Главная / Другое / Исследовательская работа "Шәяхмәт Шамаров - туган якның сайрар былбылы"

Исследовательская работа "Шәяхмәт Шамаров - туган якның сайрар былбылы"

Кыямова Гөлсинә Рашит кызы,

Татарстан Республикасы,

Теләче муниципаль районы, Алан

урта гомуми белем бирү мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы.



Шәяхмәт Шамаров – туган якның сайрар былбылы



Кереш

Туган төбәгем күренекле шәхесләргә бай. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыпов, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х.Ямашев исемендәге һәм “Бәллүр каләм” конкурслары лауреаты, “Йолдызлы йолдызлар”, “Авыл иртәсе”, “Солдат хәтере” дигән китаплар, 40 лап хикәя, һәм парчалар авторы Нургали Булатов, Татарстанның атказанган юристлары Илдус Ямхулла улы Сафиуллин, Бәйрәмгали Хәлиулла улы Хәлиуллин һәм башкалар бар. Исемнәре радио – телевидение, көндәлек матбугат битләрендә яктыртыла торган әлеге мөхтәрәм затларны халык таный, хөрмәт итә. Алар һәм тагын бик күп мактаулы исемнәргә ия булган, илебез өчен нәтиҗәле хезмәте белән танылган якташларыбыз арасында исеме еш аталмаучы, ләкин хезмәтләре һәм иҗаты белән халык өчен яшәгән, үз чорында туган төбәгебезнең күренекле кешесе булган бер шәхеснең исемен яктыртасым килә. Ул – Шәяхмәт Шамаров.

Теманың актуальлеге. Исеме үзе хакында әллә ниләр сөйләмәсә дә, иҗаты белән танышкач, бу шәхес хакында, һичшиксез, белергә, иҗатын өйрәнергә, туган төбәгебездә гади, ләкин талантлы кешеләр яшәгәнен, үзләренең иҗат байлыкларыннан халыкка да өлеш чыгарып, рухи яктан ярдәм итеп торуларын белергә тиешбез, дигән нәтиҗәгә килдем.

Зур елгалар кечкенә чишмәләрдән, инешләрдән башланган кебек, бай тарихлы әдәби мирасыбыз да әнә шундый гади, ләкин ягымлы иҗатлары белән билгеле бер төбәктә генә булса да халык күңелендә үз урынын яулый алган шәхесләребез иҗатын барлау, өйрәнү эшеннән башланырга тиеш дип саныйм. Нәкъ әнә шуңа хезмәтебезнең максатын да якташыбыз Шәяхмәт Шамаровның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү тәшкил итә. Максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Ш.Шамаровның тормыш юлын күзәтү.

  2. Иҗатын барлау, өйрәнү.

  3. Тел – сурәтләү чараларын ачыклау.

Тикшерүнең чыганагы итеп шагыйрьнең үзе төпләгән шигырьләр җыентыгы һәм Саба районында чыгып килгән “Җиңү байрагы” газетасы алынды.

Тикшерүнең методологик нигезен күренекле әдәбиятчыларыбызның фәнни хезмәтләре тәшкил итте. Эш барышында Х.Р.Курбатов, Т.Н.Галиуллин, Д.Ф.Заһидуллинаарның фәнни – теоритик карашлары киң файдаланылды.

Хезмәтнең төзелеше. Хезмәт керештән, ике бүлектән, йомгак өлешләреннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан тора.



