Главная / Начальные классы / Чыршы янында зур тамаша

Чыршы янында зур тамаша

Название документа Копия чыршы янында зур тамаша.docx

Чыршы янында зур тамаша

Зал бәйрәмчә бизәлә Уртада - чыршы. Эчке яктан алып баручының тавышы ишетелә:

  • Игътибар! Игътибар! Бәйрәмгә әзерлекне тикшереп карыйбыз. Балалар, барыгыз да җыелып беттегезме?

  • Әйе! (Бәйрәмчә киенгән балалар йөгерешеп чыгалар һәм чыршы тирәли басалар.)

  • Бәйрәмгә сез әзерме?

  • Әзер!

  • Әйдәгез, алайса, Яңа ел бәйрәмен башлыйбыз.

Алып баручы.Каршыбызга килеп җиткән яңа ел бар,

Чукларына энҗе сипкән чыршыбыз бар.

Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,

Балалар. - Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!

Алып баруны. Гөрләп торсын кунак белән тулы заллар,

Җырлап алыйк яңа көйләр, яңа җырлар.

Бу бәйрәмне һәркайсыбыз сагынып сөйләр,

Балалар. - Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!

Җыр башкарыла.

Алып баручы. Дусларым, карагыз әле, карагыз! Безнең яшел чыршыбыз моңаеп утыра түгелме соң?

  • Әйе шул! Ул ерак урманын сагынгандыр.

  • Ә минемчә аның ботакларына төрле-төрле төсле утлар җитми.

Алып баручы. Әйе шул. Әйдәгез, бергәләшеп ул тылсымлы утларны кабызыйк.

Алып баручы. Чыршыны без күрмибез!

Балалар. Күрмибез!

Алып баручы. Әйдәгезче, эзлибез!

Балалар. Эзлибез!

Алып баручы. Яшел чыршы, борыл син!

Балалар. Борыл син!

Алып баручы. Утларыңны кабыз син!

Балалар. Кабыз син!

Чыршыда утлар кабына. Чыршы тирәли җыр башкарыла. Чыршы янына чыгып, 1 нче сыйныф укучылары шигырь сөйли.



Без Яна елга килдек,

Чыршыга шарлар элдек.

Айлар, йолдызлар тактык,

Көмеш тасмалар тарттык.


Чыршысы да өр-яңа, Җырчысы да өр-яңа.

Өр-яңа чыршы янында

Яңа йолдызлар яна.


Менә килер Кыш бабай,

Безгә бүләкләр алып.

Сокланып торыр карап,

Чыршыбызга таң калып.




Күпме уен, күпме җыр

Алып килә Яңа ел.

Куанабыз һаман да:

Бигрәк матур ул быел.


Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм. Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.


Рәхмәт сиңа, и иске ел,

Матур ел булдың бит син.

Синнән алган бәхет-шатлык

Гомер буена җитсен.


Безнең җанда күпме истәлекләр

Яңа елга аяк басканда.

Азмы алар бөтен җир шарында,

Туган илдә Татарстанда.


Без теләкләр телибез Бүген бер-беребезгә Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә





Алып баручы. Әйдә, килегез тизрәк.

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән, Уйныйк-җырлыйк бергәләп.


Чыршы янында «В лесу родилась елочка» җырының татарчасы башкарыла.


Үсте чыршыбыз урманда, Шаулап торды анда. Җәен дә кышын да зифа, Яшел ул һаман да.



Җил-буран аны юатты,

Җыр көйләп йоклатты.

«Туңа күрмә», - диде суык,

Кар юрганын япты.



Чабып йөрде куркак куян Чыршыбыз янында.

Усал бүре, ерткыч бүре Килде кайчагында.


Хәзер, чыршы, бизәлгәнсең, Мәрҗәннәр элгәнсең.

Бик күп шатлык, бик күп шатлык

Безгә алып килгәнсең.


Алып баручы. Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,

Борчылырга урын юк.

Ә нишләптер, ни өчендер

Кар кызыбыз һаман юк.

Кирәк урманга барырга,

Кар кызын эзләп табарга.


Шаян белән Наян йөгерешеп чыгалар.


Шаян. Мин көчле, мин кыю,

Бернидән дә курыкмыйм. Урманга үзем барам,

Кар кызын эзләп табам.

Наян. Миндә гайрәт, миндә көч,

Миннән курка үрмәкүч!

Урманга үзем барам,

Кар кызын эзләп табам.


Күңелле көй уйнатыла, Шаян һәм Наян чыршы тирәсендә бии.


Шаян. Кышкы урман караңгы,

Кайда булыр Кар кызы?

Наян. Тукта, тукта, тынычлан,

Бер тавыш килә сыман.

Әнә аның боз өе,

Яңгырый моңлы көе.

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!

Мин Кар кызы буламын, Өстем җылы, туңмадым, Уйныйм, сикерәм, көләм, Куян, төлкеләр белән. Мине күрсә бүреләр,

Сәлам биреп узалар. Адашсам, саесканнар Ярдәм кулын сузалар. Уйнап, җырлап йөрибез, Кунак булыгыз сез да

Әйдә биибез бергә

Бүген Яңа ел бездә!


Шаян. Рәхмәт, Кар кызы, тик уңайсыз,

Дуслар көтеп калдылар.

Наян. Кар кызы, сине эзләп килдек без,

Синсез бәйрәм күңелсез.

Шаян. Урман җанварлары белән

Бергә рәхим итегез.


Кар кызы. Барам, дуслар, берсүзсез.

Кыңгыравымны алам,

Урманга хәбәр салам.

Тыңлагыз, тыңлагыз,

Урмандагы бар җанвар,

Тиздән чыршы бәйрәме

- Балалардан хәбәр бар.

Наян белән Шаян. Килегез, кил бәйрәмгә

Бәлки тияр бүләк та



Төлке. Зур бәйрәм! Нинди бәхет!

Уен, көлке, тамаша.

Ул күлмәгем, ул читегем!

Хәтта күзләр камаша. (Буре килгәнен күреп ала.)

Әй, син, Бүре туганкай,

Соңгарак калдың бугай.

Кызык итәм мин сине,

Тик сез сатмагыз мине. (Кача.)


Бүре. Ахрысы, мин соңга калдым,

Эшләпәмне көчкә таптым.

Ничек минем камзулым,

Дөресме галстугым?

Чыршы артыннан әтәч кычкырган тавыш ишетелә

Бүре. Бу нинди җыр? Кем көйли?

Мине сыйларга тели?

Әтәч ашыйсым килә

Үзе авызга керә.

Чыршының бер ягыннан барып карый, икенче яктан бәрән тавышы ишетелә




Бүре. Чү, бу бит бәрән тавышы,

Әнә тояк кагышы.

Бәрән итен яратам,

Хәзер сикереп тотам. (Сикерә)




Төлке (чыршы артыннан чыга).

Ачуланма, туганкай,

Шаяртып алдым шулай.

Без хәзер тиз дуслашабыз, Тыпырдашып алабыз.

«Бүре-төлке биюе башкарыла. Куяннар чыга.


  1. нче куян. Без кыюлар, уңганнар,

Кыска койрык-куяннар.

  1. нче куян. Без күңелле җәнлекләр,

Җитезләр һәм өлгерләр.

1 нче куян. Урман - безнең калабыз,

Без дә биеп алабыз.

«Куяннар» биюе.«А нам все равно» көенә бергә җырлап-бииләр.

Безгә барыбер,

Без бит куяннар,

Без бит бик шуклар.

Курыкмыйбыз без,

Төлке-Бүредән,

Яшибез тыныч, тату һәм бердәм,

һай!


Бүре чыршы янында йоклап ятучы Аю янына килә.

Ел да шулай, ачуың килер,

Йокы симертә йонлач.

Һич уянмый, үзе тагын

Кыш буе, ди, мин ач.

