Инфоурок Русский язык Другие методич. материалыАвторская программа по татарскому языку "Энже жыям" (2-5 класс)

Авторская программа по татарскому языку "Энже жыям" (2-5 класс)

Скачать материал

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №2»

 

 

 

Рассмотрено                                                                             Утверждаю                                                                           Согласовано

На заседании ШМО                                                 

                                                                                          Директор МБОУ                                                        Председатель районной

                                                                                                                                                                            экспертной комиссии

__________________                                          «Аксубаевская СОШ№2»

Горбунов Г.В.                                                      __________________                                                        ___________Галиева А.А.                               

Протокол №1                                                                           Сударев А.М.     

«    27   » августа 2014  г.                                       «    31  » августа  2014 г.                                                                «     » _______2014              

                                                                                                Пр. № 130-осн.

 

 

 

Образовательная программа кружка “Энҗе җыям”

по татарскому языку и литературе

для учащихся 2-5 классов

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор программы:

учитель первой квалификационной  категории

МБОУ “Аксубаевская СОШ№2”

Хамидуллина Резида Рахимзяновна

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014

Рецензия

на  программу кружка «Энҗе җыям»

Актуальность разработки и реализации программы «Энҗе җыям» обусловлена проблемами нравственного развития детей. Программа является хорошим дополнением к школьным курсам татарского языка и литературы, способствует формированию нравственной индивидуальности воспитанника. Образовательная программа «Энҗе җыям» предназначена для работы с учащимися в возрасте 9-11лет и рассчитана на один  год обучения.

Пояснительная записка включает в себя цели, задачи, основные методы, предполагаемые результаты и оценку результативности программы. Так же здесь представлен тематический план, состоящий из 64 тем, рассчитанных на 128 учебных часов. В содержательной части программы раскрыты основные темы занятий, их содержание и обоснование, даны основные характеристики организационных условий, необходимых для получения образовательного результата. Список литературы соответствует содержанию программы, подходит и для педагога, и для детей.

Представленная к рецензии программа соответствует специфике дополнительного образования, стимулирует познавательную деятельность ребенка, развивает коммуникативные умения, создаёт социокультурную среду общения, способствует развитию творческих способностей личности,  стимулирует стремление к самостоятельной деятельности и самообразованию.

Программа имеет приложения, которые  подтверждают факт её успешной реализации. Материал  программы   «Энҗе җыям» составлен на основе программы татарского языка и литературы и адаптирован  для  восприятия  детей младшей школьной возрастной  группы, а также часы работы по программе соответствуют современным требованиям СанПина.

Но­визна предложенной программы состоит в том, что она способствует социализации личности, создает условия для формирования социальных компетентностей младших школьников. Её уникальность в преемственности, т.к. после обучения в начальных классах у школьников есть возможность продолжить работу  в детской общественной организации «В мире слов», открытой на базе школы для 5–7 классов, а затем  - в «Эрудит» для 8 – 11 классов.

Тематический план по соотношению практических и теоретических часов соответствует современным требованиям, предъявляемым к образовательным программам дополнительного образования детей.

Программа рекомендована к использованию.

 

 

Рецензент-руководитель ШМО «Аксубаевской СОШ№2»:______Г.В. Горбунов

 

                                                           Рецензия

на  программу кружка «Энҗе җыям»

Программа «Энҗе җыям» является программой гуманитарной направленности. Данная программа предназначена для учащихся 2– 5 классов. Наполняемость группы в соответствии с требованиями СанПиНа 15 человек. Занятия проводятся 2 раза в неделю. Программа рассчитана на 128 часа в год. Программа «Энҗе җыям» отличается грамотным оформлением, чёткостью структуры. Программа носит целостный характер, выделены структурные части, основные компоненты программы, согласованы цели и способы их достижения.

 «Пояснительная записка»  включает в себя несколько взаимосвязанных компонентов: обоснование программы, в котором отражена актуальность, новизна программы, цели и задачи, условия реализации, материально-техническое обеспечение, основные формы и методы работы с детьми, ожидаемые результаты, формы, методы. Обзорно раскрыто содержание программы.

«Учебный план» включает последовательность изучаемых тематических блоков с указанием общего количества часов и количества часов на теоретические и практические занятия.

