Инфоурок Химия Другие методич. материалыХимиядән дәрес конспекты. Кислоталарның химик үзлекләре (8 класс)

Химиядән дәрес конспекты. Кислоталарның химик үзлекләре (8 класс)

Скачать материал

Тема: Кислоталарның химик үзлекләре

Максатлар:

      1)кислоталарның химик үзлекләре турында күзаллау булдыру, эксперименталь күнекмәләрне үстерү, предметара бәйләнеш булдыру, укучыларны тозлар темасын өйрәнүгә хәзерләү;

      2)оксидлар, нигезләр турында белемнәрне ныгыту, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен үстерү;

      3)укучыларда җаваплылык, сакчыллык хисләрен үстерү; сөйләм культурасын тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Дәрес төре: компьютер куллану дәресе.

Методлар: мөстәкыйль язма эш, тактада эш, тәҗрибәләр үткәрү, дифференциаль эш, компьютер куллану.

Җиһазлар: слайдлар, “Химик лабиринт”, “Тылсымлы боҗра”, “Серле чәчәк”, карточкалар, төсле сигнал карточкалар.

Реактивлар: хлорид, нитрат кислоталары, күкерт порошогы, цинк бөртекләре, бакыр, бакыр (II ) оксиды, магний оксиды, бакыр (II ) хлориды, зәһәр натр эремәсе, кальций карбонаты (йомырка кабыгы, акбур), газлы су, индикатор эремәләре, су.

Лаборатор җиһазлар: спирт лампасы, пробиркалар, яссы төпле колба, пробиркалар өчен штатив.

Дәрес барышы

Укытучы. Без бүген Кислоталар патшалыгына сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Әлеге патшалыкта кислоталарның химик үзлекләрен өйрәнербез. Юлыбызда очраган киртәләрне җиңү өчен безгә үткән дәресләрдә үзләштергән оксидлар, нигезләр турындагы белемнәребез ярдәмгә килер. Химияне танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. Бүгенге дәрестә сез моңа инанырсыз дип ышанып калам.

    Ә хәзер, укучылар юлга!

I. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы.Кислоталар патшалыгына юл сихерле химик лабиринт аша үтә.Финишка барып җитү өчен лабиринтка сул яктагы өстәге шакмактан керәсез. Бу шакмакка язылган фикер белән килешсәгез, юлыгызны “әйе” дигән ук буенча, килешмәсәгез “юк” дигән ук буенча дәвам итәсез.Хәзер сезгә үзегезнең белемнәрегезгә һәм иптәшләрегезнең ярдәменә таянырга кирәк. Әйдәгез, финишка барып җитү өчен дөрес юлны табып карыйк. (Һәр укучының алдында лабиринт ясалган, полиэтилен белән тышланган карточка.Укучылар ручка белән үз вариантларын билгелиләр. Укытучы сигналы белән эш туктала. Эшләр тикшерергә җыеп алына, үз теләге буенча бер укучы тактага чыгып, төсле акбур белән үз юлын күрсәтә. Укытучы һәм укучылар бергә җавапны анализлыйлар. Укытучы светофорларны күтәрергә тәкъдим итә:

-         кызыл сектор- дөрес эшләгән;

-         зәңгәр сектор- дөрес юлны сайлап, финишка барып җитә алмаган;

-         сары сектор- биремне үтәгәндә хата җибәргән.

 

Укытучы.Молодцы, укучылар! Барыбыз да булмасак та, биремне үтәдек.Берничәбез дөрес юлдан тайпылган. Сезгә лабиринттан чыгу өчен ярдәм итәргә кирәк. Моның өчен безгә серле чәчәк ярдәмгә килер. Бу чәчәк сәяхәтебезне тулы составта дәвам итәргә ярдәм итәр. Аның таҗларында неорганик матдәләрнең формулалары язылган.Алар арасыннан оксид формулаларын язып алыгыз, исем бирегез.

(Беренче биремне үти алмаган укучылар, теләкләре буенча, тактага чыгалар. Дөрес җавап өчен кызыл сигнал карточкалар бирелә. Калган укучылар дәфтәрдә эшли.)

Укытучы.Без яңадан барыбыз бергә.Безне тагын бер сынау көтә. Кислоталар патшалыгының ишеге ачылсын өчен, без тылсымлы боҗраларның серен ачарга тиешбез.Боҗраларга кирәкле индекслар һәм коэффициентлар белән тиешле матдә формулаларын язарга кирәк.(Укучылар тактадагы боҗраларга маркер белән формулаларны, тактага реакция тигезләмәләрен язалар. Дөрес җаваплар өчен кызыл карточкалар бирелә.)

Укытучы.Укучылар, барлык авырлыклар артта калды. Кислоталар патшалыгына юл ачык.Ләкин юлыбызда сораулар һәм биремнәр әле очрар. Исегезгә төшерәм, дөрес җаваплар кызыл сигнал карточкалар белән бүләкләнәчәк.

                                          Тәҗрибә!

                                             Әйт, ни белән горурланасың син?

