Главная / Математика / Халык педагогикасы һәм математика (1-7 классы)

Халык педагогикасы һәм математика (1-7 классы)

Халык педагогикасы һәм математика.

Максат:

  • укучыларда үз халкының тарихына, рухи хәзинәләренә хөрмәт, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү;

  • бүгенге көндә онытылып баручы милли йолаларны, гореф-гадәтләрне дәрестән тыш чараларда укучыларга җиткерү;

  • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү ;

Катнашалар: 1нче-7нче сыйныф укучылары.


Җиһазлар: плакат «Беләге юан – берне егар, белеме булган меңне егар».

(Укучылар математика белән бәйле булган мәкальләр, сынамышлар, санамышлар, мәзәкләр һәм әкиятләр әзерлиләр).


1нче алып баручы.

Халык педагогикасында баланың зиһенен, акылын үстерүгә нык игътибар ителә. Акыл, гыйлемлелек һәм әдәплелек сыйфатлары кешенең иң олы байлыгы буларак билгеләп үтелә. Халкыбыз балага акыл бирүдә, анда белемгә омтылыш тәрбияләүдә мәкальләр, сынамышлар, санамышлар һәм әкиятләрдән файдаланганнар.

2нче алып баручы.

Кешеләр тормышта үзләренең сөйләмнәрендә сан кергән күп мәкальләр кулланалар. Сез аларның күбесен беләсез . (Мәкальләр әйтешәләр).

  1. Бер казанга ике тәкә башы сыймый.

  2. Җиде кат үлчә, бер кат кис.

  3. Җидәү берне көтми.

  4. Бер күктә ике ай булмас.

  5. Кая барсаң да бер кояш.

  6. Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.

  7. Җидегән йолдыз җиде әйләнә

  8. Айның үндүртенче кичәсе кебек.

  9. Җиденче кат күктә хис итү

  10. Җиде кат җир астын күрү.

  11. Бер алтын гына картаймас.

  12. Тимернең ике башы да кызу.

  13. Тимерчедә пычак унике кочак.

  14. Бер тамчыдан диңгез булмый.

  15. Идел бер, чишмәсе мең.

  16. Ике чишмәне бергә кушсаң, берсе корый.

  17. Бер кашык су белән йотарлык.

  18. Идел суы илле батман.

  19. Алтмыш тапкыр атлаганчы, алты тапкыр артыңа кара.

  20. Бер алдыңа биш артыңа төшү

  21. Булса унберенче сентябрь, җәйдән инде бит сыпыр.

  22. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

  23. Бер кеше дә бер акыл, халыкта мең акыл.

  24. Берүзең тау күчерә алмыйсың.

  25. Халыкның бер йорты, ул да булса туган ил.

  26. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

  27. Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.

  28. Бер елда ике яз булмый.

  29. Бер көн артта калсаң , биш көндә дә куып җитә алмассың.

  30. Кырык ел яңгыр яуса да, мәрмәр ташка су үтмәс.

  31. Булган мең төрле эш башкарган, ялкау көнен бушка уздырган.



1нче алып баручы.

Халык авыз иҗатында санамышлар киң кулланыла. Балалар, «качышлы» я булмаса бер-берсен куышлы уйнаганда , алардан файдаланалар. (укучылар санамышлар әйтәләр)





Ун, тугыз, сигез –

Әй симез үгез.

Җиде, алты, биш-

Бүре килә ич.

Дүрт, өч, ике, бер –

Тиз качып өлгер!


Йөз, туксан, сиксән –

Калырсың исән.

Җитмеш, алтмыш, илле –

Тизрәк кач инде.

Кырык, утыз, егерме –

Әйтмәде димә яме?

Ун –

Абзарыңда кун!


Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун,

Байлар кия төлке тун.

Без киябез эшләпә,

Безне Фазыл эшләтә


Бер алма, ике алма,

Өч алма. дүрт алма ,

Биш алма, алты алма,

җиде алма, сигез алма, тугыз алма,

Кызыл алма.




Бер – бермәк…

Ун – уймак,

Ары чыпчык, бире чыпчык,

Кызыл серкә сикереп чык.


Бер – мәк…

Ун – уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш.

Ал да ябыш,

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык!