«Содержание программы» раскрывает содержание по каждому тематическому блоку. Тематический план учитывает основные требования к организации образовательного процесса в учреждении дополнительного образования детей. Основные темы занятий раскрыты в полном объеме. Отведено время на вводное занятие, подведение итогов.

 «Методическое обеспечение» программы в полной мере характеризует педагогические, психологические, организационные условия, необходимые для получения образовательного результата. Формой проведения итогов реализации программы является  творческая работаучащихся. Оценка результатов освоения материалов определяется уровнем знаний, умений и навыков, определенных в программе.

Программа  актуальна, т.к. содействует развитию воображения и фантазии учащихся, пространственного мышления. Она способствует раскрытию творческого потенциала личности, вносит вклад в процесс формирования мышления ребёнка, развития языка, его эмоциональной отзывчивости.

Практические занятия развивают умение наблюдать, анализировать, учат понимать прекрасное. Кроме того, у детей пробуждается интерес к языку, говорению, любовь и уважение к культуре своего народа.

  В программе представлен список литературы. Список рекомендуемой литературы достаточно полон, доступен для адресата.

 Программа актуальна для работы с детьми младшего школьного возраста. Рекомендуется к использованию.

Рецензент- рукводитель РМО:________Галиева А.А.

 

 

Аңлатма язуы

Халык педагогикасы балаларга хезмәт, әхлак, акыл, физик һәм эстетик тәрбия бирүне күздә тота. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгән.Тәрбия бербөтен,күпкырлы, киң колачлы.Ул һәрвакыт, һәр җирдә: урамда, өйдә, мәктәптә, һәрбер дәрестә, һәр тәнәфестә тормышка ашырыла. Димәк, без бу чорда тәрбия эшен аеруча зур җаваплылык белән, эзлекле алып барырга тиеш  Түгәрәк эшчәнлеге ярдәмендә балаларны халкыбызның культура мирасы белән таныштыруны, аларның рухын баетуны, әхлагын камилләштерүне һәм төрле өлкәләрдә сәләтен үстерүнеүз алдыма максат итеп куйдым.Эшне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:

-безнең тарихыбыз, туган ягыбыз;

-халкыбызның уен, җыр, бию һәм музыка сәнгате;

-халык авыз иҗаты.

Шушы максатларны тормышка ашыру максатыннан, мин мәктәп компонентыннан бирелгән сәгатьләрне уздыру өчен махсус курс программасын төзедем. Махсус курсның исеме  “Чишмә” дип атала.    Программа рус мәктәпләренең 2-5 нче сыйныфларында укучы рус һәм татар балалары өчен 128 сәгатькә исәпләнгән. Татар әдәбияты дәресләрендә әсәрләре белән укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, әхлак сыйфатларын тәрбияләгән бүгенге көн авторларына зур урын бирү зарур.   Шуны истә тотып мин  программага татар халкының танылган язучыларының әсәрләрен, әкиятләрен дә керттем. 

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны укуга яки әңгәмә үткәрүгә генә  кайтарып калдырмыйча, эш формаларын һәм алымнарын төрлечә үзгәртәм.Табышмаклар кичәсе, әкиятләрне язу һәм сәхнәләштерү, бәетләр иҗат итүче кешеләр  белән очрашу түгәрәк эшен җанлы һәм кызыклы итеп оештырырга ярдәм итә.     

Бүгенге көндә укытучыларының төп бурычы - балаларны белемле, рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе,үтемлесе һәм нәтиҗәлесе-уеннар.

“Уен-баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар”,- дип язган профессор П.Ф.Лесгафт. Дөрестән дә, уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары - болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Танылган шәхесләребезнең берсе – Ризаэддин Фәхреддин балаларга язган үгет – нәсыйхәтендә: “ Балаларның тәрбиялесе илә тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер. Аның өчен уйнаган чакларында балалар бик каты ихтыярлы булырлар, зурлардан курку кеби нәрсәләр күңелләреннән чыгып та китәр”, - дигән.

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар да тәрбияли. Шигъри такмаклы уеннар балаларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа.

