Главная / История / Исследовательская работа "Чистопольские женщины- тыловики"

Исследовательская работа "Чистопольские женщины- тыловики"









Эзләнү эше




Чистай хатын-кызлары да җиңү яулашты



Зайкова Арина 16 нчы мәктәп, 6 нчы сыйныф, Чистай шәһәре


рус группасы





Фәнни җитәкчесе: 16нчы урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәтшина Лилия Габдрәшит кызы



















Чистай 2014


Эчтәлек



Кереш 3

Беренче бүлек. Совет армиясендә хатын-кызлар 4

1.1 Татарстан хатын-кызлары 4

1.2 Чистай районы хатын-кызлары 5

Икенче бүлек. «Тылда – фронттагы кебек үк!» 7

2.1 Чистай шәһәре сугыш вакытында 8

2.2 Минем әбиләрем сугыш вакытында 10

2.3 Мәктәп укучылары анкеталары нәтиҗәләре 11

Өченче бүлек. Күзгә бәрелеп тормаган батырлык 12

3.1 Әниләр, тол калган хатыннар батырлыгы 12

3.2 Аналар батырлыгын мәңгеләштерү өчен һәйкәлләр 13

3.3 Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм хатын-кыз 14

Йомгаклау 16

Кулланылган әдәбият 17

Кушымта 18-22




















Кереш


Бөек Ватан сугышында совет халкы үзенең 27 миллион улын һәм кызын югалткан – моны һич кенә дә онытырга ярамый. Илебезнең намусы, азатлыгы, анда яшәүче күпмилләтле халыкларның бәхете өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызның истәлеген сакламаган бер генә гаилә дә юк бездә.

Әбиләр, апалар, әниләр сугыш елларында колхозны алып барган, фронтны азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торганнар.

Фронтларда 200 мең хатын-кыз табиб, 500 мең урта медперсонал катнаша. Алар миллионлаган сугышчының гомерен саклап кала. Хезмәтләре өчен 44 медицина хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнә.

Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлеген сугыш аяусыз сынады. Алар, моңарчы ирләр күтәреп барган авыр хезмәтне үз иңнәренә алдылар, ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләделәр, ятим калган балаларны тәрбияләделәр. Кыскасы, сугыш чорында хатын-кыз искиткеч бөек булды.

Минем эзләнү эшемнең максатлары:

- Татарстан һәм Чистай хатын-кызларының Бөек Ватан сугышындагы ролен ачыклау,

-сугыш чорында тылдагы бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән, ачлы-туклы хәлдә тырышып Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның батырлыгын күрсәтү,

-туган як тарихы турындагы белемнәрне арттыру,

- үземнең әбиләремнең тормышын өйрәнү,

- Ә. Еники әсәрләре аша “сугыш һәм хатын-кыз” темасын өйрәнү.

Эш барышында бик күп әдәбият укылды, тыл һәм сугыш ветераннары белән әңгәмәләр уздырылды, укучылар язган анкеталарга анализ ясалды. (кушымта №1)

Беренче бүлек. Совет армиясендә хатын-кызлар



Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер-берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, узара бәйләнештә әйтүе сәер. Ләкин без илебез тарихыннан үз Ватаныбыз иминлеген саклап яуга күтәрелгән хатын-кызларның исемнәрен әйтә алабыз.


1.1. Совет армиясендә Татарстан һәм татар хатын-кызлары



Совет Армиясендә сугыш чорында 2 миллион хатын-кыз катнаша. Шуларның 50 меңнән артыгы – Татарстаннан. Аларның 41 проценты – табиблар, 40 проценты – санинструкторлар, санитаркалар. Шәфкать туташларының 100 процентын да хатын-кызлар тәшкил итә. Бер Серго исемендәге заводтан гына да 1200 кеше сугышта катнаша. Аларны хатын-кызлар, яшүсмер егетләр алыштыра. Бу заводның 4 меңнән артык хатын-кызы «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

Татар кызы Сыртланова Мәгүбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек . Ул хатын-кызлар авиация полкында эскадрилья командиры ярдәмчесе була. Бөек Ватан сугышында 1942 нче елның көзеннән катнаша. 1945 нче елның маена кадәр По-2 очкычында 780 хәрби очыш ясый, Төньяк Кавказны, Таман ярымутравын, Новороссийскны, Крымны, Көнбатыш Белоруссияне, Польшаны, Көнчыгыш Пруссияне һәм Германияне азат итүдә катнаша.

