Главная / Другое / Конспект урока на тему "Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау"

Конспект урока на тему "Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау"

Тема: Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.
Максат: Җөмләнең баш кисәкләре турында алган белемнәрне кабатлау,ныгыту.
Алган белемнәрне гамәли кулланырга өйрәнү.

Дидактик бурычлар: ия белəн хəбəр баш кисəклəр икəнен аңлау; аларның төрләрен,үзенчәлекләрен
ачыклау, аларга ияреп килгəн җөмлә кисәкләренең иярчен кисәкләр икәнен аңлау-ныгыту.
Психологик бурычлар: сөйлəм телен үстерү, татар телендə дөрес һəм
матур сөйлəшү телəген камиллəштерүне дəвам
итү, иҗади фикер йөртүне камиллəштерүне дəвам итү.

Тəрбияви бурычлар: проблеманы күмәк хәл итәргә омтылыш теләген
үстерү, дуслык, бердəмлек, игътибарлылык
сыйфатлары тəрбиялəү, үз-үзеңə бəя куярга өйрəтүне
дəвам итү.
Җиһаз: компьютер, медиапроекторда дəрес моделе, конверт, тасмаларга язылган сүзләр, тарату өчен карточкалар.
Дəрес планы

I. Мотивацион-ориентлашу этабы. (УМК)

1. Уңай психологик халəт тудыру
2. Белемнəрне актуальлəштерү.
3. УМК.
4. Үзбəя.

II. Операциональ башкару этабы. (УМЧ)

1. Җөмлә кисәкләре? Үзбәя.
2. Җөмлəнең баш кисəклəре. Үзбәя.
3. Ия белән хәбәрнең үзенчлекләре. Үзбәя.
4. Ия белән хәбәрне гамәли куллану.Үзбәя.
5. Ия белән хәбәр арасында сызык.Үзбәя.
6. Тест.Гомуми кабатлау.Үзбәя.

III. Рефлексив бəялəү этабы (ОРЭ)

1. Дəрес моделе буенча кабатлау.
2. Дəрескə үзбəя.
3. Өй эше.

Дəрес барышы.
I. Мотивацион-ориентлашу этабы.
1.Уңай психологик халəт тудыру.
- Исəнмесез, Укучылар,
Бүгенге дəресебез кызыклы һəм файдалы үтəр дип уйлыйм мин. Бүгенге дəрестə сез менə шулай төркемнəрдə утырып эшлəрбез. Һәр төркемдә 1 лидерны билгелибез.Иптәшегез үз төркемен барлап,күзәтеп торыр. Ә менə бу конвертларны мин сезгә таратам.Анда дәрес өчен кирәкле материаллар.Бу таблицага дəрес барышында үзегезгə билге куеп барырсыз (таратам)

-Нəрсə ул җөмлə? (Төркемнəрдə тикшерү)
-Кем җавап бирə?
Фикерләрен әйтәләр.
2.Өй эшләрен тикшерү.
82,83 күнегү
1.Үзбәя.
- Без җөмлəлəр укыдык.Җөмлә нəрсəлəр ярдəмендə төзелә?( Төркемнəрдə тикшерү )
-Кем җавап бирә?( Сүзләр ярдәмендә төзелә )
- Шушы жөмләләр эчендәге сүзләрне синтаксик яктан нинди кисәкләргә бүләбез?
( Төркемнәрдә тикшерү ) Жөмлә кисәкләре. ( проекторда чыга ) плакатта ачам: ( кисəкләре ).
- Җөмлә кисәкләренең тулы билгеләмәсе ничек?(Мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауларга җавап бирә торган сүз җөмлә кисәге дип атала.)

- Җ.к. ничә төргә бүленә?(Баш кисәкләр ,иярчен кисәкләр.)
- Ә без сезнең белән җөмлә кисәкләренең кайсы тармагын өйрәндек?(Баш кисәкләрне)
- Әйе, безнең алдагы дәресләрдә уку мәсәләсе –җөмләнең баш кисәкләрен тирәнтен өйрәнү иде.
Димәк, без бүген нинди УМ чишәбез?
- Җөмләнең баш кисәкләрен кабатларбыз,аларны сөйләмебездә кулланырга өйрәнербез..Чөнки без җөмләнең баш кисәкләрен өйрәнеп чыктык.
-Әйе ,укучылар без бүген җөмләнең баш кисәкләрен кабатларбыз,аларны гамәли кулланырга өйрәнербез.
Алдагы дәресләрдә төзегән модель буенча белемнәрне искә төшерәбез.

Баш кисәкләрнең тармагы ничә? Алар ничек дип атала?
К.җ.: ия һәм хәбәр.
3.Иянең нинди төрләре була?
К.җ.: гади һәм тезмә ия.
4.Хәбәрнең нинди төрләре бар?
К.җ.: гади , кушма һәм тезмә.
2.Үзбәя
1. Дәресне дәвам итеп сорауларга җавап бирәбез
1).1 нче төркемгә сорау:Иягә хас билгеләрне атап чыгыгыз.Ул нәрсәләр белән белдерелә?Мисаллар китерегез.
2).2 нче төркемгә сорау:хәбәрнең нинди төрләре бар?Мисаллар китерегез.
(Төркемнәрдә эшлиләр.)
(3.Үзбәя)
2.Дәреслек белән эш.
1).86 күнегү
Нокталар урынына тиешле хәбәрләрне куеп ,текстны күчереп языгыз.
2).88 күнегү.
Ия белән хәбәрне язып алыгыз.
4.(Үзбәя.)
3.Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очракларын искә төшереп,әлеге биремне үтәгез.Тиешле урынга сызык куегыз һәм куелышын аңлатыгыз.

