1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе
Тема: Урман
мәктәбендә.
Максат: Укучыларны урман мәктәбе белән таныштыру.
Бурычлар: 1) терек һәм терек булмаган табигатьнең бербөтен икәнлеген әдәби әсәрләр аша аңлату;
2) халык авыз иҗаты герое
Шүрәленең, табигать сакчысы буларак, уңай образ итеп бирелүен күрсәтү;
3) матур әдәбиятка
мәхәббәт тәбияләү, китап укуга ихтыяҗ уяту;
4) балаларның уйлау, фикерләү
сәләтен, иҗади активлыгын үстерү; табигатькә,
кошларга, җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес төре: иҗади-эзләнүле.
Дәрес тибы: сәяхәт-дәрес.
Материал: Дәреслек.
Дәресне җиһазлау: компьютер, презентация, карточкалар, урман картинасы, Шүрәле рәсеме, дару үләннәре
рәсемнәре, “Звуки живой природы” язмалары, физкультминут
өчен “Шүрәле җыры, схемалар, МЭНЕДЖ МЕТ.
Кулланылган сингапур структуралары: ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН,
РЕЛЛИ РОБИН, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР, ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН
Дәрес башы.
1. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, балалар!
Күз алдыгызга китерегез
әле, сез кечкенә орлыклар, ди (башларын тотып утыралар).
Бакчачы орлыкларны саклык
белән тәрбияли, сулар сибә (укытучы балаларның башларыннан сыйпап йөри).
Кояш нурлары җылысында
орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый (балалар кулларын күтәреп, өскә
күтәреләләр).
Сабак үсә (балалар
тартылалар, җилкәләрен турайталар).
Ниһаять, шатлыклы мизгел:
искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын
күтәрәләр).
Чәчәкләр матурланганнан
матурлана (бер-берсенә елмаялар).
Чәчәкләр кояшка тартыла
(аяк очларына басалар һәм утыралар).
- Балалар, чәчәкләр кояш яктысына
тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп
шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы?
2. Дәреснең темасын
ачыклау.
- Ә хәзер, бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз
барачагын белү өчен, табышмакларның җавапларын табыйк.
1)
Яз килсә, киенә
Көз
килсә, чишенә.(агач)
2)
Колач җәеп каршы ала
Сулышларны
киңәйтә
Кайчак
ул караңгы, шомлы
Исемен
аның кем әйтә? (Урман)
3)
Язын күңел күтәрә,
Җәен
ышыклый.
Көзен
ашата,
Кышын
җылыта,-
Ул
нәрсә?
- Болар – агачлар. Ә агачлар күп булып кайда үсә?
(Урманда)
3. Белемнәрне
актуальләштерү.
- Без бүген сезнең белән “Урман
мәктәбе”нә сәяхәткә барырбыз .
- Урман дигәч күз
алдыгызга нәрсәләр килә? (Көтелгән җаваплар: төз наратлар, ак каеннар, карт
имәннәр, шомырт- миләшләр, чикләвекләр, гөмбәләр, пошилар, аюлар, бүреләр)
(тактага урман картинасы,
“Урман мәктәбе” дигән сүзләр куела).
- Урман җирне матурлый,
һаваны чистарта. Менә без урманга килеп тә җиттек.
Әйдәгез әле, бераз урман
тавышын тыңлап торыйк. (Урман шаулавы, кошлар сайраган тавышларны тыңлау)
- Нинди тавышлар
ишеттегез?(Җаваплар)
- Карагыз әле, безне көтеп тә торалар
түгелме? Кем соң бу? (Шүрәле)
- Әйе,
балалар, бу Шүрәле. Ул үзенең “Урман мәктәбендә” җәнлекләрне укырга өйрәтә. Ул
бүген безгә дә төрле биремнәр әзерләп куйган. Сез аның биремнәрен үтәргә
әзерме? Әзер булсагыз, әйдәгез, эшкә керештек.
1. Шүрәленең беренче
биреме: Ул сезнең урманга кергәнче, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында
белемегезне тикшереп карарга тели.
Хәзер ФИНК-РАЙТ-РАУНД
РОБИН структурасы буенча зшләп алабыз.(подумай-запиши- обсуди в команде;
уйла-яз-командада фикерләш)
Урманда нәрсә эшләргә
ярамый? Хәзер җавапларны уйлыйсыз, кәгазъгә язып куясыз, аннан соң бергәләп
фикерләшәсез. Соңыннан җавапларны чират буенча кәгазъдән укыйсыз. Сезгә 5
минут вакыт бирелә. Башладык.
Кагыйдәләрне кабатлап
чыгабыз.
- Агачларны сындырмаска!
Кайрыларын җәрәхәтләмәскә.
- Чәчәкләрне өзмәскә,
үләннәрне таптамаска!
- Кырмыска ояларын
туздырмаска!
- Урманны чүпләмәскә!
- Кошларны куркытмаска,
ояларына тимәскә!
- Урманда тавышланып
йөрмәскә!
- Учак якмаска!
- Яхшы, укучылар. Сез кагыйдәләрне бик яхшы
үзләштергәнсез икән. Шүрәле урманга тәртипле укучылар килгәненә бик шат.
2. Ул сезгә бер шигырь хәзерләп
куйган. Бик игътибар белән тыңлап торыгыз.
(Вәсимә Хәйруллинаның
“Урманда яз” шигыре укыла)
Урман тулы яз исе,
Җирләр ачылып килә.
Кар суында битен юып,
Умырзаялар көлә.
Тиеннәр биешәләр,
Кунакка йөрешәләр,
Чабыша, куышалар,
Өннәрен юышалар.
Аюлар чыккан торып,
Кагалар палас, толып.
Кош-кортның да эше күп,
Йөриләр оя корып.
