Главная / Начальные классы / 3 сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"

3 сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"

МБГБУ « ТР Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее»











Тема: Тамыр һәм кушымча.

3 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе (рус мәктәбендә белем алучы

татар балалары өчен)












Байкова Әдилә Раил кызы,

башлангыч сыйныфлар укытучысы.















2014 ел


Тема: Тамыр һәм кушымча.

Максаты:

1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, сүзлек составын баету.

3. Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, өлешчә эзләнү, модельләштерү һ.б.

Принциплар: фәннилек, эзлеклелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тоту; репродуктив, күнегүләр белән эш.

Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер,экран, карточкалар,тест.

Материал: 1. Ф.Ф.Харисова “Татар теле”- 3 нче сыйныф дәреслеге, 2013ел;


Дәрес барышы.


1.Оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар 4әр кеше утыралар. Алларында Мэнэдж мэт.

Исәнләшү, хәерле көн теләү.

- Укучылар кәефләрегез ничек?

- Шәп

- Бөтенегез шундый фикердәме?

-Әйе

Бер- берегезне сәламләгез,кояшлы көн теләгез.

- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү

Укучылар сезнең каршыгызда дәресебезнең Тим Чирын сез слайдтта күрәсез.

Слайд 2

  • Ә безнең дәресебезнең Тим Чиры

И сабыйлар!

Эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш. (1 нче слайд)

- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Эш турында

  • Шигырьне кем язган?

  • Г.Тукай язган.

  • Бу юллар аның кайсы шигыреннән?

  • Эшкә өндәү”

  • Бөек шагыйребез балаларны ни өчен эшкә өнди икән?

  • ...

  • Ә син әти-әниеңә булышасыңмы соң?

  • ...

  • Менә бит син нинди зур булышчы икән!

  • Мөкатдәс дигән сүзне син ничек аңлыйсың”

  • Иң кирәкле.

  • Мөхим дип тә әйтергә була.

  • Мөкатдәс, иң кирәкле, мөхим дигән сүзләр нинди мәгънә белдерәләр?

  • Бертөрле мәгънә белдерәләр.

  • Без андый сүзләрне ничек атадык әле?

  • Слайд 3

КОНЭРС структурасы.

(Почмакта антоним, синоним, омоним )Балалар ничек уйлыйлар шулай басалар.)

  • Слайд 4


Хәзер бер берегез белән парлашасыз ТАЙМД ПЭА ШЭА

Нәрсә ул синоним кагыйдәсен бер- берегезгә сөйлисез.(3-5 сек вакыт бирелә уйларга. 15 сек бер-берсенә сөйлиләр)

Слайд 5

Матур язу.

  • Хәзер дәфтәрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз.Шушы шигырь юлларын дәфтәреңә матур язып куябыз.

Орфограммаларны табарга асларына сызарга.

- Ә хәзер 1 төркемнәрдәге 1 сан астында утыручы укучы такта янына чыга, орфограммалы сүзне таба.

- Кемнеке дөрес кызыл төстәге сигнал карточкаларны күтәрә. Кемнеке дөрес түгел сары төстәге сигнал карточкаларны күтәрә.

(Шулай ук эш кабатлана)

Ш. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1. Кадерле укучылар, әйдәгез игътибар белән экранга карыйк. Сезгә “ Эш агачы” дип исемләнгән әкият тәкъдим итәм.

Слайд6

СИ- ФИНК- УАНДЭ фикерләү алымы ,игътибар экраннарда.


Борын- борын заманда очрашканнар ди агач тамыры белән эш тамыры.

- Исәнме, мин – тамыр. Ә син кем? – дигән агач тамыры.

- Мин дә тамыр ! – дигән сүз тамыры.

- Син нинди тамыр инде? Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала соң? – дигән.

- Миннән яңа сүзләр үсә ала,- дигән эш тамыры һәм кешеләргә эндәшкән:

Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын, - дигән. Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. “Эш” тамыры җәелеп үсеп киткән.

IV. Проблемалы ситуация тудыру.

Сез әлеге әкияттә нәрсәләр күрдегез?

- Тамырлар

- Ә сез әкиятне тыңлагач нәрсәләр турында уйлыйсыз?

- Бу әкият сездә нинди сораулар тудыра.?

Нәрсә соң тамыр?

- нәрсәләрнең тамырлары була?

