Главная / Другое / 8 сыйныфта өйдә торып укучы өчен татар әдәбияты буенча эш программасы.

8 сыйныфта өйдә торып укучы өчен татар әдәбияты буенча эш программасы.

КАРАЛДЫ: КИЛЕШЕНДЕ: РАСЛАДЫ:

МБ ҖИТӘКЧЕСЕ ДИРЕКТОР УРЫНБАСАРЫ МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫ

_______/ ……………………./ _______/ ……………………../ ________/ …………………/

2011 ел. 2011 ел. 2011 ел.



8 сыйныфта өйдә торып укучы …

өчен татар әдәбияты буенча

2011-2012 уку елына эш программасы.


Төзеде: Зиннәтова Р.И.






2011-2012 нче уку елы





2.Татар әдәбиятыннан укыту-тематик планлаштыру:


8 нче сыйныф


Сәгать саны: атнасына – 1, елына – 35 сәгать.

Текст өйрәнүгә – 27.

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 3.

Дәрестән тыш уку - 5.

Планлаштыру “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде

Дәреслек - 8 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. (З.Н Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. - Казан: “Мәгариф”, 2005.)

















Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.


Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

сүз сәнгатенең образлы табигате;

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;

өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;

геройларга характеристика бирү;

сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

автор позициясен ачыклау;

укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.






Укыту – методик комплекты


  1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. , Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова.- Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2009)

  2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х. - Казан, 2005.)

  3. 8 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. (З.Н Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. - Казан: “Мәгариф”, 2005.)

  4. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика

колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,

М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

5. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы

сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма /Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф, 2007

6.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000














Календарь-тематик план


Тема

Сәг. саны

Дәрес тибы

УКУЧЫЛАРНЫҢ ЭШЧӘНЛЕК ТӨРЛӘРЕ

Контроль төре

Көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План буенча

Фактик үтәлеш


I-чирек (9 сәгать)


1.

Халык авыз иҗаты. Бәет турында төшенчә

1

Яңа теманы өйрәнү

Халык авыз иҗаты нәрсә ул?- искә төшерәләр, аның өйрәнелгән төрләрен искә төшереп, билгеләмә бирү, укытучыны тыңлап һәм китаптан укып, дәрес материалын үзләштерү; дәфтәрдә эшләү

Сорауларга җавап бирү.

Халык авыз иҗаты төшенчәсен аңлатып бирә белү, х.а.и. төрләрен һәм һәрберсенең үзенчәлекләрен күрсәтә белү. Бәет төшенчәсен белү.

Конспект буенча сөйләргә




2.

“Сак-Сок” бәете.

“Сөембикә” бәете.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү.

Сәнгатьле уку,анализлау, куелган сораулар буенча фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару.


Әсәрне яхшы белү, тормыш мәгънәсе турында уйлану, кеше характерындагы уңай һәм кире якларны бәяләргә өйрәнү.

Укырга. Үз сүзләрең белән сөйләргә.




3

Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. “Беренче театр” комедиясе.

1

Яңа теманы өйрәнү

Драматург турында белешмә алу, хронологик таблица төзү.


Биографиясен һәм иҗатын белү.

Укырга, конспект буенча сөйләргә




4

“Беренче театр” комедиясе.

1

Аңлап уку, анализлау дәресе

Рольләргә бүлеп уку, эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү.


Әсәрнең эчтәлеген белү, рольләргә бүлеп укый белү

Бирелгән образ- ларга характеристика бирергә




5.

Габдулла Кариев.

С.-Гыйззәтуллина Волжская.

1

Күзәтү ясау дәресе

Тыңлау, уку, конспект язу.


Иҗаты турында белешмә. Аның театр сәнгатен үстерүдәге эшчән.

(Г.Камал, театр тарихы буенча)

Укырга, конспект буенча сөйләргә




6

Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Яңа теманы өйрәнү

Язучы турында белешмә алу, хронологик таблица төзү.


Биографиясен һәм иҗатын белү.

Укырга һәм сорауларга җавап бирергә.




7

Г.Исхакый. “Сөннәтче бабай”.

1

Уку дәресе (кычкырып уку, күңелдән уку, аңлатма лы уку);Уку –анализ дәресе, образлар аша анализлау

Сәнгатьле уку, образлар турында фикер алышу; әңгәмә, Сөннәтче бабай образы аша милли традицияләрнең әһәмиятен ачу.

Анализ.

Әсәрнең идея-эчтәлегенә төшенү, милли традицияләрнең әһәмиятенә төшенү, аларны ихтирам итү.