Бер тал, ике тал, өч тал,

Дүрт тал, биш тал, алты тал,

Җиде тал, сигез тал, тугыз тал, Ун тал, Без качабыз, син кал.




2нче алып баручы.

Халык мәзәкләре үзләренең тапкыр, мәгънәле, җор телле, гыйбрәтле шул ук вакытта күңелле эчтәлеге белән аерылып тора.


1нче укучы «Тугыз агай мәзәге».

Тугыз агай, туган авылын ташлап, ерак илләргә эш эзләргә чыгып китә. Агыйдел аша чыккач, бер-берсен барламакчы булып (барсы да исән-саумы, янәәсе), санарга керешәләр. Берсе саный – сигез чыга, икенчесе саный –тагын-сигез. Аптырашкач, аякларыннан чабаталарын салалар да тезеп куялар.

Барыбыз да исән-сау икән! – дип сөенешәләр һәм юлларын дәвам итәләр

2нче укучы

Бер ата улын базарга 10 аршын озынлыктагы дилбегә сатып алырга җибәрә. Егет,10-15 чакрым юл үткәч, кире әйләнеп кайта.

-Дилбегәнең озынлыгы 10 аршын дидең диюен, иңе күпме булсын соң?-дип сорый ул әтисеннән.

Ата улының акылсызлыгына хәйран калган һәм әйткән:

-Иңе синең акылың кадәр булсын инде,- дигән.

«Иңе ничә аршын булсын?»


1нче алып баручы:

Кем генә булмасын , олы кешеме яки укучы баламы , без һәрберебез табышмаклар яратабыз. Әйдәгез әле менә бу табышмакларга җаваплар табыйк:


  1. Ике туган су коенырга киттеләр. ( Чиләкләр )

  2. Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар,

Колагымнан бор гына,

Уятырмын тор гына. (Сәгать)

3. Ике туган бер-берсен күрмиләр. (Күзләр)

4. Безнең өч дустыбыз бар:

берсе ашата, икенчесе эчертә,

өченчесе йорт саклый. (Ат, сыер, эт)

5. Ике тишек, ике таяк, бер кадак. (Кайчы)

6. «Ике» дә өч, «өч» ике. (Хәрефләр )

7. Ул үзе шундый көчле,

Тешле-тешле чүмечле,

Бер үзе эшли ала

Йөз бер кешелек эшне. (Экскаватор)

8. Бар бер чана, утырасы юк

Бассаң үзе чаба. (Чаңгы)

9. Ике баш, ике кул һәм биш аяк.

Ул кемдә? (Җайдак)

10. Үзе бер, күзе мең. (Уймак)


2 нче алып баручы:

Арифметик табышмакларга тиз генә җавап та биреп булмаска мөмкин, чөнки алар шигьри юллар белән язылган һәм алар шактый гына катлаулы.


Без ничәү?


Әтием бар, әнием бар, ике апам.

Әниемнең әнисен дә бик яратам.

Ә без аның оныклары өчәү инде.

Шулай булгач, без барыбыз ничәү инде? (6 кеше)

Һәркайсы ничә?


Дәү әтинең медальләре бер дистәдән өчкә ким,

Орденнары медаленнән булса әгәр бишкә ким,

Шуны төгәл белү өчен бу саннарны нишләтим?

(10 – 3 – 5 = 2)

Күпме булыр?


Ике җирдә ике дүрт, икесенә бер сигез.

Күпме булыр барысы? Тизрәк җавап бирегез.

(16)

Ничә гөл кала?


Зур-зур ике тәрәзә бар Гөлнурларның өендә

Берәр кына, өчәр яран һәр тәрәзә төбендә.

Бүләк итсә дусларына әгәр ике яранын,

Йә, кайсыгыз әйтә ала ничә гөле калганын?

(22 гөл)


Саныйм әле

Ун карлыгач тезелгән телефон чыбыгына.

Тагын өчәү өстәлде, көткәндәй шуны гына.

Бераз сайрап утыргач, очып китте бишәве.

Саныйм әле чыбыкта калды икән ничәве?

(8 карлыгач)

Ничә көннән?


«Бер атнадан кайтам», – диеп, әти читкә киткән иде,

«Бер көн үтте, ике көн …», – Зилә шундый көткән иде,

Әти кайтты атнадан соң тагын ике көннән генә,

Ничә көннән кайткан инде?.. Ягез әле кемнәр белә?