Тагын бер татар кызы Санфирова Ольга Александровна 1941нче елда үзе теләп армия сафларына китә. Хатын-кызлардан торган төнлә бомбага тотучы авиация полкы составында фронтка китә. Эскадрилья командиры 630 очыш ясый. Сугышларда күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен Санфировага үзе һәлак булганнан соң (23.02.45) Герой исеме бирелә.(3. 371-бит)



1.2. Совет армиясендә Чистай районы хатын-кызлары


Кемнәр соң алар Чистай шәһәреннән Ватаныбызны яклап яу кырына киткән хатын-кызлар?

Агафонова Анна Константин кызы сөйләүләре буенча, Чистай районыннан 450-500 кызны хәрби хезмәткә чакыралар. Аларны пароходка утырталар һәм Казанга алып китәләр. Казанда военком аларны ике рәткә тезә һәм болай дип әйтә: “Казанда да сезнең ярдәм кирәк. Кем монда калырга тели, стройдан чыгыгыз, ә калганнарны Мәскәүгә җибәрәбез.” Ләкин беркем дә стройдан чыкмый, барлык кызлар да сугышка китә. Анна Константин кызы Белорус фронтының 65 нче дивизиясендә, 1980 полкында сержант булып хезмәт итә. Ул шәһәр штурмнарында катнаша. Шул шәһәрләрнең берсе Варшава. “Кире җирдән түгел, мәетләр өстеннән кайттык,” - дип искә ала Анна Константиновна. (Кушымта №2)

Самсонова Анна Василий кызы (1923 нче елда туган) Рокосовский дивизиясе полкында разведка бүлеге командиры була. 1943 елда аны Житомир өлкәсе Корыстень шәһәренә җибәрәләр. Монда алар күперләрне саклыйлар, дошманны тылга җибәрмиләр. Сугышны ул Кенингсбергта тәмамлый. Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. “Батырлык өчен” медале бирелергә тиеш булган, ләкин документлар килеп җитмәгән. (Кушымта №3)

Бөек Ватан сугышы башланганда Волоснова Анна Михаил кызы унынчы сыйныфта укый торган була. Ул 6 айлык шәфкать туташлары әзерли торган курсларга языла. 1942 нче елда курсларны тәмамлый. Аны санитар-эпидемиология станциясенә врач-эпидемиолог ярдәмчесе итеп билгелиләр. 1944 нче елда Украинага Кировоград шәһәренә китә. Ире шунда һәлак була. Анна Михайловна авиация полкында сәнәгать бүлеге башлыгы булып кала. Ул госпитальдә авыруларны чиста кием, урын-җир әйберләре, дару, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп һәм шәфкать туташларының вазыйфаларын үтәүләрен тикшереп торган. Хәзер ул ветераннар хорына йөри. Алар бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар. (Кушымта №4)

Тугызынчы сыйныф укучысы Роза Сафина ике абыйсын фронтка озатканнан соң, үзе дә гариза язып военкоматка килә. Сугышта ул пулеметчы була. Каргалы авылыннан гына да сугышның беренче көннәреннән үк 16 кыз фронтка китә. Рәисә Мостафина һәм Мәһмирә Җаббарова Ленинград күген саклыйлар, бертуган Суфия һәм Разия Гимаевалар пулеметчы булалар.(3. 113-бит)

Мин яши торган сәгать заводы поселогында 10 сугышта хезмәт иткән хатын-кыз хәзер дә исән . Безнең мәктәп укучылары һәр ветеран янына барып, алар белән әңгәмә корып кайттылар. Болар:

Агафонова Анна Константин кызы,

Венедиктова Анна Алексей кызы,

Волоснова Анна Михаил кызы,

Евдокимова Прасковья Михаил кызы,

Егорова Мария Яков кызы

Каледина Ольга Александр кызы,

Николаева Клавдия Николай кызы,

Соловьёва Александра Василий кызы,

Туйбахтина Зөләйха Исмәгыйль кызы.

















