Главная / Классному руководителю / Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы -фәнни эш

Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы -фәнни эш

Зигангирова Р.М.

МБОУ “Новонадыровская СОШ”, Альметьевский муниципальный район, с.Новое Надырово

Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә

яраклы итеп укытыгыз.

Ризаэддин Фәхреддин.

Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Кечкенә сабый тагын 9-10 елдан соң нинди кеше булыр? Киләчәктә ул үзеннән алда килгән өлкән буынның лаеклы дәвамчысы була алырмы?

Йөрәгенә мүк үсмәгән татар кешесе үз милләтенең киләчәге турында уйламыйча булдыра алмый. Милләт язмышы, аның киләчәге турында уйлар үз халкын хөрмәт иткән һәркемне борчыйдыр. Татар халкының фидакарь шәхесе Гаяз Исхакый, милләт турында борчылып: “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”, - ди. Ул беренче чиратта әхлак турында уйларга кирәклеген искәртә.

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”, - дип яза Ризаэддин Фәхреддин дөрес тәрбиянең кирәклеген ассызыклап.

Үзенең бөтен гомерен татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, Ислам динен саклап калуга багышлаган халкыбызның күренекле мәгърифәтчесе, фикер иясе, язучы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен әдәбият дәресләрендә төрле әсәрләрне өйрәнгәндә, сыйныф җитәкчесе буларак, укучылар, ата-аналар белән эшләгәндә, һәрвакыт кулланма итеп файдаланырга мөмкин.

Соңгы елларда Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүгә аеруча игътибар артты. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучылар галимнең хезмәтләреннән киң файдаланалар. Галимнең хезмәтләре безнең көннәрдә аеруча зур әһәмияткә ия һәм халык педагогикасының нигезен тәшкил итүче биниһая кыйммәтле чыганак. Укучыларның тәртибенә багышланган дәресләрендә Ризаэддин бине Фәхреддин: Яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул – укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикер уздыра. Моңа дәлил итеп, аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге җитмештән артык китап язылуын күрсәтеп була. Бу – “Гаилә”, “Нәсыйхәт I” (Малайлар өчен), “Нәсыйхәт II” (Кызлар өчен), “Нәсыйхәт III” (Зурлар өчен), “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Әдәбе тәгълим”, “Әһле гыяль”, “Кыз балалар вә хатыннар өчен”. Инкыйлабка кадәр барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылган һәм Р.Фәхреддиннең әлеге китаплары шул дәресләрдә төп әсбаплар буларак файдаланылганнар.

Яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә, ул үзенә укытучыларның, ата-аналарның даими игътибарын таләп итә.

Үзенең “Адәбе тәгълим” (Укыту кагыйдәләре) дигән хезмәтендә ул болай дип язган: “Мәктәпнең вазифасы – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...”

Әхлак тәрбиясенең төп урыны- гаилә. Әмма балаларның ата-аналары (үзләре үк әхлак белеменә мохтаҗ кешеләр) тәрбия эшен ничек уңышлы итеп башкарсын инде. Бу эш, күпмедер дәрәҗәдә, балалар бакчасында да алып барыла. Ләкин системалы рәвештә әдәплелеккә өйрәтүне бала мәктәпкә килгән көннән үк башлау бик мөһим.

Ризаэддин Фәхреддин баланы туган көненнән башлап тәрбия итәргә кирәк, ди. Бала тәрбияләү хатыннарның гаилә эчендәге бурычы гына түгел, ә барлык җәмгыять каршындагы җаваплы бурычы, ди ул. Галим мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү алымнарын да җентекләп өйрәтә. Балалар белән һәрвакыт дөрес сүз сөйләргә, аларны төрле җеннәр, пәриләр, усал хәлфәләр белән куркытмаска өнди. Балалар белән тыныч, салмак тавыш белән сөйләшергә, аңлатырга, кыйнамаска һәм башка төрле физик җәзалаулар белән эш итмәскә кирәклеген әйтә.

Галимнең тәрбия китапларында пакьлек, төрле авырулар, ашау-эчу кагыйдәләре, өс һәм аяк киемнәре һәм башкалар хакында мәгьлүмат һәм киңәшләр китерелә. Аерым бүлекләрдә хатын-кызларның сәламәтлекләрен саклау кагыйдәләре турында да тәфсилләп әйтелә. Гәрчә бу китапларда моңарчы билгеле булган тәрбия фәненең нигезләре кертелгән булса да, аларның бар кыйммәте — аңлаешлы итеп язу һәм кеше тәрбияләүнең җаваплы бер эш икәнен исбат итү.

Ризаэддин Фәхреддин яшүсмерләргә ялкау кешеләр белән дуслашмаска киңәш бирә. Китапта каралган мәсьәләләрдә зур һәм мәшһүр зыялы затларның фикерләрен, сүзләрен китерә.