Укучыларда үзләренең иҗади активлыгын гамәлгә ашыру, нәрсәгә сәләтле, ни дәрәҗәдә зыялы булуларын һәм нәрсәгә ирешүләрен күрсәтү ихтыяҗыннан чыгып, программага зыялылык уеннары да кертелде. Төп игътибар баланың зирәклегенә, логик фикер йөртә алуына, фараз итүенә юнәлтелә. Чөнки кешенең мәгърифәтлелеге белем күләмендә генә түгел, ә аны төрле хәлләрдә куллана алу мөмкинлегендә дә чагылырга тиеш. Соңгы елларда мондый уеннар мәктәп, район, республика күләмендә еш үткәрелә башлады. Укучылар бик теләп катнашалар.

Программа түгәрәк эше буенча укучылар өчен бер айга 16 сәгать, атнага  4 әр сәгать исәбеннән 8 айга исәпләп  төзелгән, барысы 128 сәгать. Ике сәгатьнең бер сәгате сыйныф бүлмәсендә (теория), ә икенчесе спорт залда яки саф һавада ( һава шартларына карап) хәрәкәтле уеннар формасында үткәрелә ( практика). Программа биш  бүлектән тора: безнең тарихыбыз-28, балалар фольклоры – 24 сәгать, кызыклы грамматика – 36 сәгать, шагыйрьләр безнең белән -26 сәгать, кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш -14 сәгать.Укучылар бу түгәрәктә алган белемнәрен  5-8 сыйныфка  кадәр “ Сүзләр илендә” исемле түгәрәктә, ә 9-11 кадәр “Эрудит” түгәрәгендә дәвам итә алалар.

   Кызыклы грамматика бүлегендәге эш төрләре кушымта буларак бирелә. Кайбер материаллар “Мәгариф” журналыннан, “ Ачык дәрес”, “ Мәгърифәт” газеталарыннан алынган, алар кушымтада искәртелә. 

 

Максат:

Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү; укучыларның акыл-зиһен үсешен, ягъни танып-белүен, хәтерен, күзаллау, иҗади логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү; физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү.

Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү максатыннан программаның теория өлешендә сүзле уеннар, тел шомарткыч такмазалар, тел көрмәкләндергечләр, үртәвечләр, такмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, мәзәкләр, табышмаклар, һәм әкиятләр урын алды. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, нәтиҗәдә укучы үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Бу күнегүләр, мавыктыргыч итеп, уен формасында оештырыла һәм укучыларның телләрендәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итәләр. 

           Укучыларның акыл-зиһен үсешен, ягъни танып- белүен, хәтерен, күзаллау, иҗади логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан шигъри мәсьәләләр, викториналар, ребуслар, олимпиадалар, конкурс-уеннар кертелде. Бу уеннар барысы да укучыларның үз–үзләренә ышанычын арттыра, шулай ук киләчәктә бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә әзерлек тә булып тора.

            Укучыларны физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү максатыннан программаның практика өлешенә төрле хәрәкәтле уеннар кертелде, чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата – анасына һәм җәмгыятькә файда китерә ала.

Шушы максатлардан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

-         укучыларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыру;

-         уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә кертү;

-         һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту;

-         предметлы уен тирәлеге булдыру.

Укучылар белергә тиеш:

           Безнең тарихыбыз, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, мирасын өйрәнү.

  ● халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән поэтик һәм педагогик мирасы булган балалар фольклорын;

  ● халык педагогикасын;

  ● әхлак кагыйдәләрен;

  ● йөгерек санау һәм телдән исәпләү күнекмәләрен;

  ● әдәп-тәртип кагыйдәләрен.

 

Укучылар булдыра алырга тиеш:

● коммуникатив компетент;

  ● акыллы, игелекле, гадел, ярдәмчел, яхшы күңелле, хезмәт сөючән;

  ● туган илне, туган телне ярату;

  ● әхлаклы, гадел,

  ● тату, дус;

  ● зирәк, тапкыр;

  ● мөстәкыйль;

  ● җитез, өлгер, кыю;

  ● физик һәм рухи яктан сәламәт.

 

 

 

 

 

 


Программа

    I. Безнең тарихыбыз. (28 сәг.)

Татар теле –Дәүләт теле.Флаг. Герб. Гимн.

Казанның истәлекле урыннары. Сөембикә манарасы. Кремль..

Татар халкының гореф гадәтләре. Бәйрәмнәр. Йолалар.”Сабантуй”,

”Сөмбелә”,”Нәүрүз”.

