Главная / Классному руководителю / Бөек Җиңүнең 70 еллыгына

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына

hello_html_9b02953.gif1945-2015





hello_html_me5b978c.png

1941 ел, 22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикләрне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

Сугыш!

Сугыш!

Сугыш!



Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады.

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Барча халык утка атлады.

Сугыш газап һәм кайгылар алып килүе белән беребез дә теләмәгән куркыныч бер вакыйга. Безнең бабаларыбыз туган җирне саклау, халкыбызны фашизмнан коткару өчен зур батырлыкларга бардылар, сугыш кырларында гомерләрен бирделәр. Каһарманлык күрсәтеп вәхшилек, кансызлыкны җиңделәр, Ватаныбызны дошман явыннан сакладылар.  Шушы каһарманлыклары — Ватанны саклаганнары  һәм илебезгә тынычлык алып килгәннәре өчен мәрхүм сугыш ветераннарын исебездән чыгармыйк.

C:\Users\Эндже\Desktop\20141123_145006.jpg

Мөбарәкшин

Әхмәтгаян

Мөбарәкша улы

Мубаракша улы Әхмәтгаян 1913 нче елда Кече Кирмән авылында дөньяга килә. Аның әтисе - Сафин Мөбарәкша, әнисе- Сафина Миниямал. Әхматгаян гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Аның бертуган апасы Сәрбиҗамал һәм абыйсы Хасанша. Әтиләре гаиләне туйдырыр өчен Кордун дип аталган җирдә урманчылык эшендә, чаналар ясау һәм башка балта остасы эшләре башкарган. Әниләре балаларны тәрбияләгән. Ул елларда тормыш бер кешегә дә җиңел бирелмәгән. Әхматгаян да яшь кенә килеш ат җиккән. Бер атны гына түгел, хәтта, ике атны җигеп эшләгән ул. Еллар узып зур егет булгач, 1935 нче елда Вәгыйзә исемле кызга өйләнә. Бер-бер артлы 1936 нчы елда уллары Хамис һәм 1937 нче елда кызлары Сәвия дөньяга килә. Матур гына яшәп ятканда Әхмәтгаянны 1941 нче елның 1 нче июнендә Алабуга шәһәренә сугышка әзерлеккә чакыртып алалар. Бу көн гаиләдән аерылуның соңгы көне була. Чөнки!!! Сугыш башлана!!!

Сау бул, улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә.

Яшен ташы булып оч син,

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча, бурычын үти диярмен.

Сафин Мөбарәкша улын Әхмәтгаянны сугышка озату минутлары.



hello_html_36150a61.png

Әйе, сугышның беренче көннәреннән үк Мөбарәкшин Әхмәтгаян Мөбарәкша улы фронтның алгы сызыгына эләгә. Гаиләгә солдат хатлары килү тиз өзелә. Чөнки аларга Мөбарәкшин Әхмәтгаянның хәбәрсез югалуы турында хәбәр җибәрәләр.

hello_html_2602005b.png



Кичер, әнкәй, кичер.

Кайта алмавымны.

Чит ил туфрагында ,

ятып калганымны.

Язмышымны белмим ,

Озак көткәнсеңдер

Катмый калмас ул!”-дип

Өмет иткәнсеңдер.

hello_html_m39f64ebd.gif

Туган җир тарта ул, исәннәр кайта ул,

Кавышу көннәрен беләләр.

Хәбәрсез югалган дусларын юллардан,

Тол кызлар һаман да көтәләр.

Мөбәракшин Әхмәтгаянның тормыш иптәше Вагыйзә 24 яшендә ике бала белән тол кала. Мөбарәкшиннар гаиләсе өчен авыр көннәр башлана. Әхмәтгаянның әти-әнисе тиф чиреннән үлеп китәләр. Балаларын ятим калдырып Вагыйзә үзе дә тиф чиреннән чак кына үлми кала. Ул елларда барлык авыл халкы да бик авыр һәм газаплы көннәр кичерәләр. Ачтан үлмәс өчен алар бәрәңге яфрагы, элмә агачы, юа, борчак, яшел арыш уып, черек бәрәңге кәлҗемәсе, алабута күмәче – ниләр генә ашамыйләр. Авылда чын мәгънәсендә ачлык, ялангачлык, фәкыйрьлек хөкем сөргән.

Сугыш башланганда Әхмәтгаянның улы Хамискә 5 кенә яшь була. Аның сөйләве буенча аларның өсләрендә әниләре суккан киндердән теккән сырма, бишмәт, аякларында ел әйләнәсендә чабата булган. Тормышлары бик авыр булган. Ир бала да булгач ул әти кешегә бик мохтаҗ була. Мөбарәкшин Хамис Әхмәтгаян улы әтисен гомер буе кайтыр дип өметләнеп яши. 1959 нчы елда ул Сугыш комитетына хат юллый, ләкин әтисе турында бер җылы хәбәр дә ала алмый.

Бүгенге көндә инде аның үзенә дә 78 яшь, ә күңеле белән һаман да әтисен көтеп яши.


hello_html_m397b1363.png



Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр..



Бөек Җиңүнең 70 еллыгына
  • Классному руководителю
Описание:

1941 ел, 22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикләрне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

Сугыш!

                 Сугыш!

                                Сугыш!

 

Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады.

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Барча халык утка атлады.

 

      Сугыш газап һәм кайгылар алып килүе белән беребез дә теләмәгән куркыныч бер вакыйга. Безнең бабаларыбыз туган җирне саклау, халкыбызны фашизмнан коткару өчен зур батырлыкларга бардылар, сугыш кырларында гомерләрен бирделәр. Каһарманлык күрсәтеп вәхшилек, кансызлыкны җиңделәр, Ватаныбызны дошман явыннан сакладылар.  Шушы каһарманлыклары — Ватанны саклаганнары  һәм илебезгә тынычлык алып килгәннәре өчен мәрхүм сугыш ветераннарын исебездән чыгармыйк.

Автор Мубаракшина Энже Ясавиевна
Дата добавления 20.12.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 4046
Номер материала 8710
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