Главная / Математика / ДОКЛАД “Укучыларда математика фәненә кызыксыну уяту һәм фикерләү сәләтләрен үстерү”

ДОКЛАД “Укучыларда математика фәненә кызыксыну уяту һәм фикерләү сәләтләрен үстерү”
















ДОКЛАД

Укучыларда математика фәненә кызыксыну уяту һәм фикерләү сәләтләрен үстерү”






















Кайсы гына тармакны алсак та, һәр җирдә математиканы яхшы белү таләп ителә. Физика, химия, география дәресләрендә дә укучылар формулалар белән танышалар, төрле зурлыкларны исәплиләр, схема, таблицалар, диаграммалар төзиләр. Шулай ук тормышта да математика фәнен белү кирәк. Балаларга математикадан төпле белем бирү кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз.

Безгә математика укытучыларына укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Дәрестә вакытны шаблон күнегүләр эшләүгә сарыф итмәскә, ә бәлки балаларның кызыксынуларына, белемнәренә туры килә торган мәсьәләләр чишәргә кирәк. Мәсьәлә чишү- бала өчен ачыш ясау ул. Гади генә мәсьәлә дә укучының кызыксынуын арттыра, уйларга мәҗбүр итә. Әгәр бала мәсьәләне үзе чишсә, аның өчен икеләтә шатлык була, ул зур кәнагатьләнү хисе кичерә. Укытучы юнәлтүче сораулар биреп, күнегүне үтәргә ярдәм итә. Ләкин укытучының ярдәме җитәрлек булмаса, яисә ул кирәгеннән артык булса, моның балага бернинди дә файдасы юк. Укучының үзенә дә беркадәр эш калырлык булсын. Шул очракта гына уку хезмәтенең нәтиҗәсе күренә. Укытучы үзен укучы урынына куеп карарга, килеп чыккан кыенлыкның чыганагын күрергә һәм алга таба фикер йөртү өчен юнәлеш бирергә тиеш. Балага мөрәҗәгать иткәндә ике максат күздз тотыла. Беренчесе- бирелгән мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итү, икенчесе- киләчәктә укучыларның мәсьәләләрне мөстәкыйль чишү өчен сәләтләрен үстерү. Мәсьәләне чишә башлаганчы һәр укучы аны мөстәкыйль рәвешҗә эчтәлеген сөйли алганчы укырга тиеш дип саныйм. Мәсьәләнең шарты нинди, нәрсә билгесез, нәрсәне табарга һ.б. шундый сораулар куела. Аннары мәсьәләнең чишелеше тикшерелә. Тигезләмә төзелә, мәсьәлә чишүнең төрле ысуллары белән таныштырыла.

Шулай ук укучыларның кызыксынуларын , сәләтләрен үстерү өчен дәрес формаларын төрләндереп, күрсәтмә әсбаплардан файдалану да зур роль уйный. Һәр дәресне ниндидер кызыграк нәрсәдән башларга, укучыларны кызыксындырырга кирәк.

Көндәлек тормышта без барыбыз да (аеруча соңгы елларда) исшп- хисап гамәлләре белән еш шөгыльләнергә мәҗбүр булабыз һәм кулдан килгән кадәр моны төгәл башкарырга тырышабыз. Берәүләр өчен бу эш бик ансат- әйтерсең күңел ачу, икенчеләре өчен гаҗәп авыр эш. Хисаплау ысулларының күптөрле булуын ассызыклап һәм теләгән кеше үзләштерсен өчен аларны дәресләрдә һәм шулай ук математика түгәрәкләрендә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Һәркемгә дә билгеле тапкырлау таблицасын ныклап үзләштермичә күпурынлы саннарны тапкырлау читен, кыскача тапкырлау формулаларын үзләштермичә катлаулы алгебраик мәсьәләләрне һ.б. чишәргә керешү , иң гади күнекмәләрне тупламыйча фикерләрне үстерү мөмкин түгел.

Әмма моннан 30-35 еллар элек укучыларга әнә шундый күнекмәләргә ия булырга ярдәм итү торган күнегүләр, алгебраик мәсьәләләрнең күпчелеге дәреслекләрдән төшерелеп калдырылды. Бу исә балаларның фикерләү сәләте үсешенә тискәре йогынты ясады дисәк тә була. Тиешле күнекмәләргә ия булмаган очучы самолетны җиргә төшерү алмый. Аңа самолетны җиргә төшерү өчен дистәләрчяә операция башкарырга кирәк. Моның өчен тиешле күнекмәләргә ия булу шарт. Ә ул еллар буе туплана.Әле генә рульгә утырган шофер да машиналар күп йөргән вакытта юлга чыкмый. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Әмма мәктәп кенә балаларны исәпләү күнекмәләрен биреп бетермичә олы тормыш юлына озата тора. Тормышның барлык өлкәләрендә компьютер техникасын киң куллану, мәктәптә информатика кабинетлары һәм һәр укучыда калькулятор булдыру телдән исәпләү алымнарын үзләштерүгү игътибарны киметүгә китерде. Математика, химия, физика дәресләрендә укучылар гади исәпләү очракларында да калькулятор кулланырга омтыла. Хәзерге заман кешесенең исәпләү культурасына таләпләр үзгәрде, барлык төр исәпләүләр автоматлаштырылган булырга тиеш, кешенең башын “чүп-чар” белән катырмаска дигән фикердә торучылар да очрый һәм бу ялгыш фикер укучылар һәм ата- аналар арасында еш тарала башлады. Телдән исәпләү алымнарын өйрәтүдә һәм үзләштерүдә, язып исәпләүнең ныклы күнекмәләрен булдыруда башлангыч классларда да артка китеш сизелә. Әмма телдән исәпли белү һәм аны куллануның математикага кагылышлы якларыннан тыш , башка бик мөһим үзенчәлекләре дә бар. Телдән исәпләү кешенең хәтерен, информацияне эшкәртү, үзләштерү сәләтен, сизгерлеген арттыра. Кеше өчен, бигрәк тә укучы яшүсмерләр өчен, бу күнекләрне бернинди машина да алыштыра алмый. Исәпләү күнекмәләре дәрәҗәсе, исәпләү тизлеген үстерү максатыннанукучыларны телдән исәпләргә өйрәтү зарур.Мин моңа дәресләрдә һәм математика түгәрәкләрендә зур игътибар бирергә тырышам. Мәсәлән, 7 сыйныфта ике урынлы саннарны ничек итеп квадратка күтәрергәз икәнлеген өйрәндек.. Алар барысы да 30 га кадәрге саннарның квадратларын яттан белә. Аерым гына һәр цифрга беткән саннарның квадратларын табарга өйрәндек. Мәсәлән 5 кә беткән санның квадратын табу өчен, беренче цифрын үзеннән бергә зуррак санга тапкырлап янына 25 не язып куярга кирәк.

