Главная / Классному руководителю / “Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?» (ата-аналар җыелышында чыгыш)

“Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?» (ата-аналар җыелышында чыгыш)


















Белем алуда балаларга ничек

ярдәм итәргә

(ата-аналар җыелышында чыгыш)









Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти оешын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы. Мәктәп, класс- болар бала көнкүреше һәм яшәешенә дә кискен яңалык кертәләр. Балагыз мәктәпкә аяк басу белән, тормышка ашыра башларга тиешле мөнәсәбәтләр системасыннан –укытучысына һәм классташларына , билгеләргә һәм белемнәргә карата мөнәсәбәтләрне дөрес формалаштыру эшеннән сез һич тә читтә кала алмыйсыз.

Бала өчен сез үзегез укый алмыйсыз, билгеле. Шулай да сез аны укырга өйрәтә аласыз Һәм моны эшлэргә тиешсез.Ә бит баланы өйдә укырга өйрәтү кайчак, мәктәптә хәреф танытуга караганда, күп җиңелрәк була.Әгәр бу эшне мавыктыргыч итеп оештыра алмасыгыз, үзегезгә ярдәмче итеп матур бизәкләр төшерелгән шакмаклар, китаплардан файдаланмасагыз, укуны башта ук мәҗбүри бер күңелсез шөгылҗгә әйләндерсәгез, балагыз мондый укудан баш тартачак. Ә сез исә, балабыз сәләтсез икән, берни дә аңламый ул, дип уйлый башлаячаксыз.

Көн саен сез балагызны мәктәптән бер үк сораулар белән каршылыйсыз: “Мәктәптә ниләр бар?Нинди яңалыклар ишеттең?Бер н6инди билге дә алмадынмы?”Сез дәфтәр битләренә төшерелгән беренче таякчыкны, бәләкәй саннарны бик җентекләп карыйсыз. Ачуыгыз чыкмасын: бала чагыгызны искә төшерегез, сез дә бит кайчандыр шушы кәкре-бөкре нәрсәләрне яза алмыйча интегә идегез. Балагыз менә беренче тапкыр билге алыпк айта. Көтмәгән “2”ле билгесе дә алырга мөмкин. Моның өчен балагызны һич тә битәрләмәгез.Сез, кимчелекләре өчен баланы башта ук әрләмәсәң, соңыннан ул аларга күнегәчәк һәм җитешсезлекләрне нормалҗ хэл итеп саный башлаячак дип уйлыйсыз.Начар билге аркасында кәефегез нык кырылганлыгы әллә кайдан күренеп тырырлык булсын: кеше нинди генә эшкә алынса да күпер төзиме ул, дәфтәргә таякчыклар төшерергә өйрәнәме, аны яхшы итеп башкарырга, җанын-тәнен оялмыйча эшләргә тиеш.Моны балага ,хикмәт билгедә түгел, ә шул билге нигезендә яткан хезмәттә икәнен аңлап калырлык итеп төшендерергә кирәк.

Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче,тырышлык һәм киеренкелек таләп итә.Шуңа күрә улыгыз яки кызыгыз , мәктәпкә кергәнче үк инде,укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә,очраячак авырлыкларны җиңәргә психологик яктан әзер булырга тиеш.Әнә шундый әзерлеге булмаган укучы беренче авырлыклар каршында уккаушап калачак һәм алардан ничек тә качарга тырышачак. Ә сезгә андый улыгыз яки кызыгыз белән икеләтә күбрәк эшләргә туры киләчәк.Артта калучы, булдыксыз укучылар рәтенә эләгү балага да кыен.Ул көйсезләнә, күңелсезләнә елый, аз гына мөмкинлек булса да, дәрескә бармау ягын карый. Мондый чакта ул мораль ярдәмгә мохтаҗ. Хәтта олы кеше дә, ниндидер уңышсызлыклар кичергәннән соң, үзен тиз генә кулга алып, яңа уңышларга тиз генә ирешә алмый. Бала бигрәк тә. Шуңа күрә аның аз гына уңышын да вакытында күрә һәм күңелен күтәрә белергә кирәк.

