Главная / Другое / Конспект уорка по татарской литературе "Тыйнак батырлыкның матур үрнәге."

Конспект уорка по татарской литературе "Тыйнак батырлыкның матур үрнәге."

Тыйнак батырлыкның матур үрнәге.



Максат:Х.Туфанның тормышы белән таныштыру; иҗатын өйрәнүгә кызыксыну булдыру; сорауларга җавап бирә белү;сәнгатьле уку.

Җиһазлау: мультимедия, магнитофон.


Дәрес барышы.

1.Оештыру.

2.Өй эшен тикшерү.

-Нинди шагыйрьләрне өйрәндек?

-Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин.(слайдлар)

-Аларның тормышлары һәм иҗатлары буенча сораулар язып килергә тиеш идегез, шуларны укып китик. ( сорауларга җавап бирү)

-Роберт Миңнуллин да, Илдар Юзеев та нинди якташ язучыбызга багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр?

-Хәсән Туфанга.(шигырьләрдән өзекләр уку, слайдлар)

-Х.Туфан турында язучылар нәрсә язалар соң?

-“...Мин аны беркайчан да гади кеше итеп күз алдына китереп бастыра алмадым.Минем өчен ул татар шигриятенең иң олы пәйгамбәрләре сафында яшәде һәм яшәр”(Газиз-Кашаф-Үзиле “Киек каз юлы”)

-...Синнән башка үтмәсә дә шигъри

Бәйрәмнәребез,

Үзең җитми җанга.Кайда соң син,

Пәйгамбәребез? (И.Юзеев)

-Бу ике кеше дә Хәсән Туфанны кемгә тиңлиләр?

-Пәйгамбәргә.

-Кем соң ул пәйгамбәр?

-Пәйгамбәрләр – Аллаһы тәгаләнең җирдәге илчеләре, аның әмерләрен халыкка җиткерүчеләр, халыкны дөрес юлга өндәүчеләр. (Укучыларның җавапларын тыңлау,слайдтагы җавап белән чагыштыру.)

-Шагыйрьләр пәйгамбәргә тиңләгән кешенең тормышы ничек узган соң? (дәфтәрләргә теманы язу)

Беренче укучы.

-Х.Туфан 1900 нче елның 9 нчы декабрендә Иске Кармәт авылында туа.Әнисе Гөлзизә апа (слайд) язу белмәсә дә, ифрат шигъри җанлы кеше була.”...Дөньяның,табигатьнең матурлыкларын күрергә әнием өйрәтте.Үтә дә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр.Ул мине табигатьтәге барлык нәрсәнең дә җанлы булуына ышандырды”

Әтисе Фәхрулла агай (слайд) үзенең балаларына һөнәр өйрәтүгә аеруча игътибар биргән.Авыл малае печәнен чаба, терлекләр карый, чабата ясый, сәгатьләр төзәтә, тимер эшен белә.

Хәсән Туфан бик яшьләй, 5-6 яшендә укырга өйрәнә, китапларны бик ярата. Тукайның “Су анасы”әкиятен укый, Нәҗип Думавиның “Яз”, “Беренче кар”әсәрләрен ятлый. Ул Үзи авылы мәдрәсәсендә, аннары Чистай шәһәренә барып укый.1914 елда абыйлары янына Уралга китә, шахтада эшли. Абыйлары аның укуга теләге барлыгын күреп, Уфага “Галия”мәдрәсәсенә җибәрәләр.

Икенче укучы.

Монда әдәбиятны язучы Галимҗан Ибраһимов (слайд) укыта, һәм ул кышкы ялга китәр алдыннан шәкертләргә эш бирә: үзегез яраткан темага хикәя язып килегез , ди. Хәсән авылларында булган бер вакыйга турында яза.Эшләрне тикшергәч, Г.ибраһимов иң зур бәяне Хәсән Туфан хикәясенә бирә һәм болай ди: “Сез язуга сәләтле күренәсез.Үзегезне иҗат эшенә әзерләгез: күп укыгыз, әдәбиятны игътибар белән өйрәнегез.” Олы әдипнең сүзләре егетне канатландырып җибәрә.

Мәдрәсәдә ике ел укыгач, ул Уралда бер заводка эшкә керә. 1918-1924 елларда Уралда һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта.

Өченче укучы. 1924 елда Казанга кайта һәм педагогия институтына укырга керә.