I бүлек. Авыр язмышны җиңәрлек көчле рух

Җир йөзендә бик күп төрле талантлар яши. Әйтик, язучылар, артистлар, фән эшлеклеләре һәм башка бик күп төрле танылган кешеләр. Уйлап карасаң, үзебезнең туган яктан чыккан талантлар да шактый. Кызганычка каршы, аларның күбесен белеп тә бетермибез. Чөнки ул шәхесләр хакында мәгълүматлар халыкка җиткерелми диярлек.
Күрше авылга кунакка кайтып йөргән Фирдәвес апа Девятаеваның танылган зәрканчы икәнен каян беләсең, берәр язмадан укымасаң. Ул тыйнак ханым мактанып йөрми, үзе хакында күп сөйләми. Һәрвакыт милли киемнән, үзенчәлекле тышкы кыяфәте белән аерылып торса да, артык тыйнак ул.
Туган төбәгебездә талантлар, чыннан да, шактый. Татарстанның атказанган юристлары Илдус Ямхулла улы Сафиуллин, Бәйрамгали Хәлиулла улы Хәлиуллин, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыпов, танылган журналист, язучы Нургали Булатов. Ә Фатих Хөсни, Рашат Низамиев, Нурислам Хәсәновлар кебек талантларыбызны әйтсәк, бу исемлек тагын да байый, зиннәтләнә төшә. Ләкин шушы олпат затлар белән беррәттән, исемнәре райондашлар арасында гына танылып, авылдашларының тирән ихтирамына лаеклы булганнары да бар. Шуларның берсе - Шәяхмәт Шамаров.

Шәяхмәт Шамар улы Шамаров 1918 елда Казан губернасы Лаеш өязе Балыклы авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Теләче районы Балыклы авылында) дөньяга килә. Шулай әти-әнисе һәм өч малай, авыр вакытлар булуга карамастан, матур итеп яшәп ятканда, 1921 елда әтиләре аларны бу якты дөньяда калдырып китә. Өч бала әниләре тәрбиясендә калалар. Болай да авыр тормыш, атасыз калган гаиләгә үз авырлыкларын, мәшәкатьләрен өсти. Әниләре, балалары ач-ялангач калмасын өчен, авыл байларына җеп эрли. Ә малайлар исә, бераз үсә төшкәч, авыл көтүен үз өсләренә алалар. Бу алар өчен авыр хезмәт булса да, алар бирешми.
Шәяхмәтнең абыйларына белем алу эләкми. Шуңа күрә алар энеләрен ничек тә укытырга телиләр. Ул 1932 елда Балыклы башлангыч мәктәбен, 1935 елда Аланда җиде класс тәмамлый. Ләкин әле дә шул юклык аның сәламәтлегенә зыян сала. Аның аякларына салкын тия һәм Казанда бер аягын тезеннән кисәләр. Шул хәлдән соң ул күп вакыт дәвалана. Терелеп туган ягына кайтканнан соң “Байкал” колхозы идарәсендә табельщик булып эшли башлый. Ул үзен һәрбер эштә алдынгы һәм актив итеп күрсәтә. Шул чорда ул ВЛКСМ сафларына кабул ителә. Бу тырыш егетне шунда ук колхозның комсомол секретаре итеп куялар. Әлеге эшне ул 1937 елның 1 сентябренә кадәр алып бара. Ә сентябрьдә Шәяхмәт Алан урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Һәр эштә, һәр җирдә үзен алдынгы итеп таныта егет. Сәламәтлеге чикле булуга да карамастан, һәр эшне башлап йөри, һәр эшнең үзәгендә кайный ул. Аның булдыклы, тырыш икәнлеген күреп, мәктәпнең комсомол секретаре итеп сайлыйлар.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул үзенең укуын Казанда, укытучылар әзерләү курсларында дәвам итә. Аны яхшы тәмамлагач, үзенең хезмәт юлын укытучы буларак башлап җибәрә. 1940-1942 нче елларда Теләче райкомы секретаре булып эшли. Аннан соң аны Олы Мәтәскә мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул “Кызыл йолдыз” колхозында партоешма секретаре вазифасын да алып бара.

Сәламәтлеге ерак авылга йөреп эшләргә мөмкинлек бирмәгәнгә күрә, Ш. Шамаров 1943 елда туган авылына кайта, анда укытучы булып эшли. Бер үк вакытта “Байкал” колхозы партоешмасы секретаре эшен дә алып бара.