Спорт уеннары. Универсиада 2013.

Татар халкының борынгы эш кораллары .

II . Балалар фольклоры.(24 сәг.)

Халык авыз иҗаты, аның төрләре.

    Уен, аларның төрләре. Сүзле уеннар: ( CD диск) “Посылка килә”,”Көз, яңгыр”,“Кап та коп”, ”Эшләсәң эш табыла”,”Нәрсә кирәк”, “Шулай буламы, әллә юкмы?”, ”Тигез түгәрәк”, “Бу өйдә нәрсә яши?”, “Бармакларга исем кушу”. Хәрәкәтле уеннар: “Чыпчыклар һәм мәче “Түгәрәктә көрәш”,  ”Әтәч”, ”Төлке һәм тавыклар”,”Төенчек”, ”Гөрләмеш, яки кача-кача”, “Буш урынлы”, ”Кап та коп”, ”Кабыргалы камчылар”, ” Ак,димә,кара,  димә”.

Такмазалар, аларның туу тарихы, функциясе. Тел шомарткыч такмазалар: “Әби битен юмаган”, “Барыр идем урманга”, ”Бардым базарга”, “Уймак”,”Өч патшаның бер улы”,”Булган, ди, бер кеше”, ”Үлгән арба”, ”Шаян такмаза”,”Бар иде яшь чаклар”, ”Җыйдык кура җиләк”, ”Бабай бишектә чакта”,”Кызыклы сәфәр”, ”Безнең бабай”, “Дыр”

белән “бугай”.

Такмазалар: “Борын-борын заманда”,”Давыт”,”Бер өер тай”, ”Әтәч”,”Әби битен юмаган”,“Барыр идем урманга”,”Бардым базарга”,“Уймак”, ”Өч патшаның бер улы”,”Булган, ди, бер кеше”, ”Үлгән арба”.

Тел көрмәкләндергечләр: ”Елама, җамалый”,”Чи чия”,”Тимербаевның тае”,”Сирай суы”,”Карамалы малае”, “Кәбирләрнең кәҗәсе”,“Кәбир кызы Кәримә”, ”Карамага карама”,”Бәдрибанат бармагы”,” Бәдерниса бияләе”,”Бытбылдык балалар”, ”Мәче”, ”Мин агамны агалаган”,”Үгезегез мөгезе”, ”Абага”.

Үртәвечләр. Такмаклар: “Күкәй салган әтәч”,”Канатлы кәҗә”,“Тәртипсез чебиләр”,”Шапшак сарыклар”“Аучы кәҗәләр”,”Ялкау ата каз”,”Печән ашаучы казлар”,”Янгынчы песи”,”Эшчән песи”,”Елак каз”,”Усал тавык”,”Гармунчы  сарык”, ”Са-ран сыер”,”Юньсез көтүче”,”Бакалар”,”Су ташучы карга”,”Эшлексез чебен”,”Бур кә-җә”, ”Карт песи”,“Елак әти”,”Мәзәк әби”, ”Өтерге”,”Хәйләкәр такмакчы”,”Ипи-хлеб”.

  “Зур шалкан” әкиятен ( Күмәк уен ),  Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятен сәхнәләш-терү.

Әкият-табышмаклар: “Өч роза”,”Илдә булмаган ат”. Табышмак – сораулар: ”,”Бездән сорау сездән-җавап”,”Географияне беләсезме?”, ”Уналты шакмак”,”Шаян табышмак-сораулар”.

  Мәкальләр һәм әйтемнәр: Ата-ана, ата-ана һәм балалар, ана һәм бала, ата һәм бала, юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар, эш-хезмәт, Туган ил турында, галиҗәнап икмәк, белем-гыйлем, китап, уку-язу, табигать күренешләре.

Мәзәкләр: Ата-ана һәм балалар. Мактанчык, ялганчы, куркак кешеләр. Ялкау, эшкә җавапсыз карау-чылар, белемсезләр, наданнар.

Табышмаклар: Уку-язу турында. Сорау табышмаклар. Тел турында. Табигать күренешләре, ел фасыллары. Үсемлекләр, куаклар, агачлар. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары. Яшелчә-җиләк җимеш. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар.

