- Учебник: «Электротехника, учебник для нач. проф. образования», П.А, Бутырин, О.В. Толчеев и др.
- Тема: 7.6. Синхронные машины
- 30.09.2020
- 830
- 10
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Татар теленнән тематик планлаштыру
Сыйныф: 2 нче сыйныф (рус төркеме)
Укытучы: Мингалеева Лилия Габдразаковна
Сәгать саны: барлыгы - 102 сәг
атнасына - 3 сәг.
диктант– 2сәг.
сүзлек диктантлары – 2
Программа :Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1- 11 нче сыйныфлар.Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, 2013.
Дәреслек : Күңелле татар теле. Дүртъеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова.-Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
Өстәмә әдәбият :
1.С.Г. Вәгыйзов “Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы”
2.Р.З. Хәйдәрова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләрен оештыру”
3 .Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 2009
Аңлатма язуы.
Татар теленнән 2 сыйныфның рус төркеме өчен программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рус телле укучыларга татар теле укытуның дәүләт стандарты салынды, “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив тезнология нигезендә укыту программасы” на нигезләнеп төзелде.Эш программасы атнасына 3 сәгать исәбеннән 102 сәгатькә төзелде.
Татар теленнән эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора :
- Титул бите;
- аңлатма язуы;
- программаның эчтәлеге ;
- укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр;
- календарь – тематик план;
- укыту- методик комплекты.
1992 нче елның 8 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә дә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә балаларга татар халкының тормыш-көнкүреше, сәнгате, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат җиткерелә, бу исә аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләргә ярдәм итә, дөньяны танып белү мөмкинлекләрен арттыра.
Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикыллылыкка корылган. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул тестның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә, укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.
Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең
максатлары:
1. укучыларга татар теленең фонетик,лексик,грамматик нигезләре буенчагамәли белем бирү;
2. балаларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
3. укучыларның иҗади активлыгын камилләштерү,аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну, уңай мөнәсәбәт булдыру;
4. балаларның рухи дөньясын баету,төрле милләт вәкилләре арасындадуслык хисе тәрбияләү.
Куелган максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
бурычлары:
1. Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру 2. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү 3. Төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү 4. Татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү 5. Укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру 6. Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү 7. Татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Грамматика буенча:
1. Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? кайчан? сорауларына җавап бирә белү.
2. Исемнәрнең сорауларын белү.
3. Исемнәрнең 1, 2, 3 нче затта берлектә тартым белән төрләндерә белү.
4. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерә белү.
5. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләндерә белү.
6. Үткән заман хикәя фигыльне ясый белү.
7. Сүзнең тамырын, кушымчасын таба белү.
8. Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерә белү.
9. Сингармонизм законы.
10. 11 дән 20 гә кадәрге саный белү.
11. Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.
12. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төшем килешендә куллану.
13. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
14. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.
15. Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.
16. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.
17. Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.
Орфография һәм орфоэпия буенча:
1. Татар алфавиты һәм аны өйрәнү, яттан белү.
2. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, ал арны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.
3. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.
4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.
5. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.
Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.
6. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
7. Исемнәрнең берлек, күплек сан формаларын аеру.
8. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.
9. Орфоэпик һәм орфографик күнекмәләрне камилләштерү
Программаның эчтәлеге.
№
Бүлекләр, темалар
Сәгать саны
Темага караган төп төшенчәләр
1
Без мәктәпкә барабыз
38
“Мәктәп” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Бирелгән сүзләрдән, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү. Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап биреп, әйбернең (кешенең) урыны турында хәбәр итү. Авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне төрле затларда дөрес куллануга ирешү. –мы/ - ме кисәкчәле сүзләрне дөрес язарга күнектерү.
2
Көзге уңыш
10
“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3
Мин чисталык
яратам
8
Кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләрне кабатлау. Алмашлыкларның килеш белән төрләнүен гамәли үзләштерү. Кемгә? нәрсәгә? Сораулары һәм аңа җавап. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Исемнең күплек саны.
4
Кыш
10
“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Исемнәрнең күплек санын искә төшерү. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.
5
Безнең гаилә
8
Гаилә кешеләре турында хәбәр итү. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү. Өйрәнелгән җөмлә калыпларын һәм сүзләрне сөйләмдә куллану. Исемнең төшем килеше белән төрләнеше. Исемнең күплек саны. Алмашлыкларның төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
6
Яз
7
“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Нинди?Кайчан? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формалары.
7
Мин Татарстанда яшим
13
“Татарстан – туган җирем.” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре белән таныштыру. Кайда?Кайдан? соравына җавап бирү.Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
8
Кибеттә
13
“Кибеттә” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Кая? соравына җавап бирү.
9
Җәй
14
“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Нинди?Кайчан? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую, саннарны сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең хәзерге һәм үткән заман формасы. Килеш сораулары.
110
БСҮ
4
Диктант – 2, сүзлек диктанты – 2
12
Барлыгы
102
Якынча календарь – тематик план
№
Дәрес темасы
Сәг.
саны
Дәрес тибы
Укучылар эшчәнлеге
Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр.