1955 елда Алан мәктәбендә укыта башлый. Кайда гына эшләсә дә, Шәяхмәтне үзен эшен җиренә җиткереп башкаручы, аралашучан, кеше хәленә керә белүче буларак беләләр. Шул елларда шигырь язучы нечкә күңелле шагыйрь дә, очлы күзле, үткен каләмле хәбәрче дә булып таныла. Ул күп еллар Саба районында чыгып килүче “Җиңү байрагы” (соңрак “Саба таңнары”) газетасы белән хезмәттәшлек итә. Газета каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәнең әгъзалары белән тыгыз элемтәдә яши. Яше өлкәнәю һәм сәламәтлеге мөмкинлек бирмәү сәбәпле, үзе берләшмә утырышларында еш катанаша алмый. Ләкин ул берләшмәнең даими әгзасы санала, утырышларда аның шигырьләре тикшерелеп, уңай бәя ала.







































II бүлек. Күңел җырлый да, елый да

Шәяхмәт Шамаров беренче шигырьләрен мәктәп елларнында ук яза башласа да, сакланып калган шигырләре 1938 елны күрсәтә. Аның үз куллары белән ясаган шигырьләр җыентыгы бүгенге көнгә кадәр, өлешчә генә булса да, сакланып калган. Анда егерме җиде шигыре тупланган. Әлеге шигырьләр авторның уй – хыялларын, кичерешләрен ачып бирә. Ул үзенең шигырьләрендә тормышның матурлыгына соклана, якты киләчәккә чиксез өмет белән карый, туган ягына мәдхия укый. Даталарыннан күренгәнчә, алар 1938 – 1942 елларга карый.

Бәхетле без, шатланабыз,

Матур җырыбыз.

Безгә яшәү бәхетен ачты

Гүзәл чорыбыз.

Нинди рәхәт, халыклар шат,

Яшәү күңелле.

Дәртләндерә бөек чорыбыз

Сүнмәс күңелне, - дип яза ул 1938 елда “Бәхетле без” дигән шигырендә.

Вәзгыятьне нечкә тоемлаучы буларак, шигырьләрендә якты тормыш буласына чиксез өмет итә автор. Туган җирнең матурлыгына соклана, табигатькә мәдхия җырлый. Ул артык катлаулы сурәтләү чаралары кулланмыйча да күңелләрне дулкынландырырлык әсәрләр иҗат итә:

Тибрәлә бөдрә болытлар

Биектә – зәңгәр күктә.

Зәңгәр болытлардан өстә

Корыч лачыннар үтә.

Мәңге яшә, гүзәл җирем,

Һич юк сиңа куркыныч.

Зәңгәр күктә постта торам,

Канатым минем корыч.

(“Пилот җыры”, 1938)

Балачагы, үсмер вакытлары авыр тормышта үткәнгә күрә, Ш. Шамаров илдәге үзгәрешләргә бик нык сөенә, һәрбер көнен шатланып каршылый, үзенең туган иле чәчәк атасына бөтен барлыгы белән ышана. Аның кайсы гына шигырен алсаң да әнә шул хисләр белән очрашасың. Аның лирик герое өчен дә һәр яңа көн сөенеч, ул үзен шушы тормышның хуҗасы итеп хис итә, үзендә таулар күчерерлек, дөньяны ал да гөл итеп үзгәртерлек көч – куәт сизә. Әнә шуңа да уйлары якты, күңеле шат лирик геройның.

Ташый бүген шат йөрәктән кайнар җырларым,

Балкый бүген шат яшьлектән якты уйларым.

Бөек якты туган илем, шатлыкка күмеп,

Миллион яшьләрне үстерә, иркәләп, сөеп,- дип язды ул “Яшьлек җыры” шигырендә (1938 ел).
Яшьлек дәрте ташып торган чордагы шигырьләрендә аның хезмәтне зурлавы, хезмәтне олы бәхет дип уйлавы күренә:

Тормыш йөрәклесе, булдыклы кыз,

Эш сөюче, ачык күңелле.

Күзләре саф, үзе зирәк,

Роза чәчәгедәй сөйкемле.

Ул елмая, көлә һәм шатлана,

Әледән – әле алга күз сала.

