Главная / ОБЖ / Өчпочмаклы солдат хатлары (батырлык темасы)

Өчпочмаклы солдат хатлары (батырлык темасы)

Өчпочмаклы солдат хатлары. Максат:

1) укучыларны авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстанда,Чечнядә күрсәткән батырлыклары белән таныштыру.

2) сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү;

3) тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау:”Хәтер”, “Алар Җиңү яулап кайттылар” - китаплары , тыл ветераннарына багышланган стенд, “Изге сугыш” көе.

Кичәнең эпиграфы:

Матурлыгы өчен бу көннәрнең
          Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
          Саклап килә ерак еллардан!


Кичәнең барышы.

I. Оештыру өлеше. Исәнмесез!-диеп башлыйм әле Очрашу бит шулай башлана. Сезнең белән очрашканга,дуслар, Күңелебез шундый шатлана. Сәлам сезгә искән таң җиленнән Сәлам сезгә бәхет гөленнән, Сәлам сезгә барлык укучылардан Сәлам сезгә белем иленнән.

Әй,дустым! Кара тирә-ягыңа. Яныңда туганнарың, дусларың, якташларың, ватандашларың. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш каршыласын. Бер - береңә изгелектән бөек эшләр башлана.Һәр көнебез изгелек белән тусын. Туган яктан читтә булган туганнар, дуслар, иң кадерле йөрәк парәләре булган балаларыбызга да бәхетләр, изге көннәр генә телик.

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, солдат аналары, туганнары, мәктәп коллективы һәм укучылар-булачак солдатлар!

Бүген без бу залга” Өчпочмаклы солдат хатлары” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Кунакларыбыз белән таныштырып үтик.


1 нче алып баручы: 1941 нче ел 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар,зур-зур шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Авыл халкы сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Шул вакытта канга туймас фашист этләре туган илебезгә басып керделәр.Совет халкы үзенең илен,бәйсезлеген саклау өчен Изге көрәшкә күтәрелде. Бөек Ватан сугышы башланды.. Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше китте.

Презентация.

2 нче алып баручы:

Күп җирләрне кара күмер итеп,

Үлем белән түшәп юлларын,

Канга туймас фашист эте

Суза безгә канлы кулларын. Ил чикләрен ерткыч фашист таптый, Кол итәргә теләп халыкны Өстебезгә Гитлер бомба ташлый Чәчәкләрне кара көйдереп Шәһәрләрне ватып-җимереп Авылларны ачтан үтереп Безгә мәңгелек төн китереп Тартып алыр өчен байлыкны. 1 нче алып баручы: Фашистлар совет халкының көчен,каршы торуын дөньяда күрелмәгән җәзалау, үтерү белән сындырырга уйладылар.Аларның приказларында :”Һәр рус кешесен,совет кешесен үтер,синең алда хатын-кызмы,картмы,малаймы,кызмы,туктап калма,рәхим-сез кыр!”-дигән сүзләр язылган иде.Һәм фашистлар миллионлаган Совет кешесен үтерделәр.

2 нче алып баручы. 1941-1945 нче еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы.Сугыш җилләре безнең Иске Салман авылын да читләтеп узмаган.Сугышның беренче көнендә үк Кәлимуллин Гыйззәтулла сугышка киткән, икенче көнендә 12 кеше фронтка киткән.Кәлимуллин Гыйззәтулла Кәлимуллин Фәрит абыегызның әтисе булган.1941 елда Гыйззәтулла колхозда бригадир булып эшләгән.Сугышка киткәндә 3 кечкенә баласы кала.Колхозның автомашинасы,62 баш баш аты,20 данә җигә торган бричкалары фронт өчен алынган.Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. 27 млн ватандашыбызның вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалган, ә күпме ир-егет фашист концлагерендә газапланган, үтерелгән. Шулар бәрабәренә Бөек Җиңү яуланган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк.

1 нче алып баручы.Без бүген кечкенә кәгазь битләренә язылган сугыш хатирәләрен искә алырбыз.

Хатлар.Хатлар...Өчпочмаклы,ак,зәңгәр яки ал конверлы,читенә кыр почтасының тәртип саны куелган.Әллә ничә төрле кулъязма,төрле төстәге карандашлар,төрле телдә язылган.Бу хатларда бер генә теләк:”Җиңүгә ышаныч!”