Төлке. Ай, тәмле итеп

Йоклыйсың, Аю әфәнде!

Ничек кенә уятыйк соң,

Ничек табыйк әмәлен?


Куяннар куышка кар йомарламнары ата.


Аю. Нинди шау-шу, нинди чыр-чу,

Ник мине уяттыгыз?!

Нигә минем куышыма

Кар йомгагы аттыгыз?!


Бүре. Аю дускай, җаныкаем,

Йоклап калма, алтынкаем,

Яңа елны каршыларга

Кирәк бергәләп барырга.


Аю. Нинди була Яңа ел?

Тәмлеме ул Яңа ел?



    1. нче куян. Тәмлесен бик тәмле дә

Бик тиз бетеп китә шул.

    1. нче куян. Ямьлесен бик ямьле дә

Бик тиз үтеп китә шул.

    1. нче куян. Йоклаган - белми кала,

Белмәгән - йөрми кала.

Йөрмәгән - күрми кала,

Күрмәгән - көлми кала.

Кар кызы. Мин Кар кызы, Кар кызы,

Кыш бабайның оныгы.

Күп минем сердәшләрем,

Ап-ак кар бөртекләрем.


Кар бөртекләре. Без - ак кар бөртекләре –

Карчәчәкнең дуслары.

Агачларны каплыйбыз

һәм салкыннан саклыйбыз.

Кышын җирне каплыйбыз,

Тыныч кына йоклыйбыз.

Кар кызы. Очыгыз, дусларым, дөньяны

Ап-акка маныгыз,

һәркемнең күңеленә

Тик аклык салыгыз.

Очыгыз, кар бөртекләрем,

Минем газиз сеңелләрем,

Бергәләп күңел ачыйк,

Уйнап, әйләнеп очыйк.

Кар бөртекләре биюе.

Кар кызы. Безне балалар чакырды

Яңа ел бәйрәменә

Әйдәгез, киттек дусларым, Чыршы әйләнәсенә.


Музыка уйный. Барысы бии-бии чыршы артына чыгалар.

Себеркегә атланып Убырлы керә.

Убырлы. Беләсезме, быел Яңа ел килмәячәк. Әйе, әйе, чынлап әйтәм, килмәячәк. Бернинди Кыш бабай да, Кар кызы да, Яңа ел да булмаячак. Моны мин - Убырлы әйтә Нигә дип әйтәсезме? Хәзер әйтәм, аңлатам. Менә миңа карагыз әле, былтыр мин шушындый идемме? (Еламсырап.) Ә хәзер карагыз инде, биттә җыерчык, башта ак чәч, койрыгымны гына күрегез, ничек сирәкләнгән. Болар- ның барысына да шул Яңа ел, Кыш бабай гаепле, белдегезме.


Җырлап, Дию керә.

Дию. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безне бик ярата. Ул безгә Яңа ел Бүләге тарата.


Убырлы. Син нәрсә олы башың белән җырлап йөрисең?


Дию. Ә, синмени әле бу, Убырлыбика Сәлам. Ничек инде җырламаска? Яңа ел килә бит.


Убырлы. Уф, үләм, монысы да Яңа ел, ди. Быел Яңа ел булмаячак.


Дию. Ничек инде, булмый?! Син нәрсә юләрләндеңме әллә?


Убырлы. Тукта, тукта, Диюхан, кызма әле син. Менә әйт әле миңа, синең картаясың киләме?

Дию. Менә юләр, кемнең картаясы килсен инде.


Убырлы. Шул-шул менә. Ә сине кем картайта соң, беләсеңме? Кыш бабай эше бит инде ул!


Дию. Кыш бабай?! Мин аңламыйм сине.


Убырлы. Ач әле авызыңны, катырак ач, нәрсә куркасың. Менә синең бу 2 тешең былтыр бар идеме?


Дию. Бар иде.


Убырлы. Кыш бабай Яңа ел алып килә дә безне бер яшькә картайтып кита Син картайгач, тешең дә төшә инде. Менә вәт! Аннары гел манный боткасы гына ашап торырсың.


Дию. Манный?! Син нәрсә мин бит итсез яши алмыйм.


Убырлы. Син нигә миңа ачуланасың, мин төшермәдем бит синең тешләреңне. Әллә мин картаймыйммы? Яңа ел килмәсә, мин дә гел чибәр, гел яшь калыр идем. Урмандагы матурлык конкурсларында җиңүче булып, «Миссис урман чибәре» булыр идем. Миңа иң затлы бүләкләр бирерләр иде.


Дию. Кара әле, дөрес сөйлисең бит син. Тик менә Кыш бабайның бүләкләре (корсагын уып) бик тәмле бит. Нишләргә инде?

Убырлы. Ә без болай итик, Кыш бабайның күчтәнәчләр салынган капчыгын урлыйк. Күчтәнәч булмаса - Яңа ел да булмый. Без тук та булабыз, яшь тә матур да калабыз. Килештекме?


Дию. Килештек! (Чыгып китәләр.)


Музыка уйный. Чыршы артыннан Кар кызы, Шаян, Наян, урман җанварлары чыга.


Барысы бергә: Исәнмесез!


Балалар. Исәнмесез! Бәйрәмгә рәхим итегез.


Чыршы тирәсендә җыр башкарыла.


Алып баручы. Утлар да яна чыршыда,

Бар кунаклар да монда.

Кыш бабай ник килми икән? Әллә онытты микән?

Чыршыда ут сүнә.


Алып баручы. Балалар, чыршыбызның уты сүнде. Димәк, Кыш бабай якында гына. Адашып йөрмәсен, чакырыйк аны.




Барысы бергә. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә кунакка Кил бабай.

Кар кызы. Белдем, белдем, Кыш бабайның ник килә алмаганын. Аңа шаян җил күренми торган бүрек кидергән һәм җибәрми тора.


Алып баручы. Ә без нишлик? Аңа ярдәм итеп буламы?


Кар кызы. Була. Балалар бик каты өрсә, көчле җил чыгар һәм ул бүрекне алып ташлар.


Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Кыш бабайга булышабыз. Нык итеп өрәбез. (Өрәләр.)


Музыка уйный, Кыш бабай керә.


Кыш бабай. Исәнмесез, кунаклар,

Исәнмесез, балаларым,

Зур улларым, зур кызларым,

Иң кадерле күз нурларым.

Яңа ел белән сезне,

Яңа ел белән сезне.

Танышыйм әле башта

һәрберегез белән мин.

Бер, ике, өч диюгә

һәркем әйтсен үз исемен.

Бер, ике, өч!

һәр бала үз исемен әйтә. Әгәр барып чыкмаса, тагын бер кабатларга була.


Кыш бабай. Менә рәхмәт. Кара нинди матур исемнәр. Ә нигә соң сез болай күңелсез?


Алып баручы. Кыш бабай, нишләптер безнең чыршыбызның утлары сүнде, һич яндыра алмыйбыз.


Кыш бабай. Әй, хәзер яндырабыз аны. (Чыршы тирәли йөри.) Ягез әле, сез дә булышыгыз.

Ян, ян, чыршыкай,

Бул син кояш, бул син ай, - дип әйтегез.


Балалар. Ян, ян, чыршыкай,

Бул син кояш, бул син ай. (Утлар яна.)


  1. нче бала. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен. Яңа елда һәммәбезне Сөендергәнең өчен.


  1. нче бала. Исәнме, Кыш бабай, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.



  1. нче бала. Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә түргә рәхим ит. Яңа елда безнең белән Бергә бәйрәм итеп кит.

  1. нче бала. Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

Чыршы тирәли җыр башкарыла. Җыр тәмамлануга бер бала Кыш бабайның бияләен эләктереп ала. Балалар бияләйне бер-берсенә җибәрә Кыш бабай бияләй артыннан йөри. Ниһаять, эләктереп ала.


