“Гаилә бәйрәме”
(сценарий)
Максат: 1.Балаларда
әти-әниләргә, туганнарга карата
олы
ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту.
Балаларны үз нәселләренең тарихы белән кузыксындырырга, аларны буыннан-бууынга
тапшырырга кирәклеген өйрәтү.
Катнашалар:
әти-әниләр, укучылар, укытучылар.
Залны бизәү: “Минем
гаиләм” темасына багышланган рәсемнәр
күргәзмәсе, шарлар, плакатлар “Ана күңеле – балада!”
“Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән ныклы!”
Кичәнең барышы
-
Хөрмәтле әти-әниләребез, кунакларыбыз, укучыларыбыз!Хәерле кич сезгә. Сезне
бүгенге гаилә бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бәйрәмнәр күңелле
үтсен!
- Табигатьнең
матурлыкка, яхшылыкка, аклыкка, назга төренгән мәлендә олы бәйрәмгә - Гаилә
бәйрәменә җыелдык.
- Гаилә ул – җылы
учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан
килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы
бөркеп торган гаиләләрне чакырдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм
кәефләрегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган
елмаю йортларыгызда дәвам итсен.
-Гаиләнең терәге -
ир-ат, әти кеше. Ә әни кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз
нарасыена бирә.
- Хөрмәтле әтиләр!
Хөрмәтле әниләр!
Тормышыгыз ямьле
булсын!
Ямьле булсын, гөрләп
торсын,
Эшләрегез уңып торсын,
Илебезне бизәп торсын,
Гаилә бәйрәме котлы
булсын!
-Ә хәзер сүзне
балаларга бирәбез. Аларның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.
1 укучы: Кем дөньяга
кеше бүләк итә,
Ә кешегә
якты дөньяны?
Тойгылары
кояш кебек кайнар,
Эретерлек
гранит кыяны.
2 укучы: Кем күңеле
тулган айдай серле,
Язлар
сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы.
3 укучы: Кем елмая
җәйге таң аткандай,
Балкып
китә шундук тирә-як?
Нәфислеге
гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
4 укучы: Кем куллары
өйне, җирне ямьли,
Изгелеге
үлчәү талкысыз?
Ул,
әлбәттә, яшәү чыганагы.
Барысы бергә: Тормыш
яме – әнкәй, хатын –кыз!
5 укучы: Иң матур
бәйрәм җирдә,
Әниләрнеке, диләр.
Барысы бергә:
Бәйрәмегез котлы булсын,
Иң кадерле әниләр!
Хор: “Кояш гомере”
6 укучы: Әйтәсебез
килә бүген
Кадерле
әниләргә.
Бу бәйрәм
дөньяга килгән
Кояш нуры
сибәргә.
7 укучы: Бу бәйрәмдәге
җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең
назлы кулларыгыз
Әкиятне
чын итәрлек.
8 укучы: Читкә китми
әниләрне
Һаман
саклап йөрербез.
Әни
кушса, әти белән,
Тауларны күчерербез!
9 укучы: Әнием, син,
иң кадерле кешем,
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Күңелеңнән якты нурлар сипкән,
Кояш та
син, ай да, күгемдә.
10 укучы: Кулларыңның
назлы җылылыгы
Рәхәт
бирә миңа һәрвакыт.
Яшәрмен
мин җирдә бары сине,
Җаным
белән өзелеп яратып.
Хор: “Хатын-кыз
көне бүген”
11 укучы: Кая барма,
шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам,
әнкәй күңелдә.
Әни
генә шулай синең өчен,
Җанын
биреп йөри гомергә.
12 укучы: Гашыйк иткән
мине әнием,
Чәчәкләргә, арыш исенә.
Лаек
булсын, дигән, минем бәбкәм,
“Кеше”
дигән бөек исемгә.
13 укучы: Җирдә миңа
ни кирәк?
Әти дә
әни кирәк.
Җирдә
миңа ни кирәк?
