Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
«Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья»
Презентацияне эшләде:
Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбенең
китапханәчесе Гыйззәтуллина Руфия.
2 слайд
Ходай безне яраткан, Төрле җиргә тараткан. Акыл биргән,тел биргән, Иман биргән,дин биргән. Кояш биргән,Ай биргән. Җир дигән зур табынга Нигъмәтләрен бай биргән. Эшләр өчен кул биргән, Сайлар өчен юл биргән. Килгән кадәр кулыңнан Яхшылыклар кыл дигән.
3 слайд
Нәрсә соң ул игелек?
Игелек – ул яхшылык ,изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык.
4 слайд
Мәкальләр
Изгелек ит тә-суга сал, .......... Игелекле эшнең...........
Изгелек эшен озакка...........
Изгелек иткән...........
Изгелек итә алмасаң,........
Олылар сүзен тыңламасаң,.....
Яхшылык күрәсең килсә,.....
Кем игелек эшли,шул ......
5 слайд
Тылсымлы сүзләр
1.Сәлам юллыйм мин һәркөн: Туган телемдә-хәерле.......
2.Тәмле ризыклар пешерә, Безгә бит ничек рәхәт. Чын йөрәктән әйтәбез без: ”Тәмле булды,әни,.....” 3.Ялгышкан вакытлар да була бит Әйтәбез шунда : ”Зинһар,.......”
4.Аерылышканда биреп кул Без әйтәбез : ”Дустым,.........”
6 слайд
Шәүкат Галиевның”Рәхмәтләр турында” шигыре Җиргә төшкәч
Бияләен,
Гафур алып
Биргән иде,
Динә аңа:
- Рәхмәт, - диде.
Малайның да
Җылы сүзгә
Кәеф килде.
Елмайды да:
-Рәхмәтеңә
Рәхмәт! – диде.
Кыз җавапсыз
Калсын диме?
Җавап бирде:
-Рәхмәтемә
Рәхмәт өчен
Рәхмәт инде!
Малай аңа
Башын иде:
-Рәхмәтемә
Рәхмәт өчен
Рәхмәтеңә
Рәхмәт, -диде.
Динә көлде.
Бик күңелле,
Рәхәт иде.
... Җиргә төшкән
Бияләйгә
Рәхмәт инде.
7 слайд
Балама нәсихәт
Иң беренче, кеше белән
Исәнләш үзең.
Чытык булма,борын чөймә,
Балкысын йөзең.
Беркайчан да, балакаем,
Кешедән көлмә.
Тыңлый да бел, сөйләгәндә
Сүзен бүлдермә.
Яман сүз белән күңелгә
Җәрәхәт салма.
Хәрәм малга кулың сузып,
Оятка калма.
Туганнарың, дустың белән
Ризыгыңны бүл.
Ятимнәргә, гарипләргә
Мәрхәмәтле бул.
Вөҗданыңны, намусыңны
Беркайчан сатма.
Кырын эш белән чуалып,
Тормышың ватма.
Авырлыклар килгән чакта
Тагын шул сүзем:
Кирәк, балакай, өйрән син
Булырга түзем.
Роза Мәсләхова
Нурлат районы,Киекле авылы.
8 слайд
Уйлап кара
Трамвайда.
Рамил бара вокзалга
Трамвайга утырып
Басып тора бер бабай
Утыргычка тотынып
Үткәч ике тукталыш,
Барып җиткәч вокзалга,
Рамил торды җай гына,
Урын бирде бабайга.
Күргәч шундый игътибар
Бабай аптырап кала:
Мин утырсын дип төште,
Нинди тәүфыйклы бала!
9 слайд
География дәресендә
Карта янына баскан да Аптыраган Ләмига. Кырымны таба алмый ул, Батканмы әллә суга ?! Өйдә дәрес карамасаң, Килә икән кыенга: Кырым диеп Ләмигабыз Барып чыга Курильга. Укытучы әйтә аңа: -Кырым бит,-ди,- көнъякта. Арттан кычкыра бер малай: -Җир әйләнә бит,апа!
10 слайд
Ялкау да үсә
Иренә ул укырга, Иренә ул эшләргә, Иренсә дә,барыбер Туры килә үсәргә.
Әкрен кыймылдаса да, Тиз үтәчәк балачак. Бала ялкау үскәчтән Ата ялкау булачак!
11 слайд
Мәктәп изгелеккә,
яхшылыкка өйрәтә.
12 слайд
Дуслык кануннары
1.Дустыңны үртәмә,түбәнсетмә. 2.Авырлык килгәндә ярдәм ит. 3.Шатлыгыңны дустың бепән бүлешә бел. 4.Дустыңның кимчелекләреннән көлмә. 5.Дустыңны киеменә карап түгел,яхшы сыйфат- ларына карап сайла. 6.Хаталарыңны таный бел,тәнкыйтьне дөрес аңла. 7.Дустыңны бер вакытта да сатма.
13 слайд
“Дога белмим дисең нигә Яхшылык-үзе дога!
Бар кеше изгелек кылса,
Яктырыр иде дөнья...”
14 слайд
Бөек Җиңүгә
70 ел
Рәхмәт сезгә исән калганнар,
мәңге истә һәлак булганнар...
15 слайд
Һәр көн игелек кыл!
16 слайд
Яшәвеңнең мәгънәсе
Актыккы сулышны алганда
Уфтанмас өчен җан,ачынып-
Кулларда егәрлек барында,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып.
Холкыбыз бик сабыр булса да,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
17 слайд
Игътибарыгыз
өчен бик зур
рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Ходай безне яраткан, Төрле җиргә тараткан. Акыл биргән,тел биргән, Иман биргән,дин биргән. Кояш биргән,Ай биргән. Җир дигән зур табынга Нигъмәтләрен бай биргән. Эшләр өчен кул биргән, Сайлар өчен юл биргән. Килгән кадәр кулыңнан Яхшылыклар кыл дигән.
6 610 696 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гизатуллина Айгуль Рифкатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.