2 алып баручы.Солдат хатлары.Күз алдыгызга китерегез:кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда ,кәгазен калай савыт төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы-барысы да шушы хатка сыеп беткән. Бу кечкенә генә кәгазьдә дошманны чигендереп алган шәһәрләр һәм авыллар турында да сөйләнә. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмаклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.Солдатлар ут эчендә. Кайберләре, искиткеч батырлык күрсәтеп, сугыштан исән чыга, ә кайберләре, дошман белән соңгы сулышына кадәр көрәшә. Ә хат, канатлы кош кебек, ерак-еракка “оча”. Ул фронтчының ялкынлы сүзләрен туган иленә, гаиләсенә, якын кешесенә житкерә. Ә хәзер фронтта хат алу күренешен карап китик.

Күренеш. (Солдатлар учак янында утыра. Алар янына хат ташучы килә.)

Солдатлар. О-О-О! Матурым! Кемнәргә хат алып килдең! Әйдә, тизрәк чыгар!

Хат ташучы. Кая әле безнең өлкән сержант, кая алдынгы разведчигыбыз?

Солдат. Кызым, башта олы кешеләр хатын бирә күр. Мине бит анда, беләсең килсә, төп-төгәл бер отделение көтә: малайларым, кызларым.

Хат ташучы: (сумкасыннан бер хат ала) Гвардия рядовое Гайнулла Сафиуллинга. Сезгә әти кеше!

2 нче солдат. Биетмичә бирмә! (Көй яңгырый. Солдат бии, хатны ала, читкә китеп укый башлый).

Хат ташучы: Развед ротаның атказанган гармунчысына да иртәгә хат алып киләм.

1 нче солдат: Ну, алдакчы да инде син, һаман иртәгә дисең.

Хат ташучы. Рядовой Нуретдиновка, Казахстаннан.

3 нче солдат. Мин (бии, ала).

Хат ташучы. Ә менә бу юлы...өлкән сержант Мәүлиевкә.

4 нче солдат. Туганнар, минем өйдәгеләр барысы да хат язганнар. Менә яза белмәгәне-төпчек кыз-кул сүрәтен төшергән (җыелып карыйлар).

1 нче солдат. Мин укыйм әле, Гайнулла абзый, бир.

4нче солдат. Мә, энем, укып күрсәт.

1нче солдат. (Укый): Исәнме, әти. Мин укырга йөри башладым. Апа үз сумкасын миңа бирде. Синең күчтәнәчеңне алдык. Язулы ботка тәмле була икән ул. Кәгазен җыеп куйдым. Әти, кайткач күрсәтермен. Әти, безнең мәче бәбиләде! Дүрт бәбие бар. Сукырлар, матурлар!

Үзенә әйтә. Сукырлар, матурлар. Кара син аларны, почык борыннар. Мә, Гайнулла абзый, ал хатьңны, тыныч йокларсың инде.

2 нче солдат. И, егетләр, хат алу шундый күңелле. Туган якка кайтып килгәндәй булдым.

3 нче солдат. Кич җиткәч тә кайтыр төсле итеп,
Көтәсеңме олы улыңны?

Карыйсыңмы чыгып киткән чакта, Каш өстенә куеп кулыңны?

Һәркөн саен, буш вакытың саен, Искә аласыңдыр син мине.

Солдат булдым, еракларга киттем, Саклыйм хәзер туган илемне. Күңелемне, әнкәй, һич төшермә, Үтәр көннәр, үтәр атналар. Тынычлык һәм сәламәтлек булсын, Исәннәр бит кире кайталар.

1 нче солдат. Әй, дустым, хатыңдагы сүзләр үзәккә үтә, әйтер сүзләр күп, әмма аларны хатка гына сыйдырып бетереп булмый. И, кайтасы иде туган якларга! Күрәсе иде һәммәсен дә!

2 нче солдат

Ишеткәндәй булам су буенда.

Шаулауларын зирек талларын

Күңелемнән китми гел уемда

Туган авылым,газиз Салманым.


Оныта алмыйм болын-тугайда

Сандугачның чут-чут сайравын

Урманнарның тәүге хыялымда

Туган авылым,газиз Салманым.

Саф чишмәләр суын татып үскән

Кара кашлы гүзәл ярларын.