 7нче апрель - Сәламәтлек көне. К.Чуковскийның “Юындыр”(DVD диск) фильмын  карау, эчтәлеге буенча  фикер алышу, нәтиҗә ясау.

 Зоологик эстафета (уен-ярыш).

Татар халык әкиятләре тыңлау ( CD диск). Абдулла Алишның“Бал корты һәм Шөпшә” ”Сертотмас үрдәк” әкиятләрен тыңлау, эчтәлеге буенча  фикер алышу, нәтиҗә ясау. Әкиятләр язу,өйрәнү, сәхнәләштерү.

III. Кызыклы грамматика.(36 сәг.)

 Хикмәтле математика. Шигъри мәсьәләләр: “Нинди тизлектә очалар”,”Ничә яшьтә”, “Ничә сәгатьтә куып җитә?”,”Ничә гөмбәне юк иткәннәр?”,”Күпме яфрак ашарлар”, ”Ничәшәр сәгать эшлиләр?”,”Күпме таралган?”, ”Һәркайсы ничәшәр”.

  Викторина:   Нәрсә? Кайда? Кайчан?  

  Математик сандык. Математик табышмаклар.

  Могҗизалар иленә сәяхәт. Шарль Перроның”Көлкәй”(Золушка) әкиятенә сәяхәт. Әкият герое каршындагы кыенлыклар математик мисал, мәсьәләләр, башваткычлар рәвешендә бирелә.

  Ребуслар, аларны укуның элементар кагыйдәләре, алымнары. Ребуслар чишү.

 Математик олимпиада. Мөстәкыймовлар олимпиадасы.

 Хәрәкәтле уеннар: “Самовар”, Ябалаклар,күбәләкләр,бөҗәкләр”, “ Тасманы ал”, “Ике суык”, .”Күз бәйләш”, “Алырмын кош”,  “Кәбестә”, “ Очты, очты ”,  “Туп йөртеш”, “Челтәр элдем читәнгә”, ” Почмак алыш”, ” Чума үрдәк, чума каз “,   ” Буяу сатышлы “,

” Өлгерсәң өлгер  “.     

   Дидактик -  уеннар:  «Зирәк тиен”- 2011, 2012. “Русский медвежонок”- 2010. 2011. 2012.

“Кенгуру” – 2010. 2011. 2012.

Ярыш – уен: Уеннарда – хәрәкәт, хәрәкәттә - бәрәкәт.

 Язгы һәм җәйге сынамышлар

IV.Шагыйрьләр безнең белән.(26сәг.)

        Г.Тукайның иҗатын өйрәнү.Призентация “Туган як серләре” ;Г.Тукай әкиятләре.”Шүрәле”.Призентация ясау; М.Җәлилнең тормыш юлы, призентация карау; М.Җәлилнең фронтан язган хатларын, әкиятләрен өйрәнү; Муса Җәлилнең әнисе белән очрашу вакыйгасы һәм алар кичергән хисләр, шагыйрь күңелендәге әрнү сагыш хисләренең бирелеше  турында фикер алышу; Практик дәрес

          “Татар шагыйрьләре  - тыйнаклык үрнәге”  дигән темага эссе; Рус халык әкиятләрен өйрәнү.”Колобок”, “Теремок” Рус халык әкиятләрен (”Колобок”, “Теремок) сәхнәләштерү; Якташ язучылыр белән танышу; Хәбибуллина М.И.; Н.Гыйматдинова.; Х.Туфан; Яшь драматург Илгиз Зәйниев.

V. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш  (14 сәг.)

              Әдәбиятта” ана”  темасының чагылышы турында фикер алышу; Бәхет турында уйланулар;

“Миңа үрнәк булырдай кеше” темасына презентацияләр бәйгесе; укучылар иҗаты; иҗади эшләр,эсселар. презентацияләр конкурсы; йомгаклау дәресе; нәтиҗәләр ясау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Көтелгән нәтиҗә

Халык авыз иҗаты әсәрләре аша укучы тормыш фәлсәфәсен төшенә,аның фикерләү сәләте үстерелә, коммуникатив эшчәнлеге арта. Бала үз җирлегендә, үз мөхитендә, үз туган телендә камил тәрбия ала. Балада ныклы үзәк,әхлакый иммунитет формалаша. Сабый күңеле сизгер була: ул яхшылыкка бөтен күңеле белән тартыла, кояшка үрелгән гөл кебек ачыла. Йөзе нурлана, теле тәмләнә, җаны сафлана. Бик оялчан балалар да үз фикерен каушамыйча төгәл әйтеп бирергә, үзләрен кирәкле, файдалы итеп тоярга, сабыр, әдәпле, иркен тотарга өйрәнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тематик   планлаштыру.