Кыш бабай белән балалар җыры. («Ай, дубыр-дубая» көенә).

Кыш бабай. Ай-һай, шаян икәнсез,

Мине җиңәм дигәнсез.

Кыш бабагыз карт булса да,

Хәйләкәр ул, беләмсез.

Балалар. Ай, дубыр-дубая,

Ай, дубыр-дубая,

Кыш бабайның биегәндә

Бер аяк артка кала.

Кыш бабай. Капчыгымда күчтәнәчләр

Алып килдем мин сезга

Әгәр шулай шаяртсагыз,

Бирмәм әле берсен да


Балалар. Ай, дубыр-дубая,

Ай, дубыр-дубая,

Кыш бабайның биегәндә К

апчыгы төшеп кала.


  1. нче бала. Сыйланырга исәп бар,

Тик балалар аптырашта. Ник, Кыш бабай, бу юлы Капчыгың юк аркаңда?


  1. нчы бала. Я, күрсәт инде, тизрәк,

Бабакай, без көтәбез.

Тәмле-тәмле күчтәнәчләр

Ашыйсы бик килә бит.


Кыш бабай. Ай хәтерем, хәтерем,

Әллә нәрсә эшләдем.

Ял итеп алган арада

Онытып калдырганмын.


Алып баручы. Хәзер нишлибез инде, бабакай?


Кыш бабай. Бүген Яңа ел, шулай булгач, бар да яхшы булачак. Әфсен-төфсен,

Җилфер-җилфер,

Төшеп калган

Капчыгымны

Бирегә китер.

Таягы белән идәнгә 3 тапкыр бәрә. Сикереп «капчык« керә. Чишсәләр - куян!


Кыш бабай. Тукта әле, син каян монда килеп чыктың?


Куян. Тсс! Мин качтым.


Кыш бабай. Кемнән?


Куян. Кемнән булсын, бүредән.


Бүре. Ну, кылый, погоди! Хәзер мин сине!


Кыш бабай. Туктагыз әле, бәйрәм көнне дә болай ачуланышып йөрмәгез. Дуслашыгыз.

Бүре белән Куян җыры.


Буре. Син кайларда йөрисең икән,

Куянкаем, җанкаем, иркәм.

Көн саен, сәгать саен көтәм,

Мин сине сагынып көтәм, көтәм.


Куян. Оялтма син мине бу кадәр,

Кызартма син мине бу кадәр,

Нишлим, кибәм, сулам, ябыгам,

Бүре бәгърем, мин синнән куркам.



Буре. Менә сиңа, җаным, уң кулым,


Куян. Менә сиңа, җаным, сул кулым,


Буре. Биик бергә чыршы янында


Куян. Бөтен кеше монда чагында. (Танго бииләр.)


Убырлы һәм Дию керә


Дию. Кара әле, бездән башка гына бәйрәм ясап яталар.


Убырлы. Нигә безне чакырмыйсыз? Карагыз әле, мин нинди чибәр? Матур, сөйкемле. Соңгы мода белән күлмәк тектердем. (Зур рогатка чыгара.) Менә рогаткадан атып, чыршыгыздагы бөтен уенчыкларыгызны ватып бетерермен әле. Балаларыгызның матур киемнәрен ертырмын.


Дию. Күчтәнәчләрегезне дә үзем ашап бетерәм, берегезгә дә бирмим.


Кыш бабай. Туктагыз әле, сез генә ашагач, нинди бәйрәм була инде ул?


Дию. Ә нигә миңа бәйрәм? Иң мөһиме - минем тамак тук булсын. Башкаларда минем эшем юк.

Кыш бабай. Эх, сез, балалар шундый матур итеп Яңа ел үткәреп яталар. Әллә минем балаларга дигән күчтәнәч салынган капчыгымны да сез алдыгызмы?


Убырлы. Син бит аларны төшереп калдыргансың. Капчыклар безнеке, күчтәнәчләр дә безнеке.


Кыш бабай. Ә бүген Яңа ел. Бүген бөтен нәрсә киресенчә булачак. Кая әле, тылсымлы таягым белән үзегезне бүкәннәргә әйләндереп, чыршы төбенә утыртып куям хәзер.


Дию. Кыш бабай! Без бит Яңа ел картайтмасын өчен шулай эшләдек. Күчтәнәчләр булмагач, Яңа ел да булмас дип уйладык. Гафу ит инде мине.


Убырлы. Кыш бабай, Кыш бабай дим, ярар инде, мин бит инде яхшы бабушка да була алам, гафу ит инде мине.


Кыш бабай. Ярар, күчтәнәчләрне үзегез теләп бирсәгез, гафу итәрмен.


Дию, Убырлы сөйләшәләр.


Дию, Убырлы. Ярар, без риза, тик балаларны сынап карыйсыбыз килә



Дию. Кар кызы белән Кыш бабайның

Бүләкләре безнең кулда. Әгәр бүләк аласыгыз

Килә икән Яңа елда,

Менә сезгә 3 табышмак. Чишә алсагыз, бүләк - сезгә Инде чишә алмасагыз, Үпкәләгез үзегезгә.



Убырлы. Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмеш ак сакалы

Чәчләре, керфекләре?


Балалар. Бу - Кыш бабай,

һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай.



Дию. Чаңгы-чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган,

Кем икән ул, табыгыз.


Балалар. Бу - Кыш бабай,

һай, Кыш бабай,

һәркемгә таныш бабай.



Убырлы. Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә

Матур-матур пакетларга

Күчтәнәч салып килә


Балалар. Бу - Кыш бабай,

һай, Кыш бабай,

һәркемгә таныш бабай.

Кыш бабай һәм балалар җыры.


Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңда ниләр бар?


Кыш бабай. Капчыгымда карлы таулар,

Чыршылар, шугалаклар.


Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңны чиш, давай!


Кыш бабай. Капчыгымда чикләвекләр,

Алмалар һәм конфетлар.


Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Ягымлы сөйләшәсең,

Алып килгән бүләкләрне

Кемнәргә өләшәсең?



Кыш бабай. Бирермен биючеләргә,

Бирермен җырчыларга.

«Туңдырам» уены. Балалар түгәрәккә басалар, кулларын алга сузалар.


Кыш бабай. Кулыгызга, борыныгызга

Кар бөртеге кундырам.

Кем миннән качып өлгерми

Салкын өреп туңдырам.

«Тотылган» укучы алга чыга.


Җылы куллы Кыш бабай

Кыш бабайның куллары

Салкын, диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак «эреп» куймадым.

Җылы икән, бик җылы Кыш бабайның куллары. Шуңа күрә гел актыр

Аның йөргән юллары.

Тагын бик күп җирләргә Яңа ел бүләк итсен. Малайларга, кызларга Җылысын биреп китсен.

Кыш бабайның куллары

Салкын, диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак эреп куймадым. Э. Шәрифуллина.

Балалар Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәтә, Кыш бабай бүләкләр өләшә


Кыш бабай. Туктагыз әле, балалар, минем Кар кызымның да һөнәрен күреп калыгыз.

Таныш булыгыз менә

Бу сөйкемле кыз белән. Минем кызым Карчәчәк Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудыра,

Ява-ява тау була.

Уйнап-көлеп шаулашып

Шуасыз шул тауда сез.

Кар кызы. Әйе шул, мин - Карчәчәк,

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

Яз җиткәч тә мин эрим,

Елгада агып йөрим.

Җиргә сеңеп югалам,

Чәчәк булам яңадан.

Кыш көне мин - Карчәчәк,

Язга чыккач - Алчәчәк,

Сезне чын-чын күңелдән Котлыйм Яңа ел белән.

Укуда зур уңышлар

Телим мин сезгә дуслар.

