Главная / Начальные классы / Бала тәрбияләүдә яңа технологияләргә таянып, белемгә омтылучан, мөстәкыйль физик һәм психик сәламәт, конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү

Бала тәрбияләүдә яңа технологияләргә таянып, белемгә омтылучан, мөстәкыйль физик һәм психик сәламәт, конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү



«Бала тәрбияләүдә яңа технологияләргә таянып, белемгә омтылучан, мөстәкыйль физик һәм психик сәламәт, конкурент булырга сәләтле шәхес

тәрбияләү.”



Бүген җәмгыятебезгә белемгә омтылучан,сәләтле, мөстәкыйль, эшкә иҗади якын килеп, дөрес карарлар кабул итә белүче, рухи һәм физик яктан сәламәт, көндәшлеккә сәләтле, нәтиҗәлеккә омтылучан иҗади шәхесләр кирәк. Андый кешене сыйфатлы белем һәм тәрбия биреп кенә формалаштырырга мөмкин. Укыту – тәрбия эшенең тирән эчтәлекле булуы – укучы шәхесен формалаштыручы төп күрсәткеч.

Бүгенге җиһан катлаулы , тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплыгы арта бара. Социаль- тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәръяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора.

Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты – белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле , яхшыны яманнан аера , тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле.Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.

Заман - уку – укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да , яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап , без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Тәрҗемә итсәк, инновация ул – яңарту , яңалык ,үзгәртү дигәнне аңлата. Педагогик инновация – ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Белем бирүнең нәтиҗәлеген күтәрү - укыту процессының яңа, тагын да уңышлырак, нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне , укытучының да , укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә.Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана,үстерә барып эшләгәндә генә , инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгълүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Тәрбияле , белемле, бар яктан да булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим.Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле уеннар укучыларның оештыру сәләтен, фикерләү дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә.Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксындыру уята.Алар мөстәкыйь эзләнү нәтиҗәсе, талантлы, сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларның фикерләү сәләтен үстерү, уку – танып белү эшчәнлеген оештыру.Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйтъ күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту – тәрбия процессына иҗади якын килеп эзләү сорала.Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша.Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмати чыганак булып укытучы һәм дәреслек булса, хәзерге вакытта ул үзен кызыксындырган барлык сорауларга җавапны интернет аша да таба ала. Шуңа күрә дә, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый, ә үз эшеңдә яңа технологияләрне кулланырга кирәк.Компьютер безнең такталарны да, күрсәтмә материалларны да алыштыра ала, аны куллану дәреснең нәтиҗәлеген арттыра.Кайбер укучыларда материалны ишетеп истә калдыру өстенлек итә, ә күпчелеге күреп истә калдыра. Мониторда барлык биремнәр эстетик яктан матур итеп ясала, ә презентацияләр үз эченә бик күп материал

туплый. Бала бик кызыксыну белән алар белән таныша.Предмет дәресләренең күпчелегендә презентацияләрдән кулланабыз.Бигрәктә табигать белеменнән , татар теленнән, математикадан бай материал тупланган. Дәресләрдә урыны белән төрле дәрәҗәдәге тестлардан куллану да уңай нәтиҗәләр бирә.Татар теленнән , рус теленнән, табигать белеменнән тестларны еш кулланабыз.Дәресләрдә техник чараларда – телевизордан, интерактив тактадан да куллану дәрескә җанлылык кертә.

Йомгак итеп шуны әйтер идем, әгәрдә укытучы дәрестә күрсәтмәлелекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларынннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.









Бала тәрбияләүдә яңа технологияләргә таянып, белемгә омтылучан, мөстәкыйль физик һәм психик сәламәт, конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү
  • Начальные классы
Описание:

  

    Бүген  җәмгыятебезгә белемгә омтылучан,сәләтле, мөстәкыйль, эшкә иҗади якын килеп, дөрес карарлар кабул итә белүче,рухи  һәм физик  яктан сәламәт,    көндәшлеккә сәләтле,  нәтиҗәлеккә омтылучан иҗади шәхесләр кирәк. Андый кешене сыйфатлы белем һәм тәрбия биреп кенә формалаштырырга мөмкин. Укыту – тәрбия эшенең тирән эчтәлекле булуы – укучы шәхесен формалаштыручы төп күрсәткеч.

        Бүгенге җиһан катлаулы , тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә  сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплыгы арта бара. Социаль- тарихи  һәм мәдәни  процессның шундый субъекты булып һәръяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора.

       Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш.

       Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты – белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле , яхшыны яманнан аера , тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә.Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел,  ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле.Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына  китерә, шуның белән  бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.

      Заман - уку – укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да  үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да , яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап , без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Тәрҗемә итсәк, инновация ул – яңарту , яңалык ,үзгәртү дигәнне аңлата. Педагогик инновация – ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Белем бирүнең  нәтиҗәлеген күтәрү - укыту процессының яңа, тагын да  уңышлырак, нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне ,  укытучының да , укучының да  тирәнтен әзерлекле  булуын таләп итә.Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион  системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана,үстерә  барып эшләгәндә генә , инновацион технология яхшы  нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән,  мәгълүмати технологияләрдән  башка үстерешле була алмый.

      Тәрбияле , белемле, бар яктан да булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим.Инновацион технологияләрнеңнигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле уеннар укучыларның оештыру сәләтен, фикерләү дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә.Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксындыру уята.Алар мөстәкыйь эзләнү нәтиҗәсе, талантлы, сәләтле балаларны  иҗади эзләү чарасы да булып тора.

    Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне  бик яхшы белү, балаларның фикерләү сәләтен үстерү, уку – танып белү эшчәнлеген оештыру.Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйтъ күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын  тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту – тәрбия процессына иҗади якын килеп эзләү сорала.Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша.Әгәр дә элек укучы өчен  мәгълүмати чыганак булып укытучы һәмдәреслек булса, хәзерге вакытта ул  үзен кызыксындырган барлык  сорауларга җавапны  интернет аша да таба ала. Шуңа күрә дә, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый, ә үз эшеңдә яңа технологияләрне кулланырга кирәк.Компьютер  безнең такталарны да, күрсәтмә  материалларны да алыштыра ала, аны куллану дәреснең нәтиҗәлеген арттыра.Кайбер укучыларда материалны ишетеп истә калдыру  өстенлек итә, ә күпчелеге күреп истә калдыра. Мониторда барлык биремнәр эстетик яктан матур итеп ясала, ә презентацияләр үз эченә бик күп материал

туплый. Бала бик кызыксыну белән алар белән таныша.Предмет дәресләренең күпчелегендә  презентацияләрдән кулланабыз.Бигрәктә табигать белеменнән , татар теленнән, математикадан бай материал тупланган. Дәресләрдә урыны белән төрле дәрәҗәдәге тестлардан куллану да уңай нәтиҗәләр бирә.Татар теленнән , рус теленнән, табигать белеменнән тестларны еш кулланабыз.Дәресләрдә техник чараларда – телевизордан, интерактив тактадан да куллану дәрескә җанлылык кертә.

      Йомгак итеп шуны әйтер идем, әгәрдә укытучы дәрестә күрсәтмәлелекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларынннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

 

 

 

Автор Сабитова Альбина Ханифовна
Дата добавления 17.12.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров 579
Номер материала 7325
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