Икенче бүлек. «Тылда – фронттагы кебек үк!»



«Тылда – фронттагы кебек үк!» дигән гади сүзләр халыкның патриотлык бурычын яхшы аңлавын күрсәтә. Республикабызның дистәләрчә мең хезмәт кешесе шул девизга тугры булып кала. Әйтик, республикабыздан фронтка 131 миллион пот икмәк, 59 миллион пот ит, 200 мең тонна сөт, 39 миллион пот бәрәңге озатыла, дарулар ясау өчен, 20 тонна дару үләне җыйнап тапшырыла. Сугышчыларга 23 мең тун, 59 мең телогрейка, 106 мең пар күлмәк-ыштан, 54 мең пар киез итек, атларны ашату өчен, 700 мең тонна яхшы сыйфатлы печән озатыла. Бу эшләрнең башында хатын-кызлар, яшүсмерләр тора. 1944 елда Татарстан сәнәгать предприятиеләрендә 83 мең 600 хатын-кыз эшли. Бу производствода эшләүчеләрнең 54 процентын тәшкил итә. Эвакуацияләнеп, безгә килгән күп кенә завод-фабрикаларның кайбер цехларында эшчеләр ачык һавада уңайсыз шартларда 12-18әр сәгать эшли. Кышкы салкынга карамастан, эшчеләр түзә. Аларның бүгенге көндә 50шәр еллык хезмәт стажы бар, яшьләре дә 80-90 га җитте инде.

Республикада берүк вакытта 30 мең фронтовик госпитальләрдә дәвалана. Сугыш чорында 340 мең солдат һәм офицер аякка баса. Бу фронт өчен өстәмә 20 дивизия дигән сүз! Академик Б.В.Петровский сүзләренә караганда, «бу – тарихта дөньяда тиңе булмаган саннар». Фронтларда 200 мең хатын-кыз табиб, 500 мең урта медперсонал катнаша. Алар миллионлаган сугышчының гомерен саклап кала. Хезмәтләре өчен 44 медицина хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнә.

Фронтка бөтен халык ярдәме Кызыл Армия сугышчыларына җылы әйберләр һәм эчке киемнәр җыюда ачык чагыла. Монда хатын-кызларның хезмәте аеруча зур. Фронтка озатылган әйберләр сугышчыларның тәнен генә түгел, күңелен дә җылыта, дошман белән сугышта яңа көч өсти. Фронтта сапер булган шагыйрь Фатыйх Кәрим «Хәдичә» шигырендә болай дип яза:

Мамык перчаткаң эчендә

Йөрәгең җылысы бар.

Бу перчаткаларны киеп,

Дошманны кыйныйсы бар.

Сугыш чорында авыл мәктәпләре укучылары да май-сентябрь айларында авыл хуҗалыгында эшли. Әйтик, 1942 елда 112 мең мәктәп баласы, күмәк хуҗалыкларда эшләп, 500 мең сум хезмәт хакы ала һәм аны оборона фонды карамагына тапшыра. Монда Чистай районы балалары да үзләреннән өлеш кертә.



2.1. Чистай шәһәре сугыш вакытында



Сугыш чорында җәрәхәтләнгән, яраланган солдат, офицерлар өчен республикабызда 59 госпиталь ачыла. Шуларның өчесе Чистайда эшли. 1942 нче елда 1669 нчы номерлы госпитальдә 1100, 1670 нче номерлы госпитальдә 1150, 4638 нче номерлы госпитальдә 400 яралыга ярдәм күрсәтәләр Барлык авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Сугыш вакытында эквагоспиталь белән тәҗрибәле табибә Бэла Михайловна Готлейб җитәкчелек итә.