30 нчы еллар ахырында, ялган гаепләр тагып, иң яхшы акыл ияләрен кулга алулар башлана. Бу афәт Х.Туфанны да читләтеп үтми: аны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар, атарга хөкем итәләр,ә аннары бу хөкем 10 ел төрмә һәм 5 ел сөрген белән алыштырыла. 1945 елда ул шундый гариза яза.(слайд )

Туфанны кулга алганда аның 4 айлык улы һәм 4 яшьлек кызы кала.хатыны Луиза ханымны (слайд) халык дошманы дип эәеннән куалар, алар ачлы-туклы яшиләр.малайлары авырый һәм үлә.Луиза ханым чәчен кисеп сата, госпитальдәге яралылар өчен канын бирә, ә акчасын иренә җибәрә.Ә бу акчалар, посылкалар иренә барып җитми.Х.Туфан кайтырга 1ел калгач, Луиза ханым үлә.(“Кайсыгызның кулы җылы”)

Дүртенче укучы. Х.Туфан төрмәдә дә, сөргендә дә шигырь язуыннан туктамый, иң авыр көннәрдә дә кешеләргә ышанычын югалтмый. Якташ язучыбыз Газиз Кашаф-Үзиле Туфан булган урыннарда йөри, Покровка авылы кешеләре белән сөйләшә. Кешеләр аны тирән ихтирам хисе бнлән искә алалар, анда аны изгеАлександрдип атыйлар, ди

Тагын ниләр сөйлиләр икән кешеләр: (слайдлар)

  • Бишенче укучы. Эчкерсез кеше иде Туфан.Акча сорамас, теге кирәк, бу кирәк, димәс, эшлисе эшен эшләп бирер. 30-40 км. ераклыктагы авыллардан киләләр иде аңа сәгать төзәттерергә. Кешеләрне аңлый белә торган кеше иде ул.Башкалар да укымышлы кешеләр иде, әмма бөтенесе дә Туфан кебек түгел иде.

  • Алтынчы укучы. _Туфанның чәчләре чалара башлаган иде. Ул һәрвакыт чиста киемнән булыр, бик пөхтә кеше иде. Хәер ул шундый халыкның улы, шундый тәрбия алган кеше иде. Кайберәүләр кебек шапшаклыкка беркайчан да бирелмәде. Халыкчан кеше, халык рухы белән яши иде. Аннры инде бик күп укый иде.Ну ярата иде укырга! Укый һәм ... яза иде.

  • Җиденче укучы. _Да-а, без билгеле аның шундый зур кеше икәнлеген белми идек. Ләкин ул барыбер үзенең миһербанлыгы , кешегә игътибарлыгы белән башкалардан аерылып торды. Гомүмән, мин үземнең 50 яшьлек гомеремдә аннан да яхшырак күңелле, аңардан да уңганрак, аңардан да намуслырак кешене күрмәдем, белмәдем. Бер генә минут та эшсез утырмас иде ул.Үзен бик тыныч тота торган иде.Бары тик ялгыз калырга тырыша һәм ялгыз калу белән язарга керешә иде. Иртә белән көтүгә чыгып киткәдә, ипи-сөт салынган сумкасын онытып калдырса калдырыр, әмма үзенең кәгазьләрен онытканын берәү дә хәтерләми. ”Шушы кәгазьләр – минем бөтен гомерем”- дия иде ул кешеләргә.

Укытучы. Туфан күп югалтулар кичерә, әмма авырлыклардан сыгылып төшмичә, чын кеше булып калган.(Портретын карау) Күзләре моңсу, уйчан. ”Иҗат итү- моңсулык”- дигә Х.Туфан. Маңгаенда тирән сырлар.

Х.Туфан 1956 елда Казанга кайта. Соңгы көннәренә кадәр иҗат итә. 16 ел иленнән аерылып яшәсә дә, Казанны сагынып яши. (“Казан кичләре” җыры)

3. Дәфтәрләрдә эш.

1900, 1914, 1924, 1937, 1940, 1956,1981

Казан, Урал, Покровка, Иске Кармәт

Бу даталар һәм атамалар белән Х.Туфан тормышында нинди вакыйгалар бәйләнгән?

4.Нәтиҗә ясау. Дәреснең темасы исеме дөрес сайланганмы?

5.Йомгаклау.Р.Миңнуллинның сүзләрен уку (слайд)

“Шагыйрь булып була дөньяда,

Туфан булып китүе авыр.”



Конспект уорка по татарской литературе "Тыйнак батырлыкның матур үрнәге."
  • Другое
Описание:

Тыйнак батырлыкның матур үрнәге.

 

 

Максат:Х.Туфанның тормышы белән таныштыру; иҗатын өйрәнүгә кызыксыну булдыру; сорауларга җавап бирә белү;сәнгатьле уку.

Җиһазлау: мультимедия, магнитофон.

 

-Роберт Миңнуллин да, Илдар Юзеев та нинди якташ язучыбызга багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр?

-Хәсән Туфанга.(шигырьләрдән өзекләр уку, слайдлар)

-Х.Туфан турында язучылар нәрсә язалар соң?

-“...Мин аны беркайчан да гади кеше итеп күз алдына китереп бастыра алмадым.Минем өчен ул татар шигриятенең иң олы пәйгамбәрләре сафында яшәде һәм яшәр”(Газиз-Кашаф-Үзиле “Киек каз юлы”)

 

 

Автор Аюпова Гузял Замиловна
Дата добавления 01.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 328
Номер материала 19561
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