Главная / Классному руководителю / Доклад на родительском собрании

Доклад на родительском собрании

Минем баламның дуслары

Кош − канаты белән, кеше дуслык белән көчле.( Татар халык мәкале.)
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. "Дуслык таулар күчерә",- ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.

Балалар арасындагы дуслык- бик мөһим нәрсә. Балаларыбызның дуслыклары турында фикер йөрткәндә, еллар узу белән аларның характерлары, яшь үзенчәлекләре, кызыксынулары үзгәрүен исәпкә алырга кирәк.

Бер француз мәкале бар: “Дустыңның кем икәнен әйтсәң, мин сиңа үзеңнең кем икәнлегеңне әйтәм”. Ә без “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”,- дибез. Баланың кемнәр белән аралашуы, дуслары кем булуы бик мөһим.

100сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, ди халык. Әгәр яшүсмер үзеннән зур яшьтәге балалар белән аралаша икән, ата- ана һәм бала арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Чөнки бала үзен яшьтәшләре арасында иң әйбәте дип саный һәм аларны тиңсенми башлый. Бу үзара бунт килеп чыгуга да сәбәпче булырга мөмкин. Ә ул дуслар белән очраштырырга теләмәү, төрле тыюлар яшүсмер белән әти- әнинең арасын катлауландырырга, баланың аларга карата ышанычы бетүгә китерергә мөмкин. Бу очракта таныш булмаган баланы күбрәк уен, ни уйлавын, ниләр белән шөгыльләнүен белер өчен үзегезгә кунакка чакырырга, бергәләп өмәләр оештырырга, шашлыкка җыелырга мөмкин. Сынап караганнан соң балагызга үзегезнең фикерләрегезне җайлап аңлатырга була.

Әгәр дуслык егет һәм кыз арасында икән, бу очракта аеруча сак булырга кирәк. Бу очракта очрашулар сезнең белән, яки сезнең янәшәгездә булуына ирешергә тырышыгыз. Менә бер әни зарлана: “Улым бер кыз белән дус. Ул улыма үзе шалтыратып, күрешергә, әйләнеп керергә чакыра, килешмәгәнне...” Әгәр алар дус икән, кем чакырса да барыбер түгелме? Ул гына кызга начар бәя бирү өчен сәбәп буламы? Белмичә бәя бирү дөрес түгел, ә балаңның дустының чын йөзен белү өчен нишләргә? Аның өчен өеңнең ишекләре ачылырга тиеш. Әгәр борчуларың дөрескә туры килсә нишләргә? Башка өеңә аяк бастырмаскамы? Әллә балаңны аралашудан тыяргамы? Юк. Бала барыбер әшәке, яман (дурной) йогынтыга дучар булачак, аны биктә тотып булмый, әмма начар йогынтыга каршы тора белерлек итеп тәрбияләргә кирәк. Әгәр өең чыннан да “яхшы, тәрбияле” икән, балаң күрә беләчәк, үзенә начар йогынты ясарлык кешене аера алачак.

Дуслары алдында балагызга кычкырмагыз, кимсетмәгез, тыныч кына үзенең фикерен тыңлагыз.Никадәр дустанә һәм сабыр булсагыз, шулкадәр баланы контрольдә ныграк тотарсыз.

Татар халкының тагын бер мәкалендә “Дустың булмаса- эзлә, тапсаң- югалтма”,- дип әйтелә. Тик бу ышанычлы, сыналган, чын дусларга карата кулланыла. Ә балагызның дусты начар гадәтле, әшәке холыклы булса нишләргә? Балабыз кече яшьтә булса ачуланырга, тыярга була да бит, яшүсмер моны протест итеп кабул итәргә, киресенчә, шул дусларга ныграк тартылырга мөмкин. Бу очракта балагызның үзен күбрәк күзәтегез әле. Бала- бәгырь ите, нинди булса да безнекеннән әйбәт, акыллы, уңган, чебенне дә рәнҗетми торган бала юк кебек. Ата- аналардан “Минем улым (кызым) әйбәт, менә иптәшләре әйбәт булмады”,- дигән зарларны еш ишетергә туры килә. Сезнең янда шулайдыр да, ә урамга чыккач, иптәшләре янында бәлки ул да нәкъ шул балалар кебек тотадыр үзен? Мәсәлән, Ваня белән Сережа бер парта артында утыралар, тәнәфестә дә гел бергә. Ваняның әнисе укытучыдан аерып утыртуларын сорый, икенче көнне Сережаның әнисе укытучыга шалтыратып Ваняның улына начар йогынты ясавыннан зарлана, күчереп утыртуын сорый. Аларны аерып утыртып була, балалар, билгеле, үпкәлиләр, кәнәгатьсезлек белдерәләр. Үзләре бер- беренә тагын да ныграк тартылалар, үзләренең хаклы булуларын расларга тырышалар. Көчләп аерып әллә ни нәтиҗәләргә ирешеп булмый.