Җырлый – җырлый җитез урып бара,

Кыр корабы туры юл сала.

( “Комбайнчы Сания” , 1940 ел)”.
Ил язмышын да үз язмышы итеп күргән автор өчен Бөек Ватан сугышының башлануы гөрләп торган тормышның туктап калуы кебек тоела. Менә шуңа да ул фашизмга тирән нәфрәт, җиңүгә зур ышаныч тулы юлларын тезә:

Нинди бөек туган илем,

Саф, чиста изге җирем.

Диңгез кебек җәелеп яткан

Иркен кырларым минем.

...Комсыз сасы фашистлардан

Юк, таптатмабыз сезне!

Сакларбыз күз алмасы күк,

Киң, бөек туган илне!

Һич җиңелмәс совет халкы,

Һичкемгә ул кол булмас!

Җиңмичә фашистлар явын,

Безнең йөрәк басылмас!

(Без җиңелмәбез!”, 1941 ел, август)

Сугыш хыялларын җимерсә дә, киләчәкнең матур булуы, туган илнең чәчәк атуы бәхәссез икәнлеген аңлаган лирик герой бер шигырьдә ут эчендә, икнчесендә иген басуында җиңү өчен көрәшә:

...Ут кабына

Зәңгәр күзләрендә,

Бу солдатның ачы нәфрәте.

Үлем булып яусын фашистларга

Миллионнарның ачу – хәсрәте.

Ачу кайный

Солдат йөрәгендә,

Җиңү өмете яши күңелендә.

Тиздән,

Тиздән!

Фашист, үз ояңда

Әйләнерсең утлы күмергә!

(“Колхоз кызы, сугышчы егет” , 1944 ел)

Шигырьләрендә катлаулы сурәтләү чаралары да эзләми автор, катлаулы җөмләләр дә төземи, күңелләргә үтеп кереп, дулкынланырга мәҗбүр итә ала торган фикерләрен гади җөмләләр, гади сурәтләү чаралары аша укучы хөкеменә тапшыра.

Ш Шамаров иҗатын әлеге хезмәттә тулысы белән яктырту мөмкин түгел. Аның өчен күп вакыт һәм зур хезмәт язарга кирәк булыр иде. Гомере буе каләменә тугры калган авторның архивта сакланып калган язмаларыннан бер өлешен генә – 1978 – 1980 елларда “Җиңү байрагы” район газетасында (Саба районы) басылган шигырьләрен генә күзәтеп үтик. Алардан күренгәнчә, шагыйрь хезмәт кешесенә, туган җиргә мәдхия җырлауны дәвам итә. Яшәү яме хезмәттә, туган җирдә икәнлегенә укучыны ышандыра:

Үскән Кама буйларында

Кранчы кыз Гөлфия.

Зур панельләр күтәрә ул,

Бик уңган, эшне сөя.

(“Кранчы кыз”, 1978 ел)

Иркен кырның тигез күкрәгендә

Кояш нуры балкып янганда,

Җитез урып, сугып һәм җилгәреп,

Колач җәеп иңләп барганда,

Тирләп – пешеп хезмәт дәрте белән,

Ашкынудан тибә йөрәге.

Беркем ирешмәгән яңа үрләр

Яулау әле аның теләге.

(“Комбайнчы шатлыгы”, 1978 ел)

Авыл җирендә яшәп иҗат итүче кеше өчен, аеруча башкалардан үзенең кимчелеге – аягы булмау белән аерылып торган авторга гел уңай мөнәсәбәт кенә булмагндыр. Ул бу хакта “Җырлап яшим” дигән шигырендә болай дип яза:

Яшьтәшләрем кайчак миңа әйтә:

-Чәч агартып юка йөрисең.

Дөньяның олы матурлыгын

Җырдан башка син бит белмисең.

Җавабым бер минем яшьтәшләргә:

- Матурлыкны җырдан эзлим мин.

Матурлыкны җырдан эзлим мин.

Җырлап үткән гүзәл яшьлегемне

Бәхет нурларына тиңлим мин.

