Главная / Начальные классы / Экспериментальная работа"Одаренные дети "

Экспериментальная работа"Одаренные дети "

.  



Кукмара районы муниципаль белем бирү учреждениесе «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» Трыш авылы филиалы







Педагогик совет утырышында каралды

Беркетмә №1 26.08.2012ел





Э К С П Е Р И М Е Н Т ЭШЕ



Сәләтле балаларны олимпиадаларга һәм


конкурсларга әзерләү



Җитәкче:Укытуэшләре буенча

директор урынбасары

Галиев Ильяс Расимович


Автор: башлангыч сыйныф

укытучысы

Шарафетдинова Рәзинә Нурулловна


2014 ел






Аңлатма язуы


Эксперимент эшнең темасы:«Сәләтле балаларны олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләү»


Эксперимент эшнең актуальлелеге

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.

Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы була диләр, ә безнең – укытучыларның бурычы – баланың сәләтен ачыклау, ихтыяҗын төрле яктан канәгатьләндерү, сәләтен үстерү.

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Минемчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул.

Мөһим бурычларым берсе - укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, сәләтле балалар белән эшләү.

Куйган максат-бурычларымнан укучыларны актив иҗади эшчәнлеккә тарту, сәләтләрен ачу түбәндәге юнәлешләрдә алып барам

Максаты: Сәләтле балаларның шәхси ,иҗади сәләтен, интеллектуаль потенциалынүстерүнең системасын булдыру

Бурычлар:

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Сәләтле балалар белән эшнең авторлык педагогиктехнологияләрен тудыру.

3. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

4. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү



5. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.

6. Укучыларның мәктәп, район һәм республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашуы буенча отчетлар төзү.

7. Укучыларның район, республика чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерү.

8. Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район, республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру;

9. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

10. Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Эксперимент объекты: Укыту процессы


Эксперимент предметы: Укыту процессында сәләтле балалар


Экспериментта катнашучылар һәм эш бүленеше


Укытучы– автор һәм җитәкче .Ул программа эшли,балаларның иҗади сәләтен, интеллектуаль потенциалын өйрәнә. Укучыларны конкурсларга олимпиадаларга әзерли.


Балалар–1сыйныф укучылары


Ата-аналар– балаларның уңышлары,сәләтләре белән кызыксыналар,олимпиадалар,конкурслар үткәргәндә булышлык күрсәтәләр..


Эксперимент этаплары

Проект тормышка ашыру вакыты 3ел

2011-2012уку елы– проектлаштыру елы

Максат:

Мәктәптә сәләтле балалар белән эшләүсистемасын формалаштыру өчен шартлар тудыру







Бурычлар

  • Норматив документ өйрәнү.

  • Сәләтле балалар белән эш программасы төзү

  • Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

  • Сәләтле балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.


2012-2013 уку елы – эксперимент елы

Максат:

Сәләтле балалар белән эшләү системасын апробацияләү

Бурычлар:

  • Сәләтләрен билгеләү диагностикасы үткәрү

  • .Сәләтле балалар белән эшләү буенча методик күрсәтмәләр эшләү

  • Укыту һәм түгәрәк программаларын сәләтле балалар белән эшләүгә җайлаштыру

  • Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

  • Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү

  • Сәләтлеукучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.

2013-2014 уку елысәләтле балалар белән эшләүгә күчү һәм эшнең нәтиҗәлеге елы

Максат:Сәләтле балалар белән эшләүгә күчү системасын булдыру.

Бурычлар:

  • Программаны тормышка ашыруны анализлау.

  • Балаларның конкурсларда,олимпиадаларда призлы урыннар алырга ирешү

  • Белемнәрен тормышта куллану булдыру

  • Эшләү нәтиҗәләрен йомгаклау

  • Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

  • Регионның, илнеңреаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.



Максатны тормышка ашыру өчен түбәдәге эш төрләре алып барыла:

1.Олимпиадаларга әзерләү, катнашу;

2.Түгәкләр;

3.Сыйныфтан тыш чаралар;

4.Шәһәр, мәктәп туры бәйгеләре уздыру, катнашу;

5.Вакытлы матбугатка язылу;

7)Театр, музейлар, экскурсияләр;

8)Төрле шәһәркүләм программаларында катнашу.