Айлы кичләр мәңге чыкмас истән

Мәхәббәтле авылым-Салманым.


Аунап үскән басу-кырларыннан

Ахры,мәңге аерыла алмамын

Тузанланган таныш юлларыннан

Мин кайтырмын сина,Салманым.


1 нче алып баручы. Әйе, сугыш кырындагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белдек. Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны! Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде халкыбыз. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашлардан канлы яшь түктерде.

2 нче алып баручы. Әйе, сугышчылар, туган йортларыннын, сөйгән ярларыннан аерылып, фронтка киткәннәр. Озакка сузылган аерылышу дөрләп янган ике йөрәкнең мәхәббәтен сундермәгән, киресенчә, көчәйткән генә. Сөйгәннәренең сәлам хатлары окопларда ятканда солдатларны өмет учагы булып җылыткан.Хатлар белән бергә солдатлар сөю һәм тугрылык билгесе булган чигүле кулъяулыклар да алганнар.

1 алып баручы. Ә бу вакытта тылдагылар якыннарының исәнлек хатын түземсезлек белән көтеп торган. Андый хатлар килү чиксез зур бәхет, зур шатлык булган. Хатны, укыгач, саклык белән генә төреп,югалмаслык җиргә куйганнар, һәм аларның кайберләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Бүген дә без, инде саргаеп беткән бу хатларны укып, авыр сугыш елларын искә төшерәбез. Менә шуларның берсе.

2 алып баручы. “Сагынычлы сәлам хаты.Мәгълүм итүче Зиннәтулла улыгыздан әниемә һәм әтиемә, җәмәгатем Фатыймага, Минзифага, Роберт һәм Марсель улларыма бик күп сәлам. Мин бүгенгә кадәр исән-сау, аллага шөкер. Шул машинамда йөрим. Ну, туганнар, алдагысын алла гына белә... Үзегезнең хәлләрегез ничек, шуны беләсем килә. Күптәннән хатыгызны алган юк, барыгыз да исән-саулармы? Ни хәлләрегез бар, барын да әйтеп хат сала күрегез. Минем адрес шул ук. Утыннарыгыз бармы? Балалар ач йөрмиме? Бик кайгырам сезнең өчен, туганнар. Мин ерак илләрдә хәзер, гел сугыш эчендә, бик хәтәр җирләрдә йөрибез, аллага тапшырдым, бик изге теләкләрдә торыгыз, туганнарым. Хуш, сау булыгыз. Минем адрес: 2 нче Белоруссия фронты, воинская часть – 50436.Бу хатны 1943 елның 14 февралендә яздым”. Өчпочмаклы солдат хатлары күп килә Иске Салман авылына. “Мин исән-сау” “Менә сугышка керергә торабыз” “Сезне бик күрәсем килә” һ.б

1 алып баручы. Ләкин кайту турындагы уйлар хыялда гына кала. Кызганыч, күпләр ят җирләрдә мәңгелеккә ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек җәрәхәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.Сугыш җилләре безнең авыл халкын да аямаган. Иске Салман авылыннан 253 кеше фронтка киткән.Шулардан 121 кеше яу кырында ятып калганнар.

(авылдашларның исемнәре чыгарыла)

Бер минутлык тынлык.

2алып баручы. Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйны ятим калдырды, бәхеттән мәхрүм итте. Шулай булуга карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде. “Әти” сүзен әйтеп үсмәдек без,

Белмим аннан авыр ни барын?!

Боекканда җыелып укый идек

Әткәбездән килгән хатларны Бәхетлеләр күреп күзебез янса-

Әни безгә андый чакларны

Укый иде йөзләр яктырганчы

Әткәбездән килгән хатларны.

Суык булса безгә, әни тагын

Шул ук сандык төбен актарды:

Җаннар җылынганчы укыдык без

Әткәбездән килгән хатларны. 1 алып баручы

Озата барды безне гомер буе

Әткәбезнең фронт хатлары.

Алар безне түбән төшүләрдән,

Хурлык эчүләрдән саклады.

2 алып баручы

Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә яңадан кояш балкыды.Ләкин тормыш дигәнең бер яклы гына түгел шул...Сугыш бер мизгелдз бар уй-хыялларны чәлпәрәмә китерде.Ул афәттән күңелдәге эзләр төзәлеп бетәргә дә өлгермичә,кабаттан яңарып тоз сипкәндәй булды.Тагын сугыш.. Тагын канлы бәрелешләр..

