Главная / Начальные классы / авазы һәм А, а хәрефләре 1 нчы класска дәрес планы

авазы һәм А, а хәрефләре 1 нчы класска дәрес планы

<а> авазы һәм А, а хәрефләре

1 нчы класска дәрес планы

Хәмидуллина Люция Сәетгәрәй кызы,

татар теле һәм әдәбияты буенча югары квалификацион категорияле укытучы


Дәрес темасы: <а> авазы һәм А, а хәрефләре

Максат. 1. Укучыларны <а> сузык авазы белән таныштыру. Сузык авазларны сүзнең аваз моделендәге урынына карап дөрес әйтергә өйрәтү.

2. Фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү. Шигъри текстны ишетеп төшенә һәм образлы күз алдына китерә белү күнекмәсе формалаштыру.

3. Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

Предметара нәтиҗә: авазны әйтергә, сүзгә аваз анализы ясарга, сүзне иҗекләргә бүлергә, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләргә, авазга билге булып килгән баш һәм юл хәрефләрне танырга өйрәнү.

Универсаль укыту гамәлләре: 1. Регулятив универсаль укыту гамәлләре: әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм әйтү. 2. Танып белүле универсаль укыту гамәлләре: <а> сузык авазы белән таныштыру, дәреслектәге сюжетлы рәсемнән <а> авазы сүзнең башында. Уртасында, ахырында килгән сүзләрне табу.

Шәхси үсеш-үзгәреш: үз фикереңне белдерү.

Кулланылган әдәбият. 1. Дәреслек. Методик кулланма.

Җиһазлау.

Дәреснең барышы

I. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

1. Дәреслекнең өске сул як почмагында сузык авазны белдерүче – авызы ачык шаян кеше йөзе шартлы билгесе белән таныштыру. Ул балалардан авазны әйтүне сорый.

Балалар <а> авазын әйтәләр. Укытучы <а> авазын сузып, җырлап әйтеп булганлыгын, бу вакытта авыздан чыккан һава агымының сизелмәвен әйтә. Тартыклар белән чагыштырып карап аңлатыла.


II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру


2. Рәсем һәм схемалар белән сүзләрне үзләштерүгә күнегүләр:

а) Беренче рәсемдә нәрсә ясалган? - Түгәрәк. Бу сузык аваз символы.

б) Башта сүзнең мәгънәсенә төшенү өчен әйтеп карагыз. Аннан сүз схемасы буенча АЙ сүзе, өйрәнелә торган <а> авазына басым ясап, берничә мәртәбә укыла. Сүз схемасының авазлары белән тәңгәлләштерелә. Таякчык белән күрсәтеп барыла. Шушы юл белән сүзнең аваз формасы график формага күчерелеп барыла. График схема ярдәмендә һәм практик эшчәнлек нәтиҗәсендә, укучы сүзнең һәр авазына һәм аның авазлар төзелешенә игътибар итә.

в) АТ сүзенең схемасы буенча да шундый ук эшләр башкарыла.

      1. Китап шартлы билгесе белән бирелгән юлларны укытучы укый, сорауга җавап а лына. Дәреслекнең өске өлешендә бирелгән сюжетлы рәсемне карап, өйрәнелә торган аваз кергән сүзләр табыла. Авзның сүздәге урыны билгеләнелә.Мәсәлән, АТ, АЙ, АЛМА, АВЫЛ, АРБА һ.б. - сүз башында; МАЙМЫЛ, БАБАЙ – сүз уртасында. ДУГА, АЛМА, МАНАРА – сүз ахырында.

4. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сюжетле рәсем буенча җөмләләр төзү.

5. Тизәйткеч. Без-без, без идек...

6. А, а хәрефләре белән таныштыру. Баш һәм юл басма хәрефләр белән таныштырыла.

а) басма хәреф формасы үзләштерелгәннән соң, сузык авазның яңа билгесе – транскрипция эчендәге басма юл хәрефе белән таныштырыла.

Физкультминут.

Күзне челт-челт йомгалыйм,

Йомып бераз торгалыйм

Күзләр ял итсен әле,

Арыганым бетсен әле.


(Күзләрне йомабыз, ятып торган сигезле рәвешендә сулдан башлап ике тапкыр йөреп чыгабыз, 5 секунд йомып торганнан соң, акырын гына күзләрне ачабыз).


