрәк.
Мин
табышмаклар әйтәм,
Сездән
җаваплар көтәм.
Әйбәтләп
тыңлагыз.Һәр дөрес җавап өчен очколар куела.
1). Агач
түгел-яфраклы,
Тун
түгел-тегелгән,
Кеше
түгел-сөйли.(китап)
2).Шаулатып бөтен
өйне
Кычкырып
сөйләп тора.
Ерактан
килгән көйне
Якында көйләп
тора.(радио)
3).Ак төстә,кар түгел,без
аны чәйгә салабыз.(шикәр)
4).Чуар,йомшак
күлмәге
Тотсаң,уңа
бизәге.
Тоттырмый,китә
очып,
Я кала җирдә
посып.(күбәләк)
2нче
биремне үтәү.-Хәзер капитаннар ярышы үткәрәбез. Һәр
командадан капитаннарны такта янына чакырабыз.(Такта янына чыгылар) Бу ярыш
“Серле шакмаклар”дип атала.Сезгә буш шакмаклар урынына тиешле хәрефләрне куярга
кирәк булыр. Кем тизрәк һәм дөрес итеп биремне үти, шул капитан җиңә, үз
командасына очко китерә. Башладык.
3нче биремне үтәү.
–Өченче бирем-“Күңелле сынау”уены.Квадратта саннар төрле тәртиптә
урнаштырылган.Тәртип буенча күрсәтеп,укып барырга. Һәр командадан берәр уенчыны
такта янына чакырабыз. Кем тизрәк булыр икән?(Командадан бер уенчы чыга һәм
күпме вакыт эчендә күрсәтеп санап чыкканлыгы беленә)
4нче
биремне үтәү..- Мәсьәләләр чишү.Һәр командага берәр мәсьәлә
бирелә. Кайсы команда дөрес, тиз итеп биремне башкарыр икән?
“Ай”
командасына бирем:
1).Агачта 3 чыпчык
утыра иде.Алар янына тагын 5 чыпчык килеп кунды,1 чыпчыкны песи тотып
алды.Агачта ничә чыпчык калды?
“Кояш”
командасына бирем:
2).Ике ат бергә 20 км
чапканнар.Өченче ат 8 км чапкан.Өч ат барысы бергә ничә км чапканнар?
5нче биремне
үтәү.-Бирелгән исемнәргә сыйфатлар өстәп, сезгә сүзтезмәләр язарга кирәк
булыр.
1).Китап,кыз,алма,кул,шар.
2).Дәфтәр,малай,карбыз,баш,сумка.
6нчы
биремне үтәү.-Сезгә җөмләләр бирелгән.Шушы җөмләләрдә
күп нокталар урынына тиешле фиг-не куеп язарга кирәк. Кем тизрәк үтәр?
1.
Марат бүген мәктәпкә ...
Мин урамда ...
Аның кәефе ...
(булмады,уйныйм,бармый)
2.
Алсу алма ...
Син бакчага ...
Малайлар өйгә ...
(керделәр,ашый,бардың)
7нче биремне үтәү.
–Мин хәзер сезгә сүзләр укыйм,сез төркем сүзләр арасыннан артыгын табып,кул
күтәреп әйтерсез. Кул күтәрмичә бирелгән җавап дөрескә саналмый. Башладык.
1).Матур,зур,кечкенә,киң,акыллы,биш.(биш-сан)
2).Алма,әфлисун,чия,груша,кишер.(кишер-яшелчә)
3).Кыз,апа,әни,бабай,малай,дәфтәр.(дәфтәр-нәрсә?)
4).Бара,ашый,килә,ул,көтә,утыра,яза.(ул-алмашлык)
3. Йомгаклау өлеше.
-Әйдәгез,кадерле дуслар,
Туктатабыз уенны.
Билгеле,тапкырлар алыр
Иң беренче уенны.
-Ә хәзер сүзне жюрига
бирәбез.Ул сезнең бүгенге эшләрегезгә нәтиҗәләр ясар. Һәм бүгенге бәйгедә
булган җиңүчеләрне белербез.(нәтиҗә ясау)
-Хушлашыр вакыт та җитте,
Тәмамланды КВН.
Мондый ярышлар еш
булыр,
Алдагысына җыен!
КВН,КВН!
Күңелле дә,кызыклы да,
Авыр да былды уен!
-Менә,укучылар,КВН
уеныбыз тәмам.Сүз төркемнәрен әйбәт истә калдыргансыз.Уенда актив катнашуыгыз
өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз.(бүләкләр
тапшыру)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.