 

               Тема

Сә-гать

саны

Шулардан

 

Үткәрү

урыны

 

тео-рия

прак-тика

 

 

 

 

 

1.1

1.Безнең тарихыбыз .(Үткәнебез һәм киләчәгебез)

 

 

Оештырe дәресе.Түгәрәкнең планы, максаты белән танышу.

Татар теле –Дәүләт теле.

Презентация карау

.

 

28

 

 

 

1

 

1

 

 

 

 

  +

 

 

 

 

 

 

   +

 

 

 

 

сыйныф бүлмәсе

 

сыйныф бүлмәсе

 

 

1.2

Казан Татарстанның башкаласы

Презентация карау

 

 

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

сыйныф бүлмәсе

 

 

1.3

Казанның истәлекле урыннары Презентация карау

 

1

1

+

 

 

+

сыйныф бүлмәсе

сыйныф бүлмәсе

 

 

1.4

Татар халкының гореф-гадәтләре Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Чүлмәксатыш

 уенын өйрәнү.

1

 

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

Спорт зал

 

1.5

Татар халкының борынгы эш кораллары һәм савыт-сабалар

Хәрәкәтле уеннар уйнау”Түбәтәй алыш”

Уенын өйрәтү

1

1

+

 

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

Спорт зал

 

сабалар,

1.6

Туган ягым –Аксубай

1

1

+

 

+

Туган як музеен а бару

 

1.7

Аксубай чишмәләрен өйрәнү

1

1

+

 

+

Чишмәгә бару

 

1.8

Проект эшләре төзү

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

1.9

 

Казан-Универсиада.2013.

1

1

+

 

+

Презентация карау

 

1.10

Спорт уеннары

1

1

+

 

+

 

 

1.11

Бүгенге Казан.

1

1

+

 

+

Кино-фильм карау

 

1.2

Казан.Метро.(яңа төзелеш)

1

1

+

 

+

 

 

1.13

Туган як музеена экскурсия

1

1

+

 

+

 

 

1.14

Туган телгә багышланган дәрес.Матур сүзләр кулланып бер-берсенә хат язу.

1

1

+

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

2. Балалар фольклоры.

 

24

 

 

 

 

2.1

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Чыпчыклар һәм мәче” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

сыйныф бүлмәсе Спорт зал

 

 

2 .2

Сүзле уеннар

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Түгәрәктә көрәш” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

2.3

Тел шомарткыч такмазалар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Әтәч”уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

2.4

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Төлке һәм тавыклар” уенын өйрәнү.

1

 

1

+

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

спорт зал(яки саф һавада)

 

2.5 

“Зур шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.(Күмәк уен”)

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Әбәк” уенын өйрәнү

1

 

1

+

 

 

+

спорт зал(яки саф

һавада)

спорт зал(яки саф

һавада)

 

2.6

Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

 Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Төенчек” уенын өйрәнү.

     1

 

    1

+

 

 

   +

сыйныф бүлмәсе

 

спорт зал(яки саф һавада)

 

2.7

Әкият-табышмаклар. Табышмак-сораулар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Гөрләмеш,яки кача-кача” уенын өйрәнү.

 

1

 

1

+

 

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

2.8

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Буш урынлы” уенын өйрәнү.

 

1

1

+

 

 

 

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

2.9

7нче апрель-Сәламәтлек көне. К.Чуковский. Юын-дыр.( DVDдиск).

Зоологик эстафета (уен-ярыш).

1

 

1

+

 

 

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

спорт зал(яки саф һавада)

 

2.10

Әкиятләр язу.

Рәсемнәр ясау. Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Ак,димә,кара,  димә” уенын өйрәнү.

 

1

  1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

2.11

Әкиятләрне өйрәнү

Әкиятләрне сәхнәләштерү

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

сыйныф бүлмәсе

 

 

2.12

Әкиятләр язу.”Көмеш кыңгырау “ газетасына җибәрү

1

1

+

+

 

 

 

      3. Кызыклы грамматика.