Яшүсмер үзенең мәрхәмәтле, ачык күңеллелеген тискәре характер астына яшерергә тырыша. Аңа яхшылыкны явызлыктан аерырга, дусларының көчле һәм көчсез якларын күрә белергә, үзенә нәрсәне үрнәк итеп алырга, ә нәрсәне хәтта шул дустыннан биздерергә тырышырга кирәклекне аңлату бик мөһим. “Дуслашу”- ул дустыңның бөтен капризы белән килешү дигән сүз түгел. Шушы төшенчәне аңлый белмичә, иптәшенең капризларын кабатлый башлый. Ата- ана баласына “юк” дип әйтә белергә, бу дуслык түгел, ә сукырларча иярү икәнлеген өйрәтергә тырышырга кирәк.

Әгәр балага иптәшләре начар йогынты ясаса, әти-әни үзенең уңай сыйфатларын күбәйтергә тиеш. Компания янында булуга караганда, сезнең янда күпкә кызыклырак, күңеллерәк булуын аңларлык булсын.

Иң мөһиме- бала белән ике арада бер- береңә ышаныч булсын. Менә 15 яшьлек Люда исемле кыз яза: “Мин Петя белән лагерьда таныштым. Бик гадел, акыллы, тәртипле егет, күп белә. Мин аның белән бөтенләй башка кешегә әйләнә алыр идем. Бервакыт безне әти бергә күрде һәм “Тагын бергә күрсәм, өйдән бөтенләй чыкмыйсың”,- дип кисәтте. Сәбәбен сорагач, “Мин синең белән бәхәсләшеп тормыйм. Мин сүземне әйттем!”- дип кырт кисте. Без барыбер очрашабыз, әмма качып- посып, куркып”. Өлкәннәрнең егеткә бәя бирүе төпле, нигезле түгел, ә очраклылык кына. Ярый егет акыллы, ә компаниясе ышанычсыз булса? “Тагын бер тапкыр аның белән бергә күрсәм- үтерәм!”, “Бүтән бездә эзе дә булмасын!”, “Ул чагында сине нәрсә эшләтүемне хәтта күз алдына да китерә алмыйм!”- кебек куркытулар баланы әти- әнидән читләштереп кенә калмый, ә шул компанияләрнең үзәгенә үк төртеп кертергә мөмкин.

Еш кына әти- әниләр балаларының мәктәптә коллективтан аерылып, сыйныфташларыннан ераклашашуы белән очрашырга мөмкин. “Әни малае” булып йөргән балаларга аеруча кыенга туры килә. Балалар эмоциональ- шәхси сыйфатларны- мәрхәмәтле, ачык, киң күңелле, сизгер, шаян сыйфатларны үз итә. Икенче урында әхлаклы- нык ихтыярлы (морально- волевые) - кыю, җаваплы, гадел сыйфатлар тора. Әгәр балагызны сыйныфташлары кыерсытса, бу ситуацияне кискенләштермәгез, авыр минутында ярдәм итегез.

Бер ананың зары: “Минем 8 яшьлек балама бәйләнәләр, бөтен сыйныфташы кыерсыта. Беркөнне аркасын акбур белән буясалар, икенче юлы дәфтәрен ертканнар. Улымның мәктәпкә барасы килми. Алдан сыйныфташларыннан зарланса, хәзер үз- үзенә бикләнде. Көн саен елый.э Теге бәйләнчекне сыйныф җитәкчесе дә яклый икән. Улымның билгесен төшерә, дәрес буе почмакта бастырып тора. Каян ярдәм эзлим? Икенче мәктәпкә күчерергәме? Анда да шундый хәл кабатланса?” Бу очракта нишләргә?

  1. Улыгыз белән сөйләшкәннән соң икенче якның фикере белән дә уртаклашыгыз. Әгәр аңлашмасагыз, завучка, аннан директорга мөрәҗәгать итегез. Әгәр нәтиҗә алай да булмаса- район мәгариф бүлегенә бара аласыз.

  2. Беренче булып сыйныфташының кайсысы балагызны “тренажер” итеп алуын белешегез. Аның әти- әнисе белән сөйләшегез. Баласын алай да тыймаса, полициягә мөрәҗәгать итә аласыз. Әти-әни вазыйфасын үтәмәгәне өчен “Административ тәртип бозулар” кодексы (ст.20.1) буенча җавапка тартырга (штраф) була.