Ноябрь аенда Чистай шәһәренә Мәскәүдән җайланмалар, станоклар белән берничә баржа килә. Шулвакыт бик каты салкыннар башлана. Кама елгасы боз белән каплана. Станокларны боз өстенә кул белән бушаталар һәм атлар ярдәмендә булачак сәгать заводы территориясенә ташыйлар. Ул вакытта Чистайда заводта эшләргә әзерләнгән белгечләр булмый, ләкин кешеләр җиңү өчен барысына да әзер булалар, энтузиазм белән эшлиләр. Икенче Мәскәү заводыннан якынча биш йөзләп эшче һәм инженер килә. Ярты елдан соң мең ярым Чистай яшүсмере һәм хатын-кызы алар белән бергә эшли башлый. Алар тәүлегенә 12шәр сәгать эшлиләр, күп вакытта шунда ук ашыйлар, йоклыйлар. Завод фронтка кирәкле продукция –ядрәләр эшләп чыгара. Екатерина Евсеевна Новикова 1942 нче елдан сәгать заводында эшли. Көне-төне сугышка корал эшләдек, -ди ул. Эшчеләр атналар буе заводтан чыкмыйча эшлиләр. Кайчагында аларны бикләп тә куялар. Эшчеләрне колхозларга булышырга да җибәрәләр. (Кушымта №5)

Станокларны Кама елгасыннан Екатерина Евсеевна һәм аның дус кызлары чаналар белән хәзерге 1 нче мәктәпкә ташыйлар.

Сугыш вакытында күн заводы да көн-төн эшли . Монда күн эшкәртәләр, җылы киемнәр тегәләр.

Трикотаж фабрикасы 1941 нче елда Киев шәһәреннән күчеп килә. Бу фабрикада да хатын-кызлар, яшүсмерләр, картлар эшли. 1941нче елның октябрендә беренче продукцияне фронтка җибәрәләр: йон оекбашлар, бияләйләр, свитерлар һ.б.

Чистай судоремонт заводында да җиңү өчен эш көн-төн туктатылмый. Зоя Матвеевна Слепнева 1943нче елда заводта токарь булып эшли башлый. Алар кул гранаталары ясыйлар. Эшчеләр ягылмый торган завод тулай торагында яшиләр. Кыш көне кружкада су ката торган булган.

Антонина Яковлевна Кокорина 1942 нче елда Пермь елга техникумын тәмамлап, Чистайда кышлаган 253 нче номерлы санитар-транспорт судносына штурман итеп билгеләнә. Бу судно яралыларны Сталинградтан, Калининнан, Мәскәүдән алып чыга. Антонина Яковлевна бик күп тапкыр үлемнән исән кала, чөнки аларның судносын бомбага еш тоталар.

Сугыш чорында хәрби икътисадта барысы да хәрбиләрчә җитди була, хезмәт мөнәсәбәтләрен дә кырыс указлар җайга сала. Сугыш вакытының мөһим сыйфаты була ул. Әмма аның төп билгесен эшче, крестьян һәм интеллигенциянең фидакарь хезмәте тәшкил итә. Төп йөкне хатын-кызлар, яшүсмер егет-кызлар тарта, аларның сугыш тарихында тоткан урыны, әһәмияте аеруча зур. Моны югарыда күрсәтелгән дистәләгән фактлар раслый.







2.2. Минем әбиләрем сугыш вакытында



Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынады. Алар моңарчы ирләр күтәреп барган авыр хезмәтне үз иңнәренә алды. Ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләде, ятим калган балаларны тәрбияләде. Кыскасы, сугыш чорында, хатын-кыз искиткеч бөек көч булды.