III. Ныгыту. Сүздәге авазларны ныгыту күнегүләре.


Игътибарны алма рәсеменә юнәлтеп һәр авазга басым ясап әйтеп чыгу. Шундый ук эзлеклелектә калган сүзләр дә кабатлана.

АЙ темасына әңгәмә. Р Миңнуллинның “Ай” шигырен тыңлау.


IV. Нәтиҗә

дәрестә башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.

V. Рефлексив анализ


Дәрестә нәрсә эшләдек? (Укучыларның җаваплары тыңлана)


VI. Белемнәрне бәяләү (мактау сүзләре әйтелә)



VII. Өй эше (1 сыйныфта өй эше бирелми )

VIII. Йомгаклау. Энергизатор.


авазы һәм А, а хәрефләре 1 нчы класска дәрес планы
  • Начальные классы
Описание:

Дәреснең барышы

I. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

1. Дәреслекнең өске сул як почмагында сузык авазны белдерүче – авызы ачык шаян кеше йөзе шартлы билгесе белән таныштыру. Ул балалардан авазны әйтүне сорый.

Балалар  <а> авазын әйтәләр. Укытучы    <а> авазын сузып, җырлап әйтеп булганлыгын, бу вакытта авыздан чыккан һава агымының сизелмәвен әйтә. Тартыклар белән чагыштырып карап аңлатыла.

 

              II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

 

2.  Рәсем һәм схемалар белән сүзләрне үзләштерүгә күнегүләр:

а) Беренче рәсемдә нәрсә ясалган?  - Түгәрәк. Бу сузык аваз символы.

б) Башта сүзнең мәгънәсенә төшенү өчен әйтеп карагыз. Аннан сүз схемасы буенча АЙ сүзе, өйрәнелә торган  <а> авазына басым ясап, берничә мәртәбә укыла. Сүз схемасының авазлары белән тәңгәлләштерелә. Таякчык белән күрсәтеп барыла. Шушы юл белән сүзнең аваз формасы график формага күчерелеп барыла. График схема ярдәмендә һәм практик эшчәнлек нәтиҗәсендә, укучы сүзнең һәр авазына һәм аның авазлар төзелешенә игътибар итә.

в) АТ сүзенең схемасы буенча да шундый ук эшләр башкарыла.

3.                 Китап шартлы билгесе белән бирелгән юлларны укытучы укый, сорауга җавап а лына. Дәреслекнең өске өлешендә бирелгән сюжетлы рәсемне карап, өйрәнелә торган аваз кергән сүзләр табыла. Авзның сүздәге урыны билгеләнелә.Мәсәлән, АТ, АЙ, АЛМА, АВЫЛ, АРБА һ.б. - сүз башында; МАЙМЫЛ, БАБАЙ – сүз уртасында. ДУГА, АЛМА, МАНАРА – сүз ахырында.

4. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сюжетле рәсем буенча җөмләләр төзү.

5. Тизәйткеч.  Без-без, без идек...

6. А, а хәрефләре белән таныштыру. Баш һәм юл басма хәрефләр белән таныштырыла.

а) басма хәреф формасы үзләштерелгәннән соң, сузык авазның яңа билгесе – транскрипция эчендәге басма юл хәрефе белән таныштырыла.

Физкультминут.

               Күзне челт-челт йомгалыйм,

Йомып бераз торгалыйм

Күзләр ял итсен әле,

Арыганым бетсен әле.

 

(Күзләрне йомабыз, ятып торган сигезле рәвешендә сулдан башлап ике тапкыр йөреп чыгабыз, 5 секунд йомып торганнан соң, акырын гына күзләрне ачабыз).

 

III. Ныгыту.  Сүздәге авазларны ныгыту күнегүләре.

 

Игътибарны алма рәсеменә юнәлтеп һәр авазга басым ясап әйтеп чыгу.  Шундый ук эзлеклелектә калган сүзләр дә кабатлана.

АЙ темасына әңгәмә.  Р Миңнуллинның “Ай” шигырен тыңлау.

 

 

Автор ХАМИДУЛЛИНА ЛЮЦИЯ САЕТГАРАЕВНА
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 1231
Номер материала 37737
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