- Үсемлекләрнең, агачларның.

- Тамыр дигән сүзнең ничә мәгънәсе бар икән, әйдәгез шуны карап китик?

Сүзлек эше.

Слайд 7

- Тамыр

1. Үсемлекнең җиргә кереп берегеп, җирдән су һәм минераль матдәләр суыра торган өлеше.

Слайд 8


Кеше һәм хайван тәнендә кан йөри торган каналлар.

Слайд 9


Теш тамыры

- Без тамыр сүзен без нинди мәгънәле сүзләр рәтенә кертә алабыз?

- Күп мәгънәле сүзләр

- Без әкияттә тагын нинди тамыр белән таныштык?

- Ә менә сүзләрнең тамыры була микән?

- Шулай булгач, без буген нинди тема өстендэ эшләячәкбез икән?

Сүз тамырын өйрәнәбез

Слайд 10

Әйе укучылар, без бүген сезнең белән сүзнең тамыры – нәрсә соң ул? дигән сорауга җавап эзләрбез.

V. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Слайд 11

- Экраннарга күз салый әле,укучылар. Сезнең алдыгызда кешеләр утырткан эш тамырының нәтиҗәсен күрәсез.

hello_html_1c4694ab.png


Укучылар, сүздә ничек тамыр була икән? Шуны карап китик әле. Эш тамырыннан нинди сүзләр үсеп чыккан? Укыйк әле.

  • Эшче, эшле, эшче, эшләр, эшмәкәр,эшләнеш.

  • Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар? Шул кисәкне табыгыз?

  • Эш.

  • Сүзләрдә кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?

  • Эш сүзе.

  • Эш сүзен тагын мәгънәле кисәкләргә бүлеп буламы?

  • Юк.

  • Сүзнең тамыры була микән?

  • Әйе.

  • Сүзнең нинди кисәге тамыр дип атала икән инде?

  • Төп мәгънәне аңлата, мәгънәле кисәкләргә бүлеп булмый торган кисәк тамыр дип атала.

  • Без сүзнең төп мәгънәле кисәген , ягъни тамырны дуга тамгасы белән билгелибез.(слайд)

  • Дөрес. Менә бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга күрә тамырдаш сүзләр була.

  • Ә тамырга нинди кисәкләр ялганып килгән ? Хәзер һәр төркемнән 2 сан астында утырган укучылар чыга, тамырга ялганып килгән кисәкләрнең астына сыза.

  • Әфәрин, укучылар!

  • Ялганып килгә торган кисәкләр ничек атала икән?

  • Кушымча.

  • Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?

  • -че, -ле, -лекле, -чән, -лә, -чәнлек,-мәкәр, - ләнеш.

  • Укучылар менә бу сүзләр нинди сүзләр?

  • Нечкә әйтелешле сүзләр

  • Бу сүзләргә нинди кушымча ялганган?

  • Нечкә кушымча?

  • Без нинди кагыйдә беләбез.

Слайд 12

Әйдәгез сөйләшкәннәрдән чыгып кагыйдәнең моделен төзеп карыйк әле. Кагыйдәсе экраннарда чыга.


hello_html_67a099e3.png

Слайд 13

МАЙМ структурасы. (Укучылар кагыйдәне мимикалар, жестлар ярдәмендә аңлатырга тиеш)

VI. Ныгыту.


Слайд 14

ФЭН –ЭН –ПИК струкурасы (экранда структураның исеме чыга)

Укучылар, сезнең парталарда сүзләр язылган карточкалар бар, сез рәсемнәр бенча сүзләр төзеп аларның тамырларын һәм кушымчаларын табарга тиеш буласыз. Һәр төркемнең 1 нче номер астында утырган укучы башлый.

( Сүзләр язылган карточкалар веер формасында ясала, 2 төркемгә дә парталарга куела.ФЭН- ЭН –ПИК структурасының эчтәлеге:

1 нче укучы – битләрне веер формасында тота;

2 нче укучы – бер биремле карочканы ала, “Рәсем буенча сүзләр төзе, тамыр һәм кушымчаларын билгелә?” – дигән сорауны 3 нче укучыга бирә;

3 нче укучы – дөрес дип санаган җавабын әйтә;

4 нче укучы – җавапның дөресме, юкмы икәнлеген раслап кул чаба

Төркемдә утыручы дүрт укучы да бу структураны эшли һәм эшне тәмамлаганнарын раслап тавыш бирә ( уң кулларын уртага куеп пыш-ш-ш диләр

Дәреслек белән эш.