Бер әбиемнең исеме Анна Сергей кызы(1930-1980). Әбиемнең бала чагы сугыш елларына туры килгән. Ул олылар белән бергә армый-талмый эшләгән. Ачы тормыш җиле аңа нинди генә авыр сынаулар алып килсә дә, ул барысына да түзгән. Әбием безнең әтиебезне киләчәккә өмет белән яшәргә өйрәтә. Кызганычка каршы, ул мин туганчы ук үлә. (Кушымта №6)

Икенче әбиемнең исеме Галеева Бибихафизә Мөхәммәт кызы (1911-2009). (Кушымта №7) Аның сугыш вакытында ике баласы була. Бабай сугыштан 1943 нче елда яраланып, кантузия алып авылга кайта. Әбием сөйләве буенча, алар кырда көне-төне эштә булалар. Хәтта хатыннар йөкле килеш соңгы көнгә кадәр эшлиләр һәм кырда бала табалар. Эш бик авыр була, барысын да кул белән эшләргә туры килә, җирне ат җигеп сукалыйлар. Әле үзләре ач та булалар. Үзләре үстергән бер генә ашлык бөртеген дә алып кайтырга ярамаган, барысын да фронтка җибәреп барганнар.

Әбием моңлы җырлар тыңлаганда бик еш уйга кала иде. Аның башы түбән иелә, күзләре моңсуланып китә иде. Йөрәгендә ниндидер бер сагыш уянгандыр аның. Әбием узган ел май аенда 97 яшендә вафат булды.




2.3. Мәктәп укучылары анкеталары нәтиҗәләре



Барлык укучыларның да гаиләләре сугыш белән бәйле. Анкетадагы сорауларга җавап бирер өчен, укучылар әти-әниләре, әби-бабайлары белән сөйләштеләр. Күбесе үзләре өчен ачышлар ясадылар. Күбесенең әбиләре сугыш вакытында авылда яшәгән. Алар бик күп эшләгәннәр.Алабута икмәге, черек бәрәңге ашаганнар. Үзләре үстергән ашлыкны фронтка җибәреп барганнар. Укучыларның әбиләре истәлекләре буенча, алар окоплар казыганнар, юлларны чистартканнар, фронт өчен бияләйләр, оекбашлар бәйләгәннәр.

Сугышта катнашкан туганнарының 31% кире әйләнеп кайтмаган. Ә кайтканнарының 50% инвалид булып кайта һәм күбесе озак яшәми.

Димәк, сугыштан соң барлык авырлык ирләрсез калган хатын-кызларга төшә. (кушымта №8 )































Өченче бүлек. Күзгә бәрелеп тормаган батырлык



Сугыш һәм һәм хезмәт ветераннары бик зур ихтирамга лаек.

Еллар узган саен фидакарь хезмәтләре өчен илебез бүләкләренә лаек булган тыл каһарманнарының саны ачыклана бара. Әмма үзләренең газиз ирләрен, улларын канлы сугышка фатиха биреп озаткан аналарның, хатыннарның күзгә бәрелеп тормаган, күңел түрендә генә сакланган батырлыкларын күреп тә, бәяләп тә бетерерлек түгел.


3.1. Әниләр, тол калган хатыннар батырлыгы



Яраткан кешеңнән мәңгегә аерылу – бик авыр. Ләкин хатын-кызларыбыз кыю ирләренең, сөйгән ярларының гомерләре әрәмгә өзелмәвен, аларның батырлыклары явыз дошман өстеннән җиңүне якынайтканын, үлемнәре белән бик күп аталарның һәм балаларның гомерләрен саклап калганын дөрес аңлаган.

Улына, иренә сугышта кыю булырга һәм курыкмаска наказ биргән хатыннарның бөеклеге һәм көче, тол калган хатыннарның, сөйгән ярлары сугыш кырларыннан кайта алмаган кәләшләрнең кайгы-хәсрәте алдында баш имәскә, аларга тирән ихтирам һәм хөрмәт күрсәтмәскә мөмкин түгел!