«Кар кызы» җыры (Л.Мангушева көе) Кунак булып карлы урманнан,

Бәйрәмгә дип сезгә килдем мин. Чәчләремне ап-ак йолдызлар,

Көмеш чулпы белән үрдем мин.

Ак күлмәгем - ап-ак мәрҗәннән, Кыш бабамның миңа бүләге,

Ак таҗымда - кар бөртекләре - Нинди матур алар - күр әле.


Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән-бәйлән Җырлап-биеп алыгыз




Кыш бабай белән күмәк җыр (И.Андерьянова көе, сүзләре)

Кыш бабай, Кыш бабай

Кунакка килгән.

Килмәс иде, безнең белән

Биисе килгән.

Лә-лә-лә (2)

Биисе килгән.


Кыш бабай белән бергә Кызы да килгән. Елтырыйклы

Ап-ак бәсле

Күлмәген кигән.

Алар белән биергә дип Төлке дә чыкты.

Керпе белән тиен дус та Парлашып басты.


Кыш бабайның каршысында Аю тыпырдый.

Себеркесенә атланып

«Әби» зырылдый.


Кыш бабай. Түгәрәктә калыгыз,

Бер-бер артлы басыгыз.

Кыланыгыз минемчә

Тырышыгыз ничек та

Музыка астында Кыш бабай төрле хәрәкәтләр күрсәтә балалар аны кабатлый, ни эшләгәнен әйтеп бирә (Чаңгыда йөрү, кар ату, кар көрәү һ.б.)


Бала. Кыш бабай, Кыш бабай,

Хәзер син безне тыңла.

Без нишлибез, әйтеп бир,

Җавабын бик нык уйла.

Музыка уйнатыла. Чыршы тирәли балалар төрле хәрәкәтләр күрсәтә


Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясый.


Кыш бабай. Белдем, белдем, сез шешәдән сөт эчәсез.


Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясый.


Кыш бабай. Белдем, белдем, сез минем сакалымны тарыйсыз.


Балалар барабанда уйнау хәрәкәте ясый.


Кыш бабай. Белдем, белдем, сез тузанлап беткән мендәрләрне кагасыз.


Балалар балалайкада уйнау хәрәкәте ясый.


Кыш бабай. Белдем, белдем, сез ашап туйгач, корсагыгызны сыпырасыз.


Алып баручы. Кыш бабай, берсен дә белмәдең. Булмаса, үзең уен оештыр, безнең балалар уйнарга бик ярата.


Кыш бабай. Ярый, хәзер мин балаларның җитезлеген сынап карыйм әле. Кар кызы, син кызлардан үз командаңны төзе, ә мин малайлардан үз командамны җыям.


Кар кызы янына кызлар җыела, алар - «Кар кызы» командасы, Кыш бабай янына малайлар җыела, алар - «Кыш бабай» командасы.




Төрле ярышлар үткәрелә:

1. «Буш куык» уены. Сабын күбегеннән иң зур куык өреп кабарту.

2. «Кыш бабай җиле». Янып торган шәмне ерактан өреп сүндерү.

3. «Кыш бабай самолеты». Кәгазьдән очкычлар ясап, иң еракка очыртучыны билгеләү. ,

4. «Кыш бабай портреты». Күзләрне яулык белән бәйләп, Кыш бабай рәсемен ясау.






Кыш бабай. Менә рәхмәт сезгә, дуслар,

Куандырдыгыз картны.

Тик китәргә вакыт җитте,

Башкалар көтә мине.

Матур, тыныч яшәгез,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

Әти-әниегез сүзен

Һәрвакытта тыңлагыз.

Тагын бер елдан килермен,

Шунда барысын белермен.


Бала. Хуш, Кыш бабабыз,

Китәсең, бүген озатабыз.

Киләсе елга да кил,

Без сине яратабыз.





Барысы бергә. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынырбыз,

Бер елдан соң тагын да кил,

Хуш, бабай.


Җыр башкарыла. Яңа ел керә.




Яңа ел. Исәнмесез, җәмәгать,

Мин сездән бик канәгать.

Килдем сезне күрерга

Бергә гомер сөрергә –

Шатлык алып иңемә,

Бәхет теләп илема


Алып баруны. Бәйрәмебез ахырына килеп җитте, Кыш бабай да инде бездән китте. Зур бәхетләр, күп шатлыклар теләп, Яңа ел да менә килеп җитте.


Бәйрәм ахырында тамашаны оештыручылар - укытучылар, тәрбиячеләр тәбрикли.
















Яңа ел белән!

Яңа йортның ишеген ачкан кебек,

Яңа елга менә килеп кердек. –

Нигезләре аның ныклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Яңа елдан һәркем нидер көтә.

Шатлык, сөю, бәхет өмет ита –

Җирдә бәхет һәрчак хаклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Ераклардан алган кебек дәшеп,

Каршыладык аны бергәләшеп, -

Кышлар - карлы, җәйләр чыклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Яңа ел да бездән күпне көтә,

Гел яхшылык кына өмет итә,

Ышанычы аның ныклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Н.Акмалов












Кил, Яңа ел

Кил, Яңа ел, безгә, карлар алып,

Ак тауларны телим күрергә

Бураннарың синең улаганда

Җылы була минем күңелгә

Кил, Яңа ел, якты йөзең белән,

Йолдызларың белән яктырып.

Көмеш аең белән чаңнар кагып,

Бөтен дөнья торсын яңгырап.

Кил, Яңа ел, безне куандырып,

Төн узар да, чыгар кояшың.

Белеп торам әле матурлыкның

Матуррак тагын буласын.















Хуш киләсең, Яңа ел.

Янә бер ел артта калды,

Калды артта моңаеп.

Ниләр безгә вәгъдә итә? –

Алдыбызда Яңа ел!

Булыр микән йөзе һәрчак

Кояш кебек гел көләч?

Куандырыр микән безне

Һәрбер көне - ул килгәч?!

Яңа елкай, балкып кил син,

Шатлык белән генә кил.

Әтиләр дә, әниләр дә

Бабайлар да, әбиләр дә

Апалар да, абыйлар да,

Һәм әлбәттә сабыйлар да –

Сөенсеннәр гелән-гел!

Хуш киләсең, Яңа ел!

Л.Лерон










Алып баручы. Теләгебез шул, игелекле булсын

Яңа аяк баскан Яңа ел.

Моң-зар түгел, шатлык алып килсен

һәр яңа кон бирсен яңа җыр.

Кушылыгыз җырга! Әйлән-бәйлән

Әйләник бер чыршы тирәли.

Чордан-чорга очсын бу күмәк җыр,

Дуслар җыры, шатлык хисләре.

Без тәмамлыйк бу бәйрәмне

Шат күңелләр белән.

Шушы бәйрәм истә калсын

Җырлар, биюләр белән.


Бәйрәм чыршы янында татарча, заманча биюләр белән тәмамлана.

Әдәби-музыкаль кичәдә Р.Вәлиева, К Гыйльмуллин шигырьләре, «Көмеш кыңгырау» газетасы һ.б. материаллары файдаланылды.





Чыршы янында зур тамаша
  • Начальные классы
Описание:

Чыршы янында зур тамаша

Зал бәйрәмчә бизәлә Уртада - чыршы. Эчке яктан алып бару­чының тавышы ишетелә:

-   Игътибар! Игътибар! Бәйрәмгә әзерлекне тикшереп карыйбыз. Балалар, барыгыз да җыелып беттегезме?

-   Әйе! (Бәйрәмчә киенгән балалар йөгерешеп чыгалар һәм чыр­шы тирәли басалар.)

-   Бәйрәмгә сез әзерме?

-   Әзер!

-    Әйдәгез, алайса, Яңа ел бәйрәмен башлыйбыз.  