Сәләтле балалар исемлеге

ФИО

Предмет

1

Асхадуллин Әмир

математика

2

Аглямзянова Әдилә

Окружающий мир,русский язык

3

Галияхметова Гәухәрия

Әдәби уку,литературное чтение


Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре

Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала математиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутарга ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бертөрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлгерешенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән чагыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп уртача укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәтере, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка талант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин.

Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри осталыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш. , без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барабыз.






Олимпиадага,конкурсларга әзерләнгәндә

Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Мин аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Укучыларның сәләтен барлау һәм үстерү өчен ел дәвамында системалы эш оештырыла. Ул да берничә этаптан тора:

Сентябрь аенда ук балаларның кызыксынуларын һәм сәләтен ачыклау максатыннан иҗади эш, эзләнү эше һәм проект ясау эшен тәкъдим ителә. Шушы өч төрле эш балалар турында беренчел күзаллау барлыкка китерә. Ел дәвамында уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыклана. Укытучы халкында шундый гыйбарә яши: «Укытучысы нинди – укучысы шундый».. Һәр сыйныфта татар теле һәм математика,әйләнә-тирә дөнья фәненнән сәләтле, иҗади фикерләүче балалар бар, ләкин һәркайсына юл табарга, кызыксындырырга гына кирәк. Мондый балалар белән эш түбәндәге формаларда алып барыла: дәрестә һәм өйдә иҗади биремнәр эшләү, дәрестән соң калып, түгәрәктә шөгыльләнү.һ.б

Һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну максатыннан, без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барабыз.

     Мәсәлән, шуларның берсе –олимпиадага әзерләү.

     Без, укучыларым Әдилә,Әмир белән олимпиадага әзерлек эшләрен уку елы башыннан башладык. Иң беренче булып, мин сәләтле балалар белән эш планы төзедем. Планыма индивидуаль эш, өстәмә әдәбият белән таныштыру, әдәби әсәрләр уку юнәлешләрен керттем. Әмир олимпиадага әзерләү барышында үзен җитди, тырыш яктан күрсәтте, игътибарлы булуын тагын бер кат раслады. Ул бик күп чыганаклар белән эшләде. Әзерлек барышында үзенең күп белүе, тирән белемле булуы белән таң калдыра иде. Мин аңа зур өметләр багладым. Һәм ул минем өметләремне аклады.

     Моңа ирешү өчен алда әйткәнемчә, күп эшләр эшләргә, күп утырырга, әзерләнергә туры килде. Әмирнең тырышлыклары мәктәпкә зур җиңү алып килде.

Бүгенге мәгариф системасы белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештыруны таләп итә, чөнки һәр кеше — шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә. Укытуны сыйфатлы итүдә индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы эшендә төп юнәлеш булырга тиеш.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучылар белән индивидуаль эшләү өчен:

Алар белән һәрвакыт бәйләнештә булырга;

Хезмәтеңне теләп, яратып башкарырга;

уңай энергия ала һәм бирә белергә;

тормышка ышаныч белән карарга өйрәнү мөһим.


3 еллык эш нәтиҗәләре

Фамилия

Класс

Вид деятельности, название конкурса, его статус и место проведения

Результаты, занятое место

1

Асхадуллин Амир

1

олимпиада по математики, всероссийский2012;


1 место

2

Аглямзянова Адиля

1

олимпиада по математики, всероссийский2012;


1 место

3

Аглямзянова Адиля

2

Всероссийскийдистанционный марафон «По страницам любимых сказок », российский,3-место, 2013;

3 место

4

Галияхметова Гаухария

2

всероссийский дистанционный марафон«Экологическая азбука», российский, 2013;

1-место

5

Аглямзянова Адиля

2

всероссийский дистанционный марафон«Экологическая азбука», российский

2-место

6

6

Аглямзянова Адиля

3

всероссийский дистанционный марафон «Азбука животного мира», ученика,2013;

1-место

7

Галияхметова Гаухария


3

всероссийский дистанционный марафон «Азбука животного мира»,2013;

1-место


8

Асхадуллин Амир

3

всероссийский математический конкурс «Ребус», 2013;


1-место

9

Аглямзянова Адиля

3

олимпиада по окружающему миру,всероссийский,1-место,2013;