Тарих, татар теле, әдәбият һәм башка дәресләрдә әдәп-әхлак кагыйдәләрен балага матур әдәбият аша һәм сыйныфтан тыш үткәрелгән чаралар ярдәмендә сеңдерү бик кирәк дип саныйм. Дәрес эчтәлегенә бәйләп, тормышта очрый торган гыйбрәтле мисаллар китерү, аларга бергәләп аңлатма – бәя бирү, укучыларны җәлеп итә торган алымнар куллану уңай нәтиҗәгә китерер.

Балалар Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы белән Г. Тукайның үлемсез әкиятләрен белгән кебек үк таныш булырга тиештер, мөгаен. Бу олуг галимебезнең һәр сүзе хикмәт һәм могҗиза белән тулган. Ризаэддин Фәхреддин белән таныштыруны башлангыч сыйныфтан гына түгел, ә бәлки мәктәпкә кергәнче үк балалар бакчасында башларга кирәк. Бу балага мәшһүр язучыбызның үгет-нәсыйхәтләрен сөйләп тору дигән сүз түгел. Бала аны аңламаса, тыңламый да.

Менә шунда безгә ярдәмгә әдәби әсәрләр, әкиятләр килә. Башлангыч сыйныфларда “Әхлак дәресләре” үткәрелә. Ул дәресләр Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”нә нигезләнеп үткәрелә. Аның һәр дәресенең башында әдәби әсәрдән өзек, гыйбрәтле хикәят укыла, я сөйләнеп кителә, шуннан төркемнәрдә төрле сораулар биреп анализ ясала һәм нәтиҗә ясала. Ризаэддин Фәхреддиннең һәр нәсыйхәте, һәр әйткән сүзе – нәтиҗә ул. Вил Казыйхановның әхлак дәресләре баланың үзенә уйлап фикер йөртергә, эзләнергә һәм нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Бала үз-үзен бәяләргә өйрәнә.

Минем дә, татар әдәбияты укытучысы буларак, төп бурычым – укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирә мохитка игътибарлылык, инсафлылык кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү.

Һәр укытучы, педагог эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Шуңа күрә дә әдәби әсәрләрне анлизлаганда, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен укыту-тәрбия системасында куллану нәтиҗәле.

Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче, энциклопедик белем иясе, рухи-иҗтимагый тормышның төрле тармакларында йөзләрчә кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән Р. Фәхретдиннең татар халкына һәм гомумән төрки халыкларга калдырган фәнни һәм иҗади мирасы турында укучыларга җиткерү, гомумән, әдәбиятыбызның, фәнебезнең, тарихыбызның нигез баганалары булган Р. Фәхреддин, К. Насыйри, Ш. Мәрҗани кебек бөекләребезнең исемен бүгенге укучыларыбыз, димәк, милләтебезнең киләчәге хәтеренә беркетү һәр татар мөгаллименең изге бурычыдыр. Әдәбият программаларында бирелгән санаулы дәресләрдә генә моңа ирешәбез дип уйлау хата булыр. Әлбәттә, сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре хисабына күпмедер нәтиҗәгә ирешеп була. Тик, психологлар әйтүенчә, 15-16 тапкыр кабатланган төшенчәләр генә укучы хәтеренә сеңеп кала. Моңа ничек ирешергә, вакытны кайдан алырга?

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерергә мөмкин. Р.Фәхреддин белән таныштыруны 5нче сыйныфта ук башларга кирәк. “Нәсыйхәт” китабыннан (“Мәктәп”, “Гыйлем” бүлекләре) дәрестә үзеңне тоту, гыйлем алуның кирәклеге турындагы фикерләрне фонетиканы өйрәнү дәресенең тәрбияви максаты итеп алабыз, шулар өстендә тел материалын аңлыйбыз, биремнәр үтибез. Укучыларның игътибарын әледән-әле галимнең портретына һәм китабына (күргәзмә өчен махсус бер генә китап алына, күп булса истә калмый) юнәлтәбез. Лексикология бүлегенә кереш дәреснең эпиграфы итеп галимнең “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (“Җәвамигуль-кәлим шәрхе”) сүзләрен алабыз һәм телебезнең байлыгы, аны саклауның милләтне саклау булуы турында аңлатабыз. Елдан елга мәгълүмат үсә бара; диктант, изложение яздырганда да бөек шәхесләребез турындагы текстларга игътибар итәбез. Югары сыйныфларда инде укучы күңелендә -аңында тотрыклы фикер формалаша.

Шулай ук, әдәбият дәресләрендә башка язучының теге яки бу әсәрен өйрәнгәндәР.Фәхретдинин иҗатына мөрәҗәгать итү, аның хикмәтләрен дәресләрдә эпиграф буларак та куллана алабыз:

Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”.

Инсан булу өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәктер”.

Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү – аннан да зур вә кыйммәтле һөнәр”.

Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.”

Түбәндә татар теле дәресләрендә төркемнәрдә яисә аерым, сәләтле балалар белән эшләгәндә, таратма материаллар итеп файдалану өчен, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән өзекләр куллану да бик отышлы.