(9 көн)

Ничә чеби чыгарган?


Безнең өйдә ак тавыкка сокланмаган бер кеше юк:

«Кара, диләр һәммәсе дә, – нинди генә чебеше юк!..»

Өчесе ак, берсе кара, ун чебие чуар аның…

Ягез яле, кемнәр әйтә : ничә чеби чыгарган ул?

(14 чеби)


1 нче алып баручы:

Кешеләр тормышында сынамышлар да зур урын алып тора.Язылышына саннар кергән сынамышлар да бик күп. Өлкән яшьтәгеләр аларны беләләр һәм алардан файдаланалар:


Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.

Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.

Беренче мартта буран булса, карабодай килешер.

Беренче апрельдә боз катса, унбиш көнлек юлга чана белән чыгарга ярый.

Беренче күк күкрәү көннәр җылына башлауга булыр.

Бер рәттән өч-дүрт мәртәбә күк күкрәсә, һава бозылыр.

Әгәр беренче кар коры булса ,җәй яхшы булыр, ашлык яхшы уңар.


2 нче алып баручы:

Бүген бездә кунакта – әкият геройлары. Әкиятләрдә һәрвакыт яхшылык белән яманлык, гаделлек белән ялган,тапкырлык белән наданлык янәшәдә яши.

Сәхнәләштерелгән әкиятләрне карап, бүген кемнең яхшы, кемнең начар, кемнең гадел, кемнең ялганчы булуын белербез. Иң мөһиме-игътибарлы булыгыз. ( Укучылар, түбәндәге әкият геройларын катнаштырып, математик мәсьәләләр төзергә һәм иптәшләренә тәкъдим итәргә тиеш.)

1. Сәхнәгә Бүре белән Төлкене чакырабыз. (4 сыйныф)

2. Сәхнәгә гармунчы Аю белән җырчы Маймылны чакырабыз. (3 сыйныф)

3. Җәй буе күбәләк ямь-яшел болында биегән, җырлаган, чәчәктән-чәчәккә очкалап көн күргән… (1 сыйныф)

4. Вакланма һәм шалкан әкияте. (5 сыйныф)

5. Балта осталары һәм Хуҗа Насретдин.

Укучылар, сез осталарның кайсысы булыр идегез?

6. Хәзер «Үги кыз» әкиятен кунака чакырабыз. (2 сыйныф)

Укучылар, кызга чынлап та алтын салынган тартма эләккәнме?

7. «Өч кадаклы мәче» мәзәген тыңларбыз. (6 сыйныф)

Күренгәнчә, халык авыз иҗаты серләре кайда да урынлы, гыйбрәтле.



Йомгаклау

Укучылыр, безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. «Беләге юан – берне егар, белеме булган меңне егар» дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер кат ышандык. Чыннан да, бөтен авырлыкларны җиңү өчен, начарлыклардан өстен булыр өчен, белемле булу кирәк.




Кулланылган әдәбият:

1. Алтын хәзинә. Мәкальләр, әйтемнәр. Татарстан нәшрияты. Казан, 1973.

2. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Татарстан нәшрияты. Казан, 1987.

3. Татар халык әкиятләре. Татарстан нәшрияты. Казан, 1988.

6


Халык педагогикасы һәм математика (1-7 классы)
  • Математика
Описание:

Кадерле коллегалар! Сезнең белән математика атналыгында үткәрелгән чараның эшкәртмәсе белән уртаклашырга телим. Бу кичә укучыларда үз халкының тарихын, рухи хәзинәләренә хөрмәт, алар белән горурлану хисләрен тәрбияләргә булыша.

Халык педагогикасында  баланың зиһенен, акылын үстерүгә нык игътибар  ителә. Акыл, гыйлемлелек   һәм  әдәплелек  сыйфатлары  кешенең иң олы байлыгы буларак билгеләп үтелә. Халкыбыз балага акыл бирүдә, анда белемгә  омтылыш тәрбияләүдә мәкальләр, сынамышлар, санамышлар һәм  әкиятләрдән  файдаланганнар.

Автор Ахметбаева Рушания Ибрагимовна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Математика
Подраздел
Просмотров 620
Номер материала 21359
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