1-место

1110

Аглямзянова Адиля

3

предметная олимпиада по окружающему

миру,2014

1-место

1111


Галияхметова Гаухария


3

предметная олимпиада по русскому

языку,2014г

1-место

1212

Асхадуллин Амир

3

предметная олимпиада по математики,

2014г

1-место





Күренекле педагог А.С.Макаренко: “Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк. Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр, анда-монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”, - дигән.Чыннан да, коллективта гына сәләтне аерып алырга, үстерергә мөмкин. Әгәр дә алда әйтеп үтелгән шушы эшләр оештырылмаса, бәйгеләр үткәрелмәсә, без ничек итеп, балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуларын күрер идек тә, алар үзләренең булган сәләтләрен кайларда күрсәтер иделәр.

Эксперимент эшенең көтелгән нәтиҗәләре

1. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү,шәхси ,иҗади сәләтен, интеллектуаль потенциалын үстерүнең системасын булдыру

2. Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә оештырыла торган олимпиадаларда

конкурсларда актив катнашу.


3.Балаларның конкурсларда,олимпиадаларда призлы урыннар алырга ирешү





Кулланылган әдәбият:


1. Олимпиада әзерләү өчен ярдәмлек.Интернет матерал.


2.Федотова Н.К. Из опыта работы с одаренными детьми .Вестник НГУ. Серия Педагогика.


3.Интернет -ресурс.


4.Лейтес Н.С. «Возрастная одаренность школьников» М.,Академия,2009

































Кукмара районы муниципаль белем бирү учреждениесе «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» Трыш авылы филиалы башлангыч сыйныф укытучысы Шарафетдинова Рәзинә Нурулловнаның эксперимент эшенә

РЕЦЕНЗИЯ



«Сәләтле балаларны олимпиадаларга һәмконкурсларга әзерләү»темасына эшләнгән экспериментэше укытучы тарафыннан тулысынча ачып бирелгән,эксперимент эшенең таләпләренә туры килә.Укытучы сайлап алган эш иң актуаль проблемаларның берсе булып тора.Укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртү һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, сәләтле балалар белән эшләүне укытучы үз эшендә төп юнәлеш итеп алган.

Шарафетдинова Р.Н нын эксперимент эше актуаль,чөнки һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну максатыннан, без укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып бара. Укытучы индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли, нәтижәләр күренә,укучылары призлы урыннар алалар .

Шарафетдинованың эксперимент эше башлангыч сыйныфлар берләшмәсендә тыңланды һәм 2012 нче елның 26 августында педагогик совет утырышында каралды ,хезмәттәшләре югары бәя бирде.

Бу эксперимент эшен башлангыч сыйныф укытучылары да үз эшләрендә куллана ала,ләкин азкомплектлы башлангыч мәктәпләрдә балалар саны аз булу сәбәпле, сәләтле балалар сирәк булыра мөмкин.


КМО җитәкчесе Н.М.Шагабиева


Укыту эшләре буенча

директор урынбасары И.Р.Галиев








F:\РАЗИНА\P1120193.JPG

Экспериментальная работа"Одаренные дети "
  • Начальные классы
Описание:

Одаренный ребенок

- это ребенок, который выделяется яркими, очевидными, иногда выдающимися достижениями (или имеет внутренние предпосылки для таких достижений) в том или ином виде деятельности. На сегодняшний день большинство психологов признает, что уровень,качественное своеобразие и характер развития одаренности - это всегда результат сложного взаимодействия наследственности (природных задатков) и социальной среды, опосредованного деятельностью ребенка (игровой, учебной,трудовой). При этом особое значение имеют собственная активность ребенка, а также психологические механизмы саморазвития личности, лежащие в основе формирования и реализации индивидуального дарования.

Одаренные дети обычно обладают отличной памятью, которая базируется на ранней речи и абстрактном мышлении. Их отличает способность классифицировать информацию и опыт, умение широко пользоваться накопленными знаниями.Большой словарный запас, сопровождающийся сложными синтаксическими конструкциями, умение ставить вопросы чаще всего привлекают внимание окружающих к одаренному ребенку. Маленькие"вундеркинды" с удовольствием читают словари и энциклопедии, придумывают слова, должные, по их мнению, выражать их собственные понятия и воображаемые события, предпочитают игры,требующие активизации умственных способностей.

Автор Шарафетдинова Разина Нурулловна
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 849
Номер материала 39067
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