эчтәлеген сөйләр. . Сөннәтче бабай бе -лән Гөлйөзем әби -гә характеристика бирергә.





8

Г.Исхакый. “Кәҗүл читек”

1

Сыйныфтан тыш уку.

Язучы ның түбән сыйныфларда укыган әсәрләрен искә төшерү, эчтәлек сөйләү, анализлау.


Язучының иҗат мәйданын, аның үзенчәлекләрен яхшы белү; анализлау күнекмәләрен ныгыту .

Гаиләгездә сакланган гөреф-гадәтдәр, йолалар турында сөйләргә әзерләнеп килергә ергә




9

Г.Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты.

“Туган ягым-яшел бишек” әсәре.


1

Яңа теманы өйрәнү, уку дәресе

Язучы турында белешмә алу, конспект төзү,

сәнгатьле уку, образлар турында фикер алышу; эчтәлек сөйләү.

Эчтәлек сөйләү.

Биографиясен һәм иҗатын белү.

Әсәрнең идея-эчтәлегенә төшенү; әсәр үзенчәлеген белү.

Укырга, конспект буенча сөйләргә







II-чирек (7 сәгать)


10.

“Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә табигать һәм кеше мәсъәләсенең чагылышы.

Әдәбият теориясе. Повесть

1

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Сорауларга җавап бирү, эчтәлек сөйләү,әңгәмә, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару.

Анализ.

Әсәрнең идея-эчтәлегенә төшенү; әсәрнең әхлакый кыйммәтен күрсәтә белү; Повесть төшенчәсен белү.

Р.Фәйзуллин. “Якты моң”- укырга.




11.

Р.Фәйзуллин. “Якты моң”.

1

Сыйныфтан тыш уку.

Сәнгатьле уку; эчтәлек сөйләү, анализлау.


Шагыйрьнең тормыш фәлсәфәсе, язу стиле, ул кулланган сурәтләү чаралары турында белү.

Бер шигырен яттан сөйләргә.




12.

“Мин яратам сине, туган ягым!”

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әңгәмә, хикәя төзү.

Сочинение.

Фикерли һәм үз фикереңне җиткерә белү.

Хикәяне дәфтәргә күчерергә.




13

Васил Маликов иҗаты.

Композитор С.Габәши.

1

Яңа теманы өйрәнү

Рәссам турында белешмә алу, конспект төзү.

Композитор турында белешмә алу, конспект төзү


Биография һәм иҗатларын белү.

76 бит. Сорауларга җавап.

Укырга һәм сөйләргә




14

К.Нәҗми иҗаты. “Миңлебикә кодагыйның кайгысы”әсәре.

1

Катнаш.

Язучы турында белешмә алу, сәнгатьле уку, фикер алышу, нәтиҗә ясау.


Язучы турында хәбәрдар булу, әсәрнең эчтәлегенә төшенү.

Укырга, үз сүзлә- рең белән эчтәле- ген сөйләргә.

2. Миңлебикә һәм муллага характе -ристика бирергә.





15

К.Нәҗми. “Хәят апа” поэмасы.

1

Уку –анализ дәресе (катнаш)

Сәнгатьле уку, әңгәмә, анализлау.


Поэма аша сугыш елларында тылда- гы халыкның тормышы һәм хезмәте турында белү.

Укырга, үз сүзлә- рең белән эчтәле -ген сөйләргә




16

М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты.

“Бер үгет” ,

Имән” шигырьләре.

1

Катнаш.

Сорауларга җавап бирү; сәнгатьле уку, анализлау.


Биографиясен һәм иҗатын белү.

Шигырьнең идея-эчтәлеген белү, шигырь анализлау күнекмәләрен ныгыту

Укырга, конспект,

“Имән”

шигырен ятларга.





III-чирек (10 сәгать)


17

М.Җәлил. “Җырларым”, “Катыйльгә” шигырьләре.

1

Сәнгатьле уку, анализ- лау дәресе

Сорауларга җавап бирү; сәнгатьле уку, анализлау



Шигырьнең идея-эчтәлеген белү, шигырь анализлау күнекмәләрен ныгыту

Сораулар-га җавап бирергә.




18.

Мәръям Рахманкулова, Галия Кайбицкая.

1

Күзәтү дәресе

Уку, конспект төзү.


Биографиясен һәм иҗатын белү.

Укырга, конспект буенча сөйләргә




19

Рәссам Харис Якупов. “Хөкем алдыннан” картинасы.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

План төзү.

Сочинение язу

Картина буенча сочинение яза белү.

.




20

Г.Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Ак чәчәкләр” романы.

