Главная / Классному руководителю / Интеллектуальная игра по татарскому языку для 7-8 классов

Интеллектуальная игра по татарскому языку для 7-8 классов

Тел дигән дәрья бар…

Интеллектуаль уен-бәйге.

(7-8нче рус сыйныфларының татар төркемнәреөчен.)

Максат:

· Укучыларның туган телебез, әдәбиятыбыз һәм фольклорыбыз турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

· сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

· туган телебезгә хөрмәт уяту, милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Материал:

1.”Хәзерге татар әдәби теле”(Авторлары:Ф.Сафиуллина,М.Зәкиев.-Казан: Мәгариф,2002.-110-114 б.)

2.”Хикмәтле дә,бизәкле дә туган тел”(Авторлары:Ф.Сафиуллина,Г.Ибраһимов.-Казан:Мәгариф,1998.-51-54,69 б.)

3.”Татар халык мәкальләре”(Авторы:Н.Исәнбәт.-Яр Чаллы:Идел-Йорт-2000).

4.”Әкиятләр”(Баш ред.:К.Миңнуллин.-Казан:Мәгариф,2000.-102-104 б.)

5.”Агыла да болыт агыла”(Төз.-ред.:З.Гыйниятова.-Казан: Мәгариф,1993.-76,80 б.).

Җиһазлау:Интерактив такта, мультимедиа проекторы , компьютер ,“Мин яратам сине, Татарстан!” җыры язмасы,слайдлар.

УЕН-БӘЙГЕ БАРЫШЫ.

Укытучы сүзе:

-Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар!Без сезнең белән“Тел дигән дәрья бар” дип аталган уен-бәйгегә җыелдык.Бәйгебездә сезне күрүебезгә шатбыз.Уенчылар белән бергәләп,без бүген тел,әдәбият һәм сәнгать дөньясы буйлап сәяхәт итәрбез.Уенчыларга кирәк чакта ярдәм итәрсез,ягъни җанатарлар булырсыз дип ышанабыз.

Бәйгедә 2команда катнаша:8а сыйныфы-1команда, 8б-2команда.(Уенчылар белән таныштыру.)

Жюри сайлау.(Уен-бәйгедәге турларның исемнәре һәм һәр команда туплаган баллар интерактив тактада языла бара).

Зал белән эш.

Укытучы сүзе:

-Хөрмәтле җанатарларыбыз! Бәйге барышында”Тел дигән дәрья бар” исеменең нинди әйтемнән икәнен искә төшерергә,соңынан аны тулысынча әйтеп бирергә кирәк.

1 тур.”Тел чарлау”

-Тел ,әдәбият һәм сәнгать дөньясына сәяхәтне башлыйбыз.Башта “тел чарлап” алабыз: телнең иң кызыклы күренеше-фразеологизмнарны искә төшерәбез.

Фразеологизмнарны тәрҗемә итү:

1 командага:

а)русчадан татарчага:

Ø беречь как зеницу ока(күз карасы кебек саклау)

Ø как гром среди ясного неба(аяз көнне яшен суккандай)

Ø была не была(беткән баш беткән)

Ø у чёрта на куличках(җәһәннәм тишегендә)

Ø сесть на мель(көймәсе комга терәлү)

б)татарчадан русчага:

Ø юлыңа ак җәймә(скатертью дорожка)

Ø табан ялтырату(катиться колбасой)

Ø теше тешкә тими(зуб на зуб не попадает)

Ø чебеннән фил ясау(делать из мухи слона)

Ø санга сукмау(ни в грош ставить)

2 командага:

а)русчадан татарчага:

Ø гнаться за двумя зайцами(ике куян артыннан куу)

Ø иметь зуб(ачусаклау)

Ø ломать голову(баш вату)

Ø взяться за ум(акылга утыру)

Ø бросаться в глаза(күзгә бәрелеп тору)

б)татарчадан русчага:

Ø уртак тел табу(найти общий язык)

Ø борын күтәрү(задрать нос)

Ø ләчтит сату(лясы точить)

Ø таң тишегеннән(ни свет ,ни заря)

Ø ике чабата бер кием(два сапога пара)

2 тур.”Халык әйтсә,хак әйтә.”

-Сәяхәтебезне дәвам итеп,халкыбызның кыска һәм тирән мәгънәле фольклор әсәрләре-мәкальләргә тукталып үтәбез.

Мәкальләрнең икенче өлешен табу.

1 командага:

1)Кем эшләми,(шул ашамый).