Туган –
үскән ил кирәк.
14 укучы: Бәйрәмегез
котлы булсын,
Елмаеп-көлеп торсын.
Язгы кояш
нурларыдай.
Зур эшләргә
рухландырсын.
15 укучы: Сәламәтлек –
юлдашыгыз,
Матур,
тату тормышыгыз.
Күңел
сөйгән хезмәтегез
Һәрбарчасы булсын мулдан.
16 укучы: Рәхмәт яусын
безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә яхшы йолдызлардан
Я
кояштан һәйкәл салырлык.
17 укучы: Җан җылысы
тоя күңелебез,
Әнкәй
көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!!! Әнкәйләргә
Гел
изгелек кенә кылыгыз.
Хор: “Күгәрченнәр
гөрләшәләр”
-
Конкурсантларыбызның
осталыкларын бәяләү өчен жюри составына әгъзалар сайларга кирәк.
1.
2.
3.
-
Конкурста
4 гаилә катнаша.Ә хәзер конкурсантларыбызны сәхнәгә чакырабыз. Менә алар:
1.
2.
3.
4.
-Хәзер без бу гаиләләрне
командаларга бүләбез. Командалар үзләренә исем уйлыйлар.
1 нче бәйге
“Гаиләнең визиткасы”
Үзләре белән таныштыру
өчен сүзне гаиләләргә бирәбез.
2 нче бәйге
- Җырсыз җирнең
яме юк,
Җырсыз тормыш
тәме юк.
Җыр сулар һава
кебек,
Җыр яши, җыр
мәңгелек.
“Җырлыйм әнием
турында” дип атала. Командадагы гаиләләр әниләргә багышланган җырлар
башкаралар.
Концерт номеры.
3 нче бәйге
Рухың төшсә, күңелеңә,
Канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Җаның назга сусаганда,
Назлап сөюче кирәк.
“Ашың бүген бигрәк
тәмле
Пешкән”, - диюче
кирәк.
Чираттагы бәйге
“Аш-су остасы”. Әниләребез үзләре әзерләп алып килгән пирогларының рецепты
белән таныштырырлар.
4 нче бәйге
-Ә хәзерге бәйге
“Үзем турында сөйлим”дип атала. Әтиләр үзләре, һөнәрләре, хоббилары турында
сөйләрләр.
Концерт номеры.
5 нче бәйге
“Өлгерләр иленә
сәяхәт” дип атала. Һәр команда бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзи.
Һ, м, к, а, н,
л, и, е, б, р, ы, с, у.
(кан, су, ил, Алсу,
Наил, Камил, барс, милек, Нил, сер, бур, Алим, мин, бар, сука, Рамил, Сылу һ.б.)
Концерт
номеры.
6 нчы бәйге
Бу ярыш
“Табышмаклар иле” дип атала. Табышмакларга җавапларны әйтергә кирәк.
1) Бер кешенең 6 улы,
улларының берәр сеңлесе булган. Гаиләдә ничә бала? (7)
2) Әниегезнең
бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була? (әти)
3) Урамнан барган
чакта арагыздан берәү каршындагы өйгә төртеп күрсәтә дә: “Менә бу минем әти
туган өй, ләкин мин аның улы түгел”-ди. Ул әтисенең кеме була? (кызы)
7 нче бәйге
“Сорау бирә әниләр,
нәрсә әйтер әтиләр?”
1) Мин нинди төс
яратам?
2) Мин кайсы йолдыз
төркеменә керәм?
3) Мин нинди чәчәкне
ныграк яратам?
4) Никахлашкан чакта
миңа нинди үлчәмдәге балдак бүләк иткән идең?
Концерт
номеры.
8 нче бәйге
“Мәкальләр ”
-
Әти-әниләрнең
татар халык авыз иҗатын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп карыйк. Мәкальнең башын
әйтәбез, ә сез ахырын дәвам итегез.
1.
Ир-баш
– (хатын-муен.)