Укучының даими эш урыны булсын.Дәресен һәрвакыт шунда әзерләсен.Әгәр ата-аналар, укучыга өйдә уңай шартлар булдырмасалар,аның дәрескә ничек әзерләнүе белән даими кызыксынып тормасалар,балага өй эшен ашык-пошык эшләп ташлый да тизрәк урамга сызу ягын карый. Нәтиҗәдә көндәлектә “2”леләр күренә башлый. Кайбер ата-аналар баланың укуын даими контрольдә тоталар, әмма еш кына ялгышлар җибәрәләр. Мәсәлән, 1 нче сыйныф укучысы Сания хәрефләрне дөрес итеп яза белми. Ялгышын төзәтәсе, киңәш бирәсе урында, әти-әнисе аны бер үк хәрефне һәм сүзләрне кат-кат күчереп язарга мәҗбүр итә. Әмма, аңа карап, баланың язуы бердә яхшырмый. Кайбер ата-аналар хәтта өй эшләрен үзләре эшләүгә кадәр барып җитәләр. Мондый “ярдәм” баланы икейөзлелеккә, ялкаулыкка өйрәтә, аны укуында тагын да артта калдыра.

Тәрбия эшендә мондый ялгышлар җибәрмәс өчен,һәр ата-ана укытучылар белән даими элемтәдә торырга тиеш. Нәни укучыгыз баштарак сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Бу ярдәм дәрес әзерләргә кирәклекне искә төшерү кайчак өйгә бирелгән эшне эшләгәндә, бала янында утырып торудан гыйбәрәт. Баланың укудагы беренче адымнары нинди булуы бик зур әһәмияткә ия. Эшне ул тиз, пөхтә итеп, игътибар белән башкарырга өйрәнсен. Бала дәресләрен ничә яшьтән үзе генә хәзерли ала соң? Мөстәкыйль рәвештә дәрес хәзерләргә бала мөмкин кадәр иртә күнегергә тиеш.Укучының ярдәмгә мохтаҗ түгеллеген күрү белән, аңа ярдәм итүдән туктарга кирәк. Ләкин моны кинәт кенә эшләргә ярамый һәм баланың дәрес әзерләве белән бөтенләй кызыксынмаска дигән сүз түгел.

Сез эштән кайтканда улыгыз дәресләрен хәзерләп бетергән ди.Балаларыгыздан көндәлеген күрсәтүен сорагыз. Өйгә эш итеп күнегү язарга бирелгән булган икән, вкытыгызны кызганмагыз:балагыз сумкасыннан дәфтәр белән дәреслеген алсын, күнегүне аңлаткан сүзләрне кычкырып укып чыксын. Әмма иө мөһиме шунда-балагыз текстны китаптан күчереп язганда хата җибәрмәсен. Моңа игътибар итегез.Чөнки бала сүзенең ялгыш образын хәтеренә нык сеңдереп калдыра.Бу хәл исә бик озак вакытлар әлеге сүзне дөрес итеп язарга комачаулаячак. Күнегү үтәлешен шулай гади генә тикшереп чыгу да файда китерми калмый. Инде бала телне гомумән йомшак үзләштерсә , ә укытучы “Балагызга көн саен кечкенә генә диктантлар яздырыгыз”-дип киңәш бирсә, ярдәмне моның белән генә чикләргә ярамый билгеле.Өйгә күнегү бирелгән,ди. Аны үтәми калырга ярамый.Шул күнегүне диктант тексты итеп тә файдаланып була ич.Төрле алымнар белән әйтеп яздырырга мөмкин.

Күп һәм нәрсә укыганлыкларын белеп укыган балалар, кагыйдә буларак, яхшы сөйлиләр,яхшы язалар.Һәм, киресенчә, ни сәбәптәндер китап укырга яратмаган балаларга мәктәптә укырга бик авыр бирелә.Баланы китап укырга ничек өйрәтергә соң?Сез баланың иҗекләрне авырлык белән генә бергә кушып укыганлыгын,шуңа күрә дә аның җөмләне тулаем ишетмәгәнлеген,тоймаганлыгын беләсез.Бу хәлдән текстны күбрәк кычкырып уку юлы белән генә котылырга була.Әмма,моны ясалма рәвештә эшләү читен дә,баланы да туйдыра.Шуңа күрә,әлеге уку бушка гына булмасын өчен,нәрсә дә булса уйлап чыгарырга туры килә.Мәсәлән,”Балам, кил әле монда, бик рәхәтләнеп китап укыр идем,-вакытым юк.Савытлар юган арада миңа берәр китап укый тор әле син”,-дияргә мөмкин.Шулай ук балага карт әбигә яки нәни сеңлесенә кычкырып китап укуны бурыч итеп куегыз.