 

36

 

 

 

 

 

 

3.1

 

 

 

Хикмәтле математика. “Шигъри мәсьәләләр” чишү.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Самовар” уенын өйрәнү.

 

 

1

 

1

 

 

+

 

 

 

 

+

 

 

сыйныф бүлмәсе

 

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.2

Дидактик - уен «Зирәк тиен”- 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Ябалаклар,күбәләкләр, бөҗәкләр” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.3

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Тасманы ал” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.4

Нәрсә? Кайда? Кайчан?(Викторина).

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Ике суык” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.5

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Күз бәйләш” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.6

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2012.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Алырмын кош” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.7

Дидактик – уен “Зирәк тиен”-2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Кәбестә” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.8

Математик сандык.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Очты, очты” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.9

Могҗизалар иленә сәяхәт.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Туп йөртеш” уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.10

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Челтәр элдем читәнгә”                      уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.11

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Почмак алыш уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал

 

3.12

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2012.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Чума үрдәк, чума каз “                         уенын өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.13

Ребуслар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Буяу сатышлы “ уенын                         өйрәнү.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.14

Математик олимпиада.(Мөстәкыймовлар олим-пиадасы).

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Өлгерсәң өлгер  “ уенын                       өйрәнү.

1

 

1

+

 

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

спорт зал(яки саф һавада)

 

3.15

Татар халык орнаментларын өйрәнү

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

3.16

Татар халык киемнәре

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

3.17

Тизәйткечләр , әйтемнәр өйрәнү

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

3.18

Кроссвордлар,грамматик уеннар.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

 

 

 

 

 

4.Шагыйрьләр безнең белән

(Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан кебек атаклы шәхесләр

Тормышы  турында язылган әсәрләр мисалында)

26

 

 

 

 

 

4.1

Г.Тукайның иҗатын өйрәнү.Призентация “Туган як серләре”

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.2

Г.Тукай әкиятләре.”Шүрәле”.Призентация ясау

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.3

М.Җәлилнең тормыш юлы, призентация карау.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.4

М.Җәлилнең фронтан язган хатларын, әкиятләрен өйрәнү

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.5

Муса Җәлилнең әнисе белән очрашу вакыйгасы һәм алар кичергән хисләр, шагыйрь күңелендәге әрнү сагыш хисләренең бирелеше  турында фикер алышу

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.6

 Практик дәрес

 “Татар шагыйрьләре  - тыйнаклык үрнәге”  дигән темага эссе

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.7

Рус халык әкиятләрен өйрәнү.”Колобок”, “Теремок”

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.8

 

Рус халык әкиятләрен (”Колобок”, “Теремок) сәхнәләштерү

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.9

Якташ язучылыр белән танышу.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.10

Хәбибуллина М.И.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.11

Н.Гыйматдинова.

1

1

+

 

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.12

Х.Туфан

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

4.13

Яшь драматург Илгиз Зәйниев.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

 

Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш 

14

 

 

 

 

5.1

Әдәбиятта” ана”  темасының чагылышы турында фикер алышу

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

5.2

“Бәхет турында уйланулар” темасы

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

5.3

“Миңа үрнәк булырдай кеше” темасы

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

5.4

Укучылар иҗаты.“Туган ягым - яшел бишек”.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

5.5

“Күрше хакы-тәңре хакы” Иҗади дәрес.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

5.6

Иҗади эшләр. “Күңелле җәй”.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

5.7

Йомгаклау дәресе.Презентацияләрне яклау.Нәтиҗәләр ясау.

1

1

+

 

+

сыйныф бүлмәсе

 

 

 

 

128

64

64

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган   әдәбият ( укытучы өчен).

1.     Амонашвили Ш.А. Уйныйбыз да, укыйбыз да. Казан.Татарстан китап нәшрияты,1990.

2.     Бала бишеге – гомер ишеге. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.

3.     Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан. “ Дом печати” нәшрияты, 2001.   

    4.  Балалар фольклоры. Казан. Татарстан Республикасы “ Хәтер” нәшрияты, 2009.

    5.  Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2002.

    6.  Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

    7.  Закирова К.В. Уйный – уйный үсәбез. Казан. Мәгариф нәшрияты 2005.

8.     Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1984.

9.     Күңел ачкычы. Мәзәкләр. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2004.

10. Низамов Р.А. Педагогик уйланулар. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1994.

11. Саттарова Н.Х. Укучыларның озайтылган көн группаларында дәрестән тыш вакытларын оештыру. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1991.

12. Сәгъдиев И.Г. Хикмәтле математика. Казан. Мәгариф нәшрияты,  2004.

13. Татар халык иҗаты. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980.

14. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.

15. Татар халык уеннары. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2002. 

16. Татар халык иҗаты: Мәзәкләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982.

17. Хисамова Ф.М., Борһанова Р.А. Татар теле өйрәнә нәниләр. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1994.

18. Шәехова Р.К, Закирова К.В. Иҗат баскычлары. Казан: РИЦ  Мәктәп, 2001.

19. Ягъфәров Р.Р. Кәҗә - мәкәрҗә. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1994.

 

 

 

 

 

 

    Кулланылган   әдәбият ( укучылар һәм ата-аналар өчен).

1. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан Республикасы “ Хәтер” нәшрияты, 2009.

  2. Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

  3. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1994.

  4. Кетеки тел бистәләре: мәзәкләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1993.

  5. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. I том, Татарстан Республикасы. Хәтер        нәшрияты ( ТаРИХ), 2003.

  6.  Хәсәнова М.Х. Риторика. Казан. Мәгариф нәшрияты,  2003.

  7. Шәфи Р. Җомак әйтәм –җавап көтәм. Табышмаклар. Казан. Татарстан китап нәшрияты,  1991.

  8. Ягъфәров Р.Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар  китабы. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1995.

  9. Ягъфәров Р.Р. Алтын кашык: такмаклар, санамышлар, уеннар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1996.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Авторская программа по татарскому языку "Энже жыям" (2-5 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий отделом архива

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Актуальность разработки и реализации программы «Энҗе җыям» обусловлена проблемами нравственного развития детей. Программа является хорошим дополнением к школьным курсам татарского языка и литературы, способствует формированию нравственной индивидуальности воспитанника. Образовательная программа «Энҗе җыям» предназначена для работы с учащимися в возрасте 9-11лет и рассчитана на один  год обучения.

 

Пояснительная записка включает в себя цели, задачи, основные методы, предполагаемые результаты и оценку результативности программы. Так же здесь представлен тематический план, состоящий из 64 тем, рассчитанных на 128 учебных часов. В содержательной части программы раскрыты основные темы занятий, их содержание и обоснование, даны основные характеристики организационных условий, необходимых для получения образовательного результата. Список литературы соответствует содержанию программы, подходит и для педагога, и для детей.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 615 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Презентация урока по теме "Имя существительное как часть речи. Повторение изученного в начальной школе"
  • Учебник: «Русский язык (в 2 частях)», М.Т.Баранов, Т.А.Ладыженская, Л.А.Тростенцова и др.
  • Тема: § 88 Имя существительное как часть речи
  • 02.10.2020
  • 607
  • 5
«Русский язык (в 2 частях)», М.Т.Баранов, Т.А.Ладыженская, Л.А.Тростенцова и др.
Самоанализ урока по теме "Имя существительное как часть речи. Повторение изученного в начальной школе"
  • Учебник: «Русский язык (в 2 частях)», М.Т.Баранов, Т.А.Ладыженская, Л.А.Тростенцова и др.
  • Тема: § 88 Имя существительное как часть речи
  • 02.10.2020
  • 836
  • 14
«Русский язык (в 2 частях)», М.Т.Баранов, Т.А.Ладыженская, Л.А.Тростенцова и др.
  • 01.10.2020
  • 10625
  • 281
«Русский язык», Разумовская М.М., Львова С.И., Капинос В.И. и др.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2015 451
    • DOCX 59.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хамидуллина Резида Рахимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3755
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 43 регионов

Курс повышения квалификации

Проектирование и проведение современного урока русского языка с учетом реализации ФГОС основного и среднего общего образования нового поколения

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 309 человек из 63 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель родного языка (русского языка) и родной литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы управления проектами: от концепции к реализации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая экспертиза в работе с детьми и родителями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 21 региона

Мини-курс

Основы гештальт-терапии: история и теория

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов