- 26.12.2020
- 2187
- 0
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Дәрес эшкәртмәсе 1 сыйныфта татар теленнән "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча төзелде. Дәреснең тибы: белемнәрне ныгыту, системага салу. Максат: Татар теле дәресләрендә үзләштерелгәнне ныгыту күнекмәсе формалаштыру. Планлаштырылган нәтиҗә: -Шәхескә кагылышлы- телнең аралашу чарасы буларак әһәмиятен тирәнтен аңлау. -Предмет- тел буенча биремнәрне аңлы башкару күнекмәсе булдыру. - Метапредмет - дәрестә чагылган белемне тормышта куллануга омтылыш тудыру. Дәрес сәяхәт формасында төзелгән, аны үткәрү өчен түбәндәге ресурслар кулланылды: презентация, проектор, биремле карточкалар, ребуслар, паравоз рәсеме, тукталыш исемнәре, "Сузыклар авылы", "Зәңгәрсу вагон" җыры, диск "1 сыйныфлар өчен татар теле", кисмә җәнлек рәсемнәре, проект эше эшләү өчен А3 форматындагы кәгазь битләре. Укыту методлары: индивидуаль,фронталь, парларда һәм группада эш. I Оештыру этабы. II Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы Сәяхәт формасында уздырылган дәресләр укучыларның яраткан дәресләре булып кала бирә. Шул ук вакытта бу дәресләрне яңа стандарт таләпләренә җавап бирерлек итеп төзү дә бик мөһим. Әйтик, укучылар бу дәрестә, тукталышларның исемнәре белән танышып һәм шулардан чыгып, үзләре дәреснең темасын ачыкларга тиеш. III Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы. Беренче тукталыш- "Калын һәм нечкә сузыклар тукталышы". Бу тукталышта һәр укучы кызыл түгәрәк ябыштырылган конверттан 2 шәр сузык аваз хәрефе ала һәм аларны тиешле "өй"ләргә урнаштыра . Икенче тукталыш - рәсемле диктант язу ( Слайд 1. Эшләпә, керпе,эремчек, энә, элгеч, эскалатор, экскаватор). Диктантның дөреслеге, дәфтәрләрне алышып, үрнәк буенча тикшерелә, э-е хәрефләренең язылышы турындагы өйрәнелгән кагыйдәләр искә төшерелә. Сәяхәт музыка астында дәвам итә, укучылар бииләр, музыка туктагач парлашалар, җәмәгать транспортында үз -үзеңне тоту кагыйдәләрен бер -берсенә сөйлиләр. Өченче тукталыш - "О-ы, ө-е хәрефләре" тукталышы. Укучылар парларда эшлиләр: конверттан алган карточкадагы сүзләрне укып, хаталарны табалар, тукталыш исеме буенча кагыйдәләрне искә төшерәләр, һәр пардан буе озынрак укучы җавап бирә башлый ( Карточкадагы сүзләр: төтен, бороч, сөлгө, чөгендөр, болыт, шоморт, көчөк). Шушы ук тукталышта укучыларга өч ребус тәкъдим ителә. Килеп чыккан сүзләр арасында артык сүзне табарга кирәк. Артык сүзнең тукталыш исеме белән бәйле булмаган сүз икәнлеген укучылар үзләре күреп алып әйтергә тиеш. ( Сүзләр: коңгыз, көндез, чәршәмбе). Монда укучыларга коңгызлар турында материал тәкъдим ителә. Киләсе тукталышның исеме бирелмәгән. Укучылар, биремне үтәп, тукталышка исемне үзләре куярга тиеш. Монда балаларга төркемдә эш тәкъдим ителә. Җирән түгәрәк ябыштырылган конверттан кисмә җөмләләрне алалар, күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне куялар. Әгәр сүз дөрес куелса, вагоннар хәрәкәткә килә (Диск " 1 сыйныфта татар теле дәресләре" . Җөмләләр: Түбәләрдән ... тама. Карлар ... . Кояш үзенең җылысын ... арттыра. ... озая. ... кыскара. Язның ... ае - март җитте. Төшеп калган сүзләр: беренче, эри, көннән-көн, көннәр, төннәр, көмеш). Бишенче тукталышның исеме - " Проект эше". Бу тукталышта укучылар, ике төркемгә бүленеп, проект эше эшлиләр: А3 форматына беренче төркем - калын әйтелешле, икенче төркем - нечкә әйтелешле җәнлек рәсемнәрен сайлап алып ябыштыралар. Шулай ук урман фонын, күк йөзен дә матур итеп сурәтләргә. Ябыштырып бетергәч, проект эшенә исем куярга һәм проектны якларга тәкъдим ителә. IV. Рефлексив бәяләү этабы. Дәрес ахырында укучылар үз эшләренә бәя бирәләр ( смайликлар ярдәмендә).
6 665 097 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Николаева Екатерина Сергеевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
5 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.