Главная / Начальные классы / Халык авыз иҗаты (3 класс)

Халык авыз иҗаты (3 класс)

Тема: Татар халык авыз иҗаты.

Максат: Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кабатлау. Алар ярдәмендә укучыларда, әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка уңай сыйфатларны тәрбияләү. Балаларда мирасыбызга карата мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, рәсемнәр.

Дәрес барышы

l.Кереш әңгәмә.

- Г.Тукай : “...халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән. Бу чынлап та шулай. Чөнки халкыбыз иҗаты – бик кыйммәтле хәзинә. Без бүген татар халык авыз иҗаты турында сөйләшербез. Укучылар, нәрсә соң ул халык авыз иҗаты?

(Укучыларный җавабы тыңлана)

- Әйе, укучылар, татар халкының авыз иҗаты бик күп төрле. Бер дәрестә генә аларның барысы турында да сөйләшеп бетереп булмый. Шуңа күрә без иң киң таралган төрләренә генә тукталып китәрбез. (3 нче слайд)

hello_html_317a342b.gif


ll.Әкиятләр.

- Әйдәгез, әкиятләрдән башлап җибәрик. Хыял илендә яшим дисәң – яңа әкиятләр укы.

- Әкиятләрне сез бик яратасыз. Әйтегез әле, нинди әкиятләр була? Алар нинди төркемнәргә бүленәләр. (Тормыш-көнкүреш, хайваннар турында һәм тылсымлы)

- Әйе, дөрес. Мин сезгә әкиятләр укырга кушкан идем. Хәзер без аларны тыңлап китәрбез. Сыйныфташларыгыз сөйләгән вакытта игътибар белән тыңлап торыгыз. Сез әкиятнең исемен һәм аның кайсы төргә кергәнен әйтергә тиешсез.

Өч кыз” – тылсымлы әкият

Әтәч белән төлке” – хайваннар турында

Ялкай малай” – тормыш – кәнкүреш әкияте


hello_html_33138c69.gif

- Укучылар, бу әкият нәрсәгә өйрәтә?

(Укучыларның җавабы тыңлана)


lll.Бәет.

- Нәрсә ул бәет?

(Укучыларның җавабы тыңлана)

- Әйе, элек булып үткән берәр фаҗигале хәлне тирән кичереш белән көйгә салып бәет әйтәләр. Без хәзер “Сак-Сок” бәетен тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлап торыгыз.

(“Сак-Сок” бәетен тыңлау)

  • Бәет нәрсә турында?

  • Ул нинди булырга өйрәтә?


lV.Табышмак.

- Зиһенем үссен дисәң, сиңа табышмак ярдәм итәр. Кем генә табышмаклар яратмый икән? Ә нәрсә соң ул табышмак? Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып күңел ачулар була. Табышмак әйтешәләр. Табышмаклар бик күп төрле булалар. Алар табигать күренешләренә, аерым әйберләргә карата чыгарылалар.

- Мин сезгә рәсемнәр ясап килергә кушкан идем. Алар мин тәкъдим итәсе табышмакларның җаваплары. Хәзер экраннан табышмакларны укыйбыз һәм сез җавапларны күрсәтерсез.

1) Койрыгы җиргә тимәс,

Сырты көнгә көймәс. (Балык)

2) Көн йөри, төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый. (Сәгать)

3) Бәләкәй генә олан,

Биленә каеш буган. (Себерке)

4) Аяксыз – кулсыз, күлмәк кия. (Мендәр)

5) Үзе атка атланган,

Аякларын арт якка салган. (Күзлек)

6) Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый. (Барабан)

- Укучылар табышмаклар ни өчен кирәк? (Алар зиһенне үстерә, белемнәребезне арттыра)


V.Җырлы-бию уеннар. (Физкультминутка)

- Мондый төр уеннар күп гасырлар буена Сабантуй, җыен кебек бәйрәмнәрдә уйналып килгән. Безнең борынгы әби бабаларыбыз көйләп, җырлап, такмаклар әйтешеп бии торган булганнар. Әйдәгез, без дә ял итеп биеп алыйк.

(Әпипә көенә бию күнегүләрен кабатлау)


Vl.Мәкальләр.

- Әгәр дә сүздә акыл, хикмәт, тапкырлык ишетергә теләсәгез, мәкаль кыстырып сөйләргә яратучыны тыңлагыз. Мәкальләр – тирән мәгънәле җөмләләр. Аларның күбесендә кеше тормышта үз көченә, үз хезмәтенә таянырга тиеш дигән фикер әйтелә.

