Главная / Начальные классы / Доклад на тему "Табигать илһам чыганагы"

Доклад на тему "Табигать илһам чыганагы"

Табигать– илһам чыганагы”.

Табигать- кеше тәрбияләүнең бай чыганагы . Кеше табигатьтән башка яши алмый. Без су эчәбез, һава сулыйбыз, су коенабыз, кояшта кызынабыз, балык тотабыз, җиләк җыябыз, челтерәп аккан чишмәләребезгә карап моңланабыз. Саф һава, чиста су -безнең сәламәтлегебезне ныгыта.

Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү- катлаулы һәм дәвамлы социаль- педагогик процесс , бу эшне мәктәпкәчә яшьтән үк җитти алып бару сорала. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, аның аңында табигать белән кызыксыну уянуын күрсәтә. Менә шул нечкә хис-тойгыларны, матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен бәләкәй чактан ук ныгытырга, үстерергә омтылам.

Кече яшьтәге мәктәп балаларына табигатьтә һәр күренеш- серле һәм кызыклы, һәрнәрсә- яңалык. Шуңа күрә дәресләрдә укучыларны ел фасыллары, табигать күренешләре, үсемлек һәм җәнлекләр дөньясы белән таныштыру файдалы.

Яз башлану белән, балалар белән бергәләп тартмаларга чәчәк орлыклары чәчәбез. Көннәр җылыткач үсентеләрне түтәлләргә күчерәбез. Бакча шау чәчәккә күмелгәндә нәниләрнең дә күңелләре шатлык белән тула. Без үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зыян китермәс. Тирә-юнь белән танышу дәресләре дә экологик аң-белем тәрбияләүгә юнәлдерелә.

Табигатьне ныграк, якыннанрак өйрәнү, танып белү максатында су буйларына башлангыч сыйныф укучылары белән сәфәрләр оештырабыз. Һәр яз һәм көз айларында мәктәп янында, тау астына урнашкан “Чаллы” чишмәсенең ян тирәләрен чүп-чардан чистартып торабыз. Табигать белән аралашканда нәфис сүз, җыр иң нәтиҗәле тәэсир итү чарасы.

Чишмәләр кинәт йомылса,

Коелар томаланса-

Чишмә буйларындагы күк

Күңелне томан баса. (С. Хәким.)

Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да , табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. “Башы-тауда, аягы- диңгездә” дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Авылыбыз Тәб. Чаллыда янәшә тирәгә генә түгел, бик еракларга даны таралган “Хәлфә бабай” чишмәсе бар . Халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган бу чишмә кешеләргә үзенең шифасын, дәвасын тарата.

Кайбер чишмәләр шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Ә җырлары, көйләре?

Челтер-челтер ага чишмә-

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак-

Эчеп туймалы түгел. (Р.Миңнулин.)

Табигатьнең шигьри образы бала күңелендә бик озак саклана, ул туган табигатькә, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләргә булыша. Кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән кеше киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк.

Ата-аналар белән табигатьне саклау темасына әңгәмәләр уздырам. Яз җиткәч, әтиләр ярдәме белән сыерчык оялары ясыйбыз, кышка кергәч канатлы дусларыбызга җимлекләр куябыз. Балалар кошларны күзәтергә бик яраталар. Алар һәр көнне ясаган кош ояларына җимнәр салып, нинди кошлар туклануын күзәтеп, “Әйләнә-тирә дөнья белән танышу” дәфтәрләренә үзләренең күзәтүләрен язып баралар. Агачка кунган кошлар белән якыннан аралашу- алар өчен куаныч. Табигать белән аралашканда бала андагы төрле төсләрне күрә, табигать авазларын ишетә.

Балалар эколгик тәрбия бирә торган төрле уен һәм тамашаларда актив катнашалар һәм бу өлкә буенча белем һәм күнекмәләр алалар. Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән,”Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, “Урманда көз”, “Алтын көз” кебек күңел ачу чаралары үткәрү гадәткә кереп китте.

Кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша алып барылса, ул нәтиҗәлерәк, отышлырак була, чөнки уенда бала үзен иркен тота, теләп катнаша; аны уен үзе дә, аның нәтиҗәләре дә кызыксындыра. Уен - ул күңел ачу гына түгел, ә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, балаларга педагогик тәэсир итү чарасы да. “Тартып алышлы”, “Үсемлекләр”, “Кошлар”, “Бел, бу нәрсә”,”Дүртенчесе артык”, “Син күзәтә беләсеңме?” уеннары. Бу уеннарны табигать белеме дәресләрендә, табигаткә сәяхәтләр, күзәтүләр вакытында, ял лагерьларында төркемнәргә берләштереп оештырабыз.