Тәрбия эшләрендә бернәрсә дә очраклы рәвештә,үзеннән-үзе генә эшләнми.Балагызның нәрсәгәдер ирешүен телисез икән,аңарда бу сыйфатны булдырырга,аны үзен яраткан эш белән мавыктыргыч,үзеңә ияртергә кирәк.

Холыктагы күп кенә җитди үзгәрешләр башлангычс классларда башлана һәм,әлбәттә, аларның барысы да тискәре үзгәрешләр булмый.Күп кенә уңай сыйфатлар да барлыккак килә.Үз-үзеңне тәртипкә өйрәтү,оешканлык,үз интересларыңны коллектив интереслары белән бәйли белү,дуслык һәм үзара ярдәмләшү хисләре.Укучы белемнәрне әзләштерү билгеле бер көч таләп итүен,күп кенә уңышлар ата-аналардан һәм укытучыдан түгел, ә үзеңнән торганлыгын аңлый башлый.

Баланы ярата белергә өйрәтегез.Мэхэббэт кеше эшчәнлегенең күп якларын эченә алса гына тулы кыйммәткә ия була.Яратырга өйрәтү-армый-талмый гүзәлеккә соклана белергә өйрәтү дигән сүз.

“Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?» (ата-аналар җыелышында чыгыш)
  • Классному руководителю
Описание:

     Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти оешын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы. Мәктәп, класс- болар бала көнкүреше һәм яшәешенә дә кискен яңалык кертәләр. Балагыз мәктәпкә аяк басу белән, тормышка ашыра башларга тиешле мөнәсәбәтләр  системасыннан –укытучысына һәм классташларына , билгеләргә һәм белемнәргә карата мөнәсәбәтләрне дөрес формалаштыру эшеннән сез һич тә читтә кала алмыйсыз.

     Бала өчен сез үзегез укый алмыйсыз, билгеле. Шулай да сез аны укырга өйрәтә аласыз Һәм моны эшлэргә тиешсез.Ә бит баланы өйдә укырга өйрәтү кайчак, мәктәптә хәреф танытуга караганда, күп җиңелрәк була.Әгәр бу эшне мавыктыргыч итеп оештыра алмасыгыз, үзегезгә ярдәмче итеп матур бизәкләр төшерелгән шакмаклар, китаплардан файдаланмасагыз, укуны башта ук мәҗбүри бер күңелсез шөгылҗгә әйләндерсәгез, балагыз мондый укудан баш тартачак. Ә сез исә, балабыз сәләтсез икән, берни дә аңламый ул, дип уйлый башлаячаксыз.

 

     Көн саен сез балагызны мәктәптән бер үк сораулар белән каршылыйсыз: “Мәктәптә ниләр бар?Нинди яңалыклар ишеттең?Бер н6инди билге дә алмадынмы?”Сез дәфтәр битләренә төшерелгән беренче таякчыкны, бәләкәй саннарны бик җентекләп карыйсыз. Ачуыгыз чыкмасын: бала чагыгызны искә төшерегез, сез дә бит кайчандыр шушы кәкре-бөкре нәрсәләрне яза алмыйча интегә идегез. Балагыз менә беренче тапкыр билге алыпк айта. Көтмәгән “2”ле билгесе дә алырга мөмкин. Моның өчен балагызны һич тә битәрләмәгез.Сез, кимчелекләре өчен баланы башта ук әрләмәсәң, соңыннан ул аларга күнегәчәк һәм җитешсезлекләрне нормалҗ хэл итеп саный башлаячак дип уйлыйсыз.Начар билге аркасында кәефегез нык кырылганлыгы әллә кайдан күренеп тырырлык булсын: кеше нинди генә эшкә алынса да күпер төзиме ул, дәфтәргә таякчыклар төшерергә өйрәнәме, аны яхшы итеп башкарырга, җанын-тәнен оялмыйча эшләргә тиеш.Моны балага ,хикмәт билгедә түгел, ә шул билге нигезендә яткан хезмәттә икәнен аңлап калырлык итеп төшендерергә кирәк.

Автор Самигуллина Ляйсан Зиннуровна
Дата добавления 08.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 1760
Номер материала 46266
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