Главная / Начальные классы / Конспект урока по литературному чтению (татарскому)

Конспект урока по литературному чтению (татарскому)

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘГЕРҖЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕҢДЕНИЕСЕ

КИЧКЕТАҢ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ















1 нче сыйныфта әдәби укудан


( «Перспективалы башлангыч мәктәп » буенча әлифба)

дәрес эшкәртмәсе


План-конспектны төзеде

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Ибраһимова Фәридә Фрас кызы














2014.

Тема: [т] авазы, Т,т хәрефләре.

Дәреснең максатлары:

  • Балаларны саңгырау тартык [т] авазы белән таныштыру, яңгырау пары [д] тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү.

  • Фонематик ишетү һәм авазларны дөрес әйтә белүне үстерү.

  • Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.


УУЭ:
Шәхси
: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү.
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Җиһазлау: кушылмалар таблицасы, дидактик уен өчен карточкалар, кисмә хәрефләр, предмет рәсемнәр.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

Тизәйткеч: Тиз әйт, тиз әйт,

Тизрәк, тизрәк. – ди,

Тизәйткеч.

Тизәйткеч ул,

Тиз әйттереп,

Телебезне төзәткеч.

2.Үткәннәрне кабатлау,белемнәрне актуальләштерү.

1) Укучылар теләк буенча ике төркемгә бүленәләр һәм өстәлдәге хәрефләр арасыннан беренче төркем укучылары тартык аваз хәрефләрен сайлап ала, ә икенче төркем уку чылары сузык аваз хәрефләрен сайлап ала.

2) Төркемнәрдә укучылар парлашалар, һәм сайлап алган хәрефләре турында үзләренең парларына сөйлиләр.

3)Һәр төркемнән берәр укучы тартык һәм сузык авазлар турында сөйли.

4) Укучылар индивидуаль карточка дан җөмлә укыйлар һәм нәрсә турында укыганнарын парларда чиратлашып сөйлиләр.

3. Дәрес темасын,максатн ачыклау.

1)Экранда бирелгән предмет рәсемнәрне карау һәм аларның исемнәрен атау (тарак, түбәтәй, тавык, тал, таш, телефон, телевизор,туп,тун, тәрәзә).

2) Бу сүз нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы? (Юк, бу аваз безгә таныш түгел).

- Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?

- Без бүген [ т ] авазы белән танышачакбыз. Дәреснең темасына таянып бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәнәчәгебезне әйтә аласызмы? (Без бүгенге дәрестә [т]авазы һәм аны билгеләүче Тт хәрефе белән танышабыз. Яңа хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр укыячакбыз.)


4.Яңа теманы аңлату

Әлифбаның 46 битендәге торна ,төлке рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [ т ] [т’ ] авазларын табу, урыннарын билгеләү.

-Торна рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз квадрат белән билгеләнгән? ([ т ] авазы)

-Төлке рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз квадрат белән билгеләнгән?( [т’ ] авазы)

- [ т ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала?

-Чөнки үпкәдән килгән һава агымы тоткарланып кала. Ул тел,тешләр ярдәмендә ясала).

Нәтиҗә: [ т ] [т’ ] авазы - яңгырау тартык аваз.

Таблицадан баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.

- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? (калын) Ни өчен?

- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла? (нечкә) Ни өчен?

Укучылар, т хәрефе ничә аваз белдерә икән?

-1 аваз белдерә. [ т ] [т’ ],

-Укучылар игътибар иттегезме “т” хәрефен ничә төрле укып була?

-Нинди очракта без аны калын укыйбыз, ә нинди очракта нечкә?

Физ-ка.

Укучылар түгәрәккә басып, көйгә күнегүләр ясыйлар. Көй беткәч парлашалар.

Кояшны елмайт” уены

  • Парларда бер-берсенә кушылмалар укыйлар.

Кем күбрәк” уены

-Укучылыр,әйдәгез, “т” аваз хәрефе кергән сүзләр уйлыйк.

(Тәнзилә, утын, ут, ...)

- Шул сүзләрнең берәрсен кулланып җөмлә төзегез.

Т” аваз хәрефен сүзнең кай урынында ишеттегез?

(Башында,уртасында, азагында)

- Бу баш “Т” хәрефе. Нинди очракларда кирәк булыр ул безгә?
- Ә бу юл “т” хәрефе. Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.


5.Дәреслек өстендә эш.

1)Укучылыр рәсем астындагы сүзләрне укыйлар.

Аваз хәреф анализы ясау.

Тал - 3 аваз, 3 хәреф, 1иҗектән;

Эт - 2 аваз, 2 хәреф, 1 иҗектән;

Тиен - 5 аваз, 4 хәреф, 2 иҗектән тора.

2)47 биттәге сүзләрне уку.

3)Дәреслектәге “Минем этем” текстын уку.Текст буенча әңгәмә.

4)Сүзлек эш.

Наян – шаян.

5) Текст буенча әңгәмә.

6.Алган белемнәрне ныгыту,гомумиләштерү.

-Сезнең парталарыгызда карточкалар бар. Шул карточкаларны алыгыз һәм аның почмагына без бүген өйрәнгән хәрефне язып куегыз. Карточкада хәрефләр язылган ,сезгә бары тик “т” хәрефен генә сызып чыгарга кирәк.

Аплтнгдаөуевыдитхнк

Пбдтневыоремтрдпмдотс

-Парларда үзара эшләрне тикшерү.

-“Т” хәрефе сезгә ничә тапкыр очрады?(5)

-Әфәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.

7.Йомгаклау.Рефлексия.

Укучылар, сез нинди яңалык алдыгыз?

-Нәрсә ошады?

-Үзегезнең белемне ничек бәялисез?

Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

Схема буенча сөйләгез:

беләм

мин истә калдырдым

эшли алдым



Конспект урока по литературному чтению (татарскому)
  • Начальные классы
Описание:

ПНШ буенча "Әлифба" дан дәрес эшкәртмәсе.

Тартык авазларны үзләштерү барышында укуга өйрәнү дәресләре бер үк формада алып барыла.Алар түбәндәге компонентлардан тора.

Өйрәнелә торган авазның шартлы билгесе буенча дәрес темасын ачыклау.

Бердәрәҗәле схемалар янында сурәтләнгән предмет исемнәрен атау.

Өйрәнелә торган авазларына басым ясап, сүз схемаларын уку. Аларның яңграшы буенча калынлык-нечкәлек ачыклау. 

Басма юл һәм баш хәрефен өлге элементлары буенча төзү. 

Аваз-хәреф мөнәсәбәте белән танышу. Хәрефнең яңгырау яки саңгырау тартык авазны белдерүен ачыклау. Бу авазның квадрат җәяләр белән бирелгән басма юл хәрефе ярдәмендә билгеләнүенә игътибар ителә.

Автор Ибрагимова Фарида Фрасовна
Дата добавления 09.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 688
Номер материала 49847
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