Контроль төре
Өй эше
Үткәрү
вакыты
планда
фактта
Без мәктәпкә барабыз
1
2
3
-мы, -ме сорау кисәкчәләре( 2,3,4д)
3
ГКФ
Белемнәрне ныгыту
-мы,-ме кисәкчәләрен дөрес ялгый белү.
1д. 2күн-ге сүзләрне өйрәнергә
2д.5күн-ге сүзләрне өйрәнергә
3д.8бит,
6нчы күнегү
4
Сузык һәм тартык авазлар (5д)
1
ГКФ
Яңа материал өйрәнү
Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларның әйтелешендәге аермаларны искәртү. Сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешен гамәли үз-ләштерү. Сузык һәм тартык авазларны , калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саң-гырау тартыкларны сөйләмнең эчтәлегенә зыян китермәслек итеп әйтергә күнектерү.
8бит,
1 нче күнегү
5
Юклык кушымчалары (9д)
1
ГКФ
Яңа материал өйрәнү
Юклык кушымчаларын гамәлдә дөрес куллану.
11бит,
4нче күнегү (күчереп язарга)
6
7
Ничә? соравы(10,11д)
2
ЛГКК
Белемнәрне ныгыту
Дөрес итеп сорау кую һәм аны гамәлдә куллану. Күплек кушымчаларының җөмләдәге ролен билгеләү.
1д.13бит,
5 нче күнегү
2д. 14бит,
8 нче күнегү
8
9
Ничәнче? соравы
(12,13д)
2
ЛГКК
Белемнәрне ныгыту
Дөрес итеп сорау кую һәм аны гамәлдә куллану.
1д. Унга кадәр санарга өйрәнеп килергә
2д.16бит,
7 нче күнегү
10
11
12
Сүзнең тамыры, зат алмашлыклары һәм нишли? нишлим? сораулары( 14,15,16д)
3
ЛГКК
Белемнәрне ныгыту
Сүзнең тамырын, зат алмаш-лыкларын һәм нишли? нишлим? сорауларын гамәлдә дөрес куллану.
1д.16бит, 2нче күнегү
(ятларга)
2д.18бит, 7нче күнегү;
19бит. 9күн.
3д.19бит, 11нче күнегү
13
Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше(19д)
1
ГКФ
Яңа материал өйрәнү
Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану.
20бит,
1нче күнегү
14
15
Эшнең үтәлмәвен бел-
дерүче аффикслар –
-мый , -ми (21,22д)
2
ГКФ
Яңа материал өйрәнү
Сүзләргә эшнең үтәлмәвен белдерүче кушымчаларны ялгый белү.
1д.22бит,
2 нче күнегү
2д.24бит,
8 нче күнегү
16
17
18
Нишли? Нишләми? сорауларына җавап формасы.(23,24,25д)
3
ГКФ
Яңа материал өйрәнү
Юклык формасында бирелгән сүзләрне тәрҗемә итә белү.
1д.24бит,
2 нче күнегү
2д.25 бит,
7 нче күнегү
3д. яңа сүзләрне язарга,өйрәнергә
19
20
21
Кайда? соравына җавап бирүче сүзләр
(26,27,28д)
3
ЛГКК
Кайда яши?
соравына җавап бирү.
Теманы гамәли үзләштерү. Әйе, юк сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану.
Сүзлек диктанты (5-6сүз)
1д. 25 бит,
1 нче күнегү
2д. 26 бит,
4 нче күнегү
(сүзләрне ятларга)
3д. 28бит,
11 нче күнегү
22
23
24
Кая? соравына җавап бирүче сүзләр
( 29,30,31д)
3
ЛГКК
Кая бара? соравына җавап бирү
Кая? соравына җавап бирүче сүзләрне гамәлдә дөрес куллану.
1д. 28бит,
1нче күнегү (ятларга)
2д.30бит, 6нчы күнегү (дәфтәргә язарга)
3д.30бит,
9 нчы күнегү
25
26
Контроль диктант.”Бакчада”.Кая? Һәм Кайда?
сорауларын янәшә куллану
2
ЛГКК
Белемнәрне ныгыту
Кая? Һәм Кайда?сорауларын дөрес куллану.
Диктант (25-30сүз)
1д.өй эше юк
2д.Ике җөмлә төзергә (кая?кайда? белән)
27
28
29
Кайдан? соравына җавап бирүче сүзләр(35,36,37д)
3
ЛГКК
Белемнәрне ныгыту
Сүзләргә дөрес итеп кушымча ялгый белү.
1д. 32 бит,
3 нче күнегү
2д. 34 бит,
5нче күнегү
3д.34бит,
8 нче күнегү
30
31
Фигыльләргә кушымчалар ялгану(38,39д)
2
ГКФ
Яңа материал өйрәнү
Фиг-не барлыкта, юклыкта зат-сан белән төрләндерә белү.
Күчереп язу (1күн)
1д. дәфтәрдәге биремне эшләргә
2д. 36бит,
10 нчы күнегү
32
33
34
-ды,-де кушымчалары
(40,42,43д)
3
ГКФ
Кабатлау
Фиг-нең үткән заман формасын дөрес куллана белү.
1д. 36бит,
1нче күн
6 663 226 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Мингалеева Лилия Габдразаковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.