                                          Нәрсә син?

                                          Сарыф ителгән көч хисабына

                                            Хаталар һәм күз яшьләре җимеше син.

                                            Һәряктан: “Нинди яңалык?”- дию ишетелә.

                                            Иң элек булган ачышларга күз сал!

                                            Анда үзең өчен бик күп яңалык табарсың!

                                                                                                 А.Майков

Химияне тәҗрибәләрдән башка өйрәнүне күзалдына да китерү мөмкин түгел.Ә хәзер үткәреләчәк тәҗрибәне игътибар белән карап торыгыз, аңлатырга тырышып карагыз.

 

  Яңа тема өйрәнү.

Тәҗрибә №1. Сульфит кислотасын табу.

Колбага әзрәк су салына. Колба эченә кертеп, күкерт порошогы яндырыла. Колбадагы сыеклыкны ике пробиркага бүлеп, берсенә-лакмус, икенчесенә метилоранж эремәсе салына.Ике эремә дә кызыл төскә керә.

S+O2SO2                     SO2+H2O→H2SO3

Нәтиҗә:кислота барлыкка килде.

Икенче тәҗрибәне үтәгәнче кислота, селте эремәләре белән эшләгәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерик.

 

Тәҗрибә №2. Металларның кислота эремәләре белән тәэсир итешүе.

Ике пробиркага металл- цинк бөртеге һәм бакыр салырга. Икесенә дә хлорид кислотасы өстәргә. Газ аерылып чыккан пробирка авызына янып торган шырпыны китерергә.

Реакция тигезләмәсен язарга, аңлатырга.

Zn+2HCI→ZnCI2+H2↑                 Cu+HCI≠

Тозның составы һәм формуласын төзү аңлатыла.Алмаштыру реакциясенә басым ясала.

Нәтиҗә: кислота эремәләре электрохимик көчәнешләр рәтендә водородка кадәр урнашкан металлар белән тәэсир итешеп, тоз барлыкка китерә һәм водород аерылып чыга.

Физкультминут

 

Тәҗрибә №3. Кислоталарның нигез оксидлары белән тәэсир итешүе.

Пробиркада магний оксиды һәм хлорид кислотасы эремәсен җылытырга.

Катнашманың төсе үзгәрә.

MgO+2HCI→MgCI2+H2O

Алмашу реакциясенә басым ясала.

Нәтиҗә:кислота эремәләре нигез оксидлары белән реакциягә кереп, тоз һәм су хасил итәләр.

 

Тәҗрибә №4.Кислоталарның нигезләр белән тәэсир итешүе.

Бер пробиркада эремәүчән нигез Cu(OH)2 табарга (бакыр (!!) тозы эремәсенә натрий гидроксиды белән тәэсир итәргә), нитрат кислотасы эремәсе өстәргә.

Cu(OH)2↓+2HNO3→Cu(NO3)2+2H2O

Икенче пробиркага фенолфталеин белән буялган NaOH эремәсе салына. HNO3 эремәсе өстәргә.

NaOH+HNO3→NaNO3+H2O

Нәтиҗә:кислота эремәләре нигезләр (селтеләр белән дә, суда эремәүчән ни гезләр белән дә) белән тәэсир итешеп, тоз һәм су барлыкка китерә.Нейтральләшү реакцияләре.

 

 Тәҗрибә №5. Тозларның кислоталар белән тәэсир итешүе.

Вакланган йомырка кабыгына хлорид кислотасы белән тәэсир итәргә.

CaCO3+2HCI→CaCI2+ H2O+ CO2                                

                             

Нәтиҗә: кислота эремәләре кайбер тозлар (карбонатлар, сульфитлар) белән реакциягә кереп,башка тоз һәм газ рәвешендә аерылган башка кислота барлыкка китерә.

Составында карбонат-ион булганга күрә йомырка кабыгын, онсыман ваклап, ашлама итеп файдаланырга мөмкин.

 

Кислоталар белән кызыклы тәҗрибәләр.

1.Пробиркага акбур (CaCO3) салырга, газлы су өстәргә.

Нәтиҗә: газлы су составында кислота бар.Ул безнең организмдагы кальций ионнарын организмнан чыгара. Газлы су эчү сәламәтлек өчен зыянлы!

2.”Тылсымлы таякчык”.

Сульфат кислотасы һәм калий перманганаты катнашмасына кертеп алынган пыяла таякчыкны спиртка чылатылган спиртовка филтесенә тидереп алырга. Филте яна башлый.

 

III. Ныгыту.

1. Укытучы.Укучылар,мәктәп коридорында өч шпаргалка кисәге табылды. Өчесе дә ертылган. Реакция тигезләмәләренең җитмәгән өлешләрен кем тизрәк язар икән?

1)BaCI2+H2SO4

2)                      →MgCI2+H2

3)                      →Ca(NO3)2+H2O

2. Мәктәп лабораториясендә Ландышка-натрий гидроксиды, Әнисәгә-кальций оксиды, Зөһрәгә хлорид кислотасы белән тәҗрибәләр үткәрергә кирәк. Реактивлар бер үк: KOH, HNO3, Zn, BaO, AgNO3.