Ә хәзер дәреслекнең 52 битен ачтык 89 күнегүне эшлибез. Биремен укый 3 өстәл 2 укучы.

1 төркем бер иҗекле тамыр сүзләр уйлап яза

2 төркем ике иҗекле тамыр сүзләр уйлап яза

3 төркем 3 иҗекле тамыр сүзләр уйлап яза.

Дәфтәрләрдә эшләү.

Дөреслеген тикшерү.

Сингл Раунд Робин структурасы. (Укучылар язган сүзләрен үзләренең төркемнәрендә түгәрәк буенча бер тапкыр укып чыга. )

Ә хәзер укучылар күнегүнең дөреслеген тикшерик. Сүзне 1 төркемдәге 4 номерлы укучыга бирик. (шулай дәвам итә)

Слайд 15

Ял вакыты. Сигнечес

Әфәрин укучылар! бу биремне бик яхшы башкардыгыз.

Слайд 16

РЕЛЛИ КОУЧ

Ә хәзер карточкадагы биремнәрне РЕЛЛИ КОУЧ структурасын кулланып башкарырга.

Төшеп калган хәрефләрне куярга, сүзнең тамырын һәм кушымчасын билгеләргә. (А тамгасы астында утырган укучы башлый, биремне аңлатып эшли, Б тамгасы астында утырган укучы карап тора, дөрес булса мактый. Шулай чиратлап дәвам итә.)


Релли Коуч

А

Б


1.Урма.чы, у.ман, урманда.



2. Эш, эш.е, эш.әр.


3.Саз, саз.ык, сазл.кта.



4. Эл, элг.ч, э.мәк.


5. Кош, кош.ар, кошч.к



6. Урак, ура.чы, уракны.


7. Юл, ю.чы, юл.а.



8. Дус, дус.ык, ду.ка.


9. Су.ыз, с.лы, суга.



10. Ку.н, куя.нар, к.янкай.


  • Укучылар әйдәгез слайдттан дөреслеген тикшерәбез.

Слайд 17

  • Кемнеке дөрес шул сүзләр астына йолдызчыклар ябыштыра.

  • (Укучыларның эшләрен документ камера аша бәяләү.)

VII. Рефлексия.

- Укучылар сез бүген нинди яңалыклар белдегез?

-Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы?

-Дәрестә син нәрсәгә ирештем дип уйлыйсың?

VIII. Өй эше бирү.

Слайд 18

  1. 90 нчы күнегү (52 бит) – Өзекне татарчага тәрҗемә ит, тамырдаш сүзләрне тап.

Чыгу билетлары.

-Cин , бүген дәресне ничек үзләштердең икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.


Сораулар

Әйе

(+)

Юк

(-)

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.



Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.



Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.



Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.



Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.



Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак



Алмалар сүзенең тамыры ал , кушымчасы ма лар





IX. Билге кую.

  • Бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз! Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. (Укучылар бер- бер артлы укытучыга билетларын биреп чыга.)

Слайд 19




Кулланылган әдәбият.



1. Татар теле: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.3нче с-фында эшләүче укытучылар өчен метод. Кулланма/Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова.

2. Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К.Сәгъдиева,Л.К.Хисмәтова. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013.


3. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма. 3 нче басма.- Казан: Мәгариф,2002.- 207б.


4 Г.Габдуллин,Ә.Н.Хуҗиахмәтов. Аңлатмалы педагогик сүзлек(укытучылар, тәрбиячеләр ата-аналар өчен ярдәмлек- Казан: Мәгариф 1997- 151б.


5. www.Бала.РФ


6. www.balachak.ru

7. “Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан”

3 сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"
  • Начальные классы
Описание:

                           1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга ,    кушымчалар ярдәмендә      яңа сүзләр ясарга өйрәтү.                             

                            2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын,  матур һәм дөрес язу күнекмәләрен  үстерү, сүзлек составын     баету.                                

                            3. Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, өлешчә эзләнү, модельләштерү һ.б.

        Принциплар: фәннилек, эзлеклелек,  укучыларның яшь үзенчәлекләрен           истәтоту;репродуктив, күнегүләр белән эш.

 

         Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Автор Байкова Адиля Раилевна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 2148
Номер материала 21711
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