652= 6*7 25= 4225; 852= 8*9 25= 7225 һ.б.

422= 42 + 4*4 +22= 1764

Математика дәресләрендә укучыларны кагыйдә, формулалар, катлаулы теоремалар исбатларга өйрәтәбез. Дәреслекләрдә математиканың халык хуҗалыгында кулланышын күрсәткән мәсьәләләр бик аз, башка фәннәрп белән бәйләнеш юк диярлек. Шуңа укучылар математика фәненең кирәклеген аңлап, кызыксынып өйрәнсеннәр, тормыш иткәндә куллана алсыннар өчен дәресләрдә өстәмә биремнәр һәм мәсьәләләр чишәргә кирәк. Хайваннар һәм үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү һәм алардв математика фәненә кызыксыну уяту максатыннан 5сыйныфта без ташбакаларны (алар безнең мәктәптә бар) ашату өчен рацион төзүгә , дөньяда иң зур ташбака дермохелис икәнлеген һәм аның массасын табуга мәсьәләләр чиштек. Юл буенда утыртылган урманныдң мәйданын табуга, анда күпме агач утыртылганын табуга мәсьәләләр чиштек. Бу мәсьәләләр укучыларда кызыксыну уятты., чөнки алар бу агачларны утыртуда үзләре катнаша һәм аларны тәрбияләп үстерергә булышалар һәм бу агачларларның никадәр зур файда китерүләрен белү аларда зур канәгатьләнү һәм шатлык хисе тудыра. Гомумән, укучыларның математика фәненә кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерү өчен (авыл җирендә бигрәк тә) печән чүмәләләренең , эскертләрнең күләмен, авырлыгын табуга һәм шартлы бер терлеккә кыш чыгу өчен күпме печән , салам, он кирәклеген ачыклый торган , эре мөгезле терлекнең авырлыгын табуга (озынлык үлчәү тасмасы ярдәмендә) билгеле бер үлчәмдә йорт төзү өчен күпме кирпеч, цемент һ.б. төзү материаллары кирәклеген ачыклауга мәсьәләләр чишәргә кирәк дип уйлыйм. Мондый мәсьәләләр укучыларда өйрәнергә, белергә дигән теләк тудыра һәм бу баланы актив эшчәнлеккә этәрә.

Балаларның кызыксынуларынһәм теләкләрен истә тотып оештырылган чаралар фәнне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Фәнне авырырак үзләштерүче укучыларны да класстан тыш чаралардан читләштермәскә, киресенчә алар үти алырдай биремнәр белән тәэмин итәргә кирәк. Башта гадирәк мәсьәләләр, башваткычлар чиштерергә, математик уеннарда катнаштырырга, соңрак азрак катлаулы биремнәр бирергә мөмкин. Мондый чараларга математик кичәләрне, конкурсларны, КВНнарны кертергә була.

Мәктәпкәчә яшьтән үк балаларда математика фәненә кызыксыну уяту зарур.





















ДОКЛАД “Укучыларда математика фәненә кызыксыну уяту һәм фикерләү сәләтләрен үстерү”
  • Математика
Описание:

Кайсы гына тармакны алсак та, һәр җирдә математиканы яхшы белү  таләп ителә. Физика, химия, география дәресләрендә дә укучылар формулалар белән танышалар, төрле зурлыкларны исәплиләр, схема, таблицалар, диаграммалар төзиләр. Шулай ук тормышта да математика фәнен белү кирәк. Балаларга математикадан төпле белем бирү кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз.

Безгә математика укытучыларына укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Дәрестә вакытны шаблон күнегүләр эшләүгә сарыф итмәскә, ә бәлки балаларның кызыксынуларына, белемнәренә туры килә торган мәсьәләләр чишәргә кирәк. Мәсьәлә чишү- бала өчен ачыш ясау ул. Гади генә мәсьәлә дә укучының кызыксынуын арттыра, уйларга мәҗбүр итә. 

Автор Гарипов Рафаэль Насихович
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Математика
Подраздел
Просмотров 361
Номер материала 23117
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