2)Көчлелегең белән горурланма,(кешелегең белән горурлан).

3)Тыйнакның кулы эшләр,(мактанчыкның теле эшләр).

4)Тырыштан тир кипмәс,(ялкаудан чир китмәс).

5)Уйламыйча сөйләсәң,(авырмыйча үләрсең).

6)Тел белгәннәр халык булган,(белмәгәннәр балык булган).

7)Кем арбасына утырсаң,(шуның җырын җырларсың).

2 командага:

1)Җиде кат үлчә,(бер кат кис).

2)Иренгән ике эшләр,(соңыннан бармагын тешләр).

3)Яхшы сүз җанга рәхәт,(яман сүз җанга җәрәхәт).

4)Тырышкан табар,(ташка кадак кагар).

5)Туры әйткән котылган,(ялганлаган тотылган).

6)Ашаганда колагың селкенсен,(эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.)

7)Аерылганны аю ашар,(бүленгәнне бүре ашар.)

Жюрига сүз бирү.

Зал белән эш.

Салават Фәтхетдинов язмасында”Мин яратам сине ,Татарстан!”җырын тыңлату.( Җыр яңгыраганда,Татарстан Республикасы турында слайдлар күрсәтү.)Соңыннан җырның авторларын сорау.(Роберт Андреев көе, Роберт Рәкыйпов сүзләре).

3 тур.“Матур әдәбият.”

-Сәяхәтебезнең иң күңелле һәм катлаулы өлешенә- матур әдәбият өлкәсенә күчәбез.

1командага:

1)Муса Җәлилнең әсирлеккә эләккәнче язылган шигырьләр җыентыгы.(“Тупчы анты”).

2)Галимҗан Ибраһимов әсәрендә сурәтләнгән ат.(Алмачуар).

3)Кошларга әйләнгән балалар турында бәет.(“Сак-Сок”)

4)”Кыйгылдашып болытларда

Мин белмәгән телләрдә,

Киек казлар китеп бара

Мин күрмәгән илләргә.”юллары нинди шигырьдән?(Хәсән Туфаннның “Киек казлар”шигыреннән.)

5)Шәүкәт Галиевның “Пәрәмәч” шигырендәге малайны нәрсә көлкегә калдырган?(камыр).

2 командага:

1)Фронтта Муса Җәлил эшләгән газета.(“Отвага”).

2)Габдулла Тукайның дөньяга күзе ачылган урыны.(Кырлай).

3)”Күрүгендә “Кара урман” шаулый,

Юллар авыр, юллар бормалы,

Сикәлтәле, үз язмышы кебек,

Бу татарның бөтен моңнары.”шигъри юллары нинди әсәрдән?(Сибгать Хәкимнең “Урныаның түрдә,югарыда”шигыреннән).

4)Әмирхан Еникиның “Кем җырлады?” хикәясендәге җырлаучы кыз.(Таһирә).

5)Туфан Миңнуллинның Әлмәндәрен нинди әкияти образ сагалап йөргән?(Әҗәл).

Зал белән эш.

1)Хәсән Туфан “Галия” мәдрәсәсендә укыганда, аларга әдәбият укытучысы хикәя язарга куша.Шәкертләрнең хикәяләрен тикшергәннән соң,ул укытучы Х.Туфанга:”Синдә иҗади сәләт бар,”- ди. Ул әдәбият укытучысының исеме ничек?(Галимҗан Ибраһимов).

2)Мәҗит Гафуриның “Шагыйрьнең алтын приискасында” дигән автобиографик әсәре бар.Исеменнән күренгәнчә,алтын чыгара торган приисканың хуҗасы шагыйрь була.Кайсы шагыйрь турында сүз бара?(Дәрдемәнд).

4 тур.“Кем тапкыррак?”

- Уенчыларыбызның тапкырлыгын сынап карыйк.Командалар бер-берсенә татар теле һәм әдәбияты буенча алдан әзерләнгән 2шәр сорау бирә.

Зал белән эш.

Бер укучы”Кайда син,гармун?” җырын башкара.(З.Хәйретдинов көе,Х.Әюпов сүзләре.) Сорау:Ни өчен җырдагы лирик герой гармунны юксына?(Ул яшь чакта,авылда яшәгәндә,гармунда бик күп татар көйләрен уйнаганнарын ишеткән булган.Хәзер,авылга кунакка кайткач,шул моңлы көйләрне тыңлыйсы килеп үзәге өзелә.).

5 тур.“Уеңны уйдырып сал!”