Әйе, автор үзен башкалардан ким, бәхетсез дип санамый. Киресенчә, тормыштан тәм табып, булдыра алганча актив яшәү рәвеше алып бара. Үзе әйткәнчә, “өлешенә тигән шушы көмеше” – җырлы гомере белән горурланып яши. Безгә – киләчәк буынга үзенең әйтер сүзен калдыра. Җирне, хезмәтне яратырга, туган җиргә тугры булырга чакыра.
















Йомгаклау

Җиңү байрагы” (соңрак “Саба таңнары” ) газетының һәр санында диярлек Шәяхмәт абыйның шигырләре. Алардан шагыйрьнең заман белән бергә атлавын, инде өлкәнәя баруына карамастан актив яшәвен, актив иҗат итүен күреп була. Үзенең иҗаты белән илебез, туган ягыбыз тарихын яктырткан, шуның белән үзеннән ил тарихына көченнән килгән өлешен, хезмәтен керткән.

Шәяхмәт Шамаров – туган төбәгемнең сайрар былбылы. Ул гаҗәеп гади, ләкин шул ук вакытта үзенең гадилеге белән таң калдырырлык шәхес.
Ул яшь буын өчен үрнәк, идеал шәхес булып тора. Чөнки ул һәрвакыт үзен түгел, ә башкаларны кайгыртырга, юатырга өлгергән. Беренче урынга үзен түгел,ә башкаларны куйган. Менә шуның өчен дә ул үзенең иҗатына гашыйк итә. Зур елгалар кечкенә чишмәләрдән башланган кебек, ул әдәбиятыбызның гүзәл бер сәхифәсендә үз өлешен калдырган, исемен туган төбәгем тарихына зур хәрефләр белән язарга җирлек тудырган шәхес.

Илебез тарихын бөек шәхесләр генә түгел, Шәяхмәт Шамаров кебек гадилекләре, куйган хезмәтләре белән гали булган затлар тудыра.
Безнеңчә, бу иҗат эссез югалырга тиеш түгел, киләчәк буыннар Шәяхмәт Шамаров исемен дә горурланып искә алырга тиешләр, чөнки аның кебек шәхесләр киләчәк буынны тәрбияләүдә өлге булып тора.










Кулланылган әдәбият

  1. Галиуллин Т.Н. Шагыйрьләр һәм шигырьләр/ Т.Н.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 208 б.

  2. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәрләргә анализ ясау/ Д.Ф.Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р.Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005.-111б.

  3. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы/ Х.Р. Курбатов.- Казан: Мәгариф, 2002. – 199б.

  4. Шамаров Ш. Шигырьләр// Җиңү байрагы.- 1978 – 1980.



Исследовательская работа "Шәяхмәт Шамаров - туган якның сайрар былбылы"
  • Другое
Описание:

   Туган төбәгем күренекле шәхесләргә бай. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыпов, Россия Федерациясенең  һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х.Ямашев исемендәге һәм “Бәллүр каләм” конкурслары лауреаты, “Йолдызлы йолдызлар”, “Авыл иртәсе”, “Солдат хәтере” дигән китаплар,  40 лап хикәя, һәм парчалар авторы Нургали Булатов, Татарстанның атказанган юристлары Илдус Ямхулла улы Сафиуллин, Бәйрәмгали Хәлиулла улы Хәлиуллин һәм башкалар бар. Исемнәре радио – телевидение, көндәлек матбугат битләрендә яктыртыла торган әлеге мөхтәрәм затларны халык таный, хөрмәт итә. Алар  һәм тагын бик күп мактаулы исемнәргә ия булган, илебез өчен нәтиҗәле хезмәте белән танылган якташларыбыз арасында  исеме еш аталмаучы, ләкин хезмәтләре һәм иҗаты белән халык өчен яшәгән, үз чорында туган төбәгебезнең  күренекле кешесе булган бер шәхеснең исемен яктыртасым килә. Ул – Шәяхмәт Шамаров.

Автор Киямова Гульсина Рашитовна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 282
Номер материала 25576
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