Бар да эштә, мәш килә,
Никадәрле мәшәкать.
Тыныч, күңелле эштән
Урман халкы канәгать.
Шүрәленең икенче биреме мондый.
Шигырьдә нинди җәнлекләр турында сөйләнә һәм алар нинди эшләр башкаралар? Хәзер
РЕЛЛИ РОБИН структурасы буенча эшлибез.(парларда сөйләшәбез) Сезгә 1
минут вакыт бирелә, шул вакыт эчендә сез парларда бер-берегезгә пышылдашып
сөйлисез. Соңыннан чиратлап телдән кыска-кыска җаваплар әйтәсез.
(Тиеннәр, аюлар,
кош-кортлар турында. Тиеннәр биешәләр, кунакка йөрешәләр, чабышылыр, куышылыр,
өннәрен юышылыр. Аюлар йокыларыннан торып чыкканнар, палас, толып кагалар.
Кош-кортлар оя коралар. Барысының да эше күп.)
-Яхшы,
укучылар. Шүрәленең бу биремен дә төгәл үтәдек.
3. Дәреслек
тексты белән таныштыру.
- Хәзер дәреслекләрегезнең
43 нче битен ачыгыз әле. “Урман мәктәбендә” дигән тема буенча язманы укып
чыгам.
4. Дәреслектә бирелгән
иллюстрация буенча әңгәмә.
- Рәсемнең төп герое кем
дип уйлыйсыз?
- Ни өчен Шүрәле бик шат
күренә?
- Биредә ни өчен җәнлекләр
генә сурәтләнгән?
- Җәнлекләрне нәрсәләргә
өйрәтәләр икән?
4. Яңа материал өстендә эш.
- Сез дә матур итеп укырга
өйрәндегез.
1) Хәзер безгә Х.Халиковның
“Әллә ул да белә микән?” шигырен Камилә укып күрсәтә.
- Балалар, шигырьдә нинди
яхшылык турында сүз бара? (Бал кортын судан чыгару турында)
- “Ярдәм кулы сузу”
дигәнне сез ничек аңлыйсыз? (Булышу, авырлык килгәндә ярдәм итү)
Әсәргә карата бирелгән
рәсем өстендә эшләү, чагыштыру.
2) Сорауларга җавап бирү,
җавапларны дәлилләү.
- Рәсемдә аю нишләгән? Ул
бал кортына нинди “ярдәм кулы” сузган”?
3) Кешеләрнең һәм
җәнлекләрнең бер-берсенә ярдәме турында әңгәмә.
“Ярдәм кулы сузу”
сүзтезмәсенең мәгънәсен ачыклау.
4)
Укучыларның нинди дару
үләннәреннән файдаланулары турында сөйләшү.
5)
“Дару үләннәре” дигән презентация карап
китү.
- Укучылар, Шүрәле үзенең
урманында үсә торга дару үләннәре белән сезне таныштырырга тели. Әйдәгез әле,
Шүрәленең мәгълүматлары белән танышып китик.
5. Динамик пауза. (“Шүрәле” җырына балалар төрле бию хәрәкәтләре
ясыйлар.)
”ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР” структурасы буенча
физкультминут.
v
Урындыкларны этеп куябыз.
v
Бер-бер артлы тезелеп басабыз. (Бию көе яңгырый)
v
Беренче булып баскан укучының хәрәкәтләрен
кабатлыйбыз.
(Музыка туктагач, алдагы укучы артка
күчә, кабат көй җибәрелә, икенче укучы лидер була, шулай дәвам итә)
6. Материалны ныгыту.
1)
Дәреслектәге дару үләннәре
турындагы шигырьләрне балаларга укыту.
2)
Дару үләннәре турында бирем
башкару.
- Балалар, Шүрәле дустыбыз сезгә тагын
бер бирем әзерләгән. Мин сезгә хәзер карточкалар бирәм. Анда дару үләннәренең
исемнәре язылган. Беренче баганада татарча, икенче баганада урысча сүзләр. Сез
уклар ярдәмендә татарча исемгә русчасы туры килгәнен тоташтырырга тиеш буласыз.
“Дөрес тәрҗимә ит”
кычыткан
подорожник
мәтрүшкә одуванчик
бака яфрагы мать-и-мачеха
тузганак душица
үги ана яфрагы крапива
(Карточкалар таратыла.
Балалар эшләп бетергәч, эшләрен күршеләре белән алыштырып тикшерәләр)
Шүрәле сезнең биремне
дөрес башкарганга бик шат.
7. Дәрескә гомуми бәя кую .
ТЭЙК ОФ
–ТАЧ ДАУН (ТЭЙК ОФ – бас, ТАЧ ДАУН-утыр)
o
Укытучы
әйткән фикерләр белән килешүчеләр урыннан торып баса, килешмәүчеләр урында
кала.
• Шүрәленең беләсе килә, сезгә “Урман
мәктәбендә” сәяхәттә булу ошадымы?;
• Ә кайсыларыгызга ошап бетмәде?
Дару
үләннәре турында белемнәребез артты дип уйлаучылар баса.
• Бүгенге дәрес нәтиҗәле үтте дип
уйлаучылар баса?
8. Рефлексия.
- “Урманга сәяхәт”ебез ахырына
якынлашты.Сәяхәттә нәрсәләр эшләдек?
- Нинди яңа белемнәр алдык?
- Нәрсәләр сезгә бигрәк ошады?
- Кәефегез нинди булды?
Дәрестә барыгыз да актив эшләдегез. Алган
белемнәр сезгә ярдәм итәр дип уйлыйм. Шүрәле дә сезнең хайваннарга,
үсемлекләргә карата мәрхәмәтле булуыгызны, табигатьнең сакчысы булуыгызны теләп
кала.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.