“Тел
дигән дәрья бар “
9 класста профиль
алды әзерлеге өчен
татар теленнән электив
курс программасы
№
|
тема
|
Максат
һәм эш төрләре
|
Анализ
өчен әдәби әсәрләр
|
1
|
Әдәби
әсәр турында төшенчә
|
Әдәби
әсәр турында төшенчә бирү.әдәби әсәрнең 4 катламы турында сөйләшү.
|
|
2
|
Әдәби
әсәрдә эчтәлек һәм форма берлеге
|
Объектив
һәм субъектив эчтәлек. Әсәрнең эчке мәгънәсен табарга өйрәнү
|
|
3
|
Тема,
аның төрләре.
|
Тема
һәм аның төрләре белән таныштыру. Әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап бирү
|
|
4
|
Мәңгелек
тема
|
Нинди
темалар мәңгелек булалар? Фикер алышу.
|
Г.Кутуй
“Тапшырылмаган хатлар”
|
5
|
Милли
тема
|
Аерым
бер этник төркемгә хас булуын аңлату. әңгәмә
|
Г.Исхакый
“Ул әле өйләнмәгән иде”
|
6
|
Тарихи
тема
|
Тарихи
вакыйгалар китереп чыгарган тема булуын күрсәтү
|
М.Әмир
“Агыйдел”
|
7
|
Персональ
тема
|
Биографик
һәм автобиографик әсәрләр турында искә төшерү
|
Ш.Маннур
“Агымсуларга карап”
|
8
|
Конфликт
турында төшенчә
|
Әсәрләрнең
конфликтларын билгеләү
|
Ә.Еники
“Әйтелмәгән васыять”
|
9
|
Проблема
һәм проблематика
|
Шәхес,
җәмгыять, кеше һ.б. каршылыклар
|
А.Гыйләҗев
“Әтәч менгән читәнгә”
|
10
|
Идея
турында төшенчә
|
Идея
аша геройларның эш-гамәлен, яшәү рәвешен күрсәтү
|
Ә.Еники
“Ана һәм кыз”
|
11
|
Пафос
һәм аның төрләре
|
Пафос
төрләре турында аңлату
|
М.Җәлил
“Җырларым” Ф.Әмирхан”Хәят”
|
12
|
Сюжет
турында төшенчә
|
Сюжет
элементлары, сюжеттан тыш элементлар турында сөйләү
|
Ә.Еники
“Әйтелмәгән васыять”
|
13
|
Композиция, композицион принциплар
|
Композиция
төрләре турында аңлату
|
Г.Кутуй
“Тапшырылмаган хатлар”
|
14
|
Әдәби
образлар системасы
|
Образ.
Җыелма образ, ясалма образларны аерып карарга өйрәнү
|
Ә.Еники
“Шаяру”
|
15
|
Портрет
турында төшенчә
|
Сурәтләү,
чагыштыру ярдәмендә тышкы кыяфәт аркылы эчке халәтне бирергә өйрәтү
|
Ш.Камал
“Акчарлаклар”
|
16
|
Пейзаж
|
Пейзаж
вазифаларын аңлату
|
Ә.Еники
“Нәҗип” хикәясе
|
17
|
Йомгаклау
|
|
|
“Тел
дигән дәрья бар...” электив курс программасы 9 нчы сыйныф укучыларына профиль
алды әзерлеге буларак бирелә.
Курсның
төп максатлары, бурычлары:
-татар
әдәбиятыннан алган белемнәрне системага салу , тулыландыру;
-
әдәби әсәргә анализ ясау юлы белән материалны хәтердә калдырырга, фикерләрне
тәртипкә салырга, сүз сәнгатенең үсеш мөмкинлекләрен билгеләргә, төрле әдәби
күренешләр арасында бәйләнешләрнең нигезләрен табарга ярдәм итү;
-
сүз сәнгатенең төсмерләрен, әдәби әсәрнең тулы текстта гына тоемлана торган
үзенчәлекләрен күрсәтеп бирү;
-матур
әдәбият белән кызыксындыру, китап укырга омтылыш тәрбияләү;
-
укучыларны каләм тибрәтү эшенә тарту, иҗади осталыкларын үстерү.
Электив
курсларга укчылар үз теләкләре белән, фәнне тирәнтен үзләштерү максатыннан
туплана. Курсларда башта теоретик материал бирелә, аннан соң әдәби әсәрне
анализлау юлы белән ныгытыла. Язма эшләрне башкару укучыларның грамоталылыгын
күтәрергә ярдәм итә. Шул ук вакытта олимпиадаларга әзерлек эшләре дә алып барыла.
Укучыларга
ныклы профиль алды әзерлеге биреп, тормышта һөнәр сайларга әзерләү – заманча
педагогик теорияләрне характерлаучы төп сыйфатларның берсе. Мәгариф
учреждениеләрендә бу максатны тормышка ашыруда, һичшиксез, гуманитар цикл
предметларының әһәмияте зур.
Кулланылган
әдәбият
- Заһидуллина
Д.Ф., Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбияты,- Мәгариф, 2004.
- Әхмәдуллин
А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге, Казан, тат.кит.нәшр., 1990
- Заһидуллина
Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.