2

Яңа теманы өйрәнү.
Уку дәресе

Язучы турында белешмә алу, конспект төзү,

фикер алышу.


Биографиясен һәм иҗатын белү.

Әсәрнең эчтәлеген белү.

Образлар-га характе-ристика.




21.

Г.Әпсәләмов. “Мәңгелек кеше”.

1

Сыйныфтан тыш уку.

Эчтәлек сөйләү, фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару.

Эчтәлек сөйләү.

Әсәрнең темасын, идеясен, төп проблемаларын ачу,





22.

Н.Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Яңа теманы өйрәнү

Язучы турында белешмә алу, конспект төзү


Биографиясен һәм иҗатын белү.

Укырга, конспект буенча сөйләргә




23.

“Яшәү белән үлем арасында” повесте.

1

Уку дәресе

Укыйлар, фикерлиләр.


Әсәрнең эчтәлеген белү

Эчтәлеген сөйләргә




24.

“Яшәү белән үлем арасында”

1

Сыйныфтан тыш уку

Сөйли,фикерлиләр, анализлыйлар, нәтиҗә ясый.

10 мин тест

әсәрнең төп кыйммәтен, кеше язмышының ил сәясәтенә бәйле булуын аңлау.





25.

Ш.Рәкыйпов иҗаты.

“Чәчәкләр сөйли белә” повесте.

1

Яңа теманы өйрәнү. Уку дәресе

Язучы иҗаты турында белешмә алу.

Сөйли,фикерлиләр, анализлыйлар, нәтиҗә ясый.



Иҗатын белү.

Образга характеристика бирә белү

Укырга, конспект буенча сөйләргә.

Язма эшкә әзерләнер-гә.





26.

А.Расихның тормыш юлы һәм иҗаты. “Ишан оныгы” әсәре.

1

Яңа теманы өйрәнү

Тыңлау, дәфтәргә язу, фикерләү.


Биографиясен һәм иҗатын белү. Әсәрдә авторның авыр яшлегенең бирелеше, сәбәпләрен ачыклау

Укырга, эчтәлеген сөйләргә.





IV-чирек (8 сәгать)

27.

А.Расих. “Ишан оныгы”.

1

Сыйныфтан тыш уку.

Сөйли,фикерлиләр, анализлыйлар, нәтиҗә ясый


Әсәрнең темасын, идеясен, төп проблемаларын ачу,






28-29

Г.Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты. “Идел кызы” романы.

2

Яңа теманы өйрәнү, әсәрне уку

Тыңлау, дәфтәргә язу, уку, фикерләү.


Биографиясен һәм иҗатын , әсәрнең эчтәлеген белү

Укырга, эчтәлеген сөйләргә




30

“Идел кызы” романында Габбас мулла язмышы.

1

анализ- лау дәресе

Сөйли,фикерлиләр, анализлыйлар, нәтиҗә ясый


Характеристика бирә белү

Язма эшкә әзерләнергә




31

Ш.Галиев иҗаты.

“Әткәйгә хат” поэмасы.

1

Яңа теманы өйрәнү

Иҗаты б-н танышу, әңгәмә, нәтиҗәләр ясау, уку, фикерләү.


Иҗат үзенчәлекләрен бәяләү

Реферат язып килергә





32.

Х.Сарьян. “Әткәм һөнәре” әсәре.

1

Катнаш.

Тыңлау, уку, фикерләү, анализлау, нәтиҗә ясау.


Әсәрнең эчтәлеген белү, идея-тематикасын, төп проблемалар, аларның әһәмиятен аңлау.


эчтәлеген сөйләргә




33.

Каз өмәсе.

1

Дәрес күзәтү

Тыңлау, карау, уку, дәфтәрдә язу.


Милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр –халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе булуын аңлау.

Реферат язып килергә.




34.

Минем яраткан әсәрем.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сөйлиләр, фикерлиләр, нәтиҗә ясыйлар.


Матур әдәбият белән кызыксыну, ярату.

Узган материалны кабатларга





35.

Ел буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабатлау, ныгыту һәм системага салу.

Сорауларга җавап бирләр, сөйлиләр, мөстәкөйль эш эшлиләр.

Тестлар белән эш.

Ел буе үткән материалны тулысы белән үзләштерү.







8 сыйныфта өйдә торып укучы өчен татар әдәбияты буенча эш программасы.
  • Другое
Описание:

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

         Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

 

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

 

әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

Автор Зиннатова Резеда Ильдусовна
Дата добавления 22.12.2014
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 1066
Номер материала 9826
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