-Уенчыларыбыз дөрес яза беләләрме икән?Аларга язмача сораулар һәм биремнәр тәкъдим итеп карыйк!

1 командага:

1)Кайсы артык һәм ни өчен?Татар, башкорт,казах, үзбәк ,кыргыз ,азәрбайҗан ,мари, чуваш ,төрек.(мари, чөнки төрки тел түгел)

2)Нәрсә турында сүз бара?

Җөмләдә хәбәр иядән , ияртүче сүз иярүче сүздән алда килә.(Инверсия)

3)Бирелгән сүзләрдән парлы яки кушма сүзләр ясарга:(сүзләрнең урыннары алыштырып бирелә) иртә, кич ,тирә, як, кош ,корт , бары, бер, йөз, түбән, бер, вакыт,ялан ,аяк ,һәр, кем, ал,япкыч, өч, почмак.

2 командага:

1) Кайсы артык һәм ни өчен?

Казан, Уфа, Чаллы,Түбән Кама,Бөгелмә, Әлмәт ,Зәй, Азнакай, Алабуга.(Уфа, чөнки Татарстан шәһәре түгел.)

2) Нәрсә турында сүз бара?

Тәмамланган интонация белән әйтелеп ,уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки бәйләнешле сүзләр тезмәсе(Җөмлә.)

3) Бирелгән сүзләрдән кушма яки парлы сүз ясарга:тимер, аяк, бил, бау, борыла сарыла,көянтә, чиләк ,бер , туган ,йорт, җир, таш ,күмер, ике ,йөзле, дүрт, биш, кул, яулык.

Укытучы сүзе:

- Хөрмәтле тамашачылар !Уенчылар биремнәр үтәгәндә,без сезнең белән чит илгә-Франциягә сәяхәт итеп алыйк әле.

Зал белән эш.

1.Танылган француз язучысы Виктор Гюго “Отверженные” романын язгач,кулъязмасын китап басучыга җибәрә.Җавап көтеп арыгач, язучы бик кыска хат яза.Хатта нибары сорау билгесе(?) була.Нәшер итүче шулай ук кыскача җавап бирә:! (өндәү билгесе).Бу хатлар нәрсә аңлаткан?

2)Шул ук илдә(Франциядә) дөнья күләмендә танылган милләттәшебез яшәгән.Аны”оча торган татар” дип атаганнар.Кем турында сүз бара?(Слайдларын күрсәтү)(Балет биючесе Рудольф Нуриев турында.)

5 тур дәвамы.

(Уенчылар биремнәргә җавапларын укыйлар,язмача җавапларын жюрига тапшыралар.).

6 тур“Борын-борын заманда”.

-Сәяхәтебезнең иң мавыктыргыч урынына- әкиятләр дөньясына керәбез.Мин ике команда өчен дә татар халык әкиятенең башын укыйм,сез аның исемен атагыз.

- Элек заманда булган, ди,бер патша.Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне,барыбер эшкә ярамыйлар дип,үтертә торган була.Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы.Бу егет,атасын үтертәсе килмичә,аны байтак вакытлар яшереп асрый.(Җавап:”Зирәк карт” әкияте.)

-Ни өчен әкият ахырында патша күңелендә карт кешеләргә карата хөрмәт уяна?Ул картларга тимәскә куша? (Җавап:Чөнки патша олы яшьтәге кешеләрнең тирән акылга, зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуын аңлау бәхетенә ирешкән.Ул картлардан башка дөнья бармаганын төшенгән.)

-Бабай улына бирелгән ничә авыр мәсьәләне чишәргә ярдәм иткән?(Өч мәсьәләне).

- Һәр эпизодны тасвирлап бирегез.

(1.Гәүһәрнең су төбендә түгел,ә агач башындагы кош оясында икәнен әйтә.2. Атларның кайсы яшь,кайсы карт икәнен билгели белә.3.Юнылган ике агачның кайсы төп,кайсы оч икәнен ачыклый ала).

Зал белән эш.

- Бәйгебезнең исемен белдергән әйтемне дәвам итәбез.

Тел дигән дәрья бар,

( Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән коры калыр.)

Әйтемне ничек аңлауларын ачыклау.

Жюрига сүз бирү.

Жюри чыгарган нәтиҗәләрне тыңлау.Командаларга бүләкләр бирү.Җанатарларның уңышлы җавапларын билгеләп үтү.

  • Классному руководителю
Описание:

Автор Галимова Фирдания Мухаметсафовна
Дата добавления 09.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 507
Номер материала 47705
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.

Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