Балалары вакытсыз дөньядан киткән яки сыңар канат булып, ялгызы гына балалар тәрбияләүче, яки инвалид бала караучы сабыр аналар турында да җылы сүзләр әйтеп китмичә булмый. Чөнки алар өлешенә төшкән шушы авыр йөкне үзләренең иңнәрендә сынмый, сыкранмый йөртәләр. Әлеге батыр аналарга рәхмәт әйтәсе һәм алар алдында баш иясе килә. Тормыш тарафыннан кыерсытылган аналарга җылы сүзләрне кызганмаска кирәк. Әниләр, гомумән, өлкәннәр, кайчакта бер генә җылы караштан, ягымлы сүздән дә җанланып китәләр.

Хатын-кыз йөрәге үзенең табигате белән һәр шатлыкка, кайгыртуга, иркәләүгә аеруча сизгер, диләр. Хак сүзләр. Алар авыр сынау көннәрендә батырлык күрсәтергә, ил хәсрәтен үз иңнәренә алырга да әзерләр, һәм моны дәһшәтле сугыш көннәрендә бик ачык күрсәттеләр. Алар тылда да, фронтта да үзләренең хезмәтләре белән илебезгә булыштылар һәм бәхетле тормыш өчен бердәм сафта көрәштеләр.

Хәтәр сугыш елларында Татарстан Совет Армиясе сафларына үзләре теләп һәм мобилизацияләнеп 560 мең кеше басты. Кулына корал тотып сугышкан шушы батыр аналарның уллары безнең илебезне явыз дошманнардан азат иттеләр. Шуларның күбесе медальләргә лаек булдылар. Бик күп аналарның газиз уллары белмәгән, ят җирләрдә мәңгегә ятып калдылар.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел тулса да, хатирәләр йөрәкне яңадан-яңа әрнетә. Җир шарында беркемгә дә кирәкмәгән сугышлар бара. Кайчак минем: «Бу сугышлар безгә кирәкми! Безнең тыныч яшисебез килә! Туктатыгыз бу кирәксез сугышларны!» − дип кычкырасым килә. Ләкин мине беркем дә ишетмәс кебек.



3.2.Аналар батырлыгын мәңгеләштерү өчен һәйкәлләр



Минем зур бер хыялым бар. Шәһәр уртасына мин, шагыйрь әйткәнчә, бронзадан коеп, әниләргә, хатын-кызларга багышланган һәйкәл куяр идем һәм шуның белән үземнең барлык әниләргә дә булган ихтирамымны белгертер идем.

Әниләр, хытын-кызларның батырлыгын мәңгеләштерү өчен салынган һәйкәлләр турында эзләнеп карадым. Бар алар, ләкин Татарстанда бердәнбер.(Кушымта №9)

Мәсәлән, Мамай курганында мәһабәт Ватан-ана скульптурасы тора. Кулына кылыч тоткан Ватан-ана узенең улларын һәрчак уяу булырга чакыра. Ана: “Яулап алынган тынычлыкның кадерен белегез”, - дип эндәшә сыман.

Фашизмга каршы көрәштә батырларча һәлак булган биш бертуган Куприяновлар һәм аларның тәрбияләп үстергән ана истәлегенә Белоруссиянең Жодино шәһәрендә мәһабәт монумент куелган. Өлкән яшьтәге гади генә хатын-кыз – бусагага - кечкенә генә пьедесталга баскан. Каршында аның улларын үлемсезлеккә алып киткән юл. Батыр егетләр кызу-кызу атлап, яуга китеп бара!...

Туган Татарстаныбызда да аналар истәлегенә салынган һәйкәл бар. Мамадыш шәһәре үзәгендәге “Хәтер” паркында яу кырларында үзенең газиз сигез баласын югалткан Анага һәйкәл күелган. Мәһабәт ап-ак һәйкәлдә Фатыйха апа Әхмәдиева (тумышы белән шушы төбәкнең Урта Кирмән авылыннан) образы гәүдәләнгән.

Бер ук вакытта бу һәйкәл яу кырларында улларын, кызларын, ирләрен, туганнарын, якыннарын югалткан барлык Аналарга, җинү таңын якынайткан тыл батырларына тирән хөрмәт, аларның олы кайгысын уртаклашу билгесе дә.