- Экранда бирелгән мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерегез:

Әнкәм йорты (алтын бишек)

Сөйли белсәң, (тыңлый да бел)

Ашаганың белән мактанма, (эшең белән мактан)

Калган эшкә (кар ява)

Сабыр төбе – (сары алтын)

Күп укыган (күп белер)

Кеше сөйләгәнне сөйләмә, (үзең күреп сөйлә)

- Мәкальләр нәрсәгә өйрәтә? (Эшне вакытында эшләргә, мактанмаска, әти-әнине хөрмәт итәргә, белемгә омтылырга, сабыр булырга һ.б.)

Vll. Мәзәкләр.

- Чәчмә формадагы сатирик һәм юмористик эчтәлекле, көтелмәгәнчә тапкыр тәмамлана торган җыйнак хикәяләүләрне мәзәк дип атыйлар. Аларда халкыбызның тапкырлыгы, шат күңелле, оста булуы күренә. Әйдәгез өй эшенә бирелгән мәзәкләрне сәхнәләштереп карыйк.


1 нче мәзәк.

Укытучы укучыдан сорый:

- Фаил, Кырым сугышы турында ни беләсең? Ул ничәнче елларда булган? Шул хакта сөйлә әле.

- Мин ул чорда тумаган идем, берни дә әйтә алмыйм, - ди малай.

2 нче мәзәк.

Укытучы Мараттан сорый:

- Марат, “ф” хәрефе белән башланган берәр сүз әйт әле.

- Фил.

- Дөрес. Ә син ни әйтерсең, Айдар?

- Тагын бер фил.

3 нче мәзәк.

Татар теле дәресендә укытучы сорый:

- Мин чабам, син чабасың, ул чаба. Бу кайсы заман була?

- Әлбәттә, тәнәфес вакыты.

4 нче мәзәк.

Укытучы сорый:

- Ләйсән, син нигә җөмлә ахырында берничә тыныш билгесе куйдың?

- Берсе дөрес булмаса, икенчесе туры килер дигән идем.

5 нче мәзәк.

- Укучылар, бер хикәя җөмлә уйлагыз.

Айгөл:

- Ат арба тарта.

- Дөрес. Хәзер шуны өндәү җөмләгә әйләндерегез.

Гадел:

  • На-а-а!

6 нчы мәзәк.

- Рәсим, ни өчен син мәктәпкә соңга калып киләсең?

- Укырга беркайчан да соң түгел, диләр ич.

7 нче мәзәк.

- Яле, Илшат, өй эшеңне күрсәт әле?

- Әни портфельгә салырга оныткан.

- Ә ни өчен үзең салмадың?

- Бездә шундый тәртип, һәр кеше эш урынын үзеннән соң җыештырып калдырырга тиеш.

- Укучылар, мәзәкләр нәрсә өчен кирәк? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Vlll. Җыр.

- Җыр – кешенең юлдашы диләр. Ни өчен?

- Халык җырлары берничә Төркемгә бүленә: озын җырлар, кыска җырлар, уен-бию җырлары һәм такмаклар.

- Озын җырлар кешенең эчке дөньясын, рухи кичерешләрен гәүдәләндерәләр.

- Кыска җырлар 4 кенә юлдан торалар. Аларның тематикасы төрле-төрле.

- Уен-бию җырлары һәм такмаклар күптәннән барлыкка килгәннәр. Алар төрле бәйрәмнәрнең бизәге булып торалар.

- Хәзер курайчыларыбыз башкаруында “Өммегөлсем”, “Суда-суда”, “Әпипә” кебек татар халык көйләрен тыңлап китәрбез.

lХ. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген халык авыз иҗатының берничә төренә тукталып киттек. Әйтегез әле, гомүмән алганда, алар безне нәрсәгә өйрәтә?



Халык авыз иҗаты (3 класс)
  • Начальные классы
Описание:

Классный час на татарском языке на тему "Халык авыз иҗаты" ("Устное народное творчество")

Максат:  Татархалык авыз иҗаты әсәрләрен кабатлау. Алар ярдәмендә укучыларда, әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка уңай сыйфатларны тәрбияләү. Балаларда мирасыбызга карата мәхәббәт уяту.

  Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, рәсемнәр.

 

Дәрес барышы

 

  l.Кереш әңгәмә.

 

 - Г.Тукай : “...халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән. Бу чынлап та шулай. Чөнки халкыбыз иҗаты – бик кыйммәтле хәзинә. Без бүген татар халык авыз иҗаты турында сөйләшербез. Укучылар, нәрсә соң ул халык авыз иҗаты?

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор Чукурумова Валентина Николаевна
Дата добавления 08.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 2281
Номер материала 46746
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