Әлеге уеннар вакытында укучылар, тирә-юньдәге табигать күренешләрен, объектларын танып белергә, аларны өйрәнәләр, күзаллау сәләтләрен үстерәләр, акылларын камилләштерәләр, табигать белән кызыксынуларын арттыралар.

Элек-электән үк авылда яшәүче һәр кеше укый-яза белмәгән очракта да, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләрен ачыклый алган. Бу белемнәр атадан балага, бер буыннан икенче буынга мирас итеп калдырылган. Борынгы әби-бабаларыбыздан иярә килгән халык авыз иҗатының мәкаль, табышмак, сынамыш, әкиятләрендә күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән. Халык авыз иҗатының бу төрләре балаларга мавыктыргыч рәвештә җиткерелә.

Табигать белеме дәресләрендә халык авыз иҗатының бер төре булган табышмак аеруча киң кулланыла, Аларның күбесе еш очрый торган табигать күренешләренә багышланган(“Ак яулыгым төшеп калды”), яки табигый җисемнәргә хас үзенчәлекләр турында (“Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак”). Табышмаклар балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, укучыларның активлыгын күтәрергә ярдәм итә

Халык авыз иҗатының икенче бер төре-мәкаль. Кыска, ләкин хикмәтле сүзләр белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрне бер буыннан икенче буынга җиткергән. Мәкальләр арасында табигатькә багышланган һәм экологик тәрбияне күздә тотканнарын сайлап, табигать белемен өйрәнгәндә куллану, аларның асылын укучыларга җиткерү дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә.

Башлангыч сыйныфларда ел фасылларын, табигатьтәге серле бәйләнешләрне, кош, җәнлекләр турында өйрәнгәндә кайбер халык әкиятләрен дә кулланырга була. Мәсәлән, “Кем көчле?”, “Бүләк кемгә?” һәм башкалар.

Табигать белеме дәресләренең беренче этабында, күзәтү көндәлеге өстендә эш алып барганда, сынамышларны кулланырга мөмкин. Борынгыдан килүче кайсы гына эш-шөгыльне алып карама, аларны уңышлы башкару өчен һәрберсе ел фасылының ничек киләсен алдан белүне сорый.Борын-борын заманнардан бирле халык алып барган күзәтүләр, күпъеллык тәҗрибәләр нигезендә сынамышлар туган. Мәсәлән,ел исеменә ”Эт елы- буранлы булыр”, һава торышын алдан билгеләүгә ”Ай чалкан туса, көн салкын булыр” һәм башка сынамышларны күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Сыйныфта “Табигать сукмагы буйлап” дип исемләнгән почмагыбыз бар. Эшебезнең максаты: укучыларны туган ягыбыздагы дару үләннәренең биологик үзенчәлекләре белән таныштыру, аларда туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү. Балаларны дару үләннәрен җыю һәм киптерү, аларны дәвалау максатында куллану кагыйдәләре белән таныштыру.

Урманда, болында, басуда күптөрле дару үләннәре үсә. Табигатькә зыян китермичә җыйганда, тиешенчә киптергәндә һәм саклаганда, шулай ук куллану кагыйдәләрен истә тотканда, алар кешегә бик күп авырулардан дәваланырга, сихәтләнергә ярдәм итә.

Шушы максаттан укучылар җәй дәвамында дару үләннәре җыялар. Һәрберсе альбомга үләннәрне туплап гербарий ясыйлар.”Әйләнә-тирә дөнья белән танышу” дәресләрендә куллану өчен бик файдалы күрсәтмәлелек булып тора. Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә “фитобар” өчен кирәкле үләннәрдән чәйләр ясыйбыз. Һәр дару үләненә аңлатма бирелгән рәсемле альбомнар ясау дәрестә куллану өчен файдалы күрсәтмәлелек.

Табигатьнең шигри образы бала күңелендә бик озак саклана, ул туган табигатькә, туган якка мәхббәт хисе тәрбияләргә булыша. Кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән кеше киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк.

Доклад на тему "Табигать илһам чыганагы"
  • Начальные классы
Описание:

Кече яшьтәге мәктәп балаларына табигатьтә һәр күренеш- серле һәм кызыклы, һәрнәрсә- яңалык. Шуңа күрә дәресләрдә укучыларны ел фасыллары, табигать күренешләре, үсемлек һәм җәнлекләр дөньясы белән таныштыру файдалы.

Табигатьнең шигри образы бала күңелендә бик озак саклана, ул туган табигатькә, туган якка мәхббәт хисе тәрбияләргә булыша. Кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән кеше киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк.

Автор Ахметханова Милеуша Фаляховна
Дата добавления 17.06.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другое
Просмотров 418
Номер материала 60057
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓




Похожие материалы