Тормышыбыз бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Ә безнең балаларыбыз шатланырга, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш. Алар назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш.

Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә аналарның бурычы зур. Ата-аналар җыелышларында “Тәрбияле ана” һәм “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата” китапларыннан өзекләр китерәм: “Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдерегез, урынына карап, бераз йомшаклык, вә вакытына карап, бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачаклар булыр кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез”.

Р. Фәхреддиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасак та, һәрберсендә балага ныклы тәрбия бирүдә гаиләнең роле зур икәнлеген күрсәтергә, аңлатырга тырышам. Җыелышларда Р.Фәхреддин сүзләрен еш кабатлыйм: “Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнсеннәр, вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек вә мәхәббәт нык булыр. Аларга һич ялган сөйләмәгез вә аларга яман дога кылмагыз, бу нәрсәләр исә аларны ялган сөйләргә өйрәтер, вә атаның хөрмәтен киметер”.

Р.Фәхреддин һәртөрле бозыклыкларга, аеруча, эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең начар юлга басуы аны хафага сала. Үзенең “Юаныч” исемле хезмәтендә яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтә. "Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк, бала тәрбияләү – ул ата-ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге бурычы",- дип язган галимебез.

Шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыхәт” китабы минем өчен өстәл китабы булып тора. “Яшь вакытта тәрбия алмаган кеше, соңыннан тәрбия алмаячагын онытмагыз,” – дигән Р.Фәхреддин.

Риза Фәхреддин хезмәтләре халык тәҗрибәсенә нигезләнгән. Балаларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтебез белән горурлану хисләре уятуда Р.Фәхреддин хезмәтләре, аның тормыш юлы безнең өчен үрнәк булып тора. Безнең тарихыбыз булган Р.Фәхреддин хезмәтләрен без онытмаска, шәхес тәрбияләүдә иң мөһим һәм кирәкле чыганак дип санарга тиеш.

Диңгездәй гыйлем иясе, милли тарихыбызның йөзек кашларыннан булган гаҗәеп шәхесне олылау, биниһая киңкырлы иҗатын кадәри хәл барлау, аңа фәнни җирлектә үлчәмле бәя бирү – бүген безнең җәмгыятебез алдында торган җаваплы вә саваплы бурычларның берсе. Шушы изге бурычны асыл юнәлешебез итеп алсак, без максатыбызга, һичшиксез, ирешербез.

Чыгышымны Ризаэтдин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз.Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр”



Әдәбият исемлеге

1.  Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. - Казан, "Мәгариф", 1997.

2.   Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. - Казан, "Мәгариф", 2003.

3.  Низамов Р.А.Педагогик уйланулар. - Казан, "Мәгариф", 1994.

4.  Низамов Р.А., Нигьмәтов Ж. Г. Татар халык педагогикасы. - Казан, "Мәгариф", 2002.

5.   Мәгьрифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәгьлиматы: эзләнүләр һәм тәҗрибә. - Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006.

6.   Р. Фәхреддин. Нәсыйхәт. - Казан, "Мәгариф", 2005.

7.    Р. Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. - Казан, 2004.

8. Р. Фәхреддин: Мирасы һәм хәзерге заман. Мәкаләләр җыентыгы. Казан, 16 ноябрь, 1999 ел. / Редколлегия: Р.М. Әмирханов и др. – Казань: изд-во Института истории АН РТ, 2003. 332 п.с. /

9. Р. Әмирхан. Р. Фәхреддин мирасын барлау юлында. 5б.

10. Ә. Хәйри. Р. Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре.171б.

11. Ф.Х.Бәширов. Р. Фәхреддин прозасында тәрбия һәм әхлак мәсьәләләре. 232б.







Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы -фәнни эш
  • Классному руководителю
Описание:

Соңгы елларда  Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүгә аеруча игътибар артты. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучылар галимнең хезмәтләреннән киң файдаланалар. Галимнең хезмәтләре безнең көннәрдә аеруча зур әһәмияткә ия һәм халык педагогикасының нигезен тәшкил итүче биниһая кыйммәтле чыганак. Укучыларның тәртибенә багышланган дәресләрендә Ризаэддин бине Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул – укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикер уздыра. Моңа дәлил итеп, аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге җитмештән артык китап язылуын күрсәтеп була. Бу – “Гаилә”, “Нәсыйхәт I” (Малайлар өчен), “Нәсыйхәт II” (Кызлар өчен), “Нәсыйхәт III” (Зурлар өчен), “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Әдәбе тәгълим”, “Әһле гыяль”, “Кыз балалар вә хатыннар өчен”.  Инкыйлабка кадәр барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылган һәм Р.Фәхреддиннең әлеге китаплары шул дәресләрдә төп әсбаплар буларак файдаланылганнар.

Автор Зигангирова римма мирхатовна
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 869
Номер материала 38203
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