Алып баручы.Каршыбызга килеп җиткән яңа ел бар,

Чукларына энҗе сипкән чыршыбыз бар.

Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,

Балалар.         - Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!

Алып баруны.  Гөрләп торсын кунак белән тулы заллар,

Җырлап алыйк яңа көйләр, яңа җырлар.

Бу бәйрәмне һәркайсыбыз сагынып сөйләр,

Балалар.          - Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!

Җыр башкарыла.

Алып баручы. Дусларым, карагыз әле, карагыз! Безнең яшел чыр­шыбыз моңаеп утыра түгелме соң?

-               Әйе шул! Ул ерак урманын сагынгандыр.

-              Ә минемчә аның ботакларына төрле-төрле төсле утлар җитми.

Алып баручы. Әйе шул. Әйдәгез, бергәләшеп ул тылсымлы ут­ларны кабызыйк.

Алып баручы.  Чыршыны без күрмибез!

Балалар.           Күрмибез!

Алып баручы.  Әйдәгезче, эзлибез!

Балалар.           Эзлибез!

Алып баручы.Яшел чыршы, борыл син!

Балалар.           Борыл син!

Алып баручы.  Утларыңны кабыз син!

Балалар.           Кабыз син!

Чыршыда утлар кабына. Чыршы тирәли җыр башкарыла. Чыршы янына чыгып, 1 нче сыйныф укучылары шигырь сөйли.

 

Без Яна елга килдек,

Чыршыга шарлар элдек.

Айлар, йолдызлар тактык,

Көмеш тасмалар тарттык.

 

Чыршысы да өр-яңа, Җырчысы да өр-яңа.

Өр-яңа чыршы янында

Яңа йолдызлар яна.

 

Менә килер Кыш бабай,

Безгә бүләкләр алып.

Сокланып торыр карап,

Чыршыбызга таң калып.

 

 

 

Күпме уен, күпме җыр

Алып килә Яңа ел.

Куанабыз һаман да:

Бигрәк матур ул быел.

 

Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм. Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.

 

Рәхмәт сиңа, и иске ел,

Матур ел булдың бит син.

Синнән алган бәхет-шатлык

Гомер буена җитсен.

 

Безнең җанда күпме истәлекләр

Яңа елга аяк басканда.

Азмы алар бөтен җир шарында,

Туган  илдә Татарстанда.

 

Без теләкләр телибез Бүген бер-беребезгә Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә

 

 

 

 

Алып баручы.      Әйдә, килегез тизрәк.

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән, Уйныйк-җырлыйк бергәләп.

 

Чыршы янында «В лесу родилась елочка» җырының татарчасы башкарыла.

 

Үсте чыршыбыз урманда, Шаулап торды анда. Җәен дә кышын да зифа, Яшел ул һаман да.

 

Җил-буран аны юатты,

Җыр көйләп йоклатты.

«Туңа күрмә», - диде суык,

Кар юрганын япты.

 

Чабып йөрде куркак куян Чыршыбыз янында.

Усал бүре, ерткыч бүре Килде кайчагында.

 

Хәзер, чыршы, бизәлгәнсең, Мәрҗәннәр элгәнсең.

Бик күп шатлык, бик күп шатлык

Безгә алып килгәнсең.

 

Алып баручы.        Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,

Борчылырга урын юк.

Ә нишләптер, ни өчендер

Кар кызыбыз һаман юк.

Кирәк урманга барырга,

Кар кызын эзләп табарга.

 

Шаян белән Наян йөгерешеп чыгалар.

 

Шаян.                     Мин көчле, мин кыю,

Бернидән дә курыкмыйм. Урманга үзем барам,

Кар кызын эзләп табам.

Наян.                               Миндә гайрәт, миндә көч,

Миннән курка үрмәкүч!

Урманга үзем барам,

Кар кызын эзләп табам.

 

Күңелле көй уйнатыла, Шаян һәм Наян чыршы тирәсендә бии.

 

Шаян.                   Кышкы урман караңгы,

Кайда булыр Кар кызы?

Наян.                     Тукта, тукта, тынычлан,

Бер тавыш килә сыман.

Әнә аның боз өе,

Яңгырый моңлы көе.

Кар кызы.             Исәнмесез, дусларым!

Мин Кар кызы буламын, Өстем җылы, туңмадым, Уйныйм, сикерәм, көләм, Куян, төлкеләр белән. Мине күрсә бүреләр,

Сәлам биреп узалар. Адашсам, саесканнар Ярдәм кулын сузалар. Уйнап, җырлап йөрибез, Кунак булыгыз сез да

Әйдә биибез бергә

Бүген Яңа ел бездә!

 

Шаян.                   Рәхмәт, Кар кызы, тик уңайсыз,

Дуслар көтеп калдылар.

Наян.                     Кар кызы, сине эзләп килдек без,

Синсез бәйрәм күңелсез.

Шаян.                   Урман җанварлары белән

Бергә рәхим итегез.

 

Кар кызы.             Барам, дуслар, берсүзсез.

Кыңгыравымны алам,

Урманга хәбәр салам.

Тыңлагыз, тыңлагыз,

Урмандагы бар җанвар,

Тиздән чыршы бәйрәме

- Балалардан хәбәр бар.

Наян белән Шаян. Килегез, кил бәйрәмгә

Бәлки тияр бүләк та

 

 

Төлке.                   Зур бәйрәм! Нинди бәхет!

Уен, көлке, тамаша.

Ул күлмәгем, ул читегем!

Хәтта күзләр камаша. (Буре килгәнен күреп ала.)

Әй, син, Бүре туганкай,

Соңгарак калдың бугай.

Кызык итәм мин сине,

Тик сез сатмагыз мине. (Кача.)

 

Бүре.                       Ахрысы, мин соңга калдым,

Эшләпәмне көчкә таптым.

Ничек минем камзулым,

Дөресме галстугым?

Чыршы артыннан әтәч кычкырган тавыш ишетелә

Бүре.                     Бу нинди җыр? Кем көйли?

Мине сыйларга тели?

Әтәч ашыйсым килә

Үзе авызга керә.

Чыршының бер ягыннан барып карый, икенче яктан бәрән тавышы ишетелә

 

 

 

Бүре.                     Чү, бу бит бәрән тавышы,

Әнә тояк кагышы.     

Бәрән итен яратам,

Хәзер сикереп тотам. (Сикерә)

 

 

 

Төлке (чыршы артыннан чыга).

Ачуланма, туганкай,

Шаяртып алдым шулай.

Без хәзер тиз дуслашабыз, Тыпырдашып алабыз.

«Бүре-төлке биюе башкарыла. Куяннар чыга.

 

1  нче куян.         Без кыюлар, уңганнар,

Кыска койрык-куяннар.

2  нче куян.         Без күңелле җәнлекләр,

Җитезләр һәм өлгерләр.

1 нче куян.        Урман - безнең калабыз,

Без дә биеп алабыз.

«Куяннар» биюе.«А нам все равно» көенә бергә җырлап-бииләр.

Безгә барыбер,

Без бит куяннар,

Без бит бик шуклар.

Курыкмыйбыз без,

Төлке-Бүредән,

Яшибез тыныч, тату һәм бердәм,

һай!

 

Бүре чыршы янында йоклап ятучы Аю янына килә.

Ел да шулай, ачуың килер,

Йокы симертә йонлач.

Һич уянмый, үзе тагын

Кыш буе, ди, мин ач.

Төлке.                 Ай, тәмле итеп

Йоклыйсың, Аю әфәнде!

Ничек кенә уятыйк соң,

Ничек табыйк әмәлен?

 

Куяннар куышка кар йомарламнары ата.

 

Аю.                    Нинди шау-шу, нинди чыр-чу,

Ник мине уяттыгыз?!

Нигә минем куышыма

Кар йомгагы аттыгыз?!