3.3. Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм хатын-кыз



Әмирхан Еники әсәрләрен укыганда хатын-кызларның батырлыгына, сабырлыгына тагын бер тапкыр сокландым.

Ана һәм кыз” хикәясендә Әмирхан Еники сугышның рәхимсезлегенә янә бер кабат ассызыклый. Сөекле улын күрү теләге белән генә яшәп яткан авыру ананың өенә Хәйдәрнең һәлак булуы турында хәбәр килә. Әмма хат туп-туры ананың кулына тугел, ә кызга килеп эләгә. Япь-яшь кенә кыз бала үзе өчен бик авыр адым ясый: әнисенә бу хәбәрне җиткермәскә була. Беркадәр рәхимсез булган мондый адымга барырга аны нәрсә мәҗбүр итә соң? Әлбәттә, кешелеклек бурычы. Хәйдәрнең үлеме турында хәбәр аны ничек кенә тетрәндермәсен, никадәр авыр булмасын, аның юлы бердәнбер: ул болай да үлем түшәгендә яткан анасына бернәрсә дә сөйләмәскә тиеш. Кыз баланың мондый юлга баруы башта беркадәр гаҗәпләндерсә дә, соңыннан да укучы аны аңлый, гаять авыр бу халәт алдында баш ияргә мәҗбүр була.

Бер генә сәгатькә” хикәясе дә күңел кылларын тибрәндермичә калмый. Улларын күрү бәхетеннән үз-үзләрен кая куярга белмичә йөргән, әмма күрешү минутларының бигрәк аз булуыннан каушап калган ата белән ана хисләрен сурәтләп бирүдә язучы аеруча оста эш йөртә. Бер генә сәгать вакыт шундый озак һәм шулкадәр кыска булып тоела. Ничә айлар буе улларын күрмәгән ата-ана йөрәге өчен бигрәк тә. Үзенең сөйгән ярын күрми калган кыз образы да укучы күңелендә сугышка карата нәфрәт хисен көчәйтеп җибәрә. Кырыс һәм аяусыз чынбарлык һәркемнең йөрәгендә тирән эз калдыра.

Тауларга карап” хикәясе укучы алдында сугыш алып килгән дәһшәтләрнең нәтиҗәләрен ачып сала. Ә сугышның нәтиҗәсе – үлем, үлем исә һәлак булган солдатның туганнарына, әти-әнисенә ялгызлык алып килә. Әмма табигатьне гаделсез дип әйтү дөрес булмас. Улларыннан һәм оныкларыннан мәхрүм калган карт белән карчык күңелендә өмет уты кабына: капкадан килеп кергән яшь кенә кызның кочагындагы сабый – аларның киләчәге. Табигать-ананың гаделлеге укучы күңелен тетрәндерми калмый.












Йомгаклау



Бу эшне эшләү барышында миндә батыр якташларыбыз белән горурлану, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирам һәм хөрмәт хисләре артты. Шулай ук ялгыз яшәүче ветеран әбиләрне бик кызгандым. Алар безнең ярдәмебезгә мохтаҗ.

Бөек Җиңү изге сугыш кырларында гына яуланмаган. Татарстан кызлары яуга киткән биш йөз меңнән артык ир-атны алыштырган. Хатын-кызлар сабан сөргән, чәчкән, урган, һәм ядрәләр, самолетлар ясаган, шинельләр теккән. Ашлык басуы һәм завод цехы аларның сугыш кырына әверелгән. Алар фронтны алты йөзгә якын төрдәге техника, кораллар, сугыш кирәк яраклары, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итеп торганнар.

Хатын-кызлар авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнар, җиңү сәгатен якынайту өчен тиндәшсез хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр.

Анкета нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сугыш беркемне дә читләтеп узмаган. Күп кенә укучы үзләренең әбиләре язмышы турында уйланырга мәҗбүр булды, чөнки сугыш вакытындагы хатын-кызлар батырлыгы сугыш ветераннары батырлыгыннан ким түгел. Бу батырлыкны татар язучылары да үз әсәрләрендә бик ачык күрсәткән. Әмирхан Еники һәм башка язучыларның сугыш турында язган әсәрләрен укуны дәвам итәргә телим.