1.Хәреф – орлык,шигри юллар – буразна.(Р.Әхмәтҗанов).(Хәбәре Б.к.исем,сан,алмашлык,исем фигыль белән белдерелсә...)2.Яз – яз инде ул.(М.Хафизов).(Хәбәр сост-да көчәйткеч кисәкчәләр булганда куела.)3.Биш алтың – утыз.(Иясе дә,хәбәре дә сан белән белдерелсә...)4.Китап - бакча ул,андагы язулар – шул бакчаның гөлләре.(К.Насыйри).(Иясе дә ,хәбәре дә баш килештәге исем)

- Сезгә кайсы җөмләләр күбрәк ошый?
- К.җ. Хәреф – орлык,шигри юллар – буразна.(Р.Әхмәтҗанов).
Китап - бакча ул,андагы язулар – шул бакчаның гөлләре.(К.Насыйри).

- Җөмләләрне ничек аңлыйсыз?Фикерләрегезне әйтегез.
- Р.Әхмәтҗанов – якташ язучыбыз.Язучы тур.әйтү,китаплары белән таныштыру.
(5.Үзбәя)
4.График диктант язу.

Дөрес. Дөрес түгел.

1.Полиглот , күп телләр белүче.
2.Нигә ишетмисез сез аларны?
3.Авылның уртасында зур базар кайный.
4. Сөембикә, туфлиләрен салып, чыклы үләнгә басты.
5. Кызыл - сиңа килешә.
6. Моң — бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган, ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз (М. Галиев).
Дөрес җавап.
Полиглот - күп телләр белүче. Нигә сез аларны ишетмисез? Авылның уртасында зур базар кайный. Сөембикә, туфлиләрен салып, чыклы үләнгә басты. Кызыл сиңа килешә.
Моң — бүтән телләргә тәрҗемә ителми торган, ходай сулышы белән яратылган тылсымлы сүз (М. Галиев).
(6.Үзбәя)
5.Тест үткәрү.
К.җ. 1.( 1 ), 2.(2), 3.(4), 4.(2), 5(3), 6(1), 7.(4), 8(2) .

(7.Үзбәя)
III.Рефлекция бәяләү.

1.Дәрестә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?

2.Дәрескә гомуми бәя.

3.Өй эше.

Тест
1.Ияне табыгыз.
Әнисе дучмак пешерергә әзерләнә ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде (Р. Мөхәммәдиев).
1) әнисе
2) дучмак
3) камыр
4) он
2. Иянең төрен билгеләгез.
Ат кузгалагы биек булып үсә.
1) гади ия
2) тезмә ия
3) кушма ия
4) катлаулы ия
3. Кайсы җөмләдә ияне билгеләүдә хата бар?
1) Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде (М. Мәһдиев).
2) Резидәкәй матур, ни кайгың бар,
Нигә башың түбән иясең? (И. Юзеев).
3) Сынау вакытында бишле - Өметгалигә зур бәйрәм (М. Юныс).
4) Арада гыйлемлерәк кеше — Фәттах карт бар иде (Г. Ибраһимов).
4. Хәбәрне табыгыз.
Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады (М. Галәү).
1) туктады
2) килеп туктады
3) чәчрәтә-чәчрәтә
4) җитеп туктады
5. Хәбәрнең төрен билгеләгез.
Ана бик тирән итеп көрсенеп куйды (Г. Әпсәләмов).
1) гади фигыль хәбәр
2) тезмә фигыль хәбәр
3) кушма фигыль хәбәр
4) кушма исем хәбәр
6.Фигыль белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.
1) Күктә соңгы йолдызлар сүнә (Г. Гобәй).
2) Гармонь ничектер таныш кебек (А. Расих).
3) Минем кәвешем әле өр-яңа... (Г. Исхакый).
4) Илһам – күңелнең канаты (Ш. Галиев).
7. Исем белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.
1) Мәрдән абзый көлде. (Г. Гобәй).
2) Хөсәен абзый шактый озак утырды... (Г. Гобәйдуллин).
3) Агыйдел өстендәге төн пәрдәсе юкара. (Г. Гобәй).
4) Мин унсигез яшьләремдә идем. (Г. Гобәйдуллин)
8. Ия белән хәбәр арасына сызык кайсы җөмләдә куела?
1) Ялгышу мөмкин түгел, кәккүк тавышы иде (?) бу (Р. Кәрами).
2) Яшьлек ул (?) яшен ташы, бер атуда йөрәгеңне яраларга мөмкин (М. Хәбибуллин).
3) Син (?) бәхетлеме, синең гүзәллегең һәм акылыңның кадерен беләләрме бу дөньяда? (М.Мәһдиев).
4) Әнә эш (?) нәрсәдә икән (Ф. Шафигуллин).

3- күршемә аңлатам , ләкин белешмә материал, ярдәмлек кулланам.
4- тулысынча кабатлый алмыйм, әмма иптәшләремә аңлата алам.
5- эчтән кабатлыйм һәм иптәшләремә аңлата алам.

  • Другое
Описание:

Автор Ахметова Гульфия Накифовна
Дата добавления 22.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 2788
Номер материала 4775
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.

Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