1 алып баручы Әфганстан, исемең шигъри синең, 
Җирең сихри, кыя, таш-тауларың! 
Изге дуслык бурычын үтәр өчен 
Сиңа китте бик күп якташларым... 
Кыяларның булмый ак таплары, 
Аларның була тик ак ташлары. 
Шул ташларны каннарына манып, 
Табутларда калды якташларым. 

Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарылды.  2 алып баручы Әфганстан... Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Ильич Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.Быел 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга 25 ел булды.


1 алып баручы

Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.

2 алып баручы

Әфган кызалаклары” ның кара таҗы Иске Салман җиренә дә килеп кунды. Әлеге сугыштан исән кайткан егетебез-Гатин Гарифулла Канифулла улы исемен без белергә тиешбез..Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга хакыбыз юк.

Алар хәтер, алар бик кадерле 
Ерак калды андый вакытлар. 
Үз халкымның чын йөрәге булып  Күңелләрдә яши авылдаш. Хәзер сүзне Гарифулланың апасы Илһамия апага бирәбез
.

Презентация Әфганстан

1 алып баручы Әфган җирендәге сугыштан калган яралар төзелергә дә өлгермәгән килеш Чечня сугышына Татарстанның сөлектәй егетләре китеп,мәгнәсез сугышта башларын салдылар.Безнең авылда да Чечняда хезмәт иткән Халиуллин Радик Рафаэл улы яши.Бүгенге очрашуда Радикның әнисе Әнисә апагыз катнаша.Сүзне аңарга бирәбез.

Презентация Чечня .

2 алып баручы. Яшәү һаман шулай дәвам итә:

Дөньяның һәр тарафында.

Җилләр исә,керләр кибә

Җәйләр җитә,

Уллар үсә....

1 алып баручы. Уйларында улларының юлларына

Ак ниятләр җәйгән

Ана һәрчак хаклы-

Әллә галәм кояшыннан,

Әллә әнкәй карашыннан- Көннәр якты.

2 алып баручы.

Һәр ана үз дәүләтендә хуҗа,тормыш моңа үзе этәрә.Әгәр дә безнең һәркайсыбыз үз баласы өчен җавап бирсә-аны тәртипле,акыллы итеп үз теле,үз моңы бишегендә үстерсә,иң зур бурычын үтәгән була.Ир-бала милләтнең горурлыгы ул.Бу горурлыкны тудыруда әниләрнең роле бик зур.

Бүгенге көндә армия хезмәтендә булучы егетләребез безнең зур горурлыгыбыз.  Чыннан да бүгенге кичәдә балаларыгызның хатларын укыганда сез әниләр улларыгызны кочагыгызда дип уйлагыз. Бары тик җылы хисләр кичереп, балаларыгыз хезмәтендә уңайлыклар булуын гына теләп утырыгыз.


Презентация.

Минем укучыларым

Солдат күңеле-янар хыяллар ул, 
Үтелмәгән авыр юллар ул. 
Постта торган һәрбер минутларда 
Туган ягын сагыныр, уйлар ул.


Лачындай егетләр үстергән кунакларыбыз-Вәлиева Дамирә һәм Зыятдинова Гөлсирә апагызга сүзне бирәбез.



1 алып баручы

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләрнең гаебе белән кабына. Алар шуны белеп торсын: без – тынычлык яклы! 2 нче алып баручы. Килүче кунакларга зур рәхмәт. Балаларыгыздан һәрчак куанычлы хәбәрләр генә килеп торсын. Тормышта нинди генә авырлыклар килсә дә, бу дөньяга нигә килгәнегезне онытмагыз. Без бу дөньяга вак- төякләрдән, юк-бар ыгы-зыгылардан өстен булып яшәргә килдек. Яшәү-дөньяны ярату ул.

Кичә җыр белән тәмамлана.

Өчпочмаклы солдат хатлары (батырлык темасы)
  • ОБЖ
Описание:

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләрнең гаебе белән кабына. Алар шуны белеп торсын: без – тынычлык яклы!                                                                     

Автор Гизатуллин Рифкать Шарифуллович
Дата добавления 18.04.2015
Раздел ОБЖ
Подраздел Конспекты
Просмотров 656
Номер материала 59801
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