  3. Әгәр ситуация үзгәрмәсә, балагызны икенче мәктәпкә күчерегез.

Тревоганы кайчан күтәрергә?

  • Әгәр балагыз бөтенләй мәктәпкә барырга теләмәсә

  • Балагыз үз эченә бикләнсә, тәнендә синяклар тапсагыз;

  • Мәктәп турында сүз чыгуга балагыз сүзсез калса;

  • Әгәр урамдагы башка балалар белән аралашып, сыйныфташлары белән аралашудан баш тартса;

  • Сыйныфташлары телефоннан аралашмаса;

Әгәр шундыйрак неладное сизсәгез, тизрәк чарасын күрергә тырышыгыз. Баланы иптәшләреннән аеруга үзегез дә катнаш түгелме? Шуңа да игътибар итегез. Бер мисал. Яхшы укучы Васяның әнисе зарлана: “Кич җитсә, Васяны дуслары аптыратып бетерәләр. “Вася, тегене аңлат, моны сөйлә”. Мин еш кына трубканы әзеп куям яки “Вася өйдә юк” дип алдыйм”,-ди. Ә икенче көнне Вася иптәшләре күзенә ничек карар? Әгәр ялган ачыкланса? Балага дусларының фикерләре үзгәрсә? Ә инде шулай да була. Васяга әнисенең хәйләсе ошап китәргә мөмкин. Иптәшләренә хәленнән килгән ярдәмне дә күрсәтмәсә? Киләчәктә “үзе дә бирми, кешедән дә алмый” торган үз эченә бикләнгән ялгыз кешегә әйләнмәсме? Үзеннән бернинди ярдәм булмаган кешенең дуслары булмас бит.

Кайбер ата- ана баласының ялгыз булуына, дуслары читләшкәнгә борчылса, кайберсе “Минем Наташам өйдән чыкмый, күп укый, кинолар карый”- дип мактанып сөйли. Ләкин бу ялгызлык баланы көннәрдән беркөнне туйдырачак.

- Балагызны ачыктан- ачык сөйләшүгә чакырыгыз. Проблема килеп чыгуның сәбәпләрен ачыкларга тырышыгыз.

  • Кыерсытучыга җәза бирмәскә вәгъдә бирегез. Бала үч алудан куркып дөресен сөйләмәскә мөмкин.

  • Укытучы белән сөйләшегез. Моны балалар алдында эшләсәгез әйбәт булыр.

  • Проблема коллективта гына түгел, баланың үзендә дә булырга мөмкин.

  • Баланы саран булмаска, булганы белән уртаклаша белергә өйрәтегез.

  • Бала алдында дустын, танышын, аларның әти- әниләрен, укытучыны яманлап сөйләмәгез. Аларның яхшы якларын гына күрсәтергә тырышыгыз.

  • Кешенең кайгысын уртаклаша белергә өйрәтегез. Хайваннарны яратсын, кеше башына теләсә кайсы вакытта кайгы- хәсрәт, борчу килүен аңласын.

  • Баланың нервларын саклагыз! Сез тынычланырсыз, ә баланың психикасына зыян килсә? Үзегезнең эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз, бала да сезгә карап үзен- үзе тотып калырга өйрәнер.

Балалар дуслыгы- искиткеч әйбер, аның кадерен белергә кирәк. Еш кына кешенең киләчәк язмышына да бу йогынты ясый. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне энәсеннән – җебенә кадәр өйрәнгән галим Дейл Карнеги дуслык турында болай дигән: “Әгәр сез дуслар табарга телисез икән, башкалар өчен нәрсә дә булса эшләргә бөтен көчегезне бирегез”.



Доклад на родительском собрании
  • Классному руководителю
Описание:

Балалар арасындагы дуслык- бик мөһим нәрсә. Балаларыбызның дуслыклары турында фикер йөрткәндә, еллар узу белән аларның характерлары, яшь үзенчәлекләре, кызыксынулары үзгәрүен исәпкә алырга кирәк.

   Бер француз мәкале бар: “Дустыңның кем икәнен әйтсәң, мин сиңа үзеңнең кем икәнлегеңне әйтәм”. Ә без “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”,- дибез. Баланың кемнәр белән аралашуы, дуслары кем булуы бик мөһим.

Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
     Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. "Дуслык таулар күчерә",- ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.

Автор Салимуллина Гульфина Кафиловна
Дата добавления 10.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 567
Номер материала 51909
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