Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм
аңа җаваплары.
Максатлар.
1) Ц
ц хәрефенең язылышы, укылышы белән таныштыру.
2) Кышкы
уеннарга караган лексиканы кертү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын әйтә,
сорап ала белү.
3) Кышкы
уеннарның сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләшү, балаларны спорт белән шөгыльләнергә
өндәү.
Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа, кәгазь битләре,
каләмнәр, фломастерлар,карточкалар, музыка.
Дәрес тибы: Грамматик
күнекмәләр камилләштерү.
Дәрестә формалаштырылган УУД:
Шәхси нәтиҗәләр:
·
Татар теленә карата ихтирамлы караш
булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
·
материалның практик мөһимлегенә төшенү.
Метапредмет (регулятив, коммуникатив,
танып-белү) нәтиҗәләр:
·
үзеннең фикереңне белдерә алу, диалогта,
гомуми әңгәмәдә катнашу, сораулар бирә белү, әңгәмәдәшеңне ишетү;
·
уку-укыту бурычын кабул итү һәм саклау;
·
үрнәк буенча эшли белү.
Дәрес
барышы.
I.
Оештыру.
1)
Исәнләшү.
2)
Уңай психологик халәт тудыру.
§ Бүген
без дәрестә төркемләп эшлибез, сез бер-берегезгә партнёр буласыз.
§ Йөзгә
– йөз партнёрлар (партнёры по лицу) йодрыклар белән исәнләшегез, иңгә-иң
партнёрлар (партнёры по плечу) куллар белән (“бишле бир” ) исәнләшегез.
§ Бүгенге
дәрестә без сезнең белән “Кыш” темасына кергән сүзләрне кабатларбыз һәм Кая?
Кайда? Кайдан? сорауларын искә төшерербез.
II.
Актуальләштерү.
§ Укучылар
хәзер нинди ел фасылы?
§ Кыш.
§ “Кыш”
темасына кергән сүзләрне кабатлап китик. Игътибар белән экранга карагыз: кыш,
чана, чаңгы, тимераяк, бүләк.
III.
Яңа материал.
1)
Ц ц хәрефләре белән таныштыру.
§ Сез
рәсемдә нәрсә күрәсез?
§ Цирк.
§ Сезнең
нинди циркларда булганыгыз бар? Нәрсәләр истә калды?
§ “Цирк”
сүзендә ничә аваз бар? Ничә иҗек?
§ Сузык
авазларны әйтегез.
§ [И].
§ Ул нинди? Нечкә
сузык аваз.
§ Тартыкларны
әйтегез.
§ [Ц, р, к ].
§ [р] нинди
аваз? Яңгырау тартык. [к] нинди аваз?
Саңгырау аваз.
§ [ц] авазын
әйтеп карагыз. Ул нинди? Саңгырау тартык. (Хор белән әйттерү).
§ Ә хәзер әйдәгез бу
хәрефне язарга өйрәник.
2 ) Ц ц хәрефләрен яздыру. Эш дәфтәре 31 б., 1 нче күнегү.
3) Җөмлә укыту.
§ Циркта бик
күңелле.
§ Тәрҗемә
итү. Җөмләдәге беренче сүзгә нинди сорау туры килә? (Кая? Кайда? Кайдан?)
§ Яхшы!
IV.
Ныгыту.
§ Балалар
бастык. Урындыкларны этеп куйдык. Музыка куела. Сез биисез. Музыка туктагач,
сез группаларга оешасыз. Группада 4 кеше. Мин сезгә карточкаларда язылган
сүзләр бирәм. Сез бу сүзне укыйсыз һәм ул нинди сорауга җавап биргәнен
билгелисез. Стенада сораулар ябыштырылган, сез үзегезгә кирәкле сорауны табасыз
һәм аның янына килеп басасыз.
§ Башладык.
§ Сүзләр:
чанага чанада чанадан (КОНЭРС)
§ Бу сүзгә
сорауны дөрес куярга сезгә нинди кушымча булышты?
§ Кая?
(га), Кайда? (да), Кайдан? (дан)
§ Молодцы!
Утырыгыз!
§ Ә хәзер
укучылар, без Коля турында җөмләләр төзербез. (ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН)
§ Һәрбер өстәлгә
җөмлә белән карточка бирелә, сүзләр буталган. Вы думаете, записываете, отвечает
участник номер 1 каждого стола.
§ 1) Коля,
бара, тауга. 2) Коля, тауда,шуа, чаңгы. 3) Коля, кайта, таудан.
V.
Физминут.
( МИКС-ФРИЗ-ГРУП)
§ Музыка
куела. Балалар бииләр. Музыка туктагач, сорау бирелә. Җавап группадагы сан
белән күрсәтелә. Ответ показываете количеством человек в группе.
§ Ничә ел
фасылы бар? Сколько времен
года существует? (4)
§ Кышкы
айлар ничәү? (3)
§ Фризер
(заморозка)
VI.
Белемнәрне
һәм күнекмәләрне камилләштерү.
§ Балалар,
рәсемнәрдә нинди хәрәкәт күрсәтелгән?
§ Бака
нишли? Бака йөзә.
§ Төлке
нишли?
§ Төлке шуа.
§ Дәфтәрләрне
ачабыз һәм 2 күнегүне эшлибез: һәрбер сүзне 1 тапкыр язып чыгыгыз.
§ Укучылар,
ә сез нинди спорт уеннарын беләсез?
§ Диалог
төзү: - Владик, син футбол яратасыңмы?
- Юк, мин футбол яратмыйм.
- Әйе, мин футбол яратам.
§ Балаларны
парларда эшләтү.
§ Кыш белән
нәрсәдә шуып була? (Хор белән әйттерү).
§ Мин чана
шуам.
§ Мин чаңгы
шуам.
§ Мин тимераякта
шуам.
VII.
Рефлексия.
§ Спорт
белән шөгыльләнергә ни
өчен кирәк?
§ Почему нужно заниматься
спортом?
§ Без бүген
нинди хәреф белән таныштык?
§ Ул нинди
авазны белдерә?
Дидактик
материаллар.
Чанага
Чанада
Чанадан
Коля,
бара, тауга.
Коля,
тауда, шуа, чаңгы.
Коля,
кайта, таудан.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.