Нинди реакцияләрне үткәрә аласыз?

II.               Өй эше.

Укучыларга дифференциаль биремнәр тәкъдим ителә.

 

Вариант №1 (“5” ле билгесенә):

1.     Әверелешне башкарырга мөмкинчелек бирүче реакция тигезләмәләрен язарга:

Zn → ZnO → ZnCI2

S → SO2 → H2SO3

2. Түбәндәге матдәләр арасында мөмкин булган реакция тигезләмәләрен язарга:

MgO, SO3,  CaCO3,  HCI,  NaOH.

3.Реакция тигезләмәләрен тәмамларга:

H3PO4+CaO→                                                    K2SO3+HCI→

       H3PO4+LiOH→                                                  P+O2

4.     1,4 г  литий оксиды су белән реакциягә кергәндә табылган селтене      нейтральләштерү өчен ничә г сульфат кислотасы кирәк булыр?

 

Вариант №2 (“4”ле билгесенә):

1.     Оксидларны, нигезләрне, кислоталарны аерып языгыз: AgNO3, H2S, SiO2, H2SO4,  Cu(NO3)2,  BaSO4,  H3 PO4, CI2O7, Cu(OH)2, Na2CO3, KOH, AI(OH)3, ZnO, KCIO3.

2.     Фосфат кислотасы түбәндәге матдәләрнең кайсылары белән реакциягә керер?

AI, NaOH, PbO, Cu, SO2, P, Cu(OH)2,  H2S.

3.     Өч төрле ысул белән хлорид кислотасыннан алюминий хлориды табу реакция                тигезләмәләрен язарга.

 

Вариант №3 (“3” ле билгесенә):

1.     Na2CO3, H2SO3, CH4, HBr, NH3, HNO3, K2 SO4, P2O5, Cu(OH)2, H2S, H3PO4, Ag2S, HCI, AICI3,HI, AI2O3.

Кислота формулаларын язып алыгыз:

а) бер нигезле;           б) ике нигезле;            в) өч нигезле.

Исем бирегез.

 

2.     Схема буенча реакция тигезләмәләрен тәмамларга:

 а) AI(OH)3+H2SO4→AI2(SO4)3+ ?

 б) SO3+H2O→ ?

 в) H2SO4+ ?→ CaSO4 + ?

 

3. Әверелешне башкарырга мөмкинчелек бирүче реакция тигезләмәләрен язарга:

SO3 H2SO4 → CuSO4

      

      IV. Йомгаклау.

Кислоталарның химик үзлекләрен промышленностьта, техникада, ювелирлык эшендә киң кулланалар. Сульфат кислотасы,һавадагы дымны йоту үзлегенә ия булганлыктан, матдәләрне киптерү өчен кулланыла. Сульфат кислотасы-аккумуляторларны заряжать иткәндә дә кулланыла. Хлорид кислотасы ашказаны сыекчасының состав өлеше булып тора.Ул ашкайнатуга ярдәм итә, моннан тыш, ул көчле бактерицид.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Химиядән дәрес конспекты. Кислоталарның химик үзлекләре (8 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Помощник руководителя отдела библиотеки

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Кислоталарның химик үзлекләре" темасы буенча компьютер технологиясен кулланып үткәрелгән дәрес конспекты. Дәресне үткәрү методикасы күрсәтелгән, укучылар белән дифференциаль эшләү буенча биремнәр кулланылган.

Максат:   

  1) укучыларда кислоталарның химик үзлекләре турында күзаллау булдыру, эксперименталь күнекмәләрне үстерү, предметара бәйләнеш булдыру, укучыларны тозлар темасын өйрәнүгә хәзерләү;

  2)оксидлар, нигезләр турында белемнәрне ныгыту;

 3)укучыларда җаваплылык, сакчыллык хисләрен үстерү,  сөйләм культурасын тәрбияләү.

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 044 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Лабораторная работа «Синтез этилового эфира уксусной кислоты» как пример применения компонентов критериального оценивания
  • Учебник: «Химия. Базовый уровень», Габриелян О.С.
  • Тема: § 1. Предмет органической химии
  • 04.10.2020
  • 2661
  • 11
«Химия. Базовый уровень», Габриелян О.С.
  • 04.10.2020
  • 440
  • 0
«Химия. Базовый уровень», Габриелян О.С.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.01.2015 434
    • DOCX 54.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Cалахиева Рамзия Искаковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Cалахиева Рамзия Искаковна
    Cалахиева Рамзия Искаковна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9420
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии в обучении химии в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 482 человека

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Химия")

Учитель химии

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Курс профессиональной переподготовки

Биология и химия: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель биологии и химии

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4150 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 58 человек

Мини-курс

Введение в инвестиции и инвестиционный процесс

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 13 регионов

Мини-курс

Состав и анализ финансовой отчетности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методология физического воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе