Главная / Другое / 9нчы сыйныфлар өчен "Укыр идем "5"кә генә" дигән темага бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

9нчы сыйныфлар өчен "Укыр идем "5"кә генә" дигән темага бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Коммуникатив компетенция формалаштыруда актив формаларны куллануының роле”.


Совет районы 84нче мәктәпнең Iнче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садретдинова Ләйлә Идмасовна.

25 ноябрь 2009/2010 уку елы.


Татар теленә өйрәтү өлкәсендә фәнни-методик эзләнүләр һәм тикшеренүләр бүген дә дәвам итә,яңадан яңа уку-укыту әсбаплары тәкъдим ителә,алдынгы тәҗрибә өйрәнелә һәм гамәлгә кертелә,шулай ук укыту системасының уңышлы һәм җитешсез яклары даими күзәтелеп барыла.Татар теленә өйрәтүдә төрле юнәлешләрдән һәм алымнардан файдалану методика фәнен тагын да баета һәм тирәнәйтә.XX гасырның 70нче елларында галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив метод икенче телгә өйрәтүне реаль тормыштагы аралашуның моделе буларак оештыруны таләп итә.Икенче бер телне үзләштерү өчен аерым сүзләрне яки грамматик формаларны гына белү җитми,шушы телдә сөйләшә алу мөһим.Коммуникатив метод кулланылганда,укучылар грамматик кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр,алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр.Чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау мөмкин түгел.Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Без эшли торган яңа УМКның бик күп уңай яклары бар:

  • дәреслек материалы уйлап сайланган,иң актив лексиканы һәм грамматиканы гына үз эченә алган;

  • - һәр дәрестәге яңа материал үткән дәресләр белән тыгыз бәйләнгән һәм киләсе дәресләрдә эзлекле ныгытыла;

  • - һәр сүз,сөйләм үрнәге,грамматик структура уку-укыту барышының билгеле бер этабында кертелә һәм сөйләмдә активлаштырыла;

  • - уку өчен күнегүләр сөйләмгә өйрәтү чарасы (әңгәмә өчен материал,өй эше һ.б.) буларак кулланыла;

  • - дәреслекнең тематикасы һәм текстлардагы проблемалар укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә;укучыларга таныш күренешләр,тормышчан ситуацияләр тасвирлана һәм балалар өчен мөһим проблемалар күтәрелә.

Шуны әйтергә кирәк: дәүләт дәрәҗәсендә телне куллануга ихтыяҗ тудырылмаган шартларда,гомуми белем бирү мәктәбендә һәр укучыны татар телендә камил сөйләшергә өйрәтеп булмый.Укучыларның сөйләм телен үстерү максатына ирешер өчен аларда предметка кызыксыну,телгә хөрмәт уятырга кирәк.Шул максат белән дәресләрдә төрле актив формалар кулланам.Бу- монолог,диалог,полилог төзү.Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә еш кына ситуацияләр бирүне кулланам,бу балаларны уйларга өйрәтә,кызыксындыра.Шулай ук өйрәнелгән грамматик структураларны аерым күнегүләрдә генә түгел,ә сөйләм телендә куллануны күз алдында тотам.Әйтеп китергә кирәк,яңа УМК татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота.Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырыла, гадиләштерелә.

Сезнең игътибарыгызга өйрәнелгән грамматик структураны сөйләм теленә кертүнең бер алымын “Укыр идем”бишкә” генә” дигән темага 9В сыйныфында бирелгән сөйләм телен үстерү дәресен тәкъдим итәм.






Тема: “Укыр идем “бишкә”генә”


Дәреснең максаты: 1) ”Укыр идем “бишкә” генә” шигыре өстендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2) Тыңлап аңлау күнекмәләрен активлаштыру,фикерләү сәләтен үстерү.

3) Белем алуга омтылыш тудыру,укытучыларга ихтирамтәрбияләү.


Җиһазлау: дәреслек; Ф.Яруллинның портреты;магнитофон; плакатлар

Дәрес барышы:

Дәрескә эпиграф итеп Фәнис Яруллинның дүртъюллыгын алабыз.

Укытучы-Китап һәрчак бергә,

Пар канаты кебек бер кошның.

Белем,акыл баш булганда гына

Нигезе нык була тормышның.


I.Укытучы: Укучылар,без сезнең белән Фәнис Яруллинның “Укыр идем”бишкә”генә” дигән шигыре белән танышабыз. Әйдәгез әле,Фәнис Яруллинның биографиясен искә төшереп алыйк.Аның турында нәрсә әйтә аласыз?Сезгә сүзтезмәләр бирелә,аларны тәртипкә китерегез,җөмләләр төзегез һәм азактан берегез биографияне кыскача сөйләп китәр.

- Баулы районы; 1938 ел; сигезьеллык мәктәп; армиядә хезмәт итү;

- турниктан егылып; гарип булып кала; КДУ; серле әкиятләр,хикәя,шигырьләр:

- балалар өчен; -хастахәнәдә ; -урта мәктәпне тәмамлый; -Дәүләт премияләре;

- пьеса, поэма,романнар авторы.


II.Укытучы: Сөйләм оештыру өчен без сезнең белән шарт фигыльне кабатлап алырга тиеш булабыз.Алар нинди кушымча һәм теркәгеч белән бирелә?

Укучылар: “Әгәр” теркәгече һәм –са/-сә кушымчалары белән бирелә.

1) Татарчадан тәрҗемә итегез:

- әгәр язса(язмаса); алса(алмаса); керсә(кермәсә); бирсә(бирмәсә)

- сөйләсә (сөйләмәсә); өй эшен бирмәсәләр;

- начар билге алса; -дәресен укымаса.

2. Русчадан тәрҗемә итегез:

- если напишет; если не напишет; если зайдет; если не дадут домашнее задание;

- если получит плохую оценку; - если не выучит урок.

3.Укытучы: Хәзер, укучылар, шарт фигыльне кулланып Фәнис Яруллин турында җөмләләр төзегез.

1нче укучы: Ул армиягә бармаса,турниктан егылмас иде.

2нче укучы: Турниктан егылмаса,гарип калмас иде.

3нче укучы: Урта мәктәпне тәмамламаса,университет бетермәс иде.


III.1). Укытучы:Балалар,хәзер без шигырь өстендә эшләүне башлыйбыз.Сүзлекләрегезгә яңа сүзләрне языгыз. Искә төшерик,”матур” сүзенең синонимы нинди була?

Укучылар: Ямьле,чибәр,гүзәл.

Укытучы: Ә менә “начар” сүзенең синонимын беләсезме? Бу- “яман” сүзе.

Укытучы: “Керә” сүзенең тәрҗемәсе-входит,тагын бер тәрҗемәсе бар- бу- фәннәр турында сүз барса,”преподается”булып килә.Бу сүз ләр бер-берсенә нәрсә булып килә?

Укучылар: Омонимнар.

Укытучы: Сезгә моңа чаклы очрамаган сүз-“йөдәтә”- надоедает.Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзик:

-география фәне керә(керсә); -авыр фәннәр керми(кермәсә);авыр фәннәр йөдәтә


2) Шигырьне магнитофоннан тыңлап аңлау – 1нче тапкыр- тыңлап чыгу; 2нче тапкыр - өлешләп тәрҗемә итү.


3)Дәреслек белән эш – 36 бит,4нче күнегү. Тексттан тәрҗемәне табу.


4) Сорауларга җавап бирегез:

- Бу шигырьдә сүз кем турында бара?

- Сезнеңчә, бу малай ничек укый?

- Ул укырга яратамы?

- Ул кайсы фәннәрне начар белә?

- Сезнеңчә, ул “бишкә” укый аламы?


IV. Укытучы: Укучылар,хәзер без сезнең белән уйлап карыйк,бу укучы нинди шартларда яхшы укый алыр иде?

Укучы яхшы укый алыр иде:

  • кагыйдәләр белсә ,өтер, нокта ,сызыкларны дөрес куя белсә (рус теленнән);

  • мисалларны эшли белсә,санарга, исәпләргә өйрәнсә (математикадан);

  • карталарны өйрәнсә (географиядән);

  • формулалар белсә (химия,физикадан);

  • сүзләр ятласа (татар , инглиз телләре);

БДИын нинди шартларда бирер иде?

  • өй эшләрен эшләсә;

  • дәрестә тыңлап утырса;

  • барлык фәннәрне дә өйрәнсә;

  • укытучыларны тыңласа,аларны хөрмәт итсә

Укытучы: Бу шартларда ул нинди укучы булыр иде?

Укучылар: Белемле,акыллы,яхшы укучы булыр иде.

Укытучы: Менә без үзебезнең дәреснең эпиграфына кайттык. Кеше белемле,акыллы булганда гына тормышның нигезе нык була,балалар.Белемле,акыллы булырга тырышыгыз.


Өй эше: Бу укучыга яхшы уку өчен киңәшләр бирегез.

9нчы сыйныфлар өчен "Укыр идем "5"кә генә" дигән темага бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе
  • Другое
Описание:

Татар теленә өйрәтүдә төрле юнәлешләрдән һәм алымнардан файдалану методика фәнен тагын да баета һәм тирәнәйтә.XX гасырның 70нче елларында галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив метод икенче телгә өйрәтүне реаль тормыштагы аралашуның моделе буларак оештыруны таләп итә.Икенче бер телне үзләштерү өчен аерым сүзләрне яки грамматик формаларны гына белү җитми,шушы телдә сөйләшә алу мөһим.Коммуникатив метод кулланылганда,укучылар грамматик кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр,алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр.Чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау мөмкин түгел.Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала.

   Укучыларның сөйләм телен үстерү максатына ирешер өчен аларда предметка кызыксыну,телгә хөрмәт уятырга кирәк.Шул максат белән дәресләрдә төрле актив формалар кулланам.Бу- монолог,диалог,полилог төзү.Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә еш кына ситуацияләр бирүне кулланам,бу балаларны уйларга өйрәтә,кызыксындыра.Шулай ук өйрәнелгән грамматик структураларны аерым күнегүләрдә генә түгел,ә сөйләм телендә куллануны күз алдында тотам.Әйтеп китергә кирәк,яңа УМК татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота.Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырыла, гадиләштерелә.

 

Автор Садрутдинова Лейля Идмасовна
Дата добавления 23.12.2014
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 517
Номер материала 10631
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