 

Бүре.                 Аю дускай, җаныкаем,

Йоклап калма, алтынкаем,

Яңа елны каршыларга

Кирәк бергәләп барырга.

 

Аю.                    Нинди була Яңа ел?

Тәмлеме ул Яңа ел?

 

 

1  нче куян.         Тәмлесен бик тәмле дә

Бик тиз бетеп китә шул.

2  нче куян.         Ямьлесен бик ямьле дә

Бик тиз үтеп китә шул.

3  нче куян.         Йоклаган - белми кала,

Белмәгән - йөрми кала.

Йөрмәгән - күрми кала,

Күрмәгән - көлми кала.

Кар кызы.         Мин Кар кызы, Кар кызы,

Кыш бабайның оныгы.

Күп минем сердәшләрем,

Ап-ак кар бөртекләрем.

 

Кар бөртекләре.  Без - ак кар бөртекләре –

Карчәчәкнең дуслары.

Агачларны каплыйбыз

һәм салкыннан саклыйбыз.

Кышын җирне каплыйбыз,

Тыныч кына йоклыйбыз.

Кар кызы.           Очыгыз, дусларым, дөньяны

Ап-акка маныгыз,

һәркемнең күңеленә

Тик аклык салыгыз.

Очыгыз, кар бөртекләрем,

Минем газиз сеңелләрем,

Бергәләп күңел ачыйк,

Уйнап, әйләнеп очыйк.

Кар бөртекләре биюе.

Кар кызы.         Безне балалар чакырды

Яңа ел бәйрәменә

Әйдәгез, киттек дусларым, Чыршы әйләнәсенә.

 

Музыка уйный. Барысы бии-бии чыршы артына чыгалар.

Себеркегә атланып Убырлы керә.

Убырлы. Беләсезме, быел Яңа ел килмәячәк. Әйе, әйе, чынлап әйтәм, килмәячәк. Бернинди Кыш бабай да, Кар кызы да, Яңа ел да булмаячак. Моны мин - Убырлы әйтә Нигә дип әйтәсезме? Хәзер әйтәм, аңлатам. Менә миңа карагыз әле, былтыр мин шушындый идемме? (Еламсырап.) Ә хәзер карагыз инде, биттә җыерчык, баш­та ак чәч, койрыгымны гына күрегез, ничек сирәкләнгән. Болар- ның барысына да шул Яңа ел, Кыш бабай гаепле, белдегезме.

 

Җырлап, Дию керә.

Дию.                       Кыш бабай, Кыш бабай,

Безне бик ярата. Ул безгә Яңа ел Бүләге тарата.

 

Убырлы. Син нәрсә олы башың белән җырлап йөрисең?

 

Дию. Ә, синмени әле бу, Убырлыбика Сәлам. Ничек инде җыр­ламаска? Яңа ел килә бит.

 

Убырлы. Уф, үләм, монысы да Яңа ел, ди. Быел Яңа ел булмаячак.

 

Дию. Ничек инде, булмый?! Син нәрсә юләрләндеңме әллә?

 

Убырлы. Тукта, тукта, Диюхан, кызма әле син. Менә әйт әле миңа, синең картаясың киләме?

Дию. Менә юләр, кемнең картаясы килсен инде.

 

Убырлы. Шул-шул менә. Ә сине кем картайта соң, беләсеңме? Кыш бабай эше бит инде ул!

 

Дию. Кыш бабай?! Мин аңламыйм сине.

 

Убырлы. Ач әле авызыңны, катырак ач, нәрсә куркасың. Менә синең бу 2 тешең былтыр бар идеме?

 

Дию. Бар иде.

 

Убырлы. Кыш бабай Яңа ел алып килә дә безне бер яшькә кар­тайтып кита Син картайгач, тешең дә төшә инде. Менә вәт! Анна­ры гел манный боткасы гына ашап торырсың.

 

Дию. Манный?! Син нәрсә мин бит итсез яши алмыйм.

 

Убырлы. Син нигә миңа ачуланасың, мин төшермәдем бит си­нең тешләреңне. Әллә мин картаймыйммы? Яңа ел килмәсә, мин дә гел чибәр, гел яшь калыр идем. Урмандагы матурлык конкурс­ларында җиңүче булып, «Миссис урман чибәре» булыр идем. Миңа иң затлы бүләкләр бирерләр иде.

 

Дию. Кара әле, дөрес сөйлисең бит син. Тик менә Кыш бабай­ның бүләкләре (корсагын уып) бик тәмле бит. Нишләргә инде?

Убырлы. Ә без болай итик, Кыш бабайның күчтәнәчләр салын­ган капчыгын урлыйк. Күчтәнәч булмаса - Яңа ел да булмый. Без тук та булабыз, яшь тә матур да калабыз. Килештекме?

 

Дию. Килештек! (Чыгып китәләр.)

 

Музыка уйный. Чыршы артыннан Кар кызы, Шаян, Наян, урман җанварлары чыга.

 

Барысы бергә: Исәнмесез!

 

Балалар. Исәнмесез! Бәйрәмгә рәхим итегез.

 

Чыршы тирәсендә җыр башкарыла.

 

Алып баручы.        Утлар да яна чыршыда,

Бар кунаклар да монда.

Кыш бабай ник килми икән? Әллә онытты микән?

Чыршыда ут сүнә.

 

Алып баручы. Балалар, чыршыбызның уты сүнде. Димәк, Кыш бабай якында гына. Адашып йөрмәсен, чакырыйк аны.

 

 

 

Барысы бергә.       Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә кунакка Кил бабай.

Кар кызы. Белдем, белдем, Кыш бабайның ник килә алмага­нын. Аңа шаян җил күренми торган бүрек кидергән һәм җибәрми тора.

 

Алып баручы. Ә без нишлик? Аңа ярдәм итеп буламы?

 

Кар кызы. Була. Балалар бик каты өрсә, көчле җил чыгар һәм ул бүрекне алып ташлар.

 

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Кыш бабайга булышабыз. Нык итеп өрәбез. (Өрәләр.)

 

Музыка уйный, Кыш бабай керә.

 

Кыш бабай.          Исәнмесез, кунаклар,

Исәнмесез, балаларым,

Зур улларым, зур кызларым,

Иң кадерле күз нурларым.

Яңа ел белән сезне,

Яңа ел белән сезне.

Танышыйм әле башта

һәрберегез белән мин.

Бер, ике, өч диюгә

һәркем әйтсен үз исемен.

Бер, ике, өч!

һәр бала үз исемен әйтә. Әгәр барып чыкмаса, тагын бер кабат­ларга була.

 

Кыш бабай. Менә рәхмәт. Кара нинди матур исемнәр. Ә нигә соң сез болай күңелсез?

 

Алып баручы. Кыш бабай, нишләптер безнең чыршыбызның утлары сүнде, һич яндыра алмыйбыз.

 

Кыш бабай. Әй, хәзер яндырабыз аны. (Чыршы тирәли йөри.) Ягез әле, сез дә булышыгыз.

Ян, ян, чыршыкай,

Бул син кояш, бул син ай, - дип әйтегез.

 

Балалар.                Ян, ян, чыршыкай,

Бул син кояш, бул син ай. (Утлар яна.)

 

1нче бала.         Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен. Яңа елда һәммәбезне Сөендергәнең өчен.

 

2  нче бала.         Исәнме, Кыш бабай, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

 

 

3  нче бала.        Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә түргә рәхим ит. Яңа елда безнең белән Бергә бәйрәм итеп кит.

4  нче бала.         Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

Чыршы тирәли җыр башкарыла. Җыр тәмамлануга бер бала Кыш бабайның бияләен эләктереп ала. Балалар бияләйне бер-берсенә җибәрә Кыш бабай бияләй артыннан йөри. Ниһаять, эләктереп ала.

 

Кыш бабай белән балалар җыры. («Ай, дубыр-дубая» көенә).

Кыш бабай.          Ай-һай, шаян икәнсез,

Мине җиңәм дигәнсез.

Кыш бабагыз карт булса да,

Хәйләкәр ул, беләмсез.

Балалар.                Ай, дубыр-дубая,

Ай, дубыр-дубая,

Кыш бабайның биегәндә

Бер аяк артка кала.

Кыш бабай.           Капчыгымда күчтәнәчләр

Алып килдем мин сезга

Әгәр шулай шаяртсагыз,

Бирмәм әле берсен да

 

Балалар.                Ай, дубыр-дубая,

Ай, дубыр-дубая,

Кыш бабайның биегәндә К

апчыгы төшеп кала.

 

5  нче бала.         Сыйланырга исәп бар,

Тик балалар аптырашта. Ник, Кыш бабай, бу юлы Капчыгың юк аркаңда?

 

6  нчы бала.        Я, күрсәт инде, тизрәк,

Бабакай, без көтәбез.

Тәмле-тәмле күчтәнәчләр

Ашыйсы бик килә бит.

 

Кыш бабай.           Ай хәтерем, хәтерем,

Әллә нәрсә эшләдем.

Ял итеп алган арада

Онытып калдырганмын.

 

Алып баручы.       Хәзер нишлибез инде, бабакай?

 

Кыш бабай.     Бүген Яңа ел, шулай булгач, бар да яхшы булачак.            Әфсен-төфсен,

Җилфер-җилфер,

Төшеп калган

Капчыгымны

Бирегә китер.

Таягы белән идәнгә 3 тапкыр бәрә. Сикереп «капчык« керә. Чишсәләр - куян!

 

Кыш бабай. Тукта әле, син каян монда килеп чыктың?

 

Куян. Тсс! Мин качтым.

 

Кыш бабай. Кемнән?

 

Куян. Кемнән булсын, бүредән.

 

Бүре. Ну, кылый, погоди! Хәзер мин сине!

 

Кыш бабай. Туктагыз әле, бәйрәм көнне дә болай ачуланышып йөрмәгез. Дуслашыгыз.

Бүре белән Куян җыры.

 

Буре.                      Син кайларда йөрисең икән,

Куянкаем, җанкаем, иркәм.

Көн саен, сәгать саен көтәм,

Мин сине сагынып көтәм, көтәм.

 

Куян.                     Оялтма син мине бу кадәр,

Кызартма син мине бу кадәр,

Нишлим, кибәм, сулам, ябыгам,

Бүре бәгърем, мин синнән куркам.

 

 

Буре.                      Менә сиңа, җаным, уң кулым,

 

Куян.                      Менә сиңа, җаным, сул кулым,

 

Буре.                      Биик бергә чыршы янында

 

Куян.                     Бөтен кеше монда чагында. (Танго бииләр.)

 

Убырлы һәм Дию керә

 

Дию. Кара әле, бездән башка гына бәйрәм ясап яталар.

 

Убырлы. Нигә безне чакырмыйсыз? Карагыз әле, мин нинди чибәр? Матур, сөйкемле. Соңгы мода белән күлмәк тектердем. (Зур рогатка чыгара.) Менә рогаткадан атып, чыршыгыздагы бөтен уен­чыкларыгызны ватып бетерермен әле. Балаларыгызның матур ки­емнәрен ертырмын.

 

Дию. Күчтәнәчләрегезне дә үзем ашап бетерәм, берегезгә дә бирмим.

 

Кыш бабай. Туктагыз әле, сез генә ашагач, нинди бәйрәм була инде ул?

 

Дию. Ә нигә миңа бәйрәм? Иң мөһиме - минем тамак тук бул­сын. Башкаларда минем эшем юк.

Кыш бабай. Эх, сез, балалар шундый матур итеп Яңа ел үткәреп яталар. Әллә минем балаларга дигән күчтәнәч салынган капчы­гымны да сез алдыгызмы?

 

Убырлы. Син бит аларны төшереп калдыргансың. Капчыклар безнеке, күчтәнәчләр дә безнеке.

 

Кыш бабай. Ә бүген Яңа ел. Бүген бөтен нәрсә киресенчә була­чак. Кая әле, тылсымлы таягым белән үзегезне бүкәннәргә әйләнде­реп, чыршы төбенә утыртып куям хәзер.

 

Дию. Кыш бабай! Без бит Яңа ел картайтмасын өчен шулай эшләдек. Күчтәнәчләр булмагач, Яңа ел да булмас дип уйладык. Гафу ит инде мине.

 

Убырлы. Кыш бабай, Кыш бабай дим, ярар инде, мин бит инде яхшы бабушка да була алам, гафу ит инде мине.

 

Кыш бабай. Ярар, күчтәнәчләрне үзегез теләп бирсәгез, гафу итәрмен.

 

Дию, Убырлы сөйләшәләр.

 

Дию, Убырлы. Ярар, без риза, тик балаларны сынап карыйсы­быз килә

 

 

Дию.                      Кар кызы белән Кыш бабайның

Бүләкләре безнең кулда. Әгәр бүләк аласыгыз

Килә икән Яңа елда,

Менә сезгә 3 табышмак. Чишә алсагыз, бүләк - сезгә Инде чишә алмасагыз, Үпкәләгез үзегезгә.

 


Убырлы.            Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмеш ак сакалы

Чәчләре, керфекләре?

 

Балалар.           Бу - Кыш бабай,

һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай.

 

 

Дию.                  Чаңгы-чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган,

Кем икән ул, табыгыз.

 

Балалар.           Бу - Кыш бабай,

һай, Кыш бабай,

һәркемгә таныш бабай.

 

 

Убырлы.           Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә

Матур-матур пакетларга

Күчтәнәч салып килә

 

Балалар.           Бу - Кыш бабай,

һай, Кыш бабай,

һәркемгә таныш бабай.

Кыш бабай һәм балалар җыры.

 

Балалар.           Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңда ниләр бар?

 

Кыш бабай.       Капчыгымда карлы таулар,

Чыршылар, шугалаклар.

 

Балалар.           Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңны чиш, давай!

 

Кыш бабай.     Капчыгымда чикләвекләр,

Алмалар һәм конфетлар.

 

Балалар.           Кыш бабай, Кыш бабай,

Ягымлы сөйләшәсең,

Алып килгән бүләкләрне

Кемнәргә өләшәсең?

 

 

Кыш бабай.      Бирермен биючеләргә,

Бирермен җырчыларга.


«Туңдырам» уены. Балалар түгәрәккә басалар, кулларын алга сузалар.

 

Кыш бабай.           Кулыгызга, борыныгызга

Кар бөртеге кундырам.

Кем миннән качып өлгерми

Салкын өреп туңдырам.

«Тотылган» укучы алга чыга.

 

Җылы куллы Кыш бабай

Кыш бабайның куллары

Салкын, диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак «эреп» куймадым.

Җылы икән, бик җылы Кыш бабайның куллары. Шуңа күрә гел актыр

Аның йөргән юллары.

Тагын бик күп җирләргә Яңа ел бүләк итсен. Малайларга, кызларга Җылысын биреп китсен.

Кыш бабайның куллары

Салкын, диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

                                Чак-чак эреп куймадым. Э. Шәрифуллина.

Балалар Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәтә, Кыш бабай бүләкләр өләшә

 

Кыш бабай. Туктагыз әле, балалар, минем Кар кызымның да һөнәрен күреп калыгыз.

Таныш булыгыз менә

Бу сөйкемле кыз белән. Минем кызым Карчәчәк Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудыра,

Ява-ява тау була.   

Уйнап-көлеп шаулашып

Шуасыз шул тауда сез.

Кар кызы.        Әйе шул, мин - Карчәчәк,

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

Яз җиткәч тә мин эрим,

Елгада агып йөрим.

