Главная / Начальные классы / Башлангыч сыйныфлар өчен ачык сыйныф сәгате "Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"

Башлангыч сыйныфлар өчен ачык сыйныф сәгате "Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"

Сыйныф сәгате. «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»
Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.  2. Китап төрләре: дәре...
Табышмак Юк аягы, юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе. Телгә аннан оста юк Аннан якын ...
Ә Нәрсә соң ул китап? “Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар ...
Бөек әдипләребезнең китап турындагы фикерләре “...Син кулыңа китап алдың. Сиз...
Китап безне нәрсәгә өйрәтә? - Китап әдәпле булырга өйрәтә. - Китап барча кеше...
Китап турында. Беренче кулъязма китап моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. ...
Беренче китап кайчан барлыкка килгән? Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә...
Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш...
Нәни дустым: - Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык ...
Китап турында мәкалЬ-әйтемнәр: Китап – белем чишмәсе. Китап – галим, телсез м...
Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез...
1 из 12

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Сыйныф сәгате. «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»
Описание слайда:

Сыйныф сәгате. «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»

№ слайда 2 Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.  2. Китап төрләре: дәресле
Описание слайда:

Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.  2. Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б. җыентыклар белән танышу.  3. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.  4. Китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.

№ слайда 3 Табышмак Юк аягы, юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе. Телгә аннан оста юк Аннан якын дус
Описание слайда:

Табышмак Юк аягы, юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе. Телгә аннан оста юк Аннан якын дус та юк. Ул нәрсә?

№ слайда 4 Ә Нәрсә соң ул китап? “Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәг
Описание слайда:

Ә Нәрсә соң ул китап? “Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы” – дип язды Ибраһим Гази.

№ слайда 5 Бөек әдипләребезнең китап турындагы фикерләре “...Син кулыңа китап алдың. Сиздең
Описание слайда:

Бөек әдипләребезнең китап турындагы фикерләре “...Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл дөньяның ишеген ачтың”. (Гомәр Бәширов) “Белем алыйм дисәң ничаклы – Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны! (Габдулла Тукай)

№ слайда 6 Китап безне нәрсәгә өйрәтә? - Китап әдәпле булырга өйрәтә. - Китап барча кешеләр
Описание слайда:

Китап безне нәрсәгә өйрәтә? - Китап әдәпле булырга өйрәтә. - Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә. -Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра. -Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә. -Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли. -Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

№ слайда 7 Китап турында. Беренче кулъязма китап моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул
Описание слайда:

Китап турында. Беренче кулъязма китап моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалгн тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент уйлап тапканнар, ләкин тиредән эшләнгән пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул тропик илләрдә үсә торган камышлы үсемлек.) Китап кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый 1 китап 460 кг көмеш һәм 52 кг алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган. Китап – белем чишмәсе, китап язма тарих, китап ул – халык хәтере.

№ слайда 8 Беренче китап кайчан барлыкка килгән? Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җа
Описание слайда:

Беренче китап кайчан барлыкка килгән? Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 нче елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борынгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачылу көтеп ятучы күпме сер бар. Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган.

№ слайда 9 Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Б
Описание слайда:

Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән.  Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә. Россиядә беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. Аның 1564 елда беренче рус китабы «Апостол» басыла. Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.

№ слайда 10 Нәни дустым: - Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күз
Описание слайда:

Нәни дустым: - Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен. - Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла. – Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй. – Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер. – Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр. – Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы? - Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

№ слайда 11 Китап турында мәкалЬ-әйтемнәр: Китап – белем чишмәсе. Китап – галим, телсез мөга
Описание слайда:

Китап турында мәкалЬ-әйтемнәр: Китап – белем чишмәсе. Китап – галим, телсез мөгаллим. Белем алыйм дисәң ничаклы, Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны. Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә. Китапсыз көн – югалткан көн. Китап – ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе... Китапны дусны сайлаган кебек сайла. Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре. Күп укысаң, күп белерсең.

№ слайда 12 Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, б
Описание слайда:

Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!

Башлангыч сыйныфлар өчен ачык сыйныф сәгате "Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"
  • Начальные классы
Описание:
 Бөек әдипләребезнең китап турында фикерләре. "...Син кулыңа китап алдың.Сиздеңме - аның тышлыгын ачканда, син гүзәл дөньяның ишеген ачтың."(Гомәр Бәширов) "Белем алыйм дисәң ничаклы - Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!"(Габдулла Тукай) "Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе.Могҗизаларның могҗизасы" - дип язды Ибраһим Гази. Бу презентация барышында укучылар китапны саклау, аның килеп чыгу тарихы,китап турында мәкальләр,табышмаклар белән дә таныша алалар.  
Автор Газизова Минзиля Минсалиховна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 1441
Номер материала 24267
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