Мин катнаш гаиләдән. Гаиләмдә рус телендә сөйләшәбез. Бу эшне эшләгәндә бик күп эзләнергә генә түгел, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәргә дә туры килде. Татар теле буенча да белемнәремне арттырдым.

Мин бу эшемне дәвам итәргә һәм туган ягым Чистай турында тагын да күбрәк белергә телим.






Кулланылган әдәбият



  1. "Кто есть кто в Республике Татарстан", Герои Советского Союза – наши земляки (Сборник документальных очерков и зарисовок в трех книгах). – Казань: Татарское кн. изд-во, 1982-1985 гг.

  2. Восток. Проверено временем “Идел-пресс”, 2002г.

  3. Татарстан в годы Великой Отечественной Войны 1941-1945гг. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) – Казань: издательство «Книга Памяти», 2000.

  4. Чистополь и чистопольцы. Из прошлого и настоящего. - Казань: издательство “По городам и весям”,2004.

5. Презентация өчен рәсемнәр интернеттан алынды



















Кушымта


Кушымта №1

hello_html_5b664841.jpghello_html_558265a9.jpg

Эш барышында бик күп әдәбият укылды, тыл һәм сугыш ветераннары белән әңгәмәләр уздырылды, укучылар язган анкеталарга анализ ясалды.

Кушымта№2

hello_html_487e6eef.jpghello_html_mecff643.jpg

Агафонова Анна Константин кызы

Кушымта №3

hello_html_m35ef38f0.jpghello_html_46e80b1b.jpg

Самсонова Анна Василий кызы ветеран хатын-кызлар белән

Кушымта №4

hello_html_m6fae61e6.jpghello_html_m6a7c959b.jpg

Ветераннар хоры һәм Волоснова Анна Михаил кызы

Кушымта №5

hello_html_m2bdbd7af.jpg

Новикова Екетерина Евсеева медальләре


Кушымта №6

hello_html_m7bb3d3cc.jpg

Әбием Козырева Анна


Кушымта №7

hello_html_721a4302.jpghello_html_7ab4338c.jpg

Минем әбием Галеева Бибихафизә Мөхәммәт кызы

Кушымта №8

hello_html_14057732.gif

hello_html_m47b5c9d6.gif

hello_html_29aa4d67.gif

Анкета нәтиҗәләре

Кушымта №9

hello_html_m5de7889a.jpg

Мамай курганында мәһабәт Ватан-ана скульптурасы

hello_html_m14f5576e.jpg

Фашизмга каршы көрәштә батырларча һәлак булган биш бертуган Куприяновлар һәм аларның тәрбияләп үстергән ана истәлегенә Белоруссиянең Жодино шәһәрендә мәһабәт монумент куелган

hello_html_m5abc1ad4.jpg

Мамадыш шәһәре үзәгендәге “Хәтер” паркында яу кырларында үзенең газиз сигез баласын югалткан Анага һәйкәл күелган.























Исследовательская работа "Чистопольские женщины- тыловики"
  • История
Описание:

Бөек Ватан сугышында совет халкы үзенең 27 миллион  улын һәм кызын югалткан – моны һич кенә дә онытырга ярамый. Илебезнең намусы, азатлыгы, анда яшәүче күпмилләтле халыкларның бәхете өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызның истәлеген сакламаган бер генә гаилә дә юк бездә.

Әбиләр, апалар, әниләр сугыш елларында колхозны алып барган, фронтны азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торганнар.

 

Фронтларда 200 мең хатын-кыз табиб, 500 мең урта медперсонал катнаша. Алар миллионлаган сугышчының гомерен саклап кала. Хезмәтләре өчен 44 медицина хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнә.

Автор Мухаметшина Лилия Габдрашитовна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел История
Подраздел
Просмотров 516
Номер материала 31750
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