2.
Ана
күңеле балада- (бала күңеле далада.)
3.
ИБаланың
бармагы авыртыр- (ананың йөрәге авыртыр.)
4.
Ни
чәчсәң- (шуны урырсың.)
5.
Тырышкан
табар, (ташка кадак кагар.)
6.
Әткәй шикәр – (әнкәй бал)
7.
Аталы-аналы – (алтын канатлы)
8.
Ата – бабасын искә алмаган кеше (игелек күрмәс)
9 нчы бәйге
“Бию конкурсы”
Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыга
Бии белгәне генә.
Хәзер парларны
бирегә чакырабыз. “Бию конкурсы”нда Һәр парга берешәр газета бирелә. Алар
шул газета өстендә генә бииләр. Көй туктагач, газеталарны урталай бөкләргә
кирәк. Я, кем җиңәр?
10 нче бәйге
“Балалар конкурсы”
Балалар
конкурсында аларның актёрлык осталыгын бәялик. Алар безгә карбыз, лимон,
туңдырма, көнбагыш ашаганны күрсәтерләр.
Концерт номеры.
11 нче бәйге
Гаиләләр
белән берлектә уен оештыру: “Йөзек салыш”. Йөзек урынына әниләргә, әтиләргә һәм
балаларга биремнәр салына.
1. Тыпыр-тыпыр
бие әле,
Сынганчы
идәннәре.
2. Бәйрәм
котлавы әйтергә.
3. Балаңның
(әтиеңнең, әниеңнең) рәсемен ясарга.
4. Табышмак
әйтергә.
5. Җырны дәвам
ит: “Кызыл розалар...”
6. Бер уен
оештыр.
7. Мәзәк сөйлә.
8. Син
тылсымчы булсаң нишләр идең?
9. Әтәч булып
кычкыр.
10. Җыр җырла.
Концерт
номеры.
12 нче бәйге
“Җырлыйк әле”
Конкурста
катнашучы гаиләләрнең барысыда җыр-моңга гашыйк кешеләр. Алар үзләренең
сәләтләрен “Җырлыйк әле” конкурсында күрсәтерләр.
Барлык
биремнәрне үтәп, җырларны җырлагач, без яшеренгән тылымлы сүзне укырбыз. Җырны
күмәк башкарып, күбрәк очко җыйган гаилә җиңүче була.
Биредә
язылган һәр санның артында тылсымлы сүзнең берәр хәрефе. Команда санны сайлый,
мин нинди дә булса сүз әйтәм. Команда шул сүз булган җырны башкара. Аннары
уенны икенче команда дәвам итә. Әгәр мин әйткән сүз булган җырны белмәсәгез, уен
икенче командага күчә. Тылсымлы сүзне алдан укып белсәгез дә әйтергә ярамый.
Б Ә Х Е Т
Л Е Б У Л Ы Г Ы З
1
2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
1. – буран
2. - әни
3. – аерылмагыз
4. – күбәләк
5. – ак
6. – бәхетле
7. – мәктәп
8. – балан
9. – учак
10. – ай
11.- кояш
12.- гармун
13.- алка
14.- пар
- Без, кешеләр, җирдә иҗат
итәр, сөяр, сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерү өчен туганбыз.
Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк.
Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләребелән уртаклашкан, матур
киңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт. Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез
булсын. Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге
тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын.
Гомер
юлларыгыз озын булсын
Тигез тормышларны
бизәсен.
Яшәү дәвере
якты көннәр бирсен
Авырлыклар
мәңге килмәсен.
Ата-ана хакы
дигән
Кануннар яшәп
калсын.
Гаиләләр
һичкайчан да
Кыйбласын
югалтмасын.
Ата-анадан
башка
Бар нәрсә дә
табыла.
Һәр бала ата-
анага
Изге итеп
табына.
Хәзер сүз жюри
әгъзаларына бирелә.
Кичәбез шуның
белән тәмам. Бәхетле булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.