Җиргә сеңеп югалам,

Чәчәк булам яңадан.

Кыш көне мин - Карчәчәк,

Язга чыккач - Алчәчәк,

Сезне чын-чын күңелдән Котлыйм Яңа ел белән.

Укуда зур уңышлар

Телим мин сезгә дуслар.

«Кар кызы» җыры (Л.Мангушева көе) Кунак булып карлы урманнан,

Бәйрәмгә дип сезгә килдем мин. Чәчләремне ап-ак йолдызлар,

Көмеш чулпы белән үрдем мин.

Ак күлмәгем - ап-ак мәрҗәннән, Кыш бабамның миңа бүләге,

Ак таҗымда - кар бөртекләре - Нинди матур алар - күр әле.

 

Кыш бабай.      Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән-бәйлән Җырлап-биеп алыгыз

 

 


Кыш бабай белән күмәк җыр  (И.Андерьянова көе, сүзләре)

Кыш бабай, Кыш бабай

Кунакка килгән.

Килмәс иде, безнең белән

Биисе килгән.

Лә-лә-лә (2)

Биисе килгән.

 

Кыш бабай белән бергә Кызы да килгән. Елтырыйклы

Ап-ак бәсле

Күлмәген кигән.

Алар белән биергә дип Төлке дә чыкты.

Керпе белән тиен дус та Парлашып басты.

 

Кыш бабайның каршысында Аю тыпырдый.

Себеркесенә атланып

«Әби» зырылдый.

 

Кыш бабай.     Түгәрәктә калыгыз,

Бер-бер артлы басыгыз.

Кыланыгыз минемчә

Тырышыгыз ничек та

Музыка астында Кыш бабай төрле хәрәкәтләр күрсәтә балалар аны кабатлый, ни эшләгәнен әйтеп бирә (Чаңгыда йөрү, кар ату, кар көрәү һ.б.)

 

Бала.              Кыш бабай, Кыш бабай,

Хәзер син безне тыңла.

Без нишлибез, әйтеп бир,

Җавабын бик нык уйла.

Музыка уйнатыла. Чыршы тирәли балалар төрле хәрәкәтләр күрсәтә

 

Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясый.

 

Кыш бабай. Белдем, белдем, сез шешәдән сөт эчәсез.

 

Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясый.

 

Кыш бабай. Белдем, белдем, сез минем сакалымны тарыйсыз.

 

Балалар барабанда уйнау хәрәкәте ясый.

 

Кыш бабай. Белдем, белдем, сез тузанлап беткән мендәрләрне кагасыз.

 

Балалар балалайкада уйнау хәрәкәте ясый.

 

Кыш бабай. Белдем, белдем, сез ашап туйгач, корсагыгызны сыпырасыз.

 

Алып баручы. Кыш бабай, берсен дә белмәдең. Булмаса, үзең уен оештыр, безнең балалар уйнарга бик ярата.

 

Кыш бабай. Ярый, хәзер мин балаларның җитезлеген сынап карыйм әле. Кар кызы, син кызлардан үз командаңны төзе, ә мин малайлардан үз командамны җыям.

 

Кар кызы янына кызлар җыела, алар - «Кар кызы» командасы, Кыш бабай янына малайлар җыела, алар - «Кыш бабай» командасы.

 

 

 

Төрле ярышлар үткәрелә:

1. «Буш куык» уены. Сабын күбегеннән иң зур куык өреп кабарту.

2. «Кыш бабай җиле». Янып торган шәмне ерактан өреп сүндерү.

3. «Кыш бабай самолеты». Кәгазьдән очкычлар ясап, иң ерак­ка очыртучыны билгеләү.                                                                            ,

4. «Кыш бабай портреты». Күзләрне яулык белән бәйләп, Кыш бабай рәсемен ясау.

 

 

 

 

 

Кыш бабай.      Менә рәхмәт сезгә, дуслар,

Куандырдыгыз картны.

Тик китәргә вакыт җитте,

Башкалар көтә мине.

Матур, тыныч яшәгез,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

Әти-әниегез сүзен

Һәрвакытта тыңлагыз.

Тагын бер елдан килермен,

Шунда барысын белермен.

 

Бала.              Хуш, Кыш бабабыз,

Китәсең, бүген озатабыз.

Киләсе елга да кил,

Без сине яратабыз.

 

 

 

 

Барысы бергә. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынырбыз,

Бер елдан соң тагын да кил,

Хуш, бабай.

 

Җыр башкарыла. Яңа ел керә.

 

 

 

Яңа ел.            Исәнмесез, җәмәгать,

Мин сездән бик канәгать.

Килдем сезне күрерга

Бергә гомер сөрергә –

Шатлык алып иңемә,

Бәхет теләп илема

 

Алып баруны. Бәйрәмебез ахырына килеп җитте, Кыш бабай да инде бездән китте. Зур бәхетләр, күп шатлыклар теләп, Яңа ел да менә килеп җитте.

 

Бәйрәм ахырында тамашаны оештыручылар - укытучылар, тәрбиячеләр тәбрикли.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа ел белән!

Яңа йортның ишеген ачкан кебек,

Яңа елга менә килеп кердек. –

Нигезләре аның ныклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Яңа елдан һәркем нидер көтә.

Шатлык, сөю, бәхет өмет ита –

Җирдә бәхет һәрчак хаклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Ераклардан алган кебек дәшеп,

Каршыладык аны бергәләшеп, -

Кышлар - карлы, җәйләр чыклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!


Яңа ел да бездән күпне көтә,

Гел яхшылык кына өмет итә,

Ышанычы аның ныклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Н.Акмалов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                  Кил, Яңа ел

Кил, Яңа ел, безгә, карлар алып,

Ак тауларны телим күрергә

Бураннарың синең улаганда

Җылы була минем күңелгә

Кил, Яңа ел, якты йөзең белән,

Йолдызларың белән яктырып.

Көмеш аең белән чаңнар кагып,

Бөтен дөнья торсын яңгырап.

Кил, Яңа ел, безне куандырып,

Төн узар да, чыгар кояшың.

Белеп торам әле матурлыкның

Матуррак тагын буласын.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хуш киләсең, Яңа ел.

Янә бер ел артта калды,

Калды артта моңаеп.

Ниләр безгә вәгъдә итә? –

Алдыбызда Яңа ел!

Булыр микән йөзе һәрчак

Кояш кебек гел көләч?

Куандырыр микән безне

Һәрбер көне - ул килгәч?!

Яңа елкай, балкып кил син,

Шатлык белән генә кил.

Әтиләр дә, әниләр дә

Бабайлар да, әбиләр дә


Апалар да, абыйлар да,

Һәм әлбәттә сабыйлар да –

Сөенсеннәр гелән-гел!

Хуш киләсең, Яңа ел!

   Л.Лерон

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алып баручы. Теләгебез шул, игелекле булсын

Яңа аяк баскан Яңа ел.

Моң-зар түгел, шатлык алып килсен

һәр яңа кон бирсен яңа җыр.

Кушылыгыз җырга! Әйлән-бәйлән

Әйләник бер чыршы тирәли.

Чордан-чорга очсын бу күмәк җыр,

Дуслар җыры, шатлык хисләре.

Без тәмамлыйк бу бәйрәмне

Шат күңелләр белән.

Шушы бәйрәм истә калсын

Җырлар, биюләр белән.

 

Бәйрәм чыршы янында татарча, заманча биюләр белән тәмам­лана.

Әдәби-музыкаль кичәдә Р.Вәлиева, К Гыйльмуллин шигырьләре, «Көмеш кыңгырау» газетасы һ.б. материаллары файдаланылды.

 

 

 

Автор Аксакова Гузалия Шайхатдаровна
Дата добавления 07.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 757
Номер материала 42694
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