Тема: Сыйфат фигыльнең
хәзерге заман формасы. 7класс. Рус группасы
Дәреснең тибы: ГКФ
Максат:
фигыльләрне кабатлау; сыйфат фигыльне өйрәнү;
чагыштыру һәм
охшашлыкны таба белү күнекмәләрен үстерү;
һәрвакыт дөресен
сөйләргә кирәклекне төшендерү;
укучыларны
ялганламаска өндәү;
әдәби әсәрләр
белән кызыксыну уяту
Җиһазлау: фонетик зарядка өчен схема;
“Сыйфат фигыль” темасы буенча слайдлар;
рәсемнәр; тема буенча таблица;
дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле:
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7нче сыйныф
өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2014. – 107 б.)
Дәрес барышы
I. Актуальләштерү
1.
Фонетик зарядка: ка-кә, кы-ке, кый-ки, ко-кө, ку-кү, ук-үк. Бирелгән
иҗекләр кергән сүзләр әйтү,җөмлә төзү
2.
Өй эшен тикшерү:
19 бит, 2 нче күнегү – җөмләләрне
укыгыз һәм ия белән хәбәрне табыгыз.
1.Ул
мәктәпкә озак барды. 2. Малай бик әкрен укый. 3. Кичә кызыклы фильм булды. 4.
Мин татарча сөйләшәм. 5. Ул мәсьәләне тиз чиште.
3.
Фигыльләрнең заманнарын искә төшерү. Алдагы дәрестә сыйфат фигыльләр турында өйрәнгәннәрне
искә төшерү.
II.
Яңа төшенчәләр формалаштыру
1.
Дәреснең темасы, максаты әйтү.
2.
Слайдлар ярдәмендә теманы аңлату
3.
Таблица
ярдәмендә укучыларга аңлату,
________+-учы/-үче
__________+-ган/-гән ________+-ачак/-әчәк
________+
-а/-ә
торган
________+-ыр/-ер, -р
________+-асы/-әсе
Баручы
барган барачак
Бара
торган барыр
барасы
4.
Дәреслек буенча кагыйдәне уку.( 32-33 нче битләр)
Ял итү. Фрейер моделен кулланып, 4әр
кешедән торган төркемнәргә бүленү.
Модельне
ничек төзергә өйрәтү: Һәр төркемгә 1әр чиста бит бирелә. Битне 2 тапкыр
бөкләргә кирәк, аннары битне ачып, ромб ясала һәм биттә 4 сызык куела. Өстә сул
якта кирәкле характеристика языла, сул якта-бик кирәк булмаган характеристика
языла. Аста сул яктан мисаллар китерелә, уң якта-капма-каршы мисаллар языла.
Уртада ромбик эчендә “Сыйфат фигыль” дип языла. Аннары укучылар үзләренең
модельләрен яклыйлар.
III.
Белем-күнекмәләрне камилләштерү.
1.
Күнегүләр эшләү.
1нче күнегү, 162нче бит(методик ярдәмлек). Фигыльләрдән
сыйфат фигыльләр ясагыз.Тәрҗемә итегез.
Очрат, өйрәт, әзерлән, авыр, тап, котла, көл, аша, ку,
сөрт, ю, буя, ташла, сагын(очратучы-встречающий, өйрәтүче-учащий, әзерләнүче-готовивший,
авыручы-болеющий, табучы-находящий, котлаучы-поздравляющий, көлүче-смеющийся,
ашаучы-кушающий, сөртүче-вытерающий, юучы-моющий, буяучы-красящий, сагынучы-скучающий.).
2нче күнегү, 162нче бит. Исемнәр
ярдәмендә сүзтезмәләр языгыз.
Үрнәк:сикеүче малай.
Юынучы(бала), йөгерүче(укучы), рәсем ясаучы (кеше),
йөгереп качучы (карак), печән чабучы (бабай),ачуланучы (әти), кер
үтүкләүче(әни).
3нче күнегү.
Кайсы җөмлә дөрес?
1) Сыйныфта
уйнаучы бала күнегү яза.
2) Мәктәптә
укый торган кыз конкурста җиңде.
3) Мин йөз
егерме бишенче гимназиядә укыйм.
2.
Эшне тикшерү.( Слайд буенча тикшерелә)
3.
Ситуатив күнегү.
Как
скажешь, что:
-
поющий человек был молодым (җырлаучы кеше яшь иде);
-
к тебе пришел всезнающий друг (синең яныңа барлык нәрсәне белүче
килде);
-
незрячий человек тоже может хорошо играть в шахматы (күрми
торган кеше да шахматта яхшы уйный ала);
-
происходящие события вас не интересовали (булган хәлләр
сезне кызыксындырмадылар);
-
спетая песня понравилась всем (җырланган җыр барысына ошады);
-
дорога, которую предстоит пройти, очень трудная ( барачак
юл бик авыр);
-
гости, которые приедут завтра, нам очень дороги?(иртәгә киләсе
кунаклар безнең өчен кадерлеме?)
4.
Сафина Алиса белән Русакова Вераның “Сыйфат фигыль” темасына
ясалган презентациясен карау.
IV.
Йомгаклау.
1. Сыйфат
фигыль ни өчен сыйфат фигыль дип атала?
Сыйфат
фигыль турында
ниләр белдегез? Аның ничә заманы бар? Ул, гадәттә, җөмләдә нинди җөмлә кисәге
булып килә?
Сыйфат
фигыль сөйләмдә еш кулланыламы? Ул ни өчен кирәк?
2.
Кагыйдәне уку
V.
Өй эше.
Хәзерге
заман сыйфат фигыльләрне кулланып кечкенә хикәя төзегез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.