Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалы1 сентябрь - Белем бәйрәме

1 сентябрь - Белем бәйрәме

Скачать материал

  Белем бәйрәме.

Музыка.  “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”

А. Б.(Мунира) Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр!  Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.

Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп

Кабат ачтык мәктәп ишеген.

Олы юлга алып чыккан йортым

Син бит безнең белем бишеге.

А.Б.  Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Аларны беренче кыңгырау бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

А.Б.Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебезнең директоры Миназов Ильфат Мизхат улына  бирәбез. Рәхим итегез!

     

Директор:  Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм     бәйрәмебез кунаклары!. Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат    бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы   вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч,   йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый.  Яңа уку елы һәркемгә шатлык-  сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр  генә алып килсен. Бәйрәм белән   сезне, дуслар!

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе  куела(11 нче сыйныфлар 1 сыйныф укучыларын алып чыгалар.)

А.Б.  Исәнмесез, безнең нәни дуслар!

            Хуш киләсез, рәхим итегез!

            Кулга тотып белем ачкычларын

            Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

      

 1 сыйныф укучысы Азалия 

Чәчәкләр тотып кулга

 Без чыктык олы юлга.

 Һәркем белә, әлбәттә,

 Без барабыз мәктәпкә.

 

 1 сыйныф укучысы Камил

 Кичә әни белән

 Әзерләдек сумкамны.

 Пеналыма тезеп куйдым

 Карандаш һәм ручкамны.

1 сыйныф укучысыСәрбиназ:

 Әтием дә, әнием дә

 Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

 Мине озата килделәр.

 

1 сыйныф укучысы Ибраһим:   

  Мәктәпкә озаткан чакта

    әбием кочып сөйде:

  - Алдынгы булырга тырыш,

   Бәбекәчем, берүк, - диде

 

1 сыйныф укучысы Фәрит :

 Өлкән дуслар шаярталар,

 Ә без ачуланмыйбыз

- Чәчәкләр артыннан, - диләр,

Күренми бит буегыз.

 

1 сыйныф укучысы Әхмәт :

Бүген йөзләр көләч безнең

Күңел сөенә,

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

 

1 сыйныф укучысы Әминә:  

Сезнең алда сүз бирәм

  Бик тырышып укырга.

Бирегезче безгә ачкыч,

Белемнәр сараена.

А.Б. Нәни дуслар! Белем иленә сезне һичшиксез кабул итәрләр. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан берничә ел элек алар да , кулларына шул серле  ачкычны  тотып, Белем иленә беренче адымнарын ясаган иде. Ә бүген алар белем иленә ачкыны сезгә мирас итеп тапшыралар. 

    (ачкычны тапшыру) .

11  сыйныф укучысы Регина.

         Сөй укуны, укы күңел биреп,

          Белем бит ул бәхет ачкычы.

          Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,

          Биеклеккә менү баскычы.

          Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,

           Кечкенәме, зурмы – барыбер.

           Тар булса да яңа сукмак яса,

           Тарны киңәйтүче табылыр.

 

А.Б.  1 нче сыйныфларны  котлау өчен сүзне килгән кунакларга,әти-әниләргә    бирәбез. Рәхим итегез!

      (котлаулар)

11  сыйныф укучысы Н. Гүзәл

Исәнме, мәктәп, исәнме!

           Без сине сагынып беттек.

           Сентябрь ае җиткәнен

           Түземсезләнеп көттек.

           Менә бүген син каршы ал,

           Ишекләреңне ачып.

           Без ныклы белем алырбыз,

           Дәрт, көчләр тора ташып.

       

           11  сыйныф укучысы Алсу

              Мәктәп, син бит төп йортыбыз,

               Күңел сиңа тартыла.

               Бүген бөтен ил баласы

               Мәктәпләргә агыла.

               Каршы алыр укытучы,

               Каршылар сыйныфташлар.

               Көмеш авазлы кыңгырау

               Тәүге дәресне башлар.

11  сыйныф укучысы Зәлидә

             Изге телнең моңын, бар тылсымын;

              Җир йөзендә ниләр барлыгын.

              Ни өчен кич кояш батуын,

              Якты йолдызларның балкуын.

              Диңгез, океаннарны, күлләрне;

              Иксез-чиксез галәм серләрен.

              Агач, үсемлекләрне, гөлләрне;

              Африканың кайнар чүлләрен.

              Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

              Сандугачлы җылы җәйләрне,

              Тагын бик күп әллә ниләрне

              Мәктәбебез сезгә өйрәтер.


11  сыйныф укучысы Г.Гүзәл

 

Җир йөзендә төрле-төрле никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да, кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

 

1 нче сыйныф.Ул “Әлифба” китабы.(бергә)

 

11  сыйныф укучысы Алсу

 Әйе, дуслар, ул – мин булам. Әлифба – тел ачкычы,

Белем дигән олы юлның иң беренче баскычы.

Сезгә минем теләгем шул: мине саклап тотыгыз.

Миндә бик күп хәрефләр бар – бик тырышып укыгыз!

 

(1 нче сыйныфларга “Әлифба” китабын тарату.)

 

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла

 

 

А.Б. Нәни дусларыбыз! Мәктәп еллары сезнең өчен кызыклы, мавыктыргыч, файдалы үтсен.

 

А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйм.

Хөрмәтле ветераннар!  Бүләк итеп шушы чәчәкләрне кабул итегез.

 

            Ветераннарга чәчәкләр бирү.

11  сыйныф укучысы Эльвина

 Укытучы, мәктәп –

Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

Мәктәбем,- дип

Әйткән чакта телем,

Йөрәк “Укытучым”, - диеп эндәшә.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

 Ничек кенә табыйм сүзләрен.

 Менә бүген чәчәк бәйләменең

  Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

   Алыгыз Сез бүген бүләк итеп,

   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

    Каршылагыз тагын бик күп еллар

    Бүгенгедәй белем  бәйрәмен.

 

Укытучыларга чәчәкләр бирү.

 

11  сыйныф укучысы Ленар

 Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

“Чың” итеп алыр ул – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

 

(1нче сыйныф укучысы түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлата.)

Музыка куела.

 

А.Б. Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.

Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,

Очрашырбыз җае килгәндә.

Бер-беребезгә сәлам биреп китик

Очрашканда яки күргәндә.

 

А.Б Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "1 сентябрь - Белем бәйрәме"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заместитель директора

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Кадерле коллегалар! Сезнең белән Белем бәйрәмендә үткәрелгән чараның эшкәртмәсе белән уртаклашырга телим. Бу конспект класс җитәкчеләренә, мәктәптә класстан тыш эшләрне оештыручыларга ярдәмлек булып торыр дип уйлап калам. Тантаналы линейканы мәктәп директоры ачып җибәрә, шигырьләрне беренче һәм  11 нче сыйныф укучылары сөйлиләр. Җырларның үзегезгә ошаганнарын  сайлап алырга мөмкинлек бар. 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 557 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.01.2015 1070
    • DOCX 51.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметбаева Рушания Ибрагимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1749
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 413 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 528 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 111 человек

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Мини-курс

Основы управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Дизайн-проектирование: практические и методологические аспекты

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Цифровая трансформация в управлении и информационных технологиях

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе