Главная / История / Доп. образование "Могҗизалар кыры"

Доп. образование "Могҗизалар кыры"

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы гомуми урта белем бирү мәктәбе









«Йолдызлы сəгать» уены.



(8 - 9 класс)






Класстан тыш чара планын төзеде:

тарих укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы












2014


Тема: «Йолдызлы сəгать» уены.


Максат:

1. Укучыларның электр күренешенә карата белемнәрен гомумиләштерү, тикшерү, игътибарлыкны, логик фикерләү сәләтен үстерү.

2. Фəнгə мəхəббəт тəрбиялəү.


Кичə уздырыласы кабинет «Йолдызлы сəгать»

дигəн һ.б. плакатлар белəн бизəлə, проектор белəн җиһазландырылган һəр турга кагылышлы сораулар Power Paint программасында төзелгəн слайдларда күрсəтелеп барыла.


Кичə барышы.

1. Алып баручы.

Исәнмесез, саумысыз,

Һәрберегез, барчагыз,

Бездән сезгә кайнар сәлам

Кабул итеп алыгыз.



2. Алып баручы. Исəнмесез, хөрмəтле кунаклар, укытучылар һəм укучылар. «Йолдызлы сəгать» уенын башлыйбыз. Уенда 8 – 9 класс укучылары.

1. Алып баручы. Əйдəгез, уенда катнашучылар белəн танышып үтик.

2. Алып баручы. Ə хəзер сүзне катнашучыларның үзлəренə бирəбез.

(Укучылар чыгышы)

Чыгыш ясаган укучыларга йолдызлар бирелə.


1. Алып баручы. Уенның I турын башлыйбыз.


Экранда I тур өчен сораулар бирелгән. Мин сезгə сораулар бирəм, сез сигнал бирелгəннəн соң, дөрес дип санаган җавапка туры килгəн датаны күтəрəсез. Дөрес җавап бирүчелəр бер «йолдыз» ала һəм бер адымга алга күчə. Соңгы сызыкка килеп җиткəн укучылар икенче турга күчə. Барлык укучылар да дөрес җавап бирсə, «йолдыз»лар бирелми һəм үз урыннарында калалар. Һəр тур тəмамлангач, бу турга нəтиҗə ясала һəм аз «йолдыз» җыючылар уеннан чыга бара.


I тур

Беренче сорау: Ничәнче елда динамо – машиналар, электр энергиясен механик энергиягә әйләндерүче двигательләр уйлап табыла?

Җавап: 1870 ел


Икенче сорау: Кайсы галим электр тогының магнит кырын күрсәтә?

Җавап: Г.Х. Эрстед.


Өченче сорау. Ничәнче елда электр энергиясе чыбыклар буйлап ерак араларга җибәрелә?

Җавап: 1890 ел


Дүртенче сорау. Беренче даими ток чыганагын уйлап табучы галим.

Җавап: Ф. Вольт.


Бишенче сорау. В. И. Ленин бөтен ил буйлап электр станцияләре челтәре төзүне күздә тота. Ничәнче елда, нинди план?

Җавап: 1920 елда ГОЭЛРО планы раслана.


Алтынчы сорау. В. И. Ленин илне электрлаштыру буенча нинди лозунгны алга куя?

Җавап: “Коммунизм – советлар хакимияте һәм бөтен илне электрлаштыру”дигән лозунг.


Җиденче сорау: Ничәнче елда үзебезнең (“Нур Баян” хуҗалыгына) 100 киловаттлы электр станциясе кайтартыла?

Җавап: 1961 нче елны колхозга 100 киловаттлы электр станциясе кайтартыла. Нәтиҗәдә терлекчелек биналары электр белән яктыртыла.


I турга нəтиҗə ясала. Аз «йолдыз» җыючы уеннан төшеп кала.

Музыкаль тəнəфес.




II тур

Экранда портретлар слайдларда сурəтлəнгəн. Мин əлеге портретларга кагылышлы сорауларны əйтəм, ə сез дөрес дип тапкан җавапка кагылышлы цифрны күтəрəсез.


hello_html_33e82181.jpghello_html_m7a26849c.jpg

4. А. Н. Лодыгин 3. М. Фарадей


hello_html_m52903fd3.jpghello_html_64e4384d.jpg

1. Э. Х. Ленц 5. Г. Маркони


hello_html_m559c8788.jpg

2. П. Н. Яблочков


Беренче сорау. Токлы үткәргечтәге җылылык микъдарын өйрәнүче рус физигы, электротехник.

Җавап: Э. Х. Ленц.


Икенче сорау. 1878 елда нинди рус галиме трансформаторны (электр шәмен) уйлап тапкан?

Җавап: П. Н. Яблочков.



Өченче сорау. Электромагнит индукциясе күренешен ачучы галим.

Җавап: Майкл Фарадей.


Дүртенче сорау. Электр лампасын уйлап табучы галим.

Җавап: А.Н. Лодыгин. hello_html_m577c2803.jpg


Бишенче сорау. 1896 нчы елда нинди Италия инженеры электр импульсларын чыбыксыз тапшыру ысулын уйлап таба?

Җавап: Гульельмо Маркони.


Алтынчы сорау: Үзебезнең җирлектә туып- үскән 1999 елдан “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп кем билгеләнә?

Җавап: Фәрдиев Илшат Шәех улы.



1 укучы Фәрдиев Илшат Шәех улының кыскача биографиясе белән таныштыра. (слайд күрсәтелә)

  II турга нəтиҗə ясала. Аз «йолдыз» җыючы уеннан төшеп кала.


III тур

Слайдта язылган “Космонавтика”сүзеннән электр темасына кагылышы сүзлəр төзергə. Иң күп хəрефлəрне кулланып сүз төзүчегə һəм иң күп сүз төзүчегə «йолдыз» бирелə. Слайдта булмаган хəреф урынына үз «йолдыз»ыңны кулланырга мөмкин. Кемнең сүзлəрендə хəрефлəр саны аз, шулар уеннан төшеп кала.

Уенчылар сүзлəр төзегəн арада музыкаль тəнəфес.

III турга нəтиҗə ясала.


IV тур

(слайдта даталар, портретлар күрсәтелә)

Беренче сорау. Ничәнче елда Германиядә троллейбуслар җитештерелә башлый?

Җавап. 1882 ел.


Икенче сорау. Ничәнче елда Мәскәү- Казан тимер юлында поездлар йөри?

Җавап: 1893 ел.


Өченче сорау. Ничәнче елда Казан урамы буйлап трамвайлар уза?

Җавап: 1899 ел.


Дүртенче сорау. Кем 60-80 нче елларда СССР Энергетика һәм электрлаштыру министрлыгын җитәкләгән?

Җавап: Петр Степанович Непорожний.


IV турга нəтиҗə ясала. Аз «йолдыз» җыючы уеннан төшеп кала.

Музыкаль тəнəфес.


V тур. Финал

Түбəндə бирелгəн сүздəн, сүзлəр төзергə. Уен ахырына йолдызы калган укучы сүз урынына йолдызны файдаланырга мөмкин. Кем күп сүз төзи, шул укучы җиңүче була.


Трансформатор


Уеннан чыга баручыларга истəлекле бүлəклəр тапшырыла. Җиңүчегə истəлекле бүлəк, Грамота һəм тарихтан бер «5» ле билгесе куела.


Уенда җиңүчегə багышлап җыр башкарыла.


Алып баручы: Һəр тапшыруның ахыры булган кебек «Йолдызлы сəгать» уенының ахырына якынлаштык. Тарих өлкəсендə барыгызга да зур уңышлар, сəламəтлек телим. Игътибарыгыз өчен зур рəхмəт. Килəсе очрашуларга кадəр исəн имин булыгыз.

Укытучы: XXI гасыр яңа төр энергия, үзеңне энергия объектлары янында дөрес тоту, электр приборлары белән эшләү, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, үз-үзеңне имин тоту, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен истә тотып, йолдызларга сәяхәт, сәламәтләк, шәфкатьлелек, тынычлык гасыры булсын иде дигән уртак теләк белән уенны тәмамлыйбыз.







































22 декабрь – Энергетиклар көне.

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре!

Сезне Энергетиклар көне белән эчкерсез котлыйм!



















































Доп. образование "Могҗизалар кыры"
  • История
Описание:

Дәрестә компьютер технологияләрен  куллану бигрәк тә отышлы, чөнки хәзерге заман укучысы өчен бу иң кызыклы һәм кулланырга җайлы булган ысулларның берсе. Ул укучыларда танып- белү активлыгын һәм сәләтләрен үстерә. Бу ысулларны куллану өчен, билгеле, төп шарт булып, укучыларның кирәкле белем запасы туплавы, мотивация, мөстәкыйльлек һәм индивидуаль эзләнү мөмкинлекләре булу кирәк.

 

Максат: Укучыларның электр күренешенә карата белемнәрен гомумиләштерү, тикшерү, игътибарлыкны, логикфикерләү сәләтен үстерү.   Фəнгə мəхəббəт тəрбиялəү.

Автор Шарипова Гульшат Ахматшаеховна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел История
Подраздел
Просмотров 374
Номер материала 28750
